поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.04.2012 Милләт

ТР гербын уйлап табучы Назыйм Ханзафаров: "Аждаһа – безнең символ түгел. Аны алып ташларга кирәк"

Быел Татарстан гербы кабул ителүгә 20 ел тулды. Татарстан символы буларак ни өчен нәкъ менә канатлы барсны сайлаганнар? Әлеге фикер ничек барлыкка килгән? Герб авторы тиешле бәя алганмы? Бу сорауларны гербны уйлап табучы, филология фәннәре докторы Назыйм ХАНЗАФАРОВка бирдек.

– Гербны кем уйлап тапкан дигән сорау бүген бик күпләрне кызыксындыра. Үзегез турында сөйләгез әле.

 

– Мин Кайбыч районының Олы Кайбыч авылыннан. Урта мәктәп, аннан Казан техник училищесын тәмамлагач, Яшел Үзән шәһәренә эшкә килдем. Тик язмыш Казан белән бәйләде. 80 нче еллар башы иде бу. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшлә­гәндә бер-бер артлы фәнни эшләрем дөнья күрде. Шундыйларның берсе – 2001 елда нәшер ителгән "Татарстан символлары (миф һәм чынбарлык)" китабы. Биредә дәүләт символы буларак барсны тәкъдим итү мәсьәләсе тирәнтен бәян ителгән.

 

– Татарстан гербын уйлап табу фикере каян килде?

 

– Академиядә эшләү өчен ил генә түгел, бөтен дөнья тарихын белергә кирәк. Казан дәүләт университетының Тарих һәм филология факультетында алган белемем бик нык ярдәм итте. Моңа кадәр Кайбыч һәм Яшел Үзәннең мәдәният йортларында 13 ел эшләдем. Төрле кичәләргә әзер­ләнгәндә, гел эмблемалар ясарга туры килә иде. Шуңа күрә тарихи материалларга нигезләнеп, хәтта Татарстан гербын уйлап табу эше әллә ни авырлык тудырмады. Ул вакытта җә­мәгать­челектә герб мәсьәләсен­дә төрле фикерләр яңгырады. Безгә чит-ят идея тагарга мөмкиннәр дип кисәтүчеләр дә булды. Тарих, археология, этнография материаллары белән таныш булганга, барс – болгар халыкларының тотемы икәнен һәм аның әһәмиятен белә идем.

 

– Сезне – гербның идея авторы, ә Риф Фәхрет­диновны әлеге идеяне башкаручы дип атыйлар. Уртак эшчәнлегегез ничек барды? Гербны уйлап табудан алып, аны тормышка ашырганчы күпме вакыт узды?

 

– Мин Татарстан гербы бәйгесенә эләккәнче, аның беренче туры тәмамланган иде инде. Конкурсның беренче өлешендә рәссам Риф Фәхрет­динов катнашкан. Әмма конкурс комиссиясе рәисе Ренат Харис Риф Фәхрет­динов тәкъдим иткән эшне Фоат Вәлиевнең "Болгар гербы" икәнен билгеләгән. Нәтиҗәдә, рәссамны бәйгедән төшереп калдырганнар. Шуннан соң Риф Фәхрет­динов мине эзләп тапты. Ул миңа үзенең эшен бәяләргә тәкъдим итте. Аның остаханәсендә очрашырга ризалаштык. Риф Фәхрет­динов тәкъдим иткән гербны шунда күрдем. Ренат Харис хаклы булган. Ул чыннан да Фоат Вәлиев иҗат иткән гербның төсле варианты булып чыкты. Бу вакытта бәйге ахырына якынлашырга күп калмаган иде инде. Ни дә булса үзгәртергә, рәссамга киңәшләр бирергә соң. Шуңа күрә Риф Фәхрет­диновка бөтенләй яңа үрнәкне – минем идеяне тормышка ашырырга тәкъдим иттем. Шул рәвешле бергә эшли башладык. Герб үрнәге әзер булгач, аны комиссиягә тапшырырга киттек. Әмма Ренат Харис безнең проектны кабул итәргә теләмәде. Моны ул рәссам Риф Фәхрет­диновның бәйгедә бер тапкыр катнашуы, әмма төшеп калуы белән аңлатты. "Мин бу конкурста катнашмаган. Бу – минем проект", – дидем. Ренат Харис ризалашты. Нәтиҗәдә 1992 елның 7 февралендә Татарстан Югары Советы сессиясендә без иҗат иткән гербны дәүләт символы буларак кабул иттеләр.

 

– Гербның төп детале – барс. Ул татар халкы тарихын турыдан-туры Идел Болгары чоры белән бәйли. Республиканың символы итеп нәкъ менә барсны сайлау тарихыбызны, татар халкы формалашкан дәверне чикләмиме?

 

– Юк, мин алай уйламыйм. Кубрат хан җитәкчелегендә берләшкән Болгар кабиләләре Идел буенча югары күтәрелеп дәүләт оештырган, ислам динен кабул иткән. Безнең республика – әлеге дәүләтнең дәвамы. Ә татарлар һәм монголлар тарихы ул – үзгә күренеш. Герб бу хакта да "сөйли". Мәсәлән, гербтагы кызыл кояш бабаларыбызга турыдан-туры катнашы булган Көнчыгышны гәүдәләндерә.

 

– Еллар узган саен, замана да үзгәрә. Бүген гербка нинди дә булса үзгәреш кертү те­ләге юкмы?

 

– Дәүләт символы геральдиканы өйрәнеп эшләнгән. Шул ук вакытта ул замана таләпләренә дә җавап бирә. Татарстан – күпмилләтле һәм күпдинле республика. Шуңа күрә герб иҗат иткәндә, аның беренче вариантындагы ярымайны лалә чә­чәгенә алыштырдым. Бүген исә лалә чәчәге республика архитектурасында киң кулланыла. Ул Кол Шәриф мәчете бизәлешендә дә бар хәтта. Мин моңа бик шат. Гербны үзгәртергә кирәк, дип санамыйм. Ә менә район һәм шәһәр гербларында аҗдаһаны сурәтләү мәсьәләсен яңадан тикшерергә кирәк, минемчә. Аҗдаһа – безнең символ түгел. Аны алып ташларга кирәк.

 

– Дәүләт гербын уйлап табучы буларак, хакимият тарафыннан үзегезнең эшкә биргән бәядән канәгатьме? Мәгълүм булганча, герб кабул ителгән елларда сезнең турында гомумән онытканнар. Идеяне башкаручыны гына зурлаганнар...

 

– Үземә карата аерым мөнәсәбәт таләп итүне әдәпсезлек дип саныйм. Без – милли яңарышның актив вәкилләре. Шуңа күрә халкыбыз бәхете өчен хезмәт куйдык. Яшермим, җәмәгатьчелеккә гербның авторлары турында дөрес мәгълүмат билгеле булгач шатландым. Моның шулай булачагын алдан ук күзаллаган идем инде.

 

– Соңгы арада Изге Болгарда куелырга тиешле барс скульптурасы тирәсендә шау-шу купты. Танылган скульптор Даши Намдаков иҗат иткән "Саклаучы"ны ничек бәялисез?

 

– Миңа әлеге скульптура борынгы чор турындагы балалар мультфильмнарындагы динозаврны хәтерләтә. Барс ул – саклаучы түгел, ә тотем, ыру-нәсел башында торучы мифологик образ. Ә аны нәсел дәвамчысы һәм сын буларак күзаллау мәҗүсилеккә тарта. Изге Болгар безгә ислам дине рәсми рәвештә кабул ителгән урын буларак билгеле. Шуңа күрә биредә скульптура урнаштыру турында сүз дә булырга мөмкин түгел.

 

Барс тотемы безгә дәүләтчелегебез символы буларак якын. Барс сурәте элеккеге тәңкәләрдә, беләзекләрдә сакланган. Ул безнең рухи тормышта да зур урын алган. Бүген "барс" компоненты кеше исемнәрендә дә бар. Әһәмияте зур булганга, барс хәзерге гербның үзәгендә урын алган да.

 

– Татарстан гимны сүзләренә бәйге игълан итүгә ничек карыйсыз?

 

– Рөстәм Яхин – талантлы һәм таләпчән композитор. Бәйгегә тәкъдим ителгән күп кенә музыкаль әсәрләр арасыннан нәкъ менә ул иҗат иткән көйне сайлап алдылар. Кызганыч, әлеге җырның көе һәм сүзләре авторлары арабызда юк инде. Җырны ничек бар, шулай саклап калырга кирәк, минемчә. Бәлки, җырның сүзләрен бераз кыскартырга һәм әлеге текстны рус теленә тәрҗемә итүчеләр арасында бәйге игълан итәргә кирәк булгандыр.


Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ 71-72 | 20.04.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»