|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2012 Мәдәният
Әлмәт театры Свердловск өлкәсенә киттеНаил Гаетбайның “Студентлар 3D” спектакле белән артистлар Мамадыш һәм Кукмара районнарыннан гастрольләрдән кайтты. Яшь артистка Резеда Сафина туган авылы Мамадыш районы Үсәли авылында чыгыш ясады. Татарстанның атказанган артисты Рафик Таһиров та якташлары-кукмаралылар белән очрашты. Артистлар юлдан кайту белән яңа сәфәргә кузгалды. Бу юлы алар Свердловск өлкәсенә юл алдылар. 17сеннән башлап Красноуфимск районы Сызга мәдәният йортында, Ачинск районының Эҗегол авылында, Ревда, Первоуральск, Кировград, Югары Пышма, Каменск-Уральск шәһәрләрендә “Кызлар килде авылга” комедиясен күрсәтәчәкләр.
Театр сәхнәсендә бу көннәрдә XII регионара “Идел йорт” театр коллективлары фестивале бара. Әлмәт, Лениногорск, Нурлат районнары, Азнакай шәһәре үзешчән артистлары жюри һәм тамашачы хозурына үз иҗатларын тәкъдим итәчәкләр.
Әнисә ТАҺИРОВА |
Иң күп укылган
|