• 07.04-02.05 "Мәхәббәт FM". Камал театры. 19:00
  • 13.04-14.04 "Шах...Мат!" моноспектакле. Премьера! Тинчурин театры. 18:30
  • 17.04 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек..." (12+), Кариев театры , 18:00
  • 24.04 Ришат Төхвәтуллин. Уникс. 17:00
  • 25.04-27.04 Алтын Казан. ТАГТОиБ им. М.Джалиля. 18:00
  • 26.04 "Печән базары" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 15.05 Бертуган Сафроновларның фантастик тамашасы. Татнефть Арена. 14:00
Бүген кемнәр туган
  • 13 Апрель
  • Рамил Шарапов - шоумен
  • Абруй Сәйфи (1889-1960) - язучы
  • Айдар Әгъләмов - җырчы
  • Алмаз Гафиятов - журналист
  • Нәзифә Кадыйрова - җырчы
  • Альфред Вәлиев - сәясәтче
  • Илһам Кашапов - дәүләт эшлеклесе
  • Исэнмесез! Май башы май азакларын да 2 бэлмэле фатир снимать итер идем центр да Актаныш, семья балалар белэн. Желательно стиральная машина. Чистоту и своевременную оплату обещаем!!! 89509461699
  • Актаныш районында агач йорт сатыла. Торырлык, яхшы хәлдә. Арзан бәядән. 89372979649
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • романовский сарыклар сатыла .срочно тел 89050220598
  • Зур телевизор сатыла.Күрсәтүе яхшы.3000 сум.тел.89172337131
  • Продается земельный дачный участок, 7 соток, СНТ-11 (Авиастроительный район). Вода, электричество есть, газ планируется завести. Плoдoносящие деревья и кустарники. Прекрасное место для активного и семейного отдыха. Есть возможность сделать пруд. До сада хорошая асфальтированная дорога. Подьездные пути удобные, может заехать даже грузовик! Снт стремительно развивается благодаря председателю, что важно для дачников! Рядом автобусная остановка. Цена 500 т. Тел: 89274031387
  • Кер юу машинасы ,холодильник морозильник сатам тел.89520460614 вапсат или позванит.
  • Үзебезнең умарталыктан сыйфатлы чәчәк балы сатыла. Казан буенча китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Рәхим итеп шалтыратыгыз: 89625497103
  • Мастер на час хезмэте курсэтэбез!!! Плотник,электрик,сантехник,сварчик,бакча да утын кису,бакча тирэсе тотабыз, казу эшлэрен башкарабыз 89274544590
  • Ботлата ит сатабыз,арткы боты 330,алгы 320 сум.Хэлэл.тел.89372834097 Узебез Апастан. Казанга алып килеп бирэбез
 
 

 
Архив
 

               

26.04.2012 Дин

Наилә Җиһаншина: "Милли мәсьәлә беренче урында"

Русия мөселман хатын-кызлары корылтае алдыннан Татарстан мөслимәләре оешмасы җитәкчесе Наилә Җиһаншина белән әңгәмә.

Мәскәүдә 26 апрельдә беренче мәртәбә Русия мөселман хатын-кызлары корылтае үтәчәк. Ул форум "XXI гасырда мөселман хатын-кызлары һәм аларның җәмгыятьтәге роле" дип исемләнгән. Беренче дисәк тә – беренче тапкыр мөселман хатын-кызлары әле 1917 елда ук җыелган булган. Ул елны Русия күләмендә мөслимәләрнең беренче җыены оештырылган. Ул вакытта аларның максатлары гаиләдә һәм җәмгыятьтә хатын-кызлар эшчәнлегенә карата бердәм фикер булдыру булган. Анда 100 вәкил һәм 300 кунак катнашкан. Мөслимәләрне Русия күләмендә берләштерүне Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдин тәкъдим иткән. Атнакич ачылачак корылтайның төп максаты - Бөтенрусия мөселман хатын-кызлары шурасын оештыру. Бу мәртәбәле очрашуга күп кенә мөселман илләреннән - Күвәйт, Төркия, Иран, Германиядән кунаклар көтелә. Татарстан мөслимәләре берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина белән сөйләштек.

 

– Наилә ханым, Мәскәүдә 1917 елда үткән хатын-кызлар корылтаена инде 95 ел. Иртәгә шуннан соң беренче мәртәбә Бөтенрусия мөселман хатын-кызлар корылтае үтәчәк. Бу яңа оешма ни өчен кирәк булды?

 

– Ул оешманың әһәмияте бик зур, чөнки хәзер Русия күләмендә мөселман хатын-кызларның бердәм оешмасы юк. Безгә хатын-кызларны берләштереп, бергәләшеп күркәм чаралар үткәрергә, мөселман хатын-кызларның проблемнарын хәл итү юлларын табарга вакыт җитте дип уйлыйм. Әлбәттә, еш кына хатын-кызлар үзара җыелып конференцияләр, очрашулар үткәрәләр. Әмма ул очрашуларда бу проблемнарны яктырталар гына. Ә инде ул проблемнарны хәл итү юллары әлегә беркайда да каралмаган. Безгә шул проблемнарны хәл итү өчен яңа оешма кирәк.  Алланың рәхмәте белән без Русия күләмендә хатын-кызларны дуслаштырып аларга бер юнәлештә эшләргә мөмкинлекләр тудыра алсак, иншалла, максатыбызга ирешкән булырбыз.

 

Бу оешманы төзү, хатын-кызларны берләштерү тәкъдиме Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдиннән чыкты. Алланың рәхмәте булсын, ул хатын-кызларга беренчеләрдән булып әһәмият биреп, хатын-кызларга хөрмәтен күрсәтеп шушы чараны оештыра, корылтай уздыра.

 

– Русия күләмендә җитәкче хатын-кыз буларак кемне күрәсез, бармы андый хатын кыз?

 

– Бу сорауга җавапны иртәгә белерсез, иншалла.

 

– Сез корылтайны Мәскәүдә үткәрәсез. Русия мөселман хатын-кызларының җитәкчесе Казан кешесе дә була аладыр бит?

 

– Әлбәттә, ул һәрбер төбәктән, теләсә-кайсы регионнан булырга мөмкин.

 

– Монда күптөрле илләрдән мөселман хатын-кызлары, кунаклар килүе көтелә. Алар нинди темаларга чыгыш ясаячак? Русия мөселманнары белән алар арасында охшашлык бармы? Мәсәлән, Күвәйт, Төркия яки башка берәр ил булмасын?

 

– Мин үзем Күвәйттә дә, Төркиядә дә булдым һәм анда яшәүче хатын-кызлар белән танышу бәхетенә ирештем. Әмма, кайда гына булсам да, һәрбер өлкәдә хатын-кызларның проблемнары бер үк. Без бер-беребездән өйрәнеп, тәҗрибә уртаклашып эшли башласак, иншалла, нәтиҗәгә ирешербез.

 

Ә инде төрек хатын-кызларын алсак, Төркиядәге хатын-кызлар бик күп еллар дәвамында бик актив эшлиләр. Аларның тәҗрибәләре бик күп. Мин оялмыйча гына әйтер идем, безгә әле алардан өйрәнергә кирәк. Шуңа күрә аларның килүе, безнең хатын-кызлар белән танышу, дуслашу һәм бергә-бергә дуслык нәтиҗәсендә төрле проектларны тормышка ашыру өчен дә зур мөмкинлек ачылыр.

 

– Соңгы вакытта шундый очракларны еш күрәм: безнең хатын-кызлар мөселман булдык, мөселманның милләте юк дип телебезне өйрәнергә теләмиләр. Рус теленнән турыдан-туры гарәп телен өйрәнергә мөмкиннәр, ләкин татарчаны белмиләр. Шул ук киемнәр мәсьәләсендә дә, безнең милли киемнәребез, милләтебез гел читкә тибәрелә. Хәзер яңадан мөселман дип без тагын гарәпләргә, төрекләргә охшап кала торган бер нәрсә булмабызмы? Сезнең бу эшләрдә татарлыгыбыз чагыламы?

 

– Әлбәттә, чөнки мин үзем дә сезнең фикер белән килешәм. Хәзер ислам киңрәк таралган саен, “исламда милләт юк” дигән нәрсәне ешрак ишетергә туры килә. Әмма мин ул фикер белән ризалашмыйм, чөнки Аллаһы Раббыбыз Коръәни Кәримдә әйткән, мин үземнең кешеләрне кавем-кавем итеп яраттым, дип. Бар гарәпләр, бар төрекләр, татарлар, башкортлар. Алар бит инде бар һәм ничек аларны юк дип әйтеп була? Шуңа күрә һәрбер милләт үзенең гореф-гадәтләрен саклап калырга, телен үстерергә, саклап калырга хакы бар. Инде ул үз йөзен югалтса, без юкка да чыгарга мөмкинбез. Шуңа күрә милли мәсьәлә һәрвакытта да беренче урында.

 

Әлбәттә, Гарәбстанга баргач гарәп киемен киеп, гарәпләшеп, гарәп культурасына кереп китмим мин. Минем үземнең культурам бар. Мин һәрбер җиргә татар булып барам. Татар булып горурланам. Һәм мине шул татар булганга күрә генә алар хөрмәт тә итә. Мин үз милләтемнән оялсам, качсам, алар мине кабул да итмәс иделәр. Менә шушы милли рух, милли горурлык булган вакытта гына мин алар арасында үземне күркәм кеше итеп хис итәм.

 

Шулай булгач, нинди генә илләр белән без бер юнәлештә эшләсәк тә, нинди генә проектлар корсак та, әлбәттә, без үз йөзебезне саклап калырбыз.

 

Милли кием мәсьәләсенә килгәндә дә, без Татарстанда конкурслар оештыра башладык, үзебезнең милли киемнәрне пропагандалау өчен. Без үзебезнең милли костюмнар белән башка илләрдәге конкурсларда да җиңеп чыгарга тиешбез. Җирнең һәрбер почмагында үзебезнең киемне танытырга дигән максат куйдык.

 

Гомер буена үзебезнең әбиләребез, әниләребез кигән киемнәрне күрсәтеп шуның белән таныта алсак, шул вакытта гына дөрес юнәлеш алып, бу оешманың кирәклегенә дә ышанып эшләрбез, иншалла.

 

Җаныңда шундый милли горурлык хисең булмаса, бер җирдә дә сине хөрмәт итмиләр. Мин шуны аңладым. Эшләү дәверендә мин шушы фикерне шул кадәр көчле итеп расладым, шуңа күрә, Алла бирсә, бу юнәлеш безнең иң беренче булыр.

 

Безнең оешмада Чечня, Дагыстан һәм башка республикалардан да вәкилләр булачак, шулай ук Себер якларыннан да. Нинди генә милләттән керсәләр дә, һәрберсе милләт булып сакланырлар. Һәрберсенең үз телендә аралашырга, үз культураларын пропагандаларга мөмкинлекләре булыр, иншалла. Без хатын-кызлар шуның өчен генә дә җәмгыятьтә кирәк була алабыз.

 

Икенче зур вазифабыз ул, әлбәттә, безнең балаларыбыз. Аларга күркәм тәрбия бирү, милли рухта үстерү, гыйлем биреп күркәм шәхесләр итеп әзерләү бурычына да зур әһәмият бирергә, шул юнәлешләрдә эшләргә телибез.


Нәзифә КӘРИМОВА
Азатлык
№ | 25.04.2012
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№4 (803904) / 27.04.2012 16:55:59

Ринат синең үтенеч буенча,бер-ике сүз әйтәсем килә!
Ошый миңа Наилә ханым! Туплый белә,оештыра белэ. Аның тырышлыгы белән мөселман киемнэре модасы күрсәтелеп тора. -Хатын-кызга,теге ярамый,бу ярамый!--дип утыра торган бабайлар каршында эшләве җиңел түгелдер билгеле. Ләкин хатын-кызның хэзерге җәмгыяттәге урынын өй белән генә чикләнмәвен аңлатып торырга мөмкинлек таба белә!
Рәхмәт аңа!!!

№3 (803881) / 27.04.2012 10:11:59

пачаму? потому шты несерйозны все это. никому ненужные декроации. ветряные мельницы

Суррогат анага ничек карауларын белдерсеннәр әнә. Нинди чүпрәккә ничек уранып йөрү турында сөйләнеп йөрү эшмени ул? эш юклыктан изалану....

№2 (803876) / 27.04.2012 09:19:12

Ялгышасын, Ринат. Ин куп коммент-лар дини темаларга монда. Просто пока бэйлэнер сэбэп таба алмыйлардыр.

№1 (803872) / 27.04.2012 07:13:41

Мруларны татар халкы язмышы бер дә кызыксындырмый бугай, милли темага язылган мәкаләләргә бер коммент та юк.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar