|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.04.2012 Җәмгыять
Каш ясыйм дип, күз чыгару“Кызым, туган көнең белән!”, “Сабыем өчен рәхмәт!”, “Туегыз котлы булсын!” Элек моның ише котлауларны акбур-буяу белән асфальтка язалар иде. Хәзер халык остарып китте – хисләрен бар шәһәргә реклама такталары аша белгертә. Дөрес, мәхәббәтне шул рәвешле аңлату законга каршы килә икән. Биш ел эчендә Краснодар егете Алексей Москалев хатынын ничек кенә гаҗәпләндермәгән. Гаилә юбилеена исә ул хәләл җефетенә мәхәббәтен зур реклама тактасы аша аңлатырга булган. Нәтиҗәдә Кубань елгасы ярында “Син булганга рәхмәт...” сүзләре язылган, тормыш иптәше Екатеринаның рәсеме төшерелгән плакат пәйда булган. Дөрес, әлеге көтелмәгән бүләк, чыннан да, көтелмәгән нәтиҗәләргә китергән. Баннерны урнаштырган оешмага берничә көннән “кунакка” Монополиягә каршы федераль хезмәт белгечләре килгән. Алар аңлатуынча, мондый “мәхәббәт җимеше” “Реклама турында”гы законны боза икән. “Моның ише такталарда җәмгыять өчен әһәмиятле булган, социаль яки коммерцияле мәгълүмат кына урнаштырырга рөхсәт ителә. Мәхәббәт хаты исә андыйлар арасына керми. Калганын суд хәл итәчәк”, – дип белдергән закон сагында торучылар.
Краснодар егете кебек киң күңелле кешеләрне эзләп ерак барасы түгел анысы. Андый такталар башкалада да җитәрлек. Әйтик, Вишневский урамындагы баннердан бер туташ елмаеп тора. Туганнары аны шул рәвешле туган көне белән котлаган. Чистай урамындагы реклама тактасында кайсыдыр оешма җитәкчесен зурлаганнар (күрәсең, хезмәттәшләре тырышкандыр). Дөресен әйтергә кирәк: мондый адым һәркемнең кулыннан (акча янчыгыннан дип укырга кирәк) килми. Казан урамнары һәм Татарстан трассаларындагы такталарны арендага алуның уртача бәясе – аена 15-20 мең сум. Фото һәм тексттан макет ясау өчен – тагын 1,5 мең сум түләргә кирәк. Башкаладагы реклама агентлыкларының берсендә әйтүләренчә, заказ ясау өчен күңелгә хуш килгән реклама тактасы янына килеп, аның “аягында” күрсәтелгән телефон номерына шалтырату да җитә. “Һәр баннерның үз хуҗасы бар”, – диделәр безгә бу хакта.
Реклама агентлыкларының күпчелеге моның ише хезмәт күрсәтүдән, гомумән, баш тартты. “Юк-юк, сез нәрсә?! Бу көннәрдә “Реклама турында”гы закон эшли башлады бит! Безнең 100 мең сум штраф түлисебез килми!” – ди алар. Сүз уңаеннан, мондый закон чыннан да бар. Тик ул инде 2006 елның 13 мартыннан бирле, ягъни 6 ел гамәлдә. Аның буенча физик затларга “мәхәббәт” тактасы өчен 2-2,5 мең сум, юридик затларга исә 100-500 мең сум штраф каралган. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсендә аңлатуларынча, аларга моның ише эшләрдә катнашырга туры килмәгән. “Мондый такталар реклама буларак кабул ителми”, – диделәр идарәнең матбугат белән эшләү бүлегендә.
Җиңү көне уңаеннан, Россиядә рекламаның тагын бер төре – автобусларга төшерелгән реклама активлашып китте. БДБнең кайбер илләрендә инде дүртенче ел “Җиңү автобусы” чарасы уздырыла. Оештыручылар быел да зурдан кубарга исәпли: 6 майдан башлап Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгоград, Омск, Екатеринбург, Минск, Ростов-Дон һәм тагын 40тан артык башка шәһәр урамнары буенча Иосиф Сталин портреты төшерелгән автобус йөри башлаячак. Интернет пәрәвезендәге активистлар акчасына оештырыла торган әлеге чарада быел Казан һәм Чаллы да катнашырга мөмкин иде. Чулман буендагы калада “сталинбус” июль ахырына кадәр йөрер, дип тәгаенләнгән булган. Тик әлеге реклама макеты юридик экспертиза узмаган. “Рус халкы өчен “күтәреп куйыйк” дигән текстта милләтара низаг билгеләре таптылар, ә Сталин портреты “сәяси реклама” буларак билгеләнде”, – ди әлеге чараның башкаладагы оештыручылары. Дөрес, әлеге мәсьәләгә нокта куелмаган. Оештыручылар Казан мэриясе карарын көтә.
Гөлназ ГЫЙЛӘҖЕВА |
Иң күп укылган
|