поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.04.2012 Медицина

Хәзер миңа күзлек тә, линза да кирәк түгел

Үткен күзле кешеләргә гел сокланып һәм кызыгып карый идем. Менә бәхетлеләр: күзлек кияргә кирәкми, иртә-кич линза киеп-салып мәшәкатьләнәсе дә түгел. Хәер, моны үз башыннан кичергән кеше генә аңлый ала торгандыр. Эх, мин дә дөньяның гүзәллеген алар кебек яхшы күрә алсам икән, дип хыялланучылар мин генә түгелдер инде ул. Бу хыял чынга аша икән бит! Хәзерге заманда күзнең тиешенчә күрү сәләтен яңадан кайтарырга да була!

Шулай беркөнне танышым: «Күземә операция ясаттым. Хәзер күзлек тә кирәк түгел, линзалардан да котылдым: яхшы күрәм», – дип, үзенең зур куанычы белән бүлешә башлады. Миңа инде шул бер сүз – «яхшы күрәм» диюе дә җитте, бу төр операция турында күбрәк белешеп, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска булдым. Сүз LASIK ысулы белән ясала торган коррекция турында бара. Билгеле, икеләнү-шикләнүләр дә булды: күзнең күрүе яхшыруына ышанып бетеп тә булмый, аннан соң операциянең нинди борылыш алачагын алдан белеп булмый шул. Барысы да махсус белгечләр һәм Аллаһы Тәгалә кулында. Шулай да, тәвәккәлләргә булдым.

Күзне тикшертү

Операциягә кадәр диагностика үтәргә кирәк, ягъни  табиблар иң элек операция ясарга ярыймы-юкмы икәнен ачыклый. Моның өчен күзне төрле яклап тикшерәләр: аның күрү сәләтен, күзнең басымын, күз алмасы үлчәмен, мөгез катлауның калынлыгын һ.б.  Бу тикшерү якынча 1-1,5 сәгать дәвам итә. Бу көнне кара күзлек алып килергә онытмаска кирәк, чөнки тикшергәндә күзнең карасын зурайта торган тамчылар салгач, күз берара яктылыктан чагыла. Шулай итеп, миңа коррекция ясарга ярый булып чыккач, аның көнен билгеләдек (теләгән кеше инде икенче көнне үк операциягә килә ала, моның өчен озак вакыт көтәргә кирәкми, бары тиешле анализлар бирү генә төп шарт булып тора). Әмма шунысы да бар: күзләргә коррекцияне бөтен кешегә дә ясарга ярамый (аерым бер чикләүләр дә бар), шуңа күрә кайберәүләргә бу уйларыннан кире кайтырга да туры килә.

Табиб операциягә кадәр үтәлергә тиешле  кагыйдәләрне алдан ук әйтеп, кисәтеп куя: операция көнендә бизәнергә, биткә төрле кремнар сөртергә ярамый, чәчләр юылган, ә өстә исә уңайлы кием булырга тиеш. Тагын бер төп кагыйдә: диагностика алдыннан да һәм операциягә кадәр дә линзалар киеп йөргән кешегә бер атна чамасы күзлектән йөрергә кирәк.

Көтеп алынган көн

Операция буласы көнне билгеләнгән сәгатьтән 40 минутка алданрак киләсең, чөнки әзерлек эшләре өчен вакыт таләп ителә (бүген дә кара күзлек турында онытмау мөһим!). Килешүне төзеп, кәгазь эшен тәмамлагач, махсус бүлмәгә алып китәләр. Биредә әзерлиләр, күзләргә авыртуны баса торган тамчылар тамызалар. Аннан соң операция бүлмәсенә үтәсең. Операция үзе якынча 20-25 минут тирәсе дәвам итә. Иң дулкынландыргыч вакыт шушы бүлмәдән чыкканда инде: торып баскач та, тизрәк як-ягыңа карана башлыйсың: барысы да күренә бит – яхшы күренә! Һәм син үзең, сөенә-сөенә (күзлексез!), икенче бер караңгы бүлмәгә кереп утырасың, ял итәсең. Бер сәгать чамасы вакыт үткәч, саклык чараларын өйрәтеп, күзгә салырга тиешле тамчыларны биреп, өйгә кайтарып та җибәрәләр. Хастаханәдә ятарга да кирәкми, бәйләнгән җир дә юк, кара күзлегеңне киясең дә туп-туры өеңә кайтып та китәсең. Сүз дә юк, операция ясалган көнне күзләр бераз авырта, яктылыкка бик сизгер була. Ләкин бу әллә ни зыянлы түгел, барысы да вакытлыча гына, чөнки инде икенче көнне үк үзеңне яхшы хис итәсең. Ә иң мөһиме яхшы күрәсең: күзлексез, линзасыз...

Болай да була икән!

Күзләр яхшы күргәндә, бөтенләй дә икенче инде: дөньялар да матуррак, көннәр дә яктырак кебек тоела. Кайвакыт башкалар да шулай күрәме икәнни дип уйлап та куясың. Күзләрнең күрүе яхшырганнан соң урамга чыккач булган беренче тәэсирләрне сүз белән аңлатып та, кәгазьгә язып  бетереп тә булмый. Шунысын әйтә алам: элек урамдагы элмә-такталарга, төрле язуларга караган да юк иде. Хәзер исә рәттән бөтенесен укыйсы, тирә-якны күзәтәсе килә... 

Кыскача  белешмә: LASIK ысулы белән ясала торган күзгә эксимерлазер коррекция бүгенге көндә күзнең күрүен яхшырта торган иң заманча һәм нәтиҗәле ысуллардан санала. Ул ерактан, якыннан күрә алмаучанлыкны, астигматизмны бөтенләйгә бетерә ала. Операциядән соң бернинди җөйләр дә калмый. Лазер компьютер белән идарә ителә. Компьютерга һәр пациентка шәхсән тупланган мәгълүматлар белән лазер коррекциясенең күләмен төп-төгәл билгеләгән махсус программа урнаштырыла. Казанда да әлеге төр операцияне ясый торган клиникалар бар. Бәяләргә килгәндә, ул күзнең күрүе нинди дәрәҗәдә булуына бәйле: якынча 14 меңнән 16 меңгә кадәр (бер күзгә).

Кемгә, кайчан, ничек?

Операция ясатырга теләгән кешедә иң еш туа торган сораулар:

– Күзләргә лазер белән коррекция ясау өчен, аның күрү сәләте ни дәрәҗәдә булырга тиеш?

– Операция ерактан күрә алмау -15 D кадәр, якыннан күрә алмау +6 D кадәр, ә астигматизм +/-6 D булганда ясала. Операцияне кемгә ясарга ярый, кемгә юк икәнен бары табиб кына хәл итә ала.

– Операция ясаганда, күзләр авыртамы?

– Операция ясар алдыннан күзләргә махсус тамчылар салына, шуңа күрә бернинди авырту да сизелми.

– Операциядән соң күзнең күрүе 100 процент булачакмы?

– Билгеле, операция ясатырга карар кылган һәр кеше күзләренең идеаль күрүен тели. Әмма һәр кешегә дә 100 процент күрүне гарантияләп булмый, кемнеңдер ул – 70, кемнеңдер 80 процент булырга мөмкин. Бу күп- төрле факторларга бәйле. Шул исәптән кешенең әлеге моментта ни дәрәҗәдә күрүенә дә, тумыштан бирелгән күрә алу сәләтенә дә. Операциядән соң күзләрнең ничек күрәчәген табиб алдан ук әйтеп куя.

– Коррекцияне ничә яшьтә ясатырга ярый?

– Күзнең күрү сәләтен яхшырту өчен операция ясатуның иң яхшы чоры – 18 яшьтән 45 яшькә кадәр. Дөрес, искәрмәләр булырга мөмкин, алданрак яки хәтта 45тән соң да коррекция ясатырга була, ләкин бу һәр кешегә шәхси төстә хәл ителә.       

– Операциядән соң нәрсә эшләргә ярый һәм ярамый?

– Операциядән соң табиб күзләргә махсус тамчылар бирә, билгеле бер вакыт дәвамында аларны тамызып торырга кирәк. Чикләүләр, нигездә, гигиена процедураларына кагыла. Операция ясалган көндә күзләргә су, сабын һ.б. тидерергә ярамый. Аннан соң бер атна чамасы бизәнергә рөхсәт ителми. 1-2 атна чамасы күзне ардыра торган эшләрне мөмкин кадәр киметергә кирәк: телевизор карау, компьютерда утыру, китап уку турында онытып торыгыз, авыр физик эшләр эшләмәгез. 2 ай, күзләргә микроблар, бактерияләр керүне кисәтү өчен, сауна, мунчага кермичә, бассейнга йөрмичә тору зарур. Аннан соң 1 елга якын футбол, баскетбол, көрәш кебек спорт төрләре белән шөгыльләнмичә торырга кирәк. Иң мөһиме: табиб кушкан барлык киңәшләрне үтәп барырга, шул  вакытта барысы да яхшы булачак.

– Операция ясатканнан соң да, вакыт үтү белән, күзләрнең күрүе яңадан начарланырга мөмкинме?

– Операциядән соң күзнең күрүе 1-2 атна дәвамында тернәкләнә. Коррекциядән соң булган нәтиҗә еллар үтү белән дә үзгәрмәячәк, бу инде вакыт белән исбатланган. Әлеге төр операцияне эшли башлаганчы, бик күп тикшерүләр үткәрелгән. 80 нче еллар ахырыннан бирле бүгенге көнгә кадәр инде миллионлаган операцияләр ясалган. Һәм шушы көнгә кадәр күзнең күрү сәләте яңадан начарлану очракларының күзәтелгәне юк. Әмма табиблар шуны алдан ук кисәтеп куя: организмда яшь белән бәйле үзгәрешләр нәтиҗәсендә,  45-50 яшьләрдән соң якыннан күрә алу начарланырга мөмкин.

– Бала тапмаган хатын-кызларга күзләренә операция ясатмыйча торырга кирәк дип әйтәләр, бу дөресме?

– Бала тапмаган хатын-кызларга да күзләренә операция ясатырга ярый.  Бәбиләгәннән соң күзләр начарлана икән, бу операция ясату белән бәйле түгел. Бала табар алдыннан, кагыйдә буларак, күзнең челтәр катлавын тикшертү мөһим. Ул нәзберек булган очракта, аны ныгыту әһәмиятле. Бала тапканнан соң күзнең күрүе начарлана икән, димәк, баштан ук күзнең челтәр катлавы бик нәзберек булган. Иң мөһиме шул: бу төр операцияне бала көткән вакытта һәм бала имезгән чорда ясатырга киңәш ителми. 


Чулпан НӘҖИПОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»