|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.04.2012 Җәмгыять
КыргыйлашуЯз җитте, җылытты. Җир дә ярыйсы гына җылынды. Көн саен диярлек салмыш йөрүче подъезд күршем Рәсим хәзер фатирына кереп җитә алса керә, керәсе килмәсә подъезд төбендәге чирәмгә ята да бөгәрләнеп рәхәтләнеп йоклап китә. Элек алай түгел иде. Мүкәйләп булса да бишенче каттагы бер бүлмәле фатирына менеп җитә иде. Хәзер алай мәшәкатьләнеп тормый. Айныгач менү, күрәсең, җиңелрәктер...
Без Дарвин теориясен өйрәнеп үстек. Маймыл эволюция нәтиҗәсендә акрынлап кешегә әйләнгән дип укыдык. Рәсимгә карыйм-карыйм да Дарвинга ышанмый башлыйм. Ул яхшырмый, киресенчә, акрынлап кына тормышның төбенә төшә бара. Кыргыйлаша. Төс-кыяфәте, киемнәре, атналар буе кырынмаган чырае. Әлбәттә, ул иртәгә үк маймылга әйләнеп агач башына менмәячәк. (Миңа калса, күршем белән чагыштырганда маймыл эволюциянең югарырак баскычында. Чөнки аракы эчми, салкын җиргә ятып йокламый, балалары өчен җаваплы). Ләкин яшел елан белән, фатирындагы пычраклык белән, сәрхуш дуслары белән соңгы көннәренә чаклы булачак. Бүген үк тәмам бетүдән аны элегә Ходай биргән сәламәтлек запасы гына коткарып килә. Тик ул запас мәңгелек түгел.
Каршы йорттагы икенче бер сәрхуш әнисе пенсия алдымы шуны сорап җанына тия. Бу да кыргыйлашу, кешелек сыйфатының соңгы микъдарларын җую.
Күрше районда ике-өч ир, баганадагы электр үткәргечләрен өзеп, үз авылларын электрсыз калдырган. Диваналыкмы бу, берничә шешә аракы өчен иманны сатып җибәрүме? Кыргыйлашу. Күмәк кыргыйлашу. Дарвин исән булса, утырып елар иде. Чөнки эволюциягә каршы процесс – кешелекне югалту күпкә тизрәк бара. Мораль кризис һәр очракта да икътисадый кризистан куркынычрак. Күпкә куркынычрак. Икътисадый кризистан җәмгыять азмы-күпме чистарынып, хаталарын аңлап чыга. Ә әхлакый кризисны бер башланса туктату ифрат та авыр. Аның нәтиҗәләре дә коточкыч булырга мөмкин.
Гараж күршем алгы тәгәрмәче белән ачык канализация люгына төшкән. Люкны адәм актыклары куптарып утиль кабул итү урынына алып киткән.
Быел кыш көне бакчамдагы тимер баганаларның яртысыннан күбесен төбеннән үк газорезка белән кисеп чыкканнар. 25 ел буе яратып, сөенеп файдаланылган, шатлык чыганагы булган, балалар заманында чабышып йөргән, үскән бакчаны шундый халәттә күрү шундый авыр булды, йөрәктән кан тамды. Баксаң, кара металлның тоннасы хәзер 8 мең сум тора икән. Бер яртылык акча өчен аналарын сатарга әзер булган, кешелеген югалткан затлар өчен күпме кәеф-сафа корырлык сәмән.
Безнең кыргыйлыкның, соңгы дәрәҗәдәге культурасызлыкның тагын бер факторы. Яз җиттеме безнең кемлегебезне шәһәр урамнарыннан да яхшы күрсәтүче җир юктыр. Гомуми пычраклыктан, ташланган пластик шешәләрдән, төрле пакетлардан, упаковкалардан бигрәк, балкон асларына игътибар итәм. Кайбер балкон асларында тәмәке төпчекләреннән өелгән таулар. Икенчеләре астында шешәләр өеме. Монысына карарга, гомумән, җирәнгеч. Шунда ук тәрәзәдән генә ташланган чүп пакетлары да күренгәли.
Шушыларның барысына карыйсың да, кемнәр без, ничек без мондый хәлгә төштек, кешеләрме соң без, дип үз-үзеңнән сорап куясың. Җавап бирүе дә кыен. Урамда ХХI гасыр. Без ниндидер кыргыйлар резервациясендә яки Африканың цивилизация мәңге килеп җитмәс берәр караңгы илендәме?
Балык башыннан чери. Джипка утырган депутат барган хутка гына тәрәзәсеннән “пепси” шешәсен, йә бушаган тәмәке кабын ыргытып калдыра икән, әллә моны гади халык күрмиме? Зур шәһәрләрдә кортеж үтәр алдыннан халыкны җир асты переходына куып кертү – кыргыйлашу, хакимият уйлап тапкан кыргыйлык түгелме?
В.Путин берсендә, без – Европаның бер өлеше, дигән иде. Ләкин ирек һәм демократия хакимият һәм халык дисциплинаны санга сукканда, мораль принциплар үтәлгәндә, кыргыйлыкның тамырына балта чабылганда гына була ала ул европалашу.
Наил ШӘРИФУЛЛИН |
Иң күп укылган
|