поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.04.2012 Җәмгыять

«Балалар – чәчкән иген”

Бер ананың: “Мин балаларымны да, оныкларымны да уйлап та бирмим, әллә бар алар, әллә юк”, – дигәнен ишеткәч, бик аптырадым, нәфрәтләндем. Ничек инде, үз балаң турында уйламаска мөмкин, җә? Ул бит синең бәгырь җимешең?! Ана кеше гомере буе бала дип яши.

Мин үземнең балачагымны бәхетле балачак дип саныйм. Әбиемнең үлгәненә 35 ел инде. Ул 9 бала тәрбияләп үстергән. 9 балага 30 лап онык! Ник шуларның берсен читкә каксын, ник берсен рәнҗетсен. Ялгышып кына да балаларга авыр сүз әйткәнен ишеткәнем булмады. Мәскәүдә, Сарапулда яшәүче оныклары җәй буе әбидә яталар иде. Әби барыбызны да җыеп, урманга җиләк җыярга алып бара иде. “Балам, чыпчык чутылдаган җирдә җиләк күп була”, – дип, безне үз янына чакырып ала иде. Безнең кәрҗиннәребезгә үзе җыйган җиләкне бүлеп-бүлеп салганы истә.

 

Әнием мәрхүмә дә без – алты баласы өчен янып-көеп яшәде. Берәребезгә кайгы килсә: “Авырлыклардан соң җиңеллек килә, балам”, – дип юата иде. Әбиемә дә, әниемә дә мең-мең рәхмәт, урыннары җәннәттә булсын.

 

Танышларым, дусларым арасында ана хакын хаклаучылар да, балалары өчен өзелеп торучылар да бик күп, Аллага шөкер. Бервакыт Әгерҗе районы, Салагыш авылында яшәүче Тәнзилә ханым Хәбибуллина чылтырата. “Мине югалтмадыңмы, мин Түбән Камада булдым. Кинәт кенә оныгым авырып киткән иде, – диде. – Бер атна буе төн йокламасам йокламадым, барыбер аякка бастырдым”. “Син үзең дә ялгыз бит, йорт-җиреңне кемгә калдырып киттең?”– дим. “Күршеләр күз-колак булып торды”, – диде. Менә бу, ичмасам, чын ана! Балалары, оныклары өчен җанын бирергә әзер.

 

Күптән түгел бакча күршем Роза Галиуллина: “Авылда ни хәлләр бар? Мин әле Әгерҗедә, олы кызымда. 15 көн инде оныклар карыйм. Кияү Казанда укуда. Кызым өч бала белән өлгерә алмый”, – дип чылтыратты. Балаларын үстереп кеше иткән бит инде, югыйсә. Инде оныклары дип өзгәләнә.

 

Балаларына авыр вакытта ярдәмгә ташланучы аналар бихисап. Авылдашым Рәзилә Ясавиева сөйләп торды: “Алабугада оныгымны карадым. Авырып киткән иде. Әле Сабадан ике оныгымны китереп киттеләр – салкын тидереп авырыйлар. Аякка бастырам, Алла боерса”, – ди.

 

Яшьләргә яшәп китү өчен (аз хезмәт хакы алып эшләүчеләргә бигрәк тә), ата-ана ярдәме бик кирәк. Әгәр ата-ана, балаларының хәленә керсә, яшьләр, һичшиксез, авырлыкларны җиңеп, яшәп китә. Әби-бабайның пенсияләре үзләренә җитә, хәтта артып та кала, шуңа күрә кулдан килгәнчә яшьләргә ярдәм итәргә кирәк дип саныйм мин. Әнием гел: “Балалар – чәчкән иген, көз көне уңышын җыясың”, – дип әйтә иде. Әйе, гомер көзләре һәркемгә килә. Кеше картая, күзе дә сукыраерга, аяклары да йөрмәскә мөмкин. Менә шул чакта “күке ана”ның язмышы аяныч. “Мин балаларны уйлап та бирмим”, – дия торгач, балаларының да андый анага исләре китми башлый. Нәкъ менә шундый кешеләр яшьләрне, балаларын миһербансызлар дип яманларга ярата.

 

Бер әбинең оныкларына тиен-миен акча сузганын күреп нәфрәтләндем. Карты белән икесенә 22 мең пенсия алалар бит, югыйсә. Оныклары урынында булсам, ул кчаны алмас та идем, нишлисең, балалар бит. Хәзер кием-салым да кыйммәт, уку әсбапларын да үзеңә сатып аласы, мәктәптә ашарга, юлга автобуска да кирәк. Хәзер укулар да түләүле бит. Әбинең шул гамәлен күреп, ачуым чыкты. Гүргә алып китми бит акчасын, ник кысмырланырга инде, үз оныклары бит.

 

Әгерҗе районы, Кадыбаш авылы.


Фаягөл ӘХМӘТШИНА
Татарстан яшьләре
№ 45-46 | 10.04.2012
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»