|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2012 Яңа китаплар
«Сатлыкҗан»Язучы һәм шагыйрә Фәридә Ибраһимның «Сатлыкҗан» исемле өр-яңа китабы сатуга чыкканчы ук укучылар арасында зур кызыксыну уятты. Ул — бүгенге иң күп сатыла торган ки-тапларның берсе. Халык арасында өр-яңа китапның шулай популяр булуы нәрсә белән аңлатыла соң? Популярлыкның сере нидә? Фәридә Ибраһимның «Сатлыкҗан» китабында чынбарлыктагы геройларның фаҗигале ачы язмышлары ачыла. Гыйбрәтле язмалар бик күпләрнең күңел кылларына кагылып, күзгә яшь китерерлек итеп сурәтләнгән. Биредә шулай ук оста тел белән язылган хикәяләргә, самими шигырьләргә дә урын бирелгән, Фәридә Ибраһимның гаилә альбомыннан алынган төсле фотолар да тәкъдим ителә. «Сатлыкҗан» китабы 448 битле, яхшы сыйфатлы ак кәгазьдә басылган, каты тышлы. Әлеге китапны кулга алуга ук бер сулышта укып чыгасың, аннан һич кенә дә аерыласы килми.
--- |
Иң күп укылган
|