поиск новостей
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Февраль
  • Фәнис Яруллин (1938-2011) - язучы
  • Гөлинә Гыймадова - журналист
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
16.10.2008 Милләт

ТЕЛНЕҢ ХУҖАСЫ КЕМ?

"Ватаным Татарстан"да күренекле тел белгече Рүзәл Юсупов белән әңгәмә басылды (6 сентябрь, 2008 ел). Шул әңгәмәдә мөхтәрәм галимебезнең башка телләрдән алынма сүзләрнең татар телендә кулланылышы турындагы фикере мине бераз гына гаҗәпкә калдырды. Минем аңлавымча, галим алынма сүзләрне татарчалаштыруга каршы. "Алынма сүз икән, инде аны чыганак формасында калдырырга кирәк", – ди. Тел проблемалары турында галим белән бәхәскә керү бәлки урынсыздыр, әмма шул тел белән тамак туйдыручы, милләтебезнең киләчәге турында уйланучы-борчылучы буларак, миңа үз сүземне әйтергә ярыйдыр дип уйлыйм.

(Рүзәл Юсупов белән әңгәмә)

 

Беренчедән, шуны ачыклап үтәргә кирәктер: телнең хуҗасы кем? Галим-академиклармы, язучы-журналистлармы, әллә теге яки бу телдә сөйләшүче халыкмы? Әлбәттә, халык. Кирәк тапса, ул теләсә кайсы телдән үзенә ошаган һәм кирәкле аерым сүзләрне ала да үзенең теленә җайлаштыра. Шуңа күрә һәрбер телдә төбәкчелек, ягъни мәсәлән, диалект яши. Шулардан чыгып әдәби тел нормалары кертелә. Монысы инде менә галимнәр, язучылар, журналистлар өлеше. Ягъни без, бу очракта укымышлылар дип әйтик, телгә ияреп баручылар. Тел хуҗалары безнең сүзгә колак салып, язганда, рәсми кәгазь­ләр тутырганда шул телне файдалана, әмма сөйләшкәндә әүвәлгечә үзенчә "сукалый". Халык үзе теләп алган сүзләр белән бергә аңа көчләп тагылган сүзләр дә бар. Гадәттә ул яулап алучылар теле. Хәтта андый сүзләрнең дә күбесен халык үзенә җайлый. Мин инде монда мисаллар китереп тормыйм – әз-мәз генә белеме булган кеше ул мисалларны йөзләп, меңләп китерә ала. Шулай да керәшен татарларының христиан динен кабул итәргә мәҗбүр булганнан соң урыс исемнәрен ничек итеп үз теленә җайлаштыруын әйтмичә китә алмыйм. Григорийны – Гөргөри, Татьянаны – Татый, Николайны – Микулай, Василийны – Вәчке, Егорны – Җәгүр, Екатеринаны Кәтернә диләр бит. Аларны: "Нигә бөек рус халкының исемнәрен бозасыз?" – дип берәү дә гаепләми. Гаепләргә хаклары да юк. Керәшен үз теленә үзе хуҗа. Хәер, ул үзгәртү керәшен теле түгел, татар теле. Мөселман татарлар да беркайчан урысның Степанын Степан димәгән, Ычтапан дигән, Емельян димәгән, Җәмәлҗан дигән... Һәм алар гарәп, фарсыдан алынган исемнәрне үзенчә төрләндергән. Әңгәмәдә телгә алынган "урыс" сүзе белән дә шулай. Тәнкыйтьләсәң дә, көлсәң дә, минем өчен урыс рус түгел инде, бигайбә. Марҗа да Мария түгел. Марҗа Мариянең безнеңчә әйтелеше булса да, алар инде еш кына ике мәгънәне аңлата, Мария дип без конкрет кешене атасак, марҗа дигәндә, гомумән, православие динендәге халыкның хатын-кызын күз алдында тотабыз. Урыс диюнең дә рус халкыннан аермасы бар. Заманында урыс шагыйре Ярослав Смеляков: "Русская мельница перемолола заезжий татарский язык", – дип язган иде. Аңа Наҗар ага Нәҗми бик шәпләп җавап бирде. Чөнки Смеляков татар телен мыскыл итеп язган иде. Югыйсә, асылда ул хаклы – чыннан да, урыслар татардан күп сүзләрне алып үзләштерде, үз тегермәнендә тартты, ягъни үзенә җайлаштырды. Һәм ул шулай булырга тиеш тә иде. Тәңкә дип әйтә алмый бит инде урыс, деньги ди. Әйтергә җайлыларын үзгәртмичә калдыра. Арба үзебезчә дә арба, урысларча да арба. Безнең "алаша"ны нигә лошадь дип әйтәсең дип урыска бәйләнеп булмый ич инде. Бервакыт безнең милләтпәрвәрләр нигә урыслар Татарстанны Татария дип бозып әйтәләр дип дулады. Үзебез Москваны "Мәскәү" дип "бозуыбызны" оныттык.

 

Шулай булгач, хөрмәтле галимебез бик үк хаклы түгелдер. Әгәр дә татар читтән алган сүзләрне үзенчә үзгәртмичә ничек бар шулай кабул итеп яшәгән булса, татар теле әллә кайчан юкка чыккан булыр иде. Без бүген бик күп алынма сүзләрне үзгәртмичә әйтә башладык. Бу – фаҗига. Без телебезнең үзенчәлеген, табигый закончалыгын югалтабыз. Без генә түгел, урыс та чит сүзләрне олаулап алып, урыс теленең умыртка сөяген сындыра. Консенсус, муниципаль, интеграция дигән сүз­ләрне урыска урыс үзе түгел, урыс телен белмәүче белергә теләмәүчеләргә кертә. Шуның белән бергә урыс теленнән Пушкин әйткән "русский дух" качты. Рүзәл туган, укымышлы татарлар, бигрәк тә яшьләр икетеллелекне төгәл саклап, алынма сүзләрне үзгәртмичә дөрес сөйләшәләр, ди. Монда икетеллелекнең бер катышы да юк. Яшьләрнең бик күбесе телен белми яки бик начар белә. Шуңа күрә алар татарча яңгырашлы яңа сүз ясарга сәләтсез. Ул пальто ди, костюм ди. Ә мин менә пәлтә дим, кәчтүн дим. Бәлки мин укымышлы түгелдер. Шулайдыр. Мин костюм сүзен дә беләм. Ләкин кулланмыйм. Костюм ул башка – ят кеше өстендәге кием, кәчтүн тегелүе нинди булуына карамастан үз татарыбыз кигән костюм. Кашемир кайсы халык сүзедер, белгән юк, ә менә кәшимир яулык безнеке. Ситец дигән сүз урысныкыдыр, ә читсы (ситсы) безнеке.

 

"Аклы ситсы күлмәгемнең итәкләре бөрмәле" димичә, "аклы ситец күлмәгемнең..." дип җырлап кара инде.

 

Сүз ясау сәләтен югалту, әйткәнемчә, фаҗига. Димәк, халык иҗат итүдән туктады. Әзергә бәзер генә яши башлады. Гармунны магнитофон алыштырган кебек. (Кара, гармун сүзе телебезгә ничек килешеп тора. Гармонь безгә элегрәк кергән шул). Ә магнитофон яңарак керде. Без инде аңа "койрык тагарга" яки артыгын кисеп ташларга, йә башка сүз табарга сәләтсез. Югыйсә, тормышыбызга соңрак кергән мотоциклга матай дигән нинди килешле сүз тапкан идек.

 

Татар урысча дөрес итеп сүгенгәндә, нинди ямьсез сүзләр яңгырый, ә менә урыс сүзен урыс үзе дә аңламаслык итеп яптырный малахай дисә, үзе сүгенә, ә үзе ямьсез дә түгел.

 

Ярый, мисаллар бихисап. Әйтергә теләгәнем, әлеге дә баягы, без, ни кызганыч, татарлыктан бер адым урыска таба атладык.

 

Бер ханым сөйләде. Кызыбызны Казандагы татар мәктәбенә беренче сыйныфка алып барган идек, коридорда балалар үзара урысча сөйләшкәч, бу татар мәктәбе түгелдер дип уйладым, ди. Шул чакта яныбыздан ике кыз үтеп бара иде, берсе ялгышып икенчесенең аягына басты. Шул чакта тегесе аякка басучыга: "И, сыер", – дип әйтте һәм без монда, чыннан да, татар мәктәбе икән дип кызыбызны укырга бирдек, ди. Ишетергә мәзәк тоелса да, урысча сөйләшеп барган кызның сыер дип әйтүе аның татар икәнлеген дәлилли торган факт. Чөнки бары тик татар гына әйтә ала. "Укымышлы татарларыбыз"ның күбесе, яшьләр бигрәк тә, телнең үзенчәлеген тоймый. Алар ризыкны чәйнәмичә йотучылар белән бер.

 

Язмам озынгарак китте, гафу үтенәм. Әмма телнең төп хуҗасы – халыктан да акыллырак булмыйк әле. Тукайны да бит "мужик теле" белән язган өчен тәнкыйтьләгәннәр. Тәнкыйтьләүчеләрнең исемнәрен галимнәр генә белә, ә Тукайга барыбыз да баш иябез.


Туфан МИҢНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 218-219 | 17.10.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы