|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2012 Икътисад
Татарстанда чүл диярсең: суның бер куб метры 43 сум (!) тора1 июльдән урнашачак коммуналь тарифлар халыкны бүген үк борчый. Газ һәм су аеруча кыммәтләнәчәк. Агымдагы елның икенче яртысында газның - 14,9 процентка, җылылыкның - 6,9, электр энергиясенең - 9,8, ә суның 11,5 процентка кыйммәтләнүе көтелә. Шулай итеп, хәзер җылылык энергиясенең 1 гигакалориясе өчен 1286,7 сум түләсәк, 1 июльдән ул 1338,34 сумны тәшкил итәчәк. 1 сентябрьдән тагын артып, ел ахырына кадәр 1376,2 сумга сатыларга тиеш. Әлегә электр өчен 2,34 сум түләсәк (1 киловатына), июльдән ул 2,57 сумга җитәчәк.
Счетчик кую мәҗбүри?!
Бүген Татарстан йортларында 100 процент диярлек гомуми энергияне исәпләү җайланмалары куелган. Ә менә фатирларның ул барысында да түгел. Хөкүмәт энергия агышын исәптә тотар өчен, халыкны счетчик куярга этәрә. Әйтик, норматив буенча түләгәнче, кулланылган кадәрен түләү отышлырак — норматив бәясен 1,5-2 тапкырга кыйммәтрәк итәләр. Бу арада шәхсән үзем газ колонкасы куюны юнәтеп йөргәч, Казан «Горгаз» компаниясе белгечләре безгә исәп җайланмасы куюны да мәҗбүриләде.
Газга килгәндә, аның 1 кубометры өчен бәя июльгә кадәр 3,49 сум, ә аннан соң — 4,1 сумны тәшкил итәчәк. Инде норматив буенча түләүчеләр зәңгәр ягулык өчен аена 69,8 сумга чыгымланса, киләсе яртыеллыкта бәя 85 сумга кадәр үсәчәк. Газ плитәсе өстенә тагын колонка да тотсагыз, айлык норматив буенча газга гына 100 сум чыгарып салырга туры киләчәк.
Су бәясе төрле
Су белән үк шундый хәл. Исәп җайланмсы булмаса, бер фатирга 50 куб метрдан түләтү гадәти хәл, ә счетчик белән су чыгымы, гадәттә, 10 куб тирәсе. Инде су күп тотылса, канализация хезмәтенең дә кыйммәте үсә.
Салкын су, канализация, каты калдыкларны чыгару бәясен һәр муниципаль берәмлек үзе билгели. Чөнки бер районнар суны елгалардан ала, икенчесе җир астыннан күтәрә, әлмәтләр һәм сарманнар (Җәлил бистәсендә яшәүчеләр) аны Камадан китертә.
Шуңа күрә аның төрле җирдә бәясе дә аерыла. 1 июльдән салкын су уртача республика буенча 6 процентка, сентябрьдән 5,6 процентка артачак. Димәк, ике ай буе салкын су өчен 19,03 сум, ел ахырына кадәр 20,09 сум түлиячәкбез. Казан кешесе өчен аның бәясе үзгәрүе әллә ни сизелмәс кебек: 14,69 сум торган су ахыр чиктә 15,87 сумга җитәр дип көтелә (үсеш 8%). Ә менә азнакайлылар өчен аның бәясе 17,8 процентка (!) үсәчәк. Хәзер район халкы суның куб метры өчен 29,55 сум түли, сентябрьдән тариф 34,77 сум күләмендә билгеләнгән.
Казаннар тукайлардан бәхетлерәк
Тукай районнарында яшәүчеләр өчен азнакайларга куелган бәя әллә ни зур тоелмас, чөнки аларга үзләренә су өчен генә дә 43,11 сум чыгарып салырга туры киләчәк (хәзер үк 38,64 сум тора). Тәтеш, Ютазы, Әлмәт районнарында да салкын су шактый кыйммәт.
Канализация тарифы да елына ике тапкырга артачак. Республика буенча ул әүвәл уртача 13,1 сумны (кулланылган суның 1 куб метры исәбеннән), көздән 13,95 сумны тәшкил итәргә тиеш. Казанда яшәүчеләр өчен хәзер ул 11,2 сум.
Каты калдыкларны чыгару бәясен һәр идарә компаниясе үзе билгели. Белгечләр исә аның 2011 ел дәрәҗәсендә калу ихтималын ассызыклый.
Миләүшә ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|