|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.04.2012 Җәмгыять
![]() Ачылачак метро станцияләре нинди исем йөртәчәк?2013 елга ачылачак өч метро станцияләренә казанлылар 100 дән артык исем тәкъдим иткән. 16 майга кадәр шул исемнәрнең берсе өчен тавыш бирергә була. Мэрия порталында 6 апрельдән 15 апрельгә кадәр дәвам иткән тавыш бирүдә 1600 фикер калдырылган. Шуларның 100е икенче тапкыр уздырылачак тавыш бирүдә катнаша. Хәзер шартлы рәвештә «Авиастроительная» дип исемләнгән метро станциясенә «Авиастроительная», «Соцгород», «Заводская», «Караваево», «Крылья Советов», «Ленинградская», «Авиастроителей» дигән исемнәр бирергә мөмкиннәр. Шунысы игътибарга лаек, әлеге исемнәрнең татарча ничек яңгыраячагы әлегәчә хәбәр ителми. Тәкъдим ителгән атамалар исемлеген истә тотып фикер йөртсәк, татар исемен кую турында уйлап караучы булдымы икән? Беренчел тавыш бирү нәтиҗәләренә караганда, станциягә «Авиастроительная» дип исем кушуларын фаразларга була. Күпчелек тавыш бирүчеләр - 43 процент (1252 тавышның 519ы) шул исемгә өстенлек биргән. Әле ачылмаган «Московская» станциясе белән дә шул ук хәл. Дөрес, метро вагонының бу тукталышы өчен тәкъдим ителгән вариантлар арасында “Тимер Юл” татарча исем тәкъдим ителгән. Станциягә «Московская», «Северный вокзал», «Декабристов», «Гагаринская», «Алатский вокзал», «Транзитный вокзал», «Воровского» дип тә исем бирергә мөмкиннәр. Станциягә тавыш бирүдә катнашкан 1301 кешенең 43 проценты (557 тавыш) «Московская» исемен яклап чыккан. “Тимер Юл” исемен 2 процент (29 тавыш) казанлы хуп күргән. Казанның борынгы бистәләренең берсе булган Кизләү бистәсе ачылачак тагын бер метро станциясенең исемендә чагылыш табарга мөмкин. Бүген шартлы рәвештә «Декабристов» станциясенә «Кизическая слобода», «Кизическая», «Декабристов», «Московская», «Удельная слобода», «Телестудия», «Волгоградская», «Алатская» дигән атамалар тәкъдим иткәннәр. 1348 тавыш биргән казанлының 12 проценты (168 тавыш) яңа метро станциясен «Кизләү бистәсе» - «Кизическая слобода» дип, ә 1 проценты (20 тавыш) «Кизләү» - «Кизическая» дип атауларын тели.
1 2
Алёна НИЗАМОВА |
Иң күп укылган
|