поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.04.2012 Җәмгыять

Акча түләсәләрме?

Беркөнне, эштән кайтып, ишек ачып маташам, шулчак марҗа күршем чыкты да: “Карале, күрше, синең малаең мәктәпне бетермәде бит әле, әйдә, аны минем әнине карап-тәрбияләп тора дип, закон нигезендә рәсмиләштерик тә, дәүләттән ай саен 1200 сум акча килеп торыр үзенә”, – диде.

Әллә нишләп киттем, ни әйтергә дә белмичә, аптырап калдым. Бераздан телгә килеп: «Ничек инде, син үзең яшисең түгелме соң әниең белән, шулай булгач, нигә минем малай карарга тиеш аны?” – дидем. “Син нәрсә? Үзеңә акча кирәкмәсә, малаең файдасына булыр. Дәүләткә калдырыргамыни ул 1200 сумны?” – диде дә бу, минем ризалыгымны көтеп, тынып калды. “Уйларбыз”, – дидем дә, кереп киттем. Уйладым, башым катып бетте. Бу күршедән кыш көне кар сорап та ала торган түгел, нигә безне кайгыртырга булган соң әле ул? Әйе, ишеткәнем бар иде андый закон турында: инвалид яки 80 яшьтән узган пенсионерны караган кешегә (күршесе, баласы, туганы...) дәүләт 1200 сум акча түли. Дөрес, әлеге акча пенсионерларның үзенә килә һәм ул аны караучы кешегә үзе бирә (кемдер акчаны тулысы белән, кемдер үзара килешеп). Ләкин бу эш белән бәйләнергә кирәк микән? Икенче көнне малайның мәктәптән кайтканын көтеп торып,күрше әнисен тәрбияләү турында аңа да әйткән. Әлбәттә, малай “юк” дип әйтә алмаган, тик торганда, эшләми генә акча кереп тора дисәләр, бала-чага түгел, хәтта олылар да ымсынып куярлар иде. Шулай итеп, малайның да күңеле кузгалды бит. Документлар җыеп тапшырасы да акча килгәнен генә көтәсе калды, имеш. «Җегерләмәгән-сукмаган, Шаһи улым, сиңа ыштанлык», – дип әйткән ди берәү. Нәкъ шуның кебек, акча кесәгә “керде дә утырды”.

 

Эшкә баргач, боларны хезмәттәшемә сөйләп күрсәткән идем, ул миңа кәҗә тоягы гына күрсәтте. Баксаң, аны миннән алдарак капкынга төшергәннәр икән. Кызыңа бераз булса да ярдәмем тияр, балаларга әйтеп тә тормыйм, чөнки алар читтә,ә күршеләр янәшә, алар һаман кирәк дип, күршесе тәмле сүзләре белән хезмәттәшемнең күңеленә үтеп кергән. Хезмәттәшем кызын ялгызы гына тәрбияләгәнлектән,акча җитмәгәнлектән, ризалашкан. Юк вакытын бар итеп,су буе чиратларда торып, кирәкле кәгазьләрне җыеп тапшырган. Ә акчасы килә башлагач, әбинең матур вәгъдәләре юкка чыккан. Очраганда да, күрмәмешкә салышып үтеп китә икән. Ичмасам, документлар җыеп, әрәм үткәргән вакыт өчен кызга дип йөз сум бирсә дә күңел булыр иде, ди хезмәттәшем. Беркатлы шул без, бу җүләр заманда кеше өчен кем кайгыртып йөрсен ди?! Күршем дә тиз генә тынычлана алмады, очраган саен шул акча турында сүз кузгата иде. “Малайның 90 яшьлек анаңны карарлык хәле юк аның”,– дигәч кенә тынды.Шуннан соң рәтләп күрешкәнебез дә юк.

 

Тагын шуны әйтәсе килә, кайвакыт бигрәк көлке законнар чыга инде бездә. Авылларда да күпме кешене кузгатты шушы 1200 сумлык пособие! Әнисе белән бергә яшәп тә, улы яки кызы, әнине тәрбиялим дип, дәүләттән акча ала. Яисә, безнең күршеләр кебек, чит кешене рәсмиләштереп алалар акчаны. Ялгыз, караучысы булмаган кешеләрне тәрбияләп, акча алсыннар да ди. Ләкин бала әнисен караган өчен дәүләттән акча алырга тиеш микән? Ни өчен балаларны үстерәбез соң без, картлык көндә ярдәмнәрен, игелекләрен күреп яшәрлек тә булмагач?


ЗӨЛФИЯ
Татарстан яшьләре
№ 49-50 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»