|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.04.2012 Мәдәният
![]() Без – кырык беренче ел балалары2 һәм 3 нче май көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча куелган “Без – кырык беренче ел балалары” спектакленең премьерасын күрсәтә. Спектакльне сәхнәгә театрның баш режиссеры Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин куйды. Рәссамы Роман Моров (Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре). Бөек Ватан сугышы чорының авыр шартларында педагогия училещесында укучы яшүсмерләрнең көндәлек тормышы сурәтләнгән “Без – кырык беренче ел балалары” повесте 1968 нче елда языла. 1969 нчы елда “Казан утлары” журналында басыла, аннан өч тапкыр җыентыкларда, ике тапкыр рус телендә (Казанда һәм Мәскәүдә) дөнья күрә. Әдипнең җыйнак һәм күп бизәкле, җор, үткен тел белән язылган әлеге повесте укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан татар прозасындагы бер яңалык итеп каршы алына. Һәм шушы әсәре белән (“Атадан бала яшь кала”, Казан, 1969) М.Мәһдиев СССР Язучылар Союзына әгъза итеп кабул ителә. “Безнең балалык еллары дәһшәтле Ватан сугышына туры килде. Бу китапны язар алдыннан мин үземнең бала чагымны, үсмер елларымны тагын бер кат күңелдән кичердем. Шулай булгач, безгә бүген ничә генә яшь булмасын, кешеләр безне бүген кайсы буынга гына кертеп сөйләмәсен, мин яшьтәшләрем исеменнән бер дә шикләнмичә әйтә алам: без — кырык беренче ел балалары”, — дип язган М. Мәһдиев үзенең әлеге әсәрендә. Спектаклдә Лия Вилданова, Резедә Сәләхова, Артем Пискунов, Илфак Хафизов, Булат Зиннәтуллин, Тимур Баһаветдинов катнаша.
|
Иң күп укылган
|