поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.04.2012 Фаҗига

Балык Бистәсендә үтерелгән Гүзәл Мөхәммәтгалиеваның мәетен табырга күрәзәче ярдәм иткән (ФОТО)

Балык Бистәсендә матәм көннәре. Ике айлык көмәне булган Гүзәл Мөхәммәтгалиеваның вәхшиләрчә үтерелеп ташлавы аның якыннарын гына түгел, күпләрне күргән хокук сакчыларын да тетрәндерде. Күзгә туры карап каршы дәшә дә белмәгән, тыныч холыклы, мөлаем йөзле хатынга кемнең кулы күтәрелгән? Бу сорау әлегә җавапсыз. Прокуратура хезмәткәрләре җинаятьчене табуны "намус эше" дип атады.

Гүзәл – тумышы белән Күгәрчен авылыннан. Ринат белән гаилә корып, Олы Елга авылында яши башлаганнар, кызлары дөньяга килә. Тагын бәби алып кайтырга җыенуларын кешегә белгертмәгәннәр дә әле...

Хушлашу мизгелләре


19 апрель көнне өч яшьлек Дилбәр гомер булмаганны әнисенә капка төпләрендә генә урнашкан балалар бакчасына: "Бүген генә булса да син керт әле", – дип ялына. Әтисенең, әниең соңга кала бит, дип кисәтүен дә ишетергә теләми бала. Ринат бакчада каравылчы булып эшләгәнлектән, моңарчы гел аның белән генә йөри торган булсалар, бу көнне өчәүләшеп җитәкләшеп баралар. Бакчага килеп җиткәч, кичкә күрешербез, дип хушлашып, әниләре Гүзәлне район үзәгенә эшкә озаталар.

– Безнең Олы Елга авылыннан районга кадәр 15-20 минутлык юл. Гүзәл шунда китапханәдә эшли иде. Барып җитүен миңа шалтыратып хәбәр итте. Йөрүчеләр аз булгач, автобусларны туктаттылар. Шуңа Гүзәл еш кына "попутка" белән йөрде. Каравылчы булып эшлә­гәч, миңа бакчаны иртән барып ачасы. Шуңа эшенә бик илтә алмадым. Әмма җае чыкканда, кызны бакчадан алгач барып алгалый идем, – ди Ринат.

Төшке аш вакыты җиткәч тә сөйләшеп ала ир белән хатын.

– Ул көнне хезмәткәрләре белән өмәгә чыкты алар, – ди Ринат. – "Өйдән алып киткән ризыкларны җылытырга куйдым. Шулар җылынган арада сөйләшеп алыйк әле," – диде. Аннары кичен кайтырга чыктым дип шалтыратты. Анатыш авылы буенда торам, әлегә машина юк, диде. Мин инде беркая да китмә, хәзер Дилбәрне бакчадан алам да килеп җитәм, дидем. Бакчага йөгердем. Әмма, ике минут та үтмәде, Гүзәл тагын шалтыратты. Килеп йөрмә, мин инде утырдым, хәзер кайтып җитәм, диде. Кызны бакчадан алдым. Тик йөрәк урынында түгел... 15 минутлап вакыт үтте... Гүзәл күренми дә күренми. Гадәттә шул вакыт эчендә кайтып җитә торган иде. Шалтыратып карамакчы булдым. Әмма телефоны дәшмәде. Шуннан кулларым калтырарга тотынды. Авариягә эләкте, ахрысы, дип тиз генә машинага утырдым да Анатышка таба киттем. Әмма Гүзәл күренмәде. Инде мин монда килгәндә, ул өйгә кайтып, аймылыш булмадыкмы, дип кире өйгә киттем. Әмма Гүзәл юк иде. Аның Анатышта бертуган Зөлфия апасы яши. Аңа шалтыраттым. Гүзәл анда да кермәгән булып чыкты. Зөлфия белән якын-тирә җирләрне эзләргә керештек. Посадкаларны әйләнеп чыктык. Әмма файдасыз. Шуннан ашау да, йокы да качты. Аның югалу хәбәре таралгач, бөтен авыл халкы эзләргә кереште...

Уртак хыяллар

Гүзәл белән Ринатның мәхәббәте матур киноларда тасвирланганча була. Алар бер күрүдә ошатыша. Район үзәгенә эш белән барган ир мөлаем кызны күреп бихуш кала һәм танышлары аша аның телефон номерын табып ала. Шалтырата, очрашалар. Кыз да егетне ошат­кан булып чыга. 9 ай очрашып йөргәннән соң өйлә­нешәләр. Кызлары Дилбәр янына тагын бер бала алып кайтырга ниятлиләр. Башка планнары да зурдан була. Кредитка машина алалар. Олы Елга авылындагы йортлары каршында җирләрне рәсмиләштереп бетереп, шунда тагын да матуррак, зуррак йорт салып чыгарга уйлыйлар. Гөлләрне бик ярата торган Гүзәл яңа өйне чәчәккә күмәргә хыялланган.

– Мин Гүзәлне шулкадәр яраттым, бер-беребезне бик тә аңлашып яшәдек. Ярты сүздән нәрсә әйтергә теләгәнлекләребезне аңлаша идек. Артык яратырга ярамый, диләр шул. Үкенечкә икән, – ди Ринат.

Сизенү

Гүзәл белән фаҗига буласын сизенмәгәннәр түгел үзе... Ир 12 ел элек гүр иясе булган әнисен төшендә күрә. Пычрак су аркылы таягын сузган да, үтә алмыйм бит, булыш әле, дип әйтте, ди. Икенче бер төшендә исә "Г" хәрефенә охшатып ясалган бура күрә. Тик шуннан соң да, күңеле кайгы-хәсрәт киләсен сизенсә дә, яхшылыкка өметләнә.

Фаҗигагә өч көн кала исә Гүзәлнең җаны кайный башлый. Үзен кая куярга белми. "Үземне генә калдырыгыз", – дип тә әйтә ул иренә. Бу хәлләрне йөклелектән дип уйлыйлар. Хатынның куллары калтыранганны күргәч исә: "Әйдә табибка алып барам", – дип ялына Ринат. Әмма Гүзәл риза булмый. "Юк, эшкә барам", – ди.

– Гүзәл белән бик әйбәт яшәдек. Биш ел эчендә бер тапкыр сүзгә дә килгән булмады, – дип сөйли Ринат. – Гүзәлгә үз күзләрем генә тиде, ахрысы. Үләренә берничә көн кала мунчадан чыкты да, бик матур итеп ак яулыгын бөркәнде. "Шушы балаларны исән-сау гына үстереп, рәхәтләрен күрергә язсаң иде, Ходаем", – дип бик озак кына дога кылды. Шунда аның нурлы йөзеннән күзләремне озак ала алмыйча карап тордым, – дип елап ук җибәрде.

Исән булса, октябрь аенда Гүзәлнең 30 яшен бәйрәм итмәк­че булганнар.

– Зурлап, ресторанда үткәрәбез, дип сүз биргән идем. Насыйп булмады. Миңа җыр җырласаң шул җитә, башка бүләк кирәкми, дип әйтә торган иде, – ди Ринат.

Күрәзәчеләр әйткән

Гүзәл югалгач, чарасыз калган ир дә, туганнар да булган бөтен мөмкинлекне эшкә җигә. Хәтта күрәзәчеләргә хәтле баралар. Берсе: "Исән, өч көннән кайтыр", – дип әйтә. Икенчесе: "Бер мунчага ябып, бәйләп куйганнар", – ди. Өченчесе исә: "Ятып торганын күрәм. Мөгаен, исән түгелдер. Утырып киткән җирен­нән 5 чакрым ераклыкта ул. Анда урман да бар, кечкенә авыл да бар. Шуннан табарсыз", – дип әйтеп кайтара.

Соңгысының сүзләре азмы-күпме дөреслеккә туры килә. 21 апрель көнне Гүзәлне Корноухово авылына кергән юлдан ерак булмаган үзәнлектән табып алалар. Хатынның мәетендә биш җирдән пычак кадаган эзләр була.

Ышана алмыйбыз

Гүзәлне җирләгәнгә берничә көн үтсә дә, китапханәдәге эш урынында аны әле һаман да "менә-менә килер" дип көтәләр.

– Ул безнең белән сигез еллап эшләгәндер, – дип сөйли китапханәдәге хезмәткәр Любовь Вотякова. – Шундый тыныч иде. Ул югаласы көнне өмәгә чыктык. Тырыша-тырыша рәшәткәләр буяп йөрде.

– Кемгәдер начарлык эшләгән, яисә дошманы булгандыр, дип тә әйтеп булмый бит. Ул телефоннан да әнисе яисә ире белән генә сөйләшә иде, – ди икенче бер хезмәткәр Татьяна Скворцова. – Эшкә килеп керүе булыр, эшкә тотынуы булыр. Буш вакытында да тик тора белмәде. Савыт-саба булса да юа торган иде. Эшен дә бик яратып башкарды. Төрле күргәзмәләргә әзерләнгәндә матур итеп язулар яза иде. Балалар өчен язылган әкиятләргә иллюстрацияләрне матур итеп башкара иде. Аның яныбызда юклыкка әле дә ышана алмыйбыз. Бик тетрәндек. Тыйнак кына киенеп йөрсә дә, бик матур иде шул. Соклана идек без аңа.

Тикшерү ачыклый

Әнисе Миншәкәр апа сүзләреннән аңлашылганча, Гүзәлнең алтын бизәнгечләренә орынмаганнар. Хатынның көчләнгән-көчләнмәгән булуын Питрәч районара тикшерү бүлеге хезмәткәрләре ачыклый. Тикшерүче-криминалист Руслан Хәсәнов сүзләреннән аңлашылганча, әлегә экспертиза нәтиҗәләре көтелә. Ә алар исә бер айдан соң билгеле булачак. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган, кешеләрне сораштыралар. Гүзәлне шул югалган көнне үк үтереп ташлаганнармы, әллә берничә көннән соң үлгән көе китереп ыргытканнармы, җинаятьче берүзе булганмы, әллә берничәме, монысы да тикшерү беткәннән соң гына билгеле булачак.

Хокук сакчылары эшләгән арада, Гүзәлне белгән, якын иткән, яисә аның фаҗигасе турында ишетеп белгән бер меңнән артык кеше "В контакте" сайтында аңа дип махсус оештырылган группада үз фикерләре белән уртаклаша. Хәтта кемдер кемнәндер шикләнгәнен дә әйтә.

"Бернинди дә маньяк түгел ул, минемчә. Йә исерек, йә наркоман булгандыр. Бәлки, Гүзәл ул кешене белгәндер дә, шуңа күрә утырып киткәндер. Югыйсә таныш булмаган ике ир янына утырмас иде. Шундый әйбер эшләрләр, дип уйламагандыр, мескенкәй. Алар, Әшнәк авылына кереп чыгасы бар, дип алып киткәннәрдер. Минемчә, безнең район кешеләре алар..."

 "Гүзәл апа гел каршымда басып тора кебек. Гел аның турында гына уйлыйм. Аллаһы Тәгаләдән бер генә нәрсәне сорыйм, җинаятьчене тизрәк табып, гомерлеккә төрмәгә япсыннар. Каһәр суксын иде шул кешене!.."

"Бу урында кылынган җинаять беренче очрак кына түгел. Әмма җинаятьчене тапмадылар. Тапкан булсалар, бәлки, бу хәл булмый да калган булыр иде..."

P.S. Үткән елның көз аенда Гүзәлнең мәете табылган территориядә чыннан да хатын-кыз мәете табылган булган. Әмма бу ике очракны бертөрле итеп карау дөрес түгел, диләр прокуратурада. Үткән ел үтерелгән хатын бер хөкем ителгән, тәртипсез тормыш рәвеше алып барган.

Гүзәл Мөхәммәтгалиева



Энесенең тормышлы булуын күрәсе килде, тегесе быел кәбисә елы дип өйләнмәде, туен күрә алмады инде, ди Гүзәлнең әнисе Миншәкәр апа



Кыз әтинеке булырга тиеш, дип Дилбәрне хәтта йоклаганда да минем яныма сала иде, ди Ринат


Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 76-77 | 27.04.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»