поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.04.2012 Җәмгыять

Бер Маратка – биш әби!

Соцхезмәткәр булып эшләүче егет ике авылда караучысыз калган әбиләргә булыша. Ир-ат кешенең әбиләргә ярдәм күрсәтүен Кукмара районы Тү­бән Арбаш авылы халкы башта бик үк ошатып җиткезмәгән. Янәсе, өйләнмә­гән ир башы белән авылда әбиләр көен көйли.

Безне ташлама инде

  

Марат – гаиләдә төпчек малай. Ике апасы бар. Берсе – Әлмәттә, берсе Чаллыда яши икән. "Әле ярый апаларым булган. Үз әнием дә ярдәмгә мохтаҗ бит. Биш ел инде инсульт кичереп урын өстендә ята. Әти белән бергәләп әнине тәрбиялибез, апаларым да кайтып булыша", – ди ул. Үз хуҗалыкларында да эш җитәрлек икән. Әнисе Земфира апа авыртмаганда сыер тоткан булалар. Ике ел элек кенә аны бетерергә туры килгән. Сарыклары, кош-кортлары күп. Марат урамдагы юлны кардан үзе чистарта. Алай булмаса монда сукмакны да табып булмас иде. Бу авылда юлсызлыктан бик нык интегәләр шул. Машина белән керү турында сүз дә юк, кеше­ләре дә билдән кар ерып йөрергә мәҗбүр. "Әниегез авыртса, ут-күз була калса нишлисез", – дип тә сорадым. "Үләсең, ут чыкса – утырып янасың инде", – дип сүзгә кушылды йорт хуҗасы Нур­гаян абый. Чыбыклы телефон да үткәрә алмыйлар. Су буена урнашкан өйләренә хәтта газ да кермәгән икән. Шуңа күрә утын ягып кына җылыталар.

 

Маратны кечкенә вакытта күрше әбиләре карап үстергән. Хәзер менә шуның әҗерен күрәләр дә әле. Көн саен су китереп, вак-төяк эшләрен эшләп йөргәч, социаль хезмәткәр дигән һөнәр барлыкка килгәч, үзләре, безне ташлама инде, дигәннәр.

 

Вәсига апа Гарипова 86 яшендә икән инде. Аның өе – авылның икенче башында. Улы Кукмарада яши, әнисе янына ялларда гына кайта. "Безнең әнине Марат 10 елдан артык карый инде. Без дүрт бала: икебез – Мәскәүдә, берсе – Самарада. Әни­гә ярдәм итеп торучы кеше булгач, күңелем тыныч. Кукмарага килсә, безгә дә кереп чыга. Әнигә җибәрәсе күчтәнәчләрне аның аша тапшырам", – ди Рафаил абый.

 

Күршемдә – өч әби

 

Без килгән көнне Марат күр­шеләренә таба 300 метрдан артык җирне кардан чистарта иде. "Чишмәгә юл салам. Эчәргә су ки­рәк. Беррәттән күршеләремә дә юл ачам. Анда Гайнанова Мәгърү­фә апа белән Сөембикә апа яши­ләр. Алардан бер өй аша гына Мәй­мүнә Мурзинага да ярдәм итәм.

 

Кар өстендә Марат таптап салган сукмактан Сөембикә апаларга гына барып булды. Алар бик яшьли әти-әнисен югалтканнар. Ятим калганда Сөембикә – 13 яшьтә, апасы Мәгърүфә 19да була. Башта 52 яшендә әниләре үлеп китә, аның артыннан 15 көннән соң әтиләре кызларын калдырып китә. Әниләренең үлгән хәбәрен ишеткәч, Свердловск якларында яшәгән Мәгъ­рүфә кечкенә сеңелләрен карарга кайта. Хәзерге вакытта хәл­лә­рен белергә бер сеңелләренең кызы кайтып йөри икән. "Юасы керләрне ул алып китеп юа", – ди Сөембикә апа. Икесе дә сәламәтлеге буенча инвалидлар. Мәгъ­рүфә апаның бер күзе сукыр да әле. Баштарак фотога төшәргә дә читенсенеп торган иде.

 

Бишенче әби Югары Арбаш авылында яши. Галимханова Гөлсәгыйдә апага да 82 яшь. Ике авыл арасы 4 чакрым булса да Марат анда хәтле барырга иренми.

 

Социаль хезмәткәрләрнең әбиләргә булышасы эшләре билгеле. "Кышын карын көрим, суын китереп бирәм, кибеткә йөрим, җәен бакчалар өйгәндә, печән чапканда булышам. Өй­дәге бөтен эшләрне башкарам. Идәннәрен дә юып бирәм. Керләрен генә әбиләр үзләре яки ту­ганнары алып китеп юа. Кайберләренекен туганнары алып китеп юып кайтара. Биш әбигә атнага өч тапкыр барасы. 2 әбигә өч сәгать бирелә. Аларны "чиратка салам", – ди Марат. Биш әбигә булышып йөрсә дә, Марат аена 4700 сум тирәсе хезмәт хакы ала икән. Бер уйласаң, күп тә түгел шикелле, әмма авыл җи­рендә шактый гына акча инде.

 

Әбиләргә хөкүмәт гарантия­ли торган социаль хезмәтләрне 4 пакетка бүләләр икән. Табиблар күзәтүе аша узган картларны төрләргә бүләләр, шуңа карап пакет билгеләнә. Мәсәлән, бер районда гына гомер итә алучы өлкән кеше – беренче, подъ­ездыннан ары китә алмаганы – икенче, өйдә кеше ярдәменә мохтаҗ булганы – өченче, ә инде бөтенләйдә урын өстендәгесе дүртенче пакетка ия. Шушы тәр­типкә карап аларга тиешле эш­ләр билгеләнә. "Авыл җирендәге социаль хезмәткәр кышын – кар көрәү, идән юу, тузан сөртү, айга ике тапкыр дару алып кайту, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне, кибеткә йөрүне баш­кара. Марат мисалына кил­гәндә, ул ирләр эшен дә ирләрчә башкара, хатын-кыз эше дип тә тормый – бөтен дөньяны ялт итеп куя. 10 ел эшләү дәверендә күпме әбигә игелек кылды ул. Күп­месен кадерләп соңгы юлга озатты. Олы яшьтәгеләр белән эшләү бик җиңелләрдән түгел бит. Бер авыру әбисе бар иде аның. Аңа пилмәннәр бөгеп пешереп ашата, шкаф эчләренә ка­дәр чистартып, тәртипләп би­рә иде. Ул әбине күтәреп урамга алып чыгып йөрде. Күңеле изге Маратның",– ди Кукмара районының өйгә килеп ярдәм күр­сәтү бүлеге белгече Алсу Айфина.

 

Аралашу кирәк

 

Марат заманында өйләнгән дә була. Тик авылдашлары сү­зенә караганда, юньле хатын гына эләкмәгән аңа. Әле дә өй­ләнер исәбе юк түгел. Тик менә бу авылга кем килсен! Кызлар авылдан качкан заманда, Маратка башлы-күзле булу тәтер микән?

 

Билгеле инде, шушы авылга барып кайтканнан соң башта туган сораулар ул гына түгел иде. Маратның соцхезмәткәр булып эшләвенә табигый күренеш итеп карарга кирәкме, әллә киресен­чәме? Биредә бүгенге авылның күп кенә матди һәм рухи проблемалары чагылыш тапкан, ахрысы: сала җиренең XXI гасырда әле һаман да яшәү өчен уңайлы булмавы, авылдан хатын-кызларның качуы һәм бөтен тормыш йөген ир-егетләрнең тартырга мәҗбүр булуы, шул ук вакытта өлкәннәрнең картаймыш көн­нәрендә ни өчен ялгыз яшәргә калуы турында да уйланасың. Ә Маратка килгән­дә, бу эше аның күңеленә хуш килгәнлеге дә кү­ренеп тора. Ул үзе дә мәрхәмәтле, миһербанлы кеше. Күп кенә әбиләргә эшең дә ул кадәр кирәк түгел. Аларга аралашу, сүзләрен тыңлаучы ке­ше җитми. "Күңелем ярдәмчел шул минем. Кибеттә кайсы гына кеше очрамасын, авыр сумкасын күтәреп өенә озатып куям. Мине әти-әнием кешеләргә игелекле бул дип тәрбияләделәр. Кемгәдер кирәк булуыма, ярдәм итеп яши алганыма бик сөенәм", – ди ул.

 

Татарстанның атказанган артисты Рәшит Сабиров 10 елдан артык Паркинсон авырулы әнисен кадерләп караган кеше. "Маратны Аллаһы Тәгалә рәх­мәтен­нән ташламас. Кешеләр арасында йөзе якты, ким-хур булмас, дип әйтәсем килә. Бу соклангыч кешегә зур хәрефләр белән МОЛОДЕЦ дияргә генә кала. Күпме балалар газиз әнкәйләрен куып чыгарып, урамда хәер сорашырга мәҗбүр дә итәләр бит әле. Кыерсытучылары, рәнҗетүчеләре күпме. Марат кебекләр күбрәк булсын иде",– ди ул.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 61-62 | 17.04.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»