поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
18.10.2008 Икътисад

КРИЗИС "ТАТФОНДБАНК"КА КАГЫЛДЫ. ТИК УЛ БИРЕШЕРГӘ ҖЫЕНМЫЙ

Бөтендөнья финанс кризисының беренче җиле Татарстанда "Татфондбанк"ка килеп кагылган. «Кичә безнең бүлекчәләрдә клиентларга хезмәт күрсәтү кичке тугызга кадәр дәвам итте, – диде журналистлар белән очрашуда "Татфондбанк" коммерция-инвестиция банкы идарәсе рәисенең беренче урынбасары Таһир Гайнетдинов. – Хезмәткәрләребез банктан акча алырга теләгән соңгы кешегә хезмәт күрсәтмичә торып эштән китмәде».

Ул көнне "Татфондбанк"ның банкоматларында да шуңа охшаш хәл күзәтелгән. Акыллы машиналар, пластик карта белән акча алырга теләүчеләр турындагы мәгълүматларны эшкәртеп бетерә алмыйча, чыгымчыларга тотынган.

 

Гәрчә, банк клиентларына кирәкле акчаны элеккечә эзлекле бирүдә бернинди кыенлык күрмәсә дә, бу күренеш аларны борчуга салган. Рәис урынбасарының фикеренчә, моңа банкның көндәшләре сәбәпче булырга тиеш. Хәзерге вакытта аларның иминлек хезмәте андый имеш-мимешнең каян килеп чыкканын ачыклау белән мәшгуль. Банк җитәкчеләре исә акчаларны күпләп алу дәвам иткәндә дә егылып төшмәслек "куркынычсызлык мендәре" булдыру, ягъни федераль банклардан кредитлар кайтарту белән шөгыльләнә.

 

Финанс белгечләренең фикеренчә, әгәр клиентларның өчтән бере үз керемнәрен берьюлы алса, теләсә нинди банк ишелеп төшәргә мөмкин. Әйтик, бүгенге көндә "Татфондбанк"ның үз капиталы 6,3 миллиард сум булса, физик һәм юридик затларның кертемнәре 35 миллиард сум тәшкил итә. Ләкин ул акчалар, белгәнебезчә, галәмәт зур сандыкларда сакланмый.

 

– Капиталның дүрттән бере авыл хуҗалыгы комплексына, яртысы халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсенә салынган, 4 миллиард сумына кыйммәтле кәгазьләр алынган, – дип аңлатма бирә Таһир Гайнетдинов. – Безнең төп эшчәнлек халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү белән бәйле.

 

15 ел эшләү дәверендә әлеге банк хакимият тарафыннан да, халык ягыннан да зур ышаныч казанган иде. Бүгенге көндә аның 97 бүлекчәсе, шул исәптән Санкт-Петербург, Новосибирск, Сургут кебек шәһәрләрдә филиаллары һәм 300 меңнән артык кертемчесе булу шул хакта сөйли. Моннан тыш "Татфондбанк"ның Татарстан банклары арасында халыкара рейтингка ия булган – икенче, еврозаем чыгару һәм урнаштыруга ирешкән беренче банк икәнен дә онытмаска кирәк.

 

Шулай булгач, дөньяда кузгалган кризис шаукымыннан файдаланып, алар турында көндәш-ләрнең юк-бар сүз таратуы һәм ыгы-зыгы тудыруы бик мөмкин хәл. Ләкин кризисларның төрлесен күргән безнең халык андый гөманлауларга әлләни шаккатмый. Тарихи тәҗрибә шуны күрсәтә: Татарстан хакимияте элеккеге финанс зилзиләләре вакытында да үзебезнең банкларны ярдәменнән ташламады. Менә шул, кризис тәэсир иткән очракта да, партнерлары һәм республика хөкүмәте республиканың финанс иминлеген чагылдырган банкны читкә этәреп куймаслар, дигән өмет тудыра. Хәзерге вакытта Россиянең үсеш банкы "Татфондбанк" өчен кредит линиясе ачкан, ә Россия үзәк банкында салымсыз кредит бирү мәсьәләсе хәл ителә.

 

Кайберәүләр: "Кредитка калгач..." – дип көрсенеп куярлар. Ни гаҗәп, бөтен глобаль дөнья менә шулай бер-берсеннән бурыч алып яши хәзер. Хикмәт шунда гына: кемгәдер аны бирәләр, кемгәдер юк. Әгәр барлык континентлар финанс дөньясы кризис кичергән бер вакытта "Татфондбанк" үзе кредитлый һәм аның үзенә дә кредит линияләре ачылып тора икән, аңа ышанырга, кирәк-кирәкмәскә "акча" дип банкоматка чапмаска була.

 

Шулай да, сүз чыккан икән, банк идарәчеләре кайбер саклык чаралары күрергә тиештер. Журналистлар шундыйрак сорау биргәч, Таһир Гайнетдинов:

 

– Зуррак процентларга салынган кертемнәрне, килешүдә күрсәтелгән вакытлары җитмичә торып, бирмәү тәртибен кертәчәкбез. Банкоматларда да кайбер чикләү-ләр булырга мөмкин. Әмма пенсияләр бирү, коммуналь түләүләр кебек җәмгыяви өлкәләрдә тоткарлык ясалмаячак, – дигән ышанычлы белдерү ясады.

 

Татарстан Милли банкы рәисе Евгений Богачевның хәбәр итүенә караганда, "Татфондбанк"ның клиентлары бер көн эчендә 400 млн сум кертемне кире алганнар. Ул банк үз сейфларында моның кадәр акча сакларга тиеш түгел дип саный һәм халыкның имеш-мимешкә шул дәрәҗәдә ышануына гаҗәпләнә.

 

 – "Татфондбанк" – зурлыгы һәм әһәмияте буенча икенче урында торучы региональ банк. Аның чит ил банкларына бурычы бик аз. Берничә көн эчендә аның тирәсендә шау-шу тыначак. Мәскәүдән Татарстан банкларының финанс хәлен тагын да ныгыту өчен 1 млрд сум акча килүе көтелә. Ул сузылса, республиканың резерв фонды файдаланылачак, – дип белдерде Милли банк рәисе.

 

Илсөяр ХӘЙРУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 220 | 18.10.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы