|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.04.2012 Мәдәният
Драматурглар бәйге көтәГ. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры “атасыз” калды. Бүген биредә һаман да өнгә килә алмый аптырыйлар. Театрга кергән саен һәр хезмәткәр Шамил Закиров турында сөйли. Сагыналар аны, юксыналар. Әмма тормыш дәвам итә. Ничек кенә булмасын, театр алга барырга, иҗат итәргә тиеш. Шамил абый җан өреп җибәргән “Нәүрүз”гә дә әзерләнәсе бар. Гастрольгә килүчеләрне җылы каршылап, матур итеп озатырга да кирәк. Сезон ябылыр алдыннан театрга берникадәр сәяхәт кылып, алга таба нинди үзгәрешләр көтәчәген белергә теләп, Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов белән әңгәмәләшеп алырга уйладык. – Качалов театрындагы кебек биредә дә директор һәм сәнгать җитәкчесе вазыйфаларын бер үк кеше башкарачак икән дигән имеш-мимешләрне ишетергә туры килде. Камал театры бу үзгәрешкә әзерме икән? – Шамил Зиннуровичның иң зур эше – ул театрдагы структураны тудырды. Директор безнең арадан китеп барса да, аның хезмәте дәвам итә. Күрәсең, үзенең эшчәнлеген тирә-юньдәге хезмәткәрләренә сеңдерә белгән. Шуңа күрә бу вазыйфаны Илфир Якупов башкарыр дип уйлыйбыз. Ә Качалов театрындагы кебек сәнгать җитәкчесе һәм директор вазыйфаларын бер үк кешенең башкаруы безгә бигүк туры килми. Шамил Закиров белән Марсель Сәлимҗанов театрны бергәләп җитәкләделәр. Режиссер вафатыннан соң да алар Фәрит Бикчәнтәев белән дә киңәшләшеп эшли белделәр. Оештыру эшләрен, әлбәттә, Шамил абый бик оста башкара иде. Ә инде репертуар буенча күбрәк режиссер кайгыртты. Алар үз эшләрен белеп эшләделәр. Безнең труппа бүген читтәге җитәкчеләрне кабул итәргә әзер түгел, ул фәкать үзебезнең арадан гына була ала. – Шамил абыйның ел саен “Нәүрүз” фестиваленә янып-көеп әзерләнгәне истә калган. Быел бу традицияне дәвам итәсездер бит? Дөрес, ел саен акча юклыктан зарланырга яратабыз. “Йолдызлык” фестиваленә финанс мөмкинлекләр табылганны, төрки халыкларның театр бәйрәменә табылыр дип уйларга кирәк. – Шамил Зиннурович башлаган проектларның һәммәсе дә дәвамлы булачак. Бер ел – фестиваль, икенче ел форум үткәрербез. Быел безнең форум елы. Әлбәттә, берничә театрны чакырырга исәп бар. Без моны театр өлкәсендә мәдәни чара дип атасак дөресрәк булырдыр, мөгаен. Мәскәүдән берничә тәнкыйтьче, журналист, театрлардагы әдәби бүлек мөдирләрен чакырырга исәп бар. Сәхнә теле һәм хәрәкәте, менеджмент, реклама буенча мастер-класслар үткәрербез дип көтелә. Венгрия, Дания, Германия, Әзәрбайҗан, Төркиядән, Якутиядән дә кунаклар киләчәк. – Нияз, сез инде шактый еллар театрда әдәби бүлекне җитәклисез. Күп кенә чаралар оештырасыз. Театрның эчке кухнясын да бик яхшы беләсездер. Татар театрларының күбесендә әдәби бүлек мөдирләре: “Театрга шәп пьеса алып килүче калмады”, – дип зарлана. Белүемчә, Камал театрына драматурглар пьесаларының “каймагын” гына алып килә, диләр. – Беләсезме, “Яңа татар” пьесасы драматургларның холык-фигыльләрен баштанаяк үзгәртте. Былтыр бәйгегә йомгак ясый алмадык, чөнки финанс мөмкинлекләр булмады. Быел инде акча булырга тиеш дип ышандырдылар. Бу елны бер генә драматург та әдәби бүлеккә пьесасын алып килмәде. Чөнки барысы да бәйгене көтә. Беренче урынга – 100, икенче урынга – 75, өченче урынга 50 мең сум күләмендә акча бирелә. Бу аз акча түгел. Әле җиңүче шуның өстенә театрдан процентлар ала. Аннан Мәдәният министрлыгы да акча түли. Дөрес, каләм тибрәтүче яшьләр миңа беренче пьесаларын алып киләләр. Ә танылган драматургларның яңа әсәрләрен бүлеккә тапшырганы юк. – Димәк, театрда пьесаларга кытлык дип зарлана алмыйсыз инде... – Безнең театрның портфеле ике-өч елга тулы. Нигездә, бу – “Яңа татар пьесасы”нда җиңгән әсәрләр. Әле моннан берничә ел элек лаеклы урыннар алган пьесалар да саклана. Без аларга яңадан әйләнеп кайтачакбыз. – Узган елгы фестивальдә беренче урынга лаек булучы табылмады дип игълан иттеләр. Әсәрләр сыегайдамы, әллә жюри таләпчәнләндеме? – Жюри таләпчәнләнде. Без иң шәп әсәрләргә шактый гына акча сарыф итәбез. Конкурсның нигезләмәсендә андый шартлар язылган. Әгәр жюри беренче премиягә лаек булучылар юк дип тапкан икән, димәк, без аны бирмибез. Шуңа күрә икенче урынга лаек булучыларга премияне тигез бүлеп бирәбез. Шулай ук Мәдәният министрлыгының махсус бүләгенә лаек булучы да бар бит әле. Ул шул беренчелекне алучылар исәбеннән санала инде. Хәтерләсәгез, аны “Үлеп яратты” әсәре өчен Ркаил Зәйдуллага биргәннәр иде. – Миллилектән читләште дигән фикерне камаллылар адресына еш ишетергә туры килә. Репертуар сыегайды, гадәттә көндәлек комедияләр урын алып тора, заманча шәп спектакльләр юк, диләр. Театр казанында кайнаган яшь кеше буларак, әйтегез әле, бүгенге театрны тотып торган заманча спектакль нинди булырга тиеш? – Әгәр тамашачы зал тутырып килә һәм әсәрне яратып кабул итә, кызыксына икән, ул спектакль заманча була. Театр ул – көзге. Заманны ничек бар, шулай чагылдыра. Ә миллилектән читләшәбез дигән фикергә кайтсак, без Марсель Сәлимҗанов эшләгән чорга күз салыйк әле. Ул Фәрит Бикчәнтәевкә караганда чит ил классикасын күбрәк куйган бит. Миллилекне төрле кеше төрлечә аңлый. Чөнки милләтебез социаль, интеллектуаль, матди яктан катлауларга бүлгәләнде. Әбиләр театрга килергә бик телиләр, әмма аларның акчалары юк. Дөрес, без хәйрия спектакльләре күрсәтәбез. Әмма моны театр репертуарына даими кертә алмыйбыз. Чөнки театр акча эшләргә мәҗбүр. – Тамашачы йөрми икән, эчтәлеге буенча шәп спектакль булса да, ул репертуардан төшеп кала, димәк... – Алай дип әйтеп булмый. Кайбер спектакльләргә халык йөрмәсә дә, аны махсус репертуарыбызда тотабыз. Чөнки актерлар өчен бу спектакль – лаборатория. Мәсәлән, “Өч сеңел” спектакле. Аны халык егылып карый, ярата дип әйтеп булмый. Кайбер спектакльгә 250 билет сатыла. Залга һәрдаим игътибар итәм, бу спектакльләргә һаман бер үк кешеләр йөри. Бәлки аны кече залга куярга кирәк булгандыр дип уйлап куябыз. “Гөлҗамал” спектаклен репертуарда озак тоттык. Чөнки ул театр, артистлар труппасы өчен бик кирәк спектакль иде. – Заманча спектакльнең гомере ничә ел була ала? – Ике-өч ел. Бу – уртача күрсәткеч. Ә театр репертуарында егерме ел уйналып килә торган “Гөргөри кияүләре”, “Җанкисәккәем” спектакльләре дә бар бит әле. Боларга бүген дә зал тулы халык килә. Чит ил драматургының “Кара чикмән” әсәре озын гомерле спектакльләр рәтеннән. Тамашачының мәхәббәтен казану өчен аны үзебезнекенә яки чит илнекенә бүлеп карау дөрес түгелдер. Бу куелышка бәйле. Әйтик, Чаллы театрында сәхнәләштерелгән “Саран” иң күп халык җыючы спектакльләрдән санала. Димәк, монда хикмәт әсәрнең үзенә түгел, режиссерның эшенә бәйле. Классика яки чит ил әсәренә алынганда, аны режиссер гади тамашачы өчен куярга тиеш. Әмма репертуарда куелган пьесаларның да чамасы булырга тиеш. Бүген безнең театрның репертуар төзелеше бар. Әйтик, 70 процентны – заманча татар пьесалары, калган 30 процентны классика (аңа рус яки чит ил классикасы да керә) алып торырга тиеш. Бу без чыгарган кануннар түгел, ә ничә еллар буе эшләп килә торган театрның тәҗрибәсе шуны исбатлады. – Репертуарда иң шәп спектакльләрнең берсе – Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күке”се, ә икенчесе Гаяз Исхакыйның “Курчак туе” дисәм, һич ялгышмамдыр. Әмма соңгы берничә айда “Телсез күке” репертуарда күренми башлады. – Бу әсәр театрда озын гомерле спектакльләрнең берсе иде. Камалда сигез ел буе куелган. Ул безнең репертуардан бөтенләй төшеп калды дип әйтә алмыйм. Без аны чит илдә узучы фестивальләргә алып барабыз. Универсиада кысаларында да куячакбыз. Әлеге спектакль фестиваль белән Казахстан, Төрекмәнстан, Лондон, Төркия, Әзәрбайҗан, Финляндия, Россиянең бөтен төбәкләрен урап чыкты. Мин аны бәхетле язмышлы спектакль дип әйтер идем. Репертуар үзгәреп тора, кайсыдыр әсәрләр төшеп кала, аның урынына башкалары куела. Бу – табигый. – Камал сәхнәсендә “Наемщик” музыкаль драмасы куелырга тиеш иде. Төп рольдә Альбина Шаһиморатова уйнаячак дип тә ишеттек. Бу спектакльнең язмышы ничек булып бетәчәк? – Аның актуальлеген “Зәңгәр шәл” каплап китте. Әмма “Наемщик” яңа сезонда, һичшиксез, куелачак. Ә танылган опера җырчысы Альбина Шаһиморатова Гөлйөзем ролендә уйнамаячак. Ул – бик җаваплы артистка. Без аны ”Зәңгәр шәл”дә Мәйсәрәне уйнар дип уйлаган идек. Ул хәтта репетицияләргә дә килде. Әмма режиссерга: “Мин опера җырчысы, драматик рольләрне уйнау кыенрак, күбрәк тәҗрибә кирәк”, – диде. Без аның белән дусларча саубуллаштык. Ә “Наемщик” яңа сезонда иң беренче премьераларның берсе булачак.
Алсу ХӘСӘНОВА |
Иң күп укылган
|