|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2012 Шоу-бизнес
Шәмси Закир үзенә алмаш әзерлиСоңгы елларда татар эстрадасында да юмористлар күбәйде. Араларында төрлесе бар. Билдән түбән мәзәк сөйләп йөрүчеләре дә, җитди темаларны колачлаучылары да. Әмма Шәмси Закир аларның барысыннан да аерылып тора. Дөрес, соңгы вакытта сәхнәгә сирәгрәк чыга ул, ләкин һәр чыгышы әле дә бер вакыйга буларак кабул ителә. Беренче карашка, гади генә тоелган монолог белән дә театр-тамаша күрсәтә белә шул ул. Чөнки һәр тамашасының нигезенә үз язмыш-тормышы, яшәү рәвеше, милләтебезнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге өчен бар сызланулары, татар сәнгате, бигрәк тә аның эстрада юнәлеше өчен борчылулары, яшьләребезнең киләчәге өчен җан атулары салынган. Хәер, шулай булмаса, һәр чыгышы тәмле күчтәнәч буларак көтеп алыныр, бер тында тамашачы мәхәббәтен яулар, озакка истә калыр идемени? Ул аны үзе гади генә, Чарли Чаплин, Аркадий Райкиннар мисалында, барлык юмористлар да трагик булган, дип аңлатса да, моның сере бик тирәндә ята икән ләбаса. Язмышының шактый сәер борылышлар ясавында әти-әнисенең инде өлкәнәеп барганда дөньяга тудырган һәм бердәнбер баласы булып үсүе дә роль уйнамый калмагандыр, билгеле. Әтисе ягыннан да, әнисе ягыннан да әби-бабаларының шактый хәлле кешеләр булуы кан хәтере аша характерына да, үз-үзен тотышына да йогынты ясагандыр. Ата-анасының, тел белән әйтмәсәләр дә, сөйләшү, теге яки бу вакыйгага бәя бирү рәвешләреннән совет властеның кайбер гамәлләрен кабул итеп бетермәүләрен күреп-тоеп үсүе дә эзсез калмый, әлбәттә. Урта мәктәпне тәмамлауга ике дә уйламый Казан дәүләт университетына юл тота тәвәккәл егет. Үзе укып үскән китап, газета-журналларның авторлары кебек язучы-журналист була, янәсе. Ләкин язмыш аңа янә артын бора. Күрәсең, дөрес юлдан китмәдең син, егет, дигәндер дә ялгышын төзәткәндер инде. Шәмси ирекле темага язган иншасына "2"ле алгач, ике дә уйламый туган ягына – Мамадышка кайтып китә. Кайтышлый ук район комсомол комитетына кереп, исәптән төшә. Казанда чакта ук Түбән Камага, ул елларда комсомол яшьләр төзелеше буларак шаулаган яшьлек шәһәренә китәчәген хәл иткән була инде ул. 1970 елда Шәмси Закир язмышында янә бер җитди борылыш: Ленинград мәдәният институтының Казан филиалына (соңрак Казан мәдәният институты) укырга керә ул. Шуннан соңгы тугыз ел тормыш башкала, аның мәдәни тормышы, китапханәләре белән бәйле. Яшьлегенең иң матур ике елы үткән, сәхнәдә беренче адымнарын ясаган Түбән Кама шәһәрен сайлавына бер дә үкенми ул. Шунда җитәкче буларак та, иҗат кешесе буларак та чарлана, уңыш казана. 80 нче елларда даны еракларга таралган "Җидегән чишмә" әдәби берләшмәсендә, "Ләззәт", "Яшьлек" ансамбльләрендә алып баручы буларак та, төрле скетчларда артист буларак та катнаша. 1980 елда, Казандагы "Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе" үрнәгендә, ул да шундый коллектив оештыра. Һәр елны 1 апрель көнендә юмор һәм сатирага корылган тамашалары белән түбәнкамалыларны сөендерә алар. 1986 елның 1 апреле көнне исә Казанга ук килергә җөрьәт итәләр. Һәм... шуннан башлана. Ел саен өч-дүрт тамаша, тамаша саен берсеннән-берсе үткенрәк теманы чыбыркылаучы мини спектакльләр. Шәмси Закир "куенында туган", 25 ел буе аның җитәкчелегендә абруй яулаган "Мунча ташы" театры өч дистә елдан артык тормыштагы бар тискәре күренеш-гамәлләрне мунча ташына салып "кыздыра" инде әнә. Фикердәш-сәхнәдәшләре – Камил Гыйльмуллин, Салих Төхвәтуллин, Фәрит Җәләй, Искәндәр Мотыйгулла, Гамил Әсхәдуллин, Ульяна Князева, Рөстәм Рахманкуловлар белән көлә-көлә, елый-елый карарлык әллә ничә дистә сәхнә әсәре тудыра, шулар белән бөтен Россияне диярлек йөреп чыга алар. Үзләре сценарий авторы, үзләре режиссер, үзләре артистлар, шул ук вакытта берсе дә профессиясе буенча актер булмаган булган мондый татар театры башка юк та бугай. Ә күтәргән темалары нинди бит әле! Кайберәүләрдән, Шәмсинең телен кисәргә кирәк, дигән сүзләр ишетелгәләсә дә, язмышы хәерхаһлы була аңа. Республика, район җитәкчеләре дә. Юкса бер-бер артлы үзенә "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре", "Татарстанның атказанган артисты", "Татарстанның халык артисты" мактаулы исемнәрен, ә театрга төрле бәйгеләрдә дипломнар һәм мактау кәгазьләре бирмәсләр иде. Димәк, алар да Шәмси Закир монологларында һәм "Мунча ташы"нда күтәрелгән тискәре күренешләр барлыгы белән килешә. Инде хәзер Шәмси Закир Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты доценты буларак үзенә алмаш тәрбияли. Шәкертләре үзләре инде эстраданың бу юнәлешендә танылып килә. Ул моның белән аеруча горурлана. Гомереңне багышлаган юлыңны шәкертләрең дәвам итүен күрү, аларның ихтирамын тоеп яшәү – мөгаллимнең иң зур уңышы ул.
Люция ФАРШАТОВА |
Иң күп укылган
|