|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2012 Ир белән хатын
Зөлфәт Зиннуров: «Хатыным әниемә охшаган»"Яңа гасыр" телевидениесендә "Аулак өй" тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуров заманында кемнәрнең генә башын әйләндермәде икән? Әле хәзер дә аның өчен җан атучы кызлар күпме! Тик, өйләнмим әле мин, дип шансон җырлап йөргән егет, шалт итеп кенә камыт киде дә куйды. Моңа ачулары килгән кызлар социаль челтәрдә хатынын "чәйнәп" бетерә язганнар иде. Менә бит, гаиләле кешегә дә тынгы юк. Зөлфәт белән очрашырга теләгәч, ул: "Гаилә корганга күптән түгел бит әле", – дип баш тартмакчы иде. Тик Гөлназ Зөлфәткә караганда да ачыграк, кунакчыл булып чыкты. Мондый кешегә кияүгә чыгуыңны сизми дә каласыңдыр, ә менә яшәве авыр түгел микән? "Без Зөлфәт белән Интернет аша таныштык. Мин беренче булып аңа яздым. "Синең белән танышасым, күрешәсем килә",– дидем. Һәм үземнекендә нык тордым. Зөлфәтне үҗәт булуым шаккатырды булса кирәк. Һәм нинди кыз икән бу дип, ул минем белән күрешергә булды. Шул вакыттан, үзебез дә сизмәстән, бер- беребезгә якынайдык, очраша башладык",– ди Гөлназ. Ул Зөлфәтне беренче күрүдә үк ошаткан икән. "Гадел, кешелекле, ачык, уен-көлкеле, туганнары, дуслары өчен үлеп торуы миңа бигрәк ошады. Мондый ир белән яши алыр идем, дип уйладым. Тик баштарак янында һаман саен кызлар бөтерелгәнгә көнләшә идем. Хәзер кызыбыз да тугач, көнләшер сәбәп тапмыйм. Аның иҗатын, үзен яраталар икән, мин моның белән горурланырга гына тиеш. Гаиләсе өчен барсына да әзер кеше бит ул. Иң беренче планда һәрвакыт гаиләсе тора. Мин шуңа бәхетле дә. Зәлияне кулыннан да төшерми. Әллә ничә бала үстергән әти диярсең! Кыз да ул кайтуга сөенеп үзенчә "җырлый" башлый. Мин аңламый торган телдә әллә ниләр сөйләшәләр.Менә шул вакытта гына көнләшүем мөмкин",– ди ул, елмаеп. Бу вакытта ишектән, балкып, Зөлфәт кайтып керде. "Әле тиз генә өйләнермен, димәгән идем. Гөлназ гашыйк итте дә куйды. Әниемә охшаган булуы да тәэсир итте булса кирәк. Икесе дә – теш табиблары. Икесенә дә, укып бетергәч, эшкә Чаллыга юллама биргән булалар. Икесе дә, кияүгә чыгып, анда китми калалар. Җитмәсә, сулагайлар да. Саный китсәң, охшаш яклары бик күп",– дип сөйләп китте. – Гөлназ белән очрашасы кичне, мартның 17сендә мин дискәтүк алып бара идем. Аны да үзем белән иярттем. Озак та йөрмәдек, августта инде кыз сорарга Чаллыга кайттым. Тиз генә өйләнеп куярга вакыты җитү, хисләрдән исерү сәбәпче булды. Гаиләле булгач, башкача яши башлыйсың икән. Сине өеңдә яраткан кешең, нәни сабыең көтеп торганны белеп эшләүгә ни җитә! Өйгә кайтасың килеп кайтудан да артык ни бар икән соң? Гаилә булгач, табак-савыт шалтырамый тормый, төрле вакытлар була. Мин кайвакыт кызып та китәм. Әмма тиз генә сүнәм дә. Гөлназ сабырлыгы белән гаилә җылысын саклый белә,– ди. Гөлназның бу сыйфаты да – "Саба әнисе"ннән. Каенанасы да беркайчан алар арасына кысылмый "Үзегезнекен үзегез беләсездер", – дия икән.Тикмәгә генә, килен – каенана туфрагыннан, димиләр шул. "Бала туу безне тагын да якынайтты гына. Мин, гомумән, балаларны бик яратам. Кызым тугач, миннән дә бәхетле кеше булмагандыр ул! Хәзер дә кызым Зәлия янына ашыгып кайтам. Әбиләренә кунакка китсәләр, бик сагынам үзләрен",– ди ул. Гаиләдә тынычлык, татулык булу хатын-кыздан тора, диләр. Әмма янәшәңдә сине яратучы кешең барын тоеп, тырыш ир-атның җилкәсенә таянып яшәгән хатын-кыз киресенчә уйлый. "Хатын-кызның бәхете – ирнең нинди булуында. Кирәк вакытта иңнәренә башың салып, серең сөйләр кешең булса, бер генә матур сүзе белән күңелеңне күтәреп җибәрсә дә, хатын-кызга күп кирәкми бит. Ә минем Зөлфәтем матур сүзен жәлләми, ә мин аннан да күбрәк әйтәм",– ди Гөлназ. Кешеләргә ихтирамлы, кече күңелле, нинди гозер белән генә шалтыратсаң да, ярдәм итәргә ашыгучан Зөлфәт үзенә ныклы тәрбия биргәннәре өчен әти-әнисенә рәхмәтле. Үз көче белән барысына да ирешкән егет ул. Утызга кадәр гаилә кормый йөрүе дә аңа кызлар күзе төшмәгәнлектән түгел, иң элек максатларына ирешергә теләвеннәндер, минемчә. Чын мөселман ир-аты агач утыртырга, йорт салырга, малай үстерергә тиеш бит. Зөлфәт агачларны бихисап утырткан, йортын да җиткезеп килә, малай да озак көттермәс, Зәлиягә энекәш алып кайтырлар әле.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|