поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Матурым, күрше тавыклары безнең бакчага керми башлады. Нишләттең син аларны?
    – Башта бакчага йомыркалар тараттым. Аннары шуларны күрше күз алдында җыеп чыктым.

Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
Архив
 
16.10.2008 Җәмгыять

МЕНӘ, ИЧМАСАМ, ТАТАР АТАМАЛЫ КОНКУРС!

Казанда инде икенче тапкыр күселәр күргәзмәсе ачыла. «Яратам!» дип аталган әлеге үзенчәлекле мәдәни чара Татарстан Милли музее бинасында узачак. Күргәзмә Казанның «МОСКт» дип аталган Декоратив күсе яратучылар клубы тарафыннан оештырыла.

Тәүге күргәзмә шулай ук ТР Милли музеенда быел апрель аенда булган иде. Күптән түгел Декоратив күсе яратучылар клубы әлеге күргәзмәгә исем уйлау турында бәйге игълан итте. Аның нәтиҗәләре буенча, «яRATам!» дигән исем сайланды. Ул  татарча «ярату» һәм инглизчә «rat» - күсе сүзләрен аңлата.

 

Быел да күргәзмә ике көн барачак. Беренче көнне, 18 октябрьдә, күселәр арасында төрле ярышлар оештырылачак һәм иң акыллы күселәргә мактаулы исемнәр тапшырылачак. Күргәзмәдә Казан, Әлмәт, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Түбән Новгородтагы Декоратив күселәр яратучылар клублары әгъзалары алып килгән күселәр катнашачак. Алар арасында dumbo, rex, siamese, downunder кебек үзенчәлекле токымлы күселәр дә булачак.

 

Сәгать 12.30да күселәр «канатка менү» бәйгесендә, 13.15тә – киртәләргә менүдә ярышачак. Сәгать 14.00 – күселәр чабышы узачак, 14.30да – иң таза һәм иң озын койрыклы күселәрне билгеләячәкләр, 15.00да - «күселәр модасы» күрсәтеләчәк. Җиңүчеләр сәгать кичке 4тә тәбрикләнәчәк. Бәяне декоратив күселәр буенча белгечләр – мәскәүле Светлана Симанова белән Анастасия Юстелис бирәчәк.

 

Күргәзмәнең икенче көнендә, 19 октябрьдә, Милли музейда күселәрне генә түгел, әрлән, су чучкасы, йорт куяны кебек башка кимерүче хайваннарны да күрергә мөмкинлек бар.

 

Быелгы күргәзмә дә казанлыларда зур кызыксыну уятыр дип көтелә. Узган ел, мәсәлән, аны меңнән артык кеше килеп караган иде.

 


---
Интертат.ру
№ --- | 15.10.2008
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы