поиск новостей
Көн мәзәге
  • –  Россия кешесе футбол буенча дөнья чемпионатында җиңү яулагач нишли?
    –  Компьютер уенын сүндереп йокларга ята.
Бүген кемнәр туган
  • 07 Октябрь
  • • Данис Хәйруллин - шагыйрь
  • • Данил Салихов - язучы
  • • Рәшит Бәшәр - шагыйрь
  • • Әлфәт Закирҗанов - әдәбиятчы
  • • Владимир Путин - дәүләт эшлеклесе
  • • Айгөл Рәхимова - җырчы
  • • Яна Батыршина - гимнастка
  • • Руслан Нигъмәтуллин - футболчы
  • • Зифа Кадыйрова - язучы
  • • Әнәс Әскәров - медиаменеджер
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
Архив
 
15.10.2008 Шоу-бизнес

“ФАНЕРА”ДАН КОТЫЛЫРБЫЗМЫ?

Фонограммага җырлау кайчан бетәр? “Тере” тавышның уңай һәм тискәре яклары? Татмедиада үткән матбугат конференциясенә шундый сораулар белән бардым. Биредә Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Венера Ганиева, “Барс-медиа” компанияләр группасының генераль продюсеры Фәрит Таишев, “Барс-медиа” Продюсерлык үзәге каршында оештырылган ансамбльнең җитәкчесе Юрий Федоров журналистлар белән очрашты.

Венера Ганиева: Җырны башкару “тәмле” булырга тиеш. “Тере” тавыш – җырчы өчен дә, тамашачы өчен дә зур ләззәт. Традицияләрне яңартып, “Яңа сулыш” җанлы музыка концерты үткәрү “Барс-медиа”ны 2-3 баскычка күтәрә. “Барс-медиа”да сәләтле яшь җырчылар күп.

 

Фәрит Таишев: “Барс-медиа” белән хезмәттәшлек итүче җырчыларның барысы да “тере” тавышка җырларга сәләтле. Бездә җырлый белмәүчеләр юк. “Яңа сулыш” концерты да аларның шушы мөмкинлекләрен дәлилли.

 

Мин үзем Казанда беренче тапкыр үткәрелгән “Яңа сулыш” концертын карадым. Анда Илһам Шакировтан алып, Салават Миңнехановка хәтле “тере” тавыш белән җырлады. Кайбер җырчыларның тавышына гаҗәпләнеп утырсам, икенчеләрен жәлләп: “И, бу мескенне ник мыскыллап монда чыгарганнар икән”, – дип уйладым. “Җырчылар, моннан соң “фанера”ны онытыгыз!” – дию бик дөрес булмас. Аның да “плюс”лары бар икән. Беренчедән, җыр яздырганда ансамбльгә мөрәҗәгать итмичә, берүзе йөзләгән музыка коралы тавышы чыгарырга сәләтле компьютер һәм синтезатор куллану күпкә җайлы. Икенчедән, “тере” тавышка җырлаганда профессиональ аппаратура кулланырга кирәк. Ә аларның бәясе гадәти концертларда кулланыла торганнан берничә тапкыр югарырак. Нәтиҗәдә, бу билет хакларын күтәрә. Өченчедән, концерт видеога яздырылганда оештыручылар үзләре үк фонограмма таләп итә. Монысы ялгышлык, оныту ише көтелмәгән очраклардан саклану өчен. Дүртенчедән, үзебез дә бер урында басып, турыга җырлауны өнәп бетермибез. Биюләр, акробатик күренешләрне үз эченә алган шоу-тамашада “тере” тавышка җырлау бик авыр. Димәк, “фанера”ның гомере озын булырга охшаган.

 

Әлбәттә, “Барс-медиа”ның яңа пешкән җырчыларын сәхнәгә “тере” тавыш белән чыгаруы кыюлык. 20 октябрьдә Камал театрында “Яңа сулыш”ның икенче концерты узачак. Җырлар Юрий Федоров җитәкчелегендәге инструменталь ансамбльгә һәм баянчы Рөстәм Вәлиевкә кушылып башкарылачак. 20дән артык популяр җырчының үз тавышын бәяләү, чагыштыру өчен менә дигән кичә бу. Сез дә карап кайтыгыз.

 

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Безнең гәҗит
№ 41 | 15.10.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы