|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.05.2012 Мәдәният
Нишләп карыйбыз?.. (Язучыларның чираттагы корылтае алдыннан бер уйлану)Яшьләр арасындагы әхлаксызлык, наркомания, фахишәлек, җинаятьләр – болар барысы да әдәбиятның, язучының халыктан ераклашкан булуыннан да килә! Чагыштырып карыйк: соңгы дәвердә җинаятьчелек нинди югарылыкта һәм мәдәнияткә булган игътибар ни дәрәҗәдә?! Кешелек упкын алдында.
Бүген, чынлап та, шундый хәлдә без... Безгә һичкичекмәстән халыкның рухын тәрбияләү эшенә күпсанлы “язучылар армиясе”н эшкә җигәргә вакыт җитте.
Хакимият тә, ниһаять, рухи упкынның нинди коточкыч нәтиҗәләргә китерүен яхшы аңлый. Фикерләрне Россиянең булачак Президенты В.Путиның сайлау алды Программасына кергән кайбер цитаталар белән үреп бару мәслихәт булыр: ”Танырга кирәк, – соңгы ун елда мәдәният үсешенә булган игътибар җитеп бетмәде”, – дип белдерә ул.
Ярый, хуш, Россия хөкүмәте ошбу хакыйкатьне таный, боз кузгалды, “процесс пошел”, кем әйтмешли. Ә без, үз чиратыбызда, төгәл нинди адымнар ясарга тиешбез соң? Корылтай алдыннан бер төркем әдипләр, киңәшеп: ”Татарстан язучыларының иҗади активлыгын арттыру, яшь буынга һәм халыкларга әхлак-әдәп, рухи кыйммәтләрне пропагандалау һәм әлеге максаттан каләм иясе өчен иҗат шартлары тудыру буенча инновация проекты” эшләдек һәм бүген мин шундагы кайбер фикерләргә генә тукталмакчы булам.
Бүген бөтен дөнья грантлар системасы белән эшли һәм ошбу форма безнең тормышка да үтеп кереп бара. Татарстандагы 19 министрлык һәм башка төрле бик күп оешмалар үз грантларын булдыра алыр иде.
Мисал өчен, Эчке эшләр министрлыгының ”Полиция тормышына кагылышлы иң уңышлы әсәр (бу өлкәдәге яшерен проблемаларны – полиция хезмәткәренең шәхесен, рухи үсеш дәрәҗәсен – язучы күзе белән анализлаган, эчке каршылыкларны чагылдырган, наркоманнар, фахишәләр язмышына кагылышлы, суицидларның иҗтимагый яшерен сәбәпләрен ачып, аңлатып бирә алган, шуларны сәнгать югарылыгында укучының аңына гына түгел, һәр күзәнәгенә сеңдерә алган поэма, повесть, роман һ.б.) өчен” гранты.
Мәгариф министрлыгы грантлары. Балаларны миллия традицияләрдә тәрбияләүгә багышланган әсәрләргә грантлар. Рухи кыйммәтләргә кагылышлы әдәби әсәрләр һәм башкалар...
Министрлыклардан тыш “Татнефть”, “Татнефтепродукт”, “Газпром Казань”, “Татгазинвест”, Татспиртпром”, акционер банклар һ.б. кебек ачык акционерлык җәмгыятьләренең грантлары.
Зур бизнес оешмаларының грантлары.
Анализ күрсәткәнчә, шундый рухтагы 100 яки 100 дән артык еллык грант булдырырга мөмкин. Грантлар өчен билгеләнгән сумма – 150 000 нән алып 300 мең сумга чаклы.
Мәгълүм ки, Россиядә капитализм үсеш ала башлагач, эшмәкәрлек хәрәкәте дә активлашып китә һәм байлар бик теләп халыкның мәдәниятен, рухын үстерүгә ярдәм итә башлыйлар.
Меценантлар ярдәме белән Третьяков галереясы, Мәскәү художество театры һәм башкалар оеша. Татар меценантлары исә аеруча тырыша: Акчуриннар, Дебердеевлар, Агишевлар, Ибраһимовлар, Хөсәеновлар, Рәхмәтуллин-Субаевлар һәм башка бик күпләр аркасында татар әдәбияты, мәгърифәте, ислам дине җанланып китә. Хәсән Акчурин бай тарих музее оештыра, бу хакта Ризаэтдин Фәхретдиннең дә истәлеге бар. Шул ук Хәсән Акчурин Тукайга, Фатих Әмирханга ярдәм кулы сузып тора. “Бу өлкәдәге (әдәбиятны үстерү – З.Х.) коммерция активлыгын административ алымнар белән бастыру дөрес түгел. Ахыр чиктә кешеләр әлеге эшкә үз акчаларын тоталар. Ләкин мәдәниятнең миссиясе бу рамкалар белән генә чикләнми әле һәм дәүләт меценантлар белән бергә ошбу миссияне тормышка ашыру өчен тиешле шартлар булдыру юнәлешендә эш итәргә тиеш. ”Бүгенге Премьер-министр, тиздән Президент булачак кешенең фикерләре, тәкъдимнәре бу!”
Эшмәкәрлек бу гамәлләрдән отачак кына. Татарстан хөкүмәтенә эшкуарларны хәйриягә тартуга юнәлдерелгән үтемле нигезләмәләр (положениеләр) тәкъдим итеп, шуларның тормышка ашырылуы белән кызыксынып торырга, кыскасы, әлеге эшләрнең башында булырга кирәктер безгә?! Мондый рухтагы эшләр буенча Татар конгрессы башкарма комитетының матур үрнәкләре бар инде.
Татарстандагы халык байлыгы белән идарә итүче акционерлык җәмгыятьләрен кузгалту исә – бүген, кызганычка каршы, Президент ярдәме белән генә тормышка ашырыла торган гамәл.
Рухияткә ярдәм итү эше белән шөгыльләнгән эшмәкәрләрнең исемлеген булдырып, Татарстан Хөкүмәте, Дәүләт заказларын бүлгәндә, аларны беренче чиратта күз алдында тотарга тиеш. Аларның эшмәкәрлек үсешенә Хөкүмәт һәм идарә органнары һәрьяклап ярдәм итү бурычын үз өстенә алсын иде. Боларның барысы да ачык, халыкка билгеле булып барырга тиеш. (Иганәчелек өчен Татарстан хөкүмәте налог-ясакларны киметү закон-канунын чыгара алмый, ләкин югарыда телгә алынган чаралар бизнесмен-эшкуарларны хәйрия эшенә актив тартырга ярдәм итәчәк.)
Инде безгә күптән телевидениедә “Әдәби канал” булдырырга вакыт. Телевидение аркасында, китап уку кимеде дибез икән, әйдәгез соң, бу хезмәткә телевидениенең үзен җигик! Булачак Президент ошбу гамәлгә дә яшел юл күрсәтә бит: ”Цифрлы телевидение безгә махсус каналлар ачарга мөмкинлек бирә. Безгә классик музыкага, театрга, сынлы сәнгатькә һәм архитектурага багышланган, “әдәби” һәм “тарихи” каналлар булдырырга кирәк”.
Без, язучылар, инде күптән үз Казаныбызда гына кайныйбыз. Ни өчен Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләр янына язучыларның иҗади командировкаларын оештыра алмыйбыз соң без?! Моңа бит тиеннәр генә кирәк! Ә нәтиҗәсе нинди булачак!..
Артистлар, шөкер, җырлары өчен түләү таләп итә ала. Язучының халык алдындагы чыгышларына исә хәтта “кәнфит” тә тәтеми. Нәрсә, язучы сүзе сүз түгелмени?! Нинди генә сүз әле! Әдипнең халык алдындагы бер чыгышын, мисал өчен, 1000 сум иткәндә, кем бөлгенлеккә төшәр иде соң? Үзләренең борынгы бабалары җирендә Казаннан читтә гомер кичерүче милләттәшләр телләрен, милли йөзләрен онытып һәм югалып баралар. Бу бигрәк тә Себер якларында ачык чагыла. Шулай бер җае килеп, Байкал буйларына барып чыктым. Язучы белән очрашуга яшьләр дә, ак яулыклар бәйләнгән бик матур татар әбиләре дә килгән иде. Аларга үземдәге берничә дини китабымны бүләк итәсем килде. Өстәвенә ураза ае иде. Ураза тоту турында сүз башладым. Ләкин алар, башларын аска иеп: ”Без бернинди дога-мазар да, намаз укуның рәтен дә, ураза тотуның ни икәнлеген дә белмибез шул, улым!” – диделәр. Шулчакта татар апаларының күзләрендәге моңны (кая моң гына!), коточкыч фаҗигане күреп, имәнеп киттем! Бу хәл бурят-татар авылында булды. Шушы хәлне күргәч, күзләрдән генә түгел, мин – язучының йөрәгеннән дә яшь тамды...
Әлбәттә, бер язмада гына ошбу проектның барлык матдәләрен дә ачып бетерә алмыйм. Бәлки, безгә корылтай алдыннан Мәдәният министрлыгында әдәбият мәсьәләләренә багышланган бер эшлекле очрашу-сөйләшү уздырырга кирәктер?
Зиннур ХӨСНИЯР |
Иң күп укылган
|