поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.05.2012 Дин

Дин

Диннең нәрсә икәне, аның килеп чыгуы турында акыл сатарга җыенмыйм. Дөресен әйткәндә, күп нәрсәне белеп тә бетермим. Мин бары тик үз-үземне аңлый башлаганнан алып бүгенге көнгәчә яшәү арасында диннең миңа йогынтысы турында гына, ягъни мәсәлән, диннең мине ничек үзгәртүе хакында гына язарга телим. Дин кеше тормышында иң нәзберек урынны били. Шуңа күрә ул турыда язу да аеруча җаваплы гамәл, сакланыбрак эш итәргә кирәк булыр. Дин әһелләре белән дә бәхәскә керәсем килми. Ни кызганыч, алар арасында да Мәрҗани, Курсави кебек тирән белемле руханилар юк диярлек. Үз карашларын дәлиллисе, мине ышандырасы урында гаеп тагарга гына торучылар бар.

Мин — тәһарәтсез буынның бер вәкиле. Безнең әти-әниләребезне диннән биздерү, безне динсез итү өчен Совет хөкүмәте, Коммунистлар партиясе бөтен көчен куйды. Һәм үз дигәненә ирешә язды. Авыл кешеләренең үзләреннән мәчет манарасын кистерү факты үзе генә дә ни тора! Дөрес, манара кисүчеләр элек дин юлында йөрүчеләр түгел. Аларның күбесе әтрәк-әләм булган. Әмма шул әтрәк-әләмнең арт сабагын укытырлык көч тә табылмаган, күрәсең. Авыл халкы өчен манара кисү күтәрә алмаслык фаҗига саналмаган. Хәер, Сталин режимы вакытында миллионлаган кешеләрне ату, сөрүгә каршы да халыкның бердәм баш күтәрүе булмаган. Шуңа күрә халыкны кирәгеннән артык идеаллаштыру да ярамыйдыр. Халык бар, гавәм бар. Гавәм халыкның күпчелеген тәшкил итә. Бу турыда фикер йөртү өчен аерым бер фәлсәфи хезмәт язарга кирәк. Кыскасы, мин үсеп җиткәндә безнең авыл кешеләре мәчетсез яшәргә ияләшкәннәр, күнеккәннәр иде инде. Һәм, кызганыч ки, бүген дә аларга мәчетнең әллә ни хаҗәте юк шикелле. Ярый әле авылыбызның мулласын сөрмәгәннәр. Гайсә мулла үзебезнең авылда 100 яшенә җитеп вафат булды. Кирәкле кеше булып яшәде. Мин хәтерлим әле, аны һәрдаим авыл халкы ашка чакырып, дога кылдыра иде. Дога укып мәетне теге дөньяга озатыша иде ул. Ярый әле өстән кушканны арттырып үтәүчеләр моны тыймадылар. Мәетне җирләгәндә без бала-чагалар да өлкәннәргә ияреп бара идек. Баруыбызның максаты дингә бәйле түгел, җирләүчеләргә сәдака таратканда безгә дә өлеш чыга иде. Ләкин дога укыганда «бисмилла, бисмилла, Аллаһы әкбәр, Аллаһы әкбәр», — дип эчтән генә кабатлап тора идек. Әйе, кыссалар да, динсез итәргә тырышсалар да, безне имансыз итә алмадылар. Әбиләребез, әниләребез сакта торды. Мин үз-үземне белә башлаганнан бирле кашык белән ашка үрелгәндә «бисмиллаңны әйттеңме?», өстәл яныннан торып киткәндә «Аминыңны тоттыңмы?» дигән сүзләрне ишетеп үстем. Югыйсә безнең гаиләдә дин тотып намаз укучылар юк та иде. Нәселебездә дә дин таләп иткән фарызларны үтәп яшәүчеләр булмаган. Бабабызның нигезе мулла бабай өе белән янәшә булганга, нигез хуҗасы күршесенә еш кына ярдәм иткән, әмма мәчеткә бәйрәм көннәрендә генә барган. Бабам: «Син ачуланма инде, хәзрәт, җомга намазларына йөри алмыйм», — дигәч, мулла абзый: «Хафаланма, Габделгани, вакыты җиткәч йөрерсең», — дигән.

Әтиебез Казанда туып, үсмер яшенә чаклы шунда яшәгән, мәдрәсәдә укыган. Күрәсең, мөгаллимнәре белемле кешеләр булгандыр, әти, мәдрәсә тәмамламаса да, гарәп язуын бик яхшы белә иде. Коръән сүрәләреннән дә хәбәрдар булгандыр, Гайсә бабайдан соң мулла булып саналган авылдашларның дога кылганда Коръән сүзләрен ялгыш әйтүләрен белгәндер. Бервакыт Гарифулла абыйлардан Коръән ашыннан кайткач, әнигә көлеп сөйләгәне хәтердә. «Аларның укуын тыңласаң, Алла юк дигән мәгънә килеп чыга», — дигән иде. Ул мин әтидән: «Алла бармы?» — дип сорагач: «Үскәч белерсең», — дигәне истә. Шуның белән ни әйтергә теләде икән ул, вакытында сорамаганмын. Бүген уйландыра. Һәрхәлдә, юк дип әйтергә теләмәгәндер, бала акылы мин әйткәннәрне аңларлык түгел, башын бутамыйм дип уйлагандыр. Чөнки безнең баш нык буталган иде шул, аны ерып чыгарлык түгеллеген тойгандыр әти.

Үсә-үсә диннән бөтенләй читләтелде. Хәтта бисмилла белән аминны да әйтми башладык. Аларны әйтмәсәк тә, «Әлхәм» белән «Колһуалла»ны яттан белә идем. Балачактан өйрәнгәнгә күрә хәтердә ныклап сакланган. Җае туры килгәндә шуларны укып, «гыйлемемне» күрсәтеп мактангаладым да хәтта. Дин белән алыш-бирешем булмаса да, намаз укучы әбиләргә хөрмәтем зур иде. Әлбәттә инде, Ислам динендә булмаганнарның гыйбадәт кылуын карап тору күңелдә ризасызлык тудыра иде. Нишләтәсең, акыл белән күп нәрсәне аңласаң да, күңел дигән нәрсәгә каршы тору җиңел түгел шул. Ислам дине бабайлардан канга сеңеп калган, бәлки, бу геннар эшедер дә. Шуңа күрә, дин алыштыручыларны өнәмим. Хәтта башка диннән Исламга күчү динебездә хупланса да, мин андыйларны хупларга ашыкмыйм, дөресрәге, аларның ихласлыгына ышанып бетмим. (Әгәр бу гөнаһ саналса, гафу үтенәм).

Әйе, мин элек үк Ислам дине тарафдары булып, үземне мөселман дип санаган кеше. Мәскәүдә укыганда Вольтерның «Мөхәммәд» дигән пьесасын укып чыгып, пәйгамбәребезне хурлаган өчен авторын каһәрләгән идем. Шул вакытта Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр турында пьеса язарга алынган идем. Шуңа әзерләнү өчен Мәскәүнең Ленин исемендәге китапханәсенә йөри башладым. Ислам диненә кагылышлы күп китаплар укыдым. Крачковский тәрҗемәсендә Коръән Кәримне укып чыктым. Ләкин берни дә аңламадым. Аңлашылмавы белән ул миңа нык тәэсир итте, хөрмәт уятты. Бер укып чыгуда ук аңлашылган китап изге китап була алмыйдыр ул дип уйлап, берничә тапкыр укыдым, әмма барыбер аңлашылмады. Хәзер дә аңлап бетерә алмыйм. Күрәсең, фикере тирән яшерелгәндер, аңлар өчен гомереңне сарыф итәргә кирәктер һәм укыган саен үзеңә бер ачыш ясыйсыңдыр. Ислам дине турында зур-зур акыл ияләренең фикерләре белән таныштым. Аеруча истә калганы Лев Толстой сүзләре булды. «Попробуйте придумать такую идеологию, в которую верили бы миллионы людей в течение нескольких столетий» дип язып калдырган ул Ислам динен олылап. Дин турында күбрәк белгән саен миндә пьеса язу теләге сүнә барды. Бу хәтле йөкне күтәрә алмасыма төшендем. Өстәвенә, режиссер Габдулла абый Йосыпов, минем уемны ишеткәч: «Юк эш белән маташма, ул теманы син түгел, синнән битәррәкләре дә күтәрә алмый әле», — диде.

Мәскәүдә югары әдәби курсларда укыганда безне Мәскәү янындагы Загорск шәһәренә алып бардылар. Анда Христиан дине руханиларын әзерли торган «Духовная академия» бар иде. Барганда безне кисәтеп куйдылар: «Академиядә укучылар белән бәхәскә кермәгез», — диделәр. Без аны безнең ирекне кысу, безне «дин сөреме»ннән саклау дип бәяләгән идек. Соңрак аңлашылды — безне көлкегә калдырмас өчен шулай эшләгәннәр икән. Чөнки без философия һәм теология фәнендә чеп-чи наданнар, ә академиядә белем алучылар ул фәннәрне су кебек эчәләр икән. Анда укучыларның күбесе башта Мәскәү университетының философия факультетын тәмамлап, Академиягә килгәннәр икән. Безнең Ислам университеты өчен үрнәк алырлык нәрсә бу. Ислам диненең нечкәлекләрен аңлау өчен бисмилла әйтеп, берничә Коръән сүрәсен ятлау гына җитми. Идеологик көрәштә «син — дурак» дип әйтү үз ахмаклыгыңны гына күрсәтә. Дин ул Алланың берлеген танып, Аңа табыну гына түгел, ул — идеология. Бер мисал. 48 еллар элек Г.Камал театры Уфага гастрольгә барган иде. Шунда Уфадагы Диния нәзарәтенә экскурсия оештырдылар. Анда мөфти белән очрашу булды. (Кем булгандыр ул вакытта мөфти, хәтердә калмаган). Без үзебезне белемле, мөфтине исә наданга санап, бәхәсләшергә тотындык. Кеше Космоска менә, күкләрне айкап йөри, кеше акылы шул дәрәҗәгә күтәрелгәндә бөтен нәрсәне Алла кодрәтенә кайтарып калдыру артта калганлык галәмәте түгелме, дидек. Мөфти безне гаепләргә ашыкмады, елмайды гына. «Алайса, сез миңа әйтегез әле, кешегә шулхәтле акылны кем биргән?» — диде. Без телебезне тешләп тын калдык. Надан галимнәрне (бу сүзләрне янәшә куюым өчен гафу үтенәм. Надан булгач, галим була алмый ич инде. Әмма, ни кызганыч, бездә галим саналучы надан фән докторлары бар) төп башына утыртыр өчен тирән белемле дин белгечләренә без бүген бик мохтаҗ. Мин үзем, мәсәлән, Ислам динен җаным белән генә түгел, акылым белән кабул итәм. Дөньяда мантыйк дигән фән бар. Ислам дине мантыйк ягыннан иң камил диндер. Дәлилләү өчен мисаллар да бар.

1. Ислам динендә «Лә иләһә, иллә Аллаһ» дигән сүзләр мөселманлыкның төп нигезе. Әйе, «Алладан башка Алла юк». Аның анасы да, атасы да, улы да була алмый. Ул — рух, бары тик рух кына. Әгәр Алланың әнисе һәм улы бар дип саныйбыз икән, үзебез дә Аллалыкка дәгъва кылучылар булып чыгабыз. Чөнки Христиан динендә Алла анасы (Богоматерь) һәм улы (Сын божий) кешеләр. Дөньяда иң куркыныч нәрсә — кешедән Алла ясау. Ул гөнаһлы җан булганга күрә, «Алла» булып алгач, күрсәтә күрмәгәнеңне. Ә рухка хаким ролен үтәүнең хаҗәте юк. Кешедән Алла ясауның фаҗигасен СССР заманында халык үз җилкәсендә татыды. Сталинга табынып, миллионнарның башына җиттек.

2. Христианнар икона дип рәсем ясый да, үзе ясаган рәсем каршында тезләнеп гыйбадәт кыла. Өстәвенә әле, үзе ясаган рәсемне ниндидер могҗизаларга ия дип тә саный. Хәтта күп кенә иконаларның исемнәре дә бар. Бу — наивлык. Монда Алланың — бөек затның һич катнашы юк. Исламда исә син Бөек зат алдына гына тезләнәсең, хәтта башыңны җиргә орасың. Бу инде сине уратып алган рух белән очрашу, аны олылау. Бу — бөек философия. Монда һәртөрле бәхәскә урын калмый.

3. Адәм баласы гөнаһ кылмыйча яши алмыйдыр. Гөнаһ кылмыйча яшәү өчен Алланың үзе кебек булырга кирәк. Бу - ирешә алмаслык нәрсә. Ходай дөньяны матур итеп, яшәргә кызыклы итеп яраткан, анда безне сынар өчен алдавыч нәрсәләр дә шактый. Тора каршыңда, мин сиңа әйтим, бер секс-бомба, итәге бот төбеннән, кендеге шәрә, имиләренең яртысы ачык, килә бит шуны кочаклыйсы. Барып кочаклар идең, батырлык җитми. Батыраер өчен бераз кәгеп аласың. Кыскасы, гөнаһ кыласың. Соңыннан айнып китәсең китүен, ләкин инде эш узган. Христиан динендә шул гөнаһны кичерүен сорап руханига барасың. Ул синең гөнаһыңны кичерә ала. Ярый ла ул рухани гөнаһсыз булса, ул да бит адәм баласы — аның да тамагы һәм бүтән нәрсәләре бар. Әгәр дә минем гөнаһларымны җирдә кичерә алучы булса, миңа тагын, тагында гөнаһ кылу берни тормый. Кичерүче рухани белән һәрвакыт уртак тел табып була. Ә Исламда гөнаһларыңны тик бер Ходай гына йә кичерә, йә кичерми. Монда инде сак булырга кирәк. Астан да, өстән дә, уңнан да, сулдан да, алдан да, арттан да сине күзәтеп торучы рух бар. Гөнаһ кылу кызык, рәхәт, файдалы булган очракларда да тыелыбрак калырга мәҗбүр буласың. Ә бит әле гөнаһларның кичерелми торганнары да бар. Әти-әниеңне рәнҗетү, ил-халкыңа хыянәт итүне Ходай кичермәячәген алдан ук белеп торасың. Мин белеп бетермим, бәлки, бүтән диннәрдә дә әлеге гөнаһлар кичерелми торгандыр. Дин мәсьәләсендә минем башымда һәм күңелемдә туган үзгәрешләр күп. Мин аңлар-аңламас бисмилла әйтүдән, Алланың барлыгын әбиләрдән ишетүдән башлап, бүген акылым белән дә, күңелем белән дә Бөек затның барлыгына инанган кеше. Үземне мөселман дип санаган хәлдә, динне идеология дип атаучы кеше. Дин идеология булгач, аның идеологлары да булырга тиеш. Бу хезмәтне үтәүче дин әһелләренең дәрәҗә буенча ничек аталганнарын санап тормыйм. Хәзрәтләребез дип әйтсәм, ялгыш булмастыр. Аларга да минем мөнәсәбәтем үзгәреш кичерде. Малай чакта мәктәп динсез итеп тәрбияләргә тырышса да, авылыбызның мулласына хөрмәтебез зур булды. Бала-чага өчен хөрмәт дигән сүз урынсызрактыр, ул, бәлки, шүрләү дип аталадыр. Мулла бабайдан шүрли идек шул. Юк, ул усал, явыз булганга түгел, тәртип сакчысы иде бит мулла бабай. Безгә — тәртип бозучыларга шүрләргә генә кала. Дөрес, без укырга кереп мәктәп баласы булган елларда мулланың дәрәҗәсен төшергәннәр иде инде. Күпләрен сөргән, аткан булганнар. Ни хикмәттер, безнең мулла бабабыз безнең янда калды. Йортыннан куылып, карчыгы белән бәләкәй генә, келәт чаклы гына бер өйдә яшәделәр. Карчыгы бик тә сөйкемле бер әби иде. Соңыннан билгеле булды — ул чыгышы буенча Бакый Урманче нәселенә барып тоташа икән. Затлы нәсел. Мулла бабай турында мәгълүматларым бик аз. Исеменең Гайсә булганын соңрак белдем. Чистай ягында туып, Казан мәдрәсәсендә укыган бугай. Бик олылап искә алалар аны белгәннәр. Безнең әни ягыннан төп нигезебез аларның күршесендә булган. Минем бабайга:

— Хафаланма, Габделгани... — диюе муллабызның акыллы кеше икәнен күрсәтүче факт. Сугыш елларында карчыгы вафат булып, ялгызы гына калгач, кыш көннәре авыл халкы үз өйләренә алып кайтып тәрбияли иде аны. Бездә дә бер ай яшәде. Карт иде инде, җылы мич башыннан төшмәде. Әни шаулашмаска кушып безне тыеп торды. Ризыкның да тәмлерәге аңа эләккәндер, күрәсең, без аны яратып ук бетерми идек. Ләкин әни сүзеннән чыкмый идек. Чыгар идек тә, әнинең күз карашына өстәмә дә — каеш та була иде. Мулла бабайның кабере авылыбыз зиратында, аның рәшәткәсенә беркетелгән пластинкага 1845 — 1945 дип язылган. Димәк, 100гә хәтле яшәгән.

Мин укытучы белән мулла ялгышмый дип ышанып үстем. Бүген исә, ялгышырга тиеш түгелләр, дим. Чөнки ялгышкан укытучылар, ялгышкан хәзрәтләр шактый. Хәзрәтләр мәсьәләсендә ялгышуның сәбәпләре ачык — алар арасында очраклы кешеләр бар. Аларның күбесе, бигрәк тә авыл җирендә, дин гыйлемен алмаган, үзлегеннән берничә дога ятлаган кешеләр. Әти әйтмешли, наданнар. Ләкин моның өчен аларны гаепләргә ярамый, бушка эшләп йөргәннәре өчен рәхмәт әйтергә кирәк. Ләкин наданлык укытучы белән муллага гафу ителми. Чөнки кешеләр белән эшләүне дөньяви гыйлем дә, дини белем дә таләп итә. Бигрәк тә мәчет тирәсендә үзен белдеклегә санап йөрүче наданнар куркыныч. Юкка гынамыни Тукаебыз надан муллалардан көлгән. Бервакыт шагыйрь Фәннүр Сафинны җирлибез. Мәетен мәчеткә алып бардык, хәзрәтләрнең өйлә намазыннан чыкканнарын көтәбез. Йөри бит шунда бер түбәтәйле адәм баласы.

— Язучылар, кяферләр, мәетне гроб белән күмәләр, — дип туктаусыз сөйләнә, бәйләнә. Шунда мин моны читкәрәк алып киттем дә:

— Абзый кеше, белер-белмәс көе йөрмә сөйләнеп, без гроб белән күммибез, табут белән күмәбез, — дим.

— Нинди табут ул тагын? — ди.

— Белмәсәң, йөрмә буталып, белеп кил, — дигәч, югалды тагын рәхмәт төшкере.

Бүгенге хәзрәтләребезгә ни җитми?

1. Әйткәнемчә, төпле, тирән белем. Берничә дога ятлап алырга әллә ни гыйлем кирәкми. Ә менә кешеләр белән сөйләшү, аларны аңлый белү, юлдан авышканнарны хак юлга кертү, намазга бастыру, диннең асылын аңлату өчен күп фәннәрдән хәбәрдар булу кирәк. Бигрәк тә вәгазь сөйләгәндә каршыңда кемнәр утырганын белү зарур. Югыйсә йоласына туры китереп, теге яки бу уңай белән Коръән сүзе ишетергә дип мулла чакырасың, ул ятлап алган вәгазен сөйләргә тотына. Сөйли дә сөйли, тыңлаучының ялыгып беткәнендә бер эше юк. Мин белгәннең чиреген дә белми, бахыр, ә миңа тәмугның нәрсә икәнен һәм башка мин белгәннәрне кабатлый. Бәлки, бу томанарак кешеләр өчен ярыйдыр, әмма кеше бүген томана түгел. Безнең хәзрәтләребез теләсә кайсы философ белән бәхәсләшә алырга һәм бәхәстә җиңүче булырга тиешләр. Бүген ваһһабизм тирәсендә күпме сүз бара, ә шуның төп асылын күпләр белми. Күрәсең, хәзрәтләребезнең күбесе ул мәзһәбнең төп асылын аңлап бетерми. Ярамый яки ярый дип әйтү өчен тирән белем кирәк. Бигрәк тә мәгълүмат чараларыннан хәбәрдар булган белемле яшьләр белән аңлашу өчен алар белгәннән артыграк белү зарур.

2. Игътибарлылык. Хәзрәтләр өчен бөтен кешеләр дә тигез булырга тиеш. Чөнки Ходай кешеләрне тигез итеп яраткан. Кем белән генә сөйләшмәсен, ул каршында торучыны бик зур игътибар белән тыңларга, ихтирам белән җавап бирергә тиештер. Бу һәркемгә билгеле хакыйкатьне шуның өчен әйтәм — мин хәзрәтләрнең игътибарсызлыгы, битарафлыгы белән еш очрашкан кеше. Бер генә мисал — «Сөяркә» пьесасын (элек ул минем кулъязмада «Гөнаһсыз гөнаһлылар» дип атала иде) язганда сөяркәлек мәсьәләсендә төрле диннәрнең карашын белү өчен мәчетләргә һәм чиркәүгә бардым. Мәчеттә мине ата бюрократ ничек каршы алса, шулай каршы алдылар. Дини иерархиядә зур урын биләүче иде каршылаучы. Сөйләшүнең ата-анасы булмады. Ярамый дигәннән башканы аңлата алмады. Минем кем икәнемне белмәү бер хәл, ни өчен әлеге сорау белән кызыксынуыма да исе китмәде. Мин юкка килдем, ахры, дип чыгып киттем. Икенче мәчеткә бардым. Анда көлешеп утыручы яшьләр (берсе хәзрәт икән) миңа юләргә караган шикелле карап, шулай ук «ярамый» дигәнне әйтеп, көлешә-көлешә әңгәмәләрен дәвам итеп калдылар. Киттем чиркәүгә. Мине ике рухани (поплар дип әйтик) олылап каршы алдылар. Игътибар белән тыңладылар, нигә кызыксынганымны аңладылар, бөтенесен Христиан дине кануннары буенча аңлаттылар. Керүемә рәхмәт әйтеп калдылар, сорауларым булса, тагын көтеп торачакларын әйттеләр. Мин шунда хәзрәтләребез өчен оялдым. Без, язучылар да, дин әһелләре дә, бер үк эшне эшлибез. Безнең кулда каләм, аларның — тел. Белмим, кайсыбыз гаепледер, язучылар белән дин әһелләренең кара-каршы утырып сөйләшер, хәтта бәхәсләшер өчен ихтыяҗ булса да, бу эшләнми. Безнең төп эшебез — кешенең рухи бөтенлеге өчен көрәшү. Бүген әхлак кысаларында тоту өчен бөтен ресурслардан файдаланган коммунистлар юк. Барысын үзебезгә башкарырга кала.

3. Хәзрәтләребезнең милли мәсьәләдә талымсыз булулары. Дин, идеология буларак, милли проблемалар белән «вакланмый». Коммунистларга да бит милләтләр кирәкми иде. Алар моны диннән алдылар. Коммунистик идеягә табынсаң, синең урыс яки татар, яһүд яки чукча булуың чуртыма да кирәкми иде. Диндә дә шулай. Гарәпме син, фарсымы, татармы син, үзбәкме — мөселман булгач, шул җиткән. «Мөселман кардәшләр!» бөтенесен алыштыра. Юк шул, бөтенесен алыштырып бетерә алмый. Мөселман булсам да, минем гарәп тә, урыс та буласым килми, татар булып каласым килә, гарәп теленнән башка минем үз телем дә бар, ата-бабаларымнан калган үз йолаларым бар. Мәчетләребездә (татарлар салганында) үз телемдә аралашырга телим. Коръән телендә Коръән сүрәләреннән торган дога гына кылынырга тиеш. Коръән теле бөтен мөселманнарны берләштерә, ә милләтне тел берләштерә, йолалар берләштерә. Татар мәчетләрендә урысча сөйләшүче хәзрәтләр булырга тиеш түгел. Урысча сөйләшәсе килсә, өенә кайтсын да хатыны белән сөйләшсен. Татарлар салган мәчет татарча сөйләшүче татарлар өчен дип саныйм. Әгәр кемнәрдер бүтән телдә сөйләшергә тели икән, үзләре мәчет салдырсыннар. Урыста бик тә акыллы сүз бар — «Со своим уставом в чужой монастырь не ходят!» Минем әйткәнем бар һәм тагын кабатлыйм: әгәр татар мәчетләрендә минем телдә сөйләшмиләр икән, мин ул мәчетнең ишеген ачып кермим. Телне алыштыру динне алыштыру кебек үк монафыйклык ул. Кайсыдыр ки теленнән бизгән татарның хәзрәт булып мөнбәргә басасы килә икән, өйрәнсен ата-бабаларының телен, теләми икән, кем әйтмешли, әтвәливәй. Мин хәбәрдар: дин ярдәмендә кайбер милләттәшләребез сакланып калганнар. Литва татарлары, мәсәлән, телләрен югалтканнар, динне саклаганнар, үзләрен татар дип атыйлар. Аларның татарлыгыннан ләкин татарга ни файда? Алар безнең мәдәниятебезгә берни дә бирә алмыйлар. Мәдәниятсез милләт милләт була алмый. Аларның кайберләре телне өйрәнергә телиләр, тырышалар. Аларга рәхмәтем һәм хөрмәтем зур.

Дин мәсьәләсендә үзгәрүемнең төп асылы — мин мөселман гына түгел, мөселман татар. Мин татар исламы тарафдары. Мине бүтән мөселманнар белән «Лә иләһә иллә Аллаһу» гына берләштереп тора, калганы үземчә — татарча. Минем язганнарымны, кардәш булсак та, бүтән телдә сөйләшүче мөселман укымый, татарча белгән татарым укый. Икенче үзгәрүем: элек мин Алладан курка торган идем, хәзер курыкмыйм. Безне һәрвакыт куркытып тәрбияләделәр. Мин инде без үскән чактагы режимны әйтмим дә. Тарихыбызда да куркыныч вакыйгалар тулып ята. Бәләкәй чакта берәр ярамаган эш эшләсәк, урыс алып китә дип өнне алдылар. (Урыслар үз чиратында «злому татарину отдам» дип балаларын өркеткәннәр). Хәзер андый куркытуның кайдан килеп чыкканын беләм. Үсә төшкәч, райком секретарьларыннан, председательләрдән курыктык. Дөньяны чынлап таный башлагач, мөстәкыйль фикер йөртергә омтылгач, КГБ бармак янап торды. «Алладан курык!» дигәнне дә еш ишетергә туры килде. Бүтәннәре аңлашыла. Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» пьесасында Аксак Тимер әйтмешли, халыкны курку белән өмет арасында яшәтергә кирәклеген Россия хакимнәре бик яхшы белеп эш итәләр. Ә менә нигә Алладан куркырга? Ул бит иң мәрхәмәтле Бөек зат, Ул адәм баласын куркытып тәрбияләргә ярамаганын белә. Бер-берсен куркытыр өчен кешеләр нинди генә законнар чыгармый, ләкин җинаятьчеләр бетми. Шуңа күрә Алладан куркырга кирәкми, оялырга кирәк. Әни әллә шуны аңлады микән, Алладан курык дими иде, Ходайдан оял, дия иде. Хәзер мин ярамаган гамәл кылырга Ходайдан оялам. Ходай алдында минем өчен иң зур җәза шулдыр. Аннан соң Алла колы дигән төшенчәне дә мин өнәп бетермим. Аллага коллар кирәкми дип саныйм. Кол дигән сүздә мескенлек, хокуксызлык, мокытлык ише кешене түбәнсетә торган сыйфатлар ята. Үзе яраткан затны Ходай андый итеп яратмагандыр. Нигә Аллага андый җан көекләре? Аңа Бөек затны олылый белүче, Ходайның бөеклеген акыл белән аңлый белүче, күңеле белән табынучы кешеләр якынрак һәм кадерлерәк. Колга ышанып булмый. Аның бер сынык икмәккә үз-үзен дә сатуы ихтимал. Күрәсең, динне үз файдаларына хезмәт иттерергә теләүчеләргә буйсынырга әзер торучы коллар кирәк. Шуны алар Алла исеменнән беркетеп куйганнар. Ә бәлки, «Алла колы», «Раб божий» дигәндә кол сүзе икенчерәк мәгънәне аңлатадыр, безгә аны ялгыш тәрҗемә иткәннәрдер. «Алла сакласын» дигән сүзне бик еш әйтәбез, мин дә әйтәм, ышанып әйтәм. Чөнки ул мине күп бәла-казалардан, ялгышлардан саклап килә. Мине саклаган бөек зат мәрхәмәтле, мине түбәнсетү уе аңарда юк. Мин аның янында үз урынымны кол булып түгел, горур адәм баласы, ләкин аллалыкка, хәтта пәйгамбәрлеккә дә дәгъва кылмаучы кеше буларак беләм. Һәм бер генә хакимгә дә табынмыйм. Сталин үлгәндә елаганым өчен дә үкенеп туя алмыйм, үземнән үзем һәм Ходайдан оялам. Лә илаһә илаллаһу! 


Туфан МИҢНУЛЛИН
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»