поиск новостей
  • 26.09 "Полиционер" комедиясе. Тинчурин театры 18:30
  • 27.09 "Алай түгел, болай ул" комедиясе. Тинчурин театры 18:30
  • 28.09 "Назлы кияү" комедиясе. Тинчурин театры 18:30
  • 28.09 "Кошкин дом" Кариев театры.11:00
  • 28.09 "Циолковский. Путь к звездам" Кариев театры. 18:30
  • 29.09 "Яратам! Бетте-китте!". Тинчурин театры 18:30
  • 29.09 "Беренче мәхәббәт" спектакле. "Мирный" мәдәният йорты 19:00
  • 29.09 "Город клоуна Пика" Кариев театры.11:00
  • 29.09 "Ася" Кариев театры. 18:30
  • 30.09 Ольга Бузова "Вот она я". Korston Club Hotel (Корстон). 19:00
  • 30.09 "Аферист" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 30.09 "Кошкин дом" Кариев театры.11:00
  • 30.09 "Сновидение принцессы" Кариев театры.18:00
  • 01.10 "Эх, алмагачлары" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 03.10 "Мәхәббәт баскычы" спектакле. Тинчурин театры 18:30
  • 04.10 "Мәдинә" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Гомер буе сине көтәм" мелодрамасы. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Балтач районы мәдәният йорты 19:00
  • 06.10 "Аферист" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Тинчурин театры. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 26 Сентябрь
  • Мидхәт Миншин (1936-2009) - язучы
  • Илдар Абдразаков - җырчы
  • Эшли торган "Akai"телевизорны сатыла. 2000 сум. Телефон 89178808466
  • Казанда жир сатып Алам 89274905164
  • Бертуган Касымовлар урамында урнашкан тулай торакта (дом 22/7) 18 кв.м.лы булмэ озак вакытка арендага бирелэ. Барлык унайлыклар да бар. Мэтро якында. Бэясе аена 10000 сум. Тел: 89274406960 Тулырак: https://matbugat.ru/ads/?page=3
  • Нарат куркэсе вареньесы, кара карлыган вареньесы.0,5л-300сум. Казан шэхэре, Азино. Тел:89655968637
  • Репититор по математике 89506676829
  • Информатика фәненнән мәсьәләләр чишәм, лаборатор практик эшләр эшлим. Берәм дәүләт имтиханнарына эзерләнергә булышам. Тел. 89534804492, Әлфия.
  • Яр Чаллы шәһәре Мир Проспекты 39нчы йорт (16 нчы комплекс) буенча урнашкан 3 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Фатирда барлык унайлыклар да бар. Бәясе аена 17 мең сум + коммуналь түләүләр. Риелторларның борчымауларын сорыйбыз. Тел: +7 987 2561909.
  • Казан шэхэре Идел буе РАЙОНЫНДА БР. КАМИМОВЫХ 8 АДРЕСЫ БУЕНЧА ИКЕ БУЛМЭЛЕ ФАТИР САТЫЛА БЭЯСЕ 5800. МЕБЕЛЬЛЭР КАЛА ЯХШЫ РЕМОНТ. МЭКТЭП БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ЯНДА ГЫНА. 89276753413
  • телэче районы.БИК тэмле бэрэнге сатыла сорт Невский.капчыгы 1200 +7 958 624-44-82
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
Архив
 
02.05.2012 Мәдәният

"Кабан күле хәзинәләре" $10 миллионга төшәчәк

“Кабан күле хәзинәләре” исемле нәфис фильм дөнья экраннарына 2013 елның мартында чыгарга тиеш. Фильмның продюсеры Андрей Николаев сүзләренчә, төшерү эшләре 50%ка тәмам.

Татар милләтчеләренең бер өлеше бу фильмга карата тискәре мөнәсәбәтләрен белдереп өлгерде инде: имеш, ул катнаш никахны үрнәк итеп күрсәтә.

Фильмның өчтән бер өлеше урта гасырлардагы Казанны сурәтли. Кирмән диварларын, XVI гасыр мигъмариятен (архитектурасын) Мәскәүдәге кино павильоннарында төзегәннәр. Компьютер графикасына да мөрәҗәгать итәргә туры килгән.

“Безнең команда төзегән җир асты кичү юлларына Русия кинематографиясе тарихында тиңнәр юк. Ә инде хәзинә бүлмәсен әйтеп тә тормыйм. Төшерү процессының икенче этабы төгәлләнде. Алда безне Казанда төшерүләр көтә. Бу эш 40 көн чамасы дәвам итәчәк”, ди Андрей.

“Катнаш никах булмый”

Казанның Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яулап алынуы, Сөембикә язмышы, татар дәүләтенең бетерелүе кебек темаларга турыдан-туры рәвештә кагылып киткән фильм кайбер татар милләтчеләрендә ризасызлык уятты. Имеш, урыс егете Кирилл татар башкаласына хан хәзинәсен эзләргә килә дә, татар кызына гашыйк булып, аңа өйләнә.

“Әлбәттә, мин сезгә фильмның сюжетын берничек тә бәян итә алмыйм. Картинада төп геройлар өчәү: Кирилл Николаев – аны җырчы Алексей Воробьёв уйный. Явыз образ буларак тәкъдим ителгән Миледи, аны Мария Кожевникова башкара. Татар кызы – бу рольне Казан телеканалларының берсендә алып баручы булып эшләүче Эльвира Ибраһимова башкара. Кирилл әлеге ике гүзәл хатын-кыз арасында сайлана. Ләкин бу әле ул аларның берсен һичшиксез сайлаячак дигән сүз түгел. Безнең фильмда бернинди катнаш никах булмаячак. Тарихи яктан да хилафлыклар булырга тиеш түгел. Нияз Халитов, Рафаэль Мостафин безгә гел ярдәм итеп килде, киңәшләрен җиткерде”, дип ышандыра Андрей.

Продюсер сүзне шундук төшерү мәйданында актерлар арасында кабынып киткән очкыннарга бора.

“Беләсезме, Алексей Эльвира белән аралаша башлагач, татар менталитетының нәрсә икәнен аңлады. Миңа калса, аларның икесе арасында гаять җылы мөнәсәбәтләр урнашты”, ди ул 

Фильм Казанны таныту өчен төшерелә

“Кабан күле хәзинәләре” фильмының бюджеты – 310 миллион сум. 10 миллион АКШ доллары чннан аз гына күбрәк. Һолливуд үлчәмнәре буенча зур бюджет түгел. Аның каравы, картинаның продюсеры да “мөгаен бу суммага сыешып булмас” ди.

"Мин бит үзем дә татар. Әнкәем – татар минем. Казан минем өчен чит шәһәр түгел. Бөтен эшебезнең максаты да Казанны дөнья кино тамашачыларына таныту.

Төшерү эшләрен башлап җибәргәнче, шәхсән үзем Казан урамнары буйлап йөрдем, күзәттем, кешеләр белән аралаштым, аларның ни турында сөйләшкәннәрен тыңлап тордым. Боларның барысы да фильмда урын алачак. Безнең картина шәһәрне “казанизм”нар белән күрсәтәчәк. Казан халкы да фильмны карагач аһ итәрлек булсын. “Менә бит безнең шәһәр нинди матур!” дип әйтерлек булсын", ди Андрей.

Хәзерге вакытта ул дистрибьютор эзләү белән мәшгуль. Фильмны кинотеатрларга таратачак компания әлегә сайланмаган.

"Әлегә “20th century Fox” белән сөйләшүләр алып барабыз. Алар “Кабан күле хәзинәләре” фильмын дөнья залларында күрсәтергә сәләтле. Ә дөнья премьерасының вакыты инде билгеле – 2013 елның марты", ди ул.

 


Рамил САФИН
Азатлык
№ | 02.05.2012
Азатлык печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar
ПосейДОМ