|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2012 Экология
Татарстанлылар экопродуктларга күчәӘйләнә-тирәбез пычрана барган саен экопродуктлар кулланучылар да арта. Хәзер кайбер ата-аналар сабыйларына хәтта экопозгузниклар сайлый. Бала гигиенасындагы бу мөһим әйбернең организмга зыяны турында инде дистә елдан артык сөйлиләр. Шул ук вакытта подгузниклардан баш тартырга җыенмыйлар. Ә менә чит илдә исә бала тәненә зыян салмый, берничә елда таркалып бетә торган подгузниклар ясый башлаганнар. Уйлап кына карагыз, көненә бер гаиләдән 2-3 подгузник кына чыгарып ташланса да, чүплекләрнең аена, көненә нинди тизлектә подгузниклар белән тулуын. Белгечләр әйтүенчә, подгузник 30 процентка пластиктан тора, димәк ул 200 елдан да алдарак таркалмаячак. Эко кирәксә, кыйммәт түгел! Фин балалары инде шактыйдан 2,5 елда табигый рәвештә юкка чыга торган подгузниклар куллана икән. Аны хлор белән түгел, кислород белән чистартлар, составында латекс, формальдегид яки фталат юк. Фин галимнәре һава үткәрә торган махсус тукыма куллануы белән мактана. Ауропаның башка җитештерүчеләре экоподгузникның пластик өлешен кукуруз крахамалы белән тутыруын ассызыклый. Хәер, әйләнә-тирәне саклыйм дип, берсе дә чит илдән подгузник кайтарып ятмас, минемчә. Беренчедән, бәясе, икенчедән, мәшәкате. Ә менә Казанда гомер итүче Роза Зәйнуллина экологик чиста әйберләргә акча кызганмый. Аның сүзләренә караганда, яхшырак эзләсәң, экотоварларны якыннан да табып була. Әйтик, ул үзе кер юу машинасына Канада сабын чикләвеген сала. Хуҗабикә әйтүенчә, шәһәр базарларында аның килосын мең сум тирәсендә алып була. Ә машинага 2-3ен салу да җитә. «Сабын чикләве тукыма белән ышкылып, билгеле бер күләмдә күбек чыгара. Ул табигый матдә, Канадада аны хәтта махсус урыннарда үстерәләр», ди Роза ханым. Һава да чиста, балалар да авырмый Ул кер юу порошогыннан баш тартуын аның составында шактый зыянлы әйберләр булуына бәйли. Кайбер кешеләрдә ул аллергия бирә. Керен чикләвек белән юса, табак-савытын чәй содасы, аш серкәсе, лимон суы белән чистарта Роза. Аш серкәсен су белән катнаштырып, пульверизаторга сала. Экологик чиста «освежитель воздуха» инфекцияләрне үтерә, һаваны да бозмый. Бүген кешеләрнең экологик чистарту әйберләренә әйләнеп кайту юу чаралары составындагы актив матдәләр (ПАВ), фосфат, хлор һәм башка элементларның булуына бәйле. Бу матдәләр кеше организмына керсә, тиредән алып, эчке органнарга кадәр зыян сала. Иң куркытканы, ул күзәнәкләргә зыян салып, яман шеш китереп чыгарырга да мөмкин. Япониядә фосфатлы порошок 25 ел элек үк тыелган Белгечләр әйтүенчә, ПАВ ашказанына эләксә, ул аның лайлалы тышчасын зарарлый. Шуңа күрә, савыт-саба юу сыекчасы кулланганнан соң, савытларны кимендә 15 секундт дәвамында чайкарга кушалар. Шуңа фосфатлы порошоклар инде 10 ел элек үк Германия, Италия, Австрия, Норвегия, Швейцария һәм Нидерландта тыелган. Бельгия, Дания, Финляндия, Швеция, Франция һәм башка илләрдә составында фосфат күләме билгеле бер нормадан артса, ул да сатудан алына. Япониядә исә мондый порошоклар 1986 елдан ук юк! Азия дәүләтләре, Америка штатларынынң өчтән берендә дә шундый тыюлар бар. Аналог рәвешендә биредә дөге, бәрәңге, бодай глюкозасы, кокос, пальма майлары кушып ясалган порошоклар кулланыла. Моннан тыш кием-салымны натрий дисиликат салып та агарталар. Белгечләр бу минерал табигатьтә очрый, ди. Шулай ук вулкан токымлы цеолит матдәсеннән ясалган порошоклар да сатыла. Чынлыкта экологик, кеше сәламәтлегенә зыян салмый торган тормыш-көнкүреш алып бару чаралары шактый икән. Ә без зыянлы әйберләрдән баш тартырга куркып торабыз.
Миләүшә ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|