|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.04.2012 Мәдәният
Юк дип әйтергә күнеккән идек, бар дип әйтер вакыт җиттеБалаларны 2 яшьтән үк, тел өйрәтим дип, компьютер белән дуслаштырырга нигә кирәк? Яшь аудитория өчен татар телендә чыга торган газета-журналлар заман таләпләренә туры киләме? Балалар матбугатын Казанда кайда сатып алырга була? Бу хакта җомга көнне баш мөхәррирләр һәм тармак вәкилләре фикер алышты. Чарада катнашкан “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоина фикеренчә, татар телендәге балалар матбугаты сыйфатлы һәм тиешле дәрәҗәдә эшләнгән. “Татар басмалары күңел ачуны гына түгел, тәрбия бирүне дә максат итеп куя, балалар белән заман телендә аралаша”, – дип, җәмгыятьтә урнашкан фикерне үзгәртергә кирәклеген ассызыклады Нурия ханым. Журналистлар белән очрашуда катнашкан мөхәррирләр яшь аудиториягә техник яктан да яраклашырга туры килүен белдерде. Алар җитәкләгән басмаларның сайтлары көннән-көн популярлаша бара. “Сабантуй” газетасының баш мөрәррире Айдар Гыймадиев: “Газетабыз сайтына аена 5500 кеше керә, шуларның 3500 – даими укучыларыбыз”, – дигән саннар китерде. Интернет версияләрнең таныла баруы матбугатны өйгә алдырырга теләүчеләр санының кимүенә китерә, билгеле. Һәм бу – редакторларның “авырткан җире” булып тора икән. “Сабантуй”ның көндәше, Яр Чаллы шәһәрендә чыга торган “Көмеш кыңгырау” газетасы мөхәррире Факил Сафин басманың иң зур уңышы дип редакциягә күп хатлар килүен белдерде. “Өстәлләр тула балалар хатлары белән, бастырып чыгарырга газетада урын да табып булмый кайчакта. Озаграк чыгармый ятсаң, үпкәләп тә язучылар бар. Газетада булмаса, сайтта булса да урын табарга тырышабыз”, – дип ул һәр баланың игътибарга лаек булуын җиткерде. Укучылар белән шундый хезмәттәшлек журналистика өлкәсендә генә түгел, башка тармакларда да танылган шәхесләр тәрбияләргә ярдәм итә. Журнал – уенчык кебек булса гына кызыклы “Журнал бала алдына уенчык: малайларга – машина, кызларга – курчак булып өстәлгә килеп төшәргә тиеш”, – дип фикер йөртә “Салават күпере” журналын җитәкләгән Зиннур Хөснияр. Кече яшьтәге балалар өчен чыгарыла торган басма республика буенча гына түгел, чит төбәкләргә дә 12 мең гомуми тираж белән таратыла. Моннан тыш редакция яңа проект – “Тamle tel” электрон басмасын гамәлгә ашыра. Ул 2 яшьтән алып 9 яшькә кадәр булган балаларны татар, рус, инглиз телләрен өйрәнергә ярдәм итә. Инде бүген “Тamle tel”нең iPad-ка яраклашкан вариантын Интернеттан бушлай алып була. Татарстанның балалар өчен беренче iPad-журналын меңнән артык кеше кулланырга өлгергән инде, шуларның 90 проценты – чит төбәкләрдән. “Андроид” системасы өчен махсус шәкеле тиздән әзер булачак. Ә май уртасында сайт ачылуын көтегез, дип хәбәр ителде. Интернетның татар басмаларына кызыксыну уятуда нәтиҗәле чара булуы турында “Ялкын” журналының җаваплы сәркатибе Альбина Башарова да сөйләде. “Укучыларыбызны арттыру, даими элемтәдә тору максатында Дөнья пәрәвезен тулысынча эшкә җигәбез”, – дип белдерде ул. Милли тәрбиягә өйрәтә торган китап кирәк Мөхәррирләрнең Интернетны мактаган фикерләренә Татар китап нәшрияты директоры Дамир Шакиров каршы чыкты. “2 яшьтә Интернет аша укытмакчы булабыз. Шул ящикка тутырып куябыз түгелме? Моны балаларга алкогольсез сыра тоттырган кебек кабул итәм”, – ди ул. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда балалар иҗатын, сәләтен тотып алып үстерергә алынучы юк. “Сәләтле балаларның хезмәтләре газета битендә басылып кына туктарга тиеш түгел. Эшнең нәтиҗәсе булырга тиеш. Шигырь бастырып чыгарып кына тәрбияләп булмый”, – дип саный Дамир Шакиров. Нәшрият җитәкчесен бүгенге көнгә кадәр татар баласын ничек тәрбияләү турында махсус китапның булмавы борчый. “Татарда әле бу идея тумады, күрәсең”, – дип өстәде Министрлар Кабинетының телләр үстерү бүлеген җитәкләүче Фирая Шәйхиева. Матбугат – бар, сата торган кибетләр – юк Әлеге очрашуга барыр алдыннан тукталыштагы сәүдә ноктасыннан балалар өчен җирле басмаларның булу-булмавы белән кызыксындым. Кызганыч, шәһәребездә андый матбугатны бик сирәк киоскларда гына очратырга мөмкин. Татар китапларын исә Бауман урамынындагы “Нур-маркет” сәүдә үзәге подвалында һәм “Парк Хаус” каршысында урнашкан тагын бер кибеттә генә табарга була. Татар матбугатын чыгаручы мөхәррирләр әбүнәчеләрнең кимүе турында зарланган вакытта рус телендәге басмалар шәһәрләрдә адым саен диярлек сатыла: азык-төлек кибетләрендә дә, киоскларда да, зур сәүдә үзәкләрендә дә. Татар илендә яшәсәк тә, шул киштәләрдә туган телдә чыккан басмалар бөтенләй күренми. Татар китабын эзләп, татар мәркәзен әйләнеп кайтырга кирәк дигән сүз. Ә бәлки татар китапларын чыгару гына түгел, халыкка күрсәтү белән дә активрак шөгыльләнергә вакыт җиткәндер? Бу мәсьәләгә карата “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоина: “Әлбәттә, бу актуаль мәсьәлә. Моның белән редакцияләр үзләре шөгыльләнергә тиеш”, – дип белдерде.
Алёна НИЗАМОВА |
Иң күп укылган
|