поиск новостей
Көн мәзәге
  • Мин берәр кайчан балаларым туена киләчәкмен дә, табындагы җылы ризыкны ашамыйча нагетслар һәм чипсы сораячакмын.

Бүген кемнәр туган
  • 22 Июль
  • Хәмид Мөштәри (1900-1981) - галим
  • Тәлгать Галиуллин - галим
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
17.04.2012 Җәмгыять

Казан зоопаркында күргәннәрем: үләксә, чүп өеме (ФОТО)

Казан зоопаркын күрергә барган идек – кабат бармас булып кайттык. Зоопарк – балалар белән йөри торган урын түгел икән шул.

Зоопарк янына килеп туктагач та, машинаны калдыру үзе бер проблема икән. Хәер, машина калдыру бәласе эчтә күргәннәр белән чагыштырганда, бик вак нәрсә булып күренде.

Килеп кергәч тә, беренче булып җимереклек, пычраклык күзгә ташланды. Кар астыннан “борынын төрткән” пластмасс савытлар, полиэтилен пакет, кагәзь ише чүпләрне урамда еш очратсак та, балалар белән йөри торган урыннар да шул хәлдәдер дип күз алдына да китермәгән идек. Кышы буе җыелып килгән карның хаман да шул килеш ятуы, юлларда җыелып яткан күлдәвекләрне тулыландырып кына тора. Зоопарк буйлап читлектәге хайваннарга түгел, аяк астына карап, баламны суга кертмәү ягын карап йөрергә туры килде.

Казан зоопаркында хайваннар ачтан интегә икән дигән сүзләрне ишеткәләгән булса да, шунда булып кайтканнан соң бу сүзнең дөреслегенә ышанмыйм хәзер. Ник дигәндә, ерткыч хайван, кош-кортларга куелган азыкка “читлектәгеләр”нең исе бик китми, өеме-өеме белән җирдә ята. Савытта да түгел, читлек почмагында да түгел, нәкъ менә уртада, читлекнең иң күренеп торган урынында үлгән чебешләр, тиресе суелган күсе-тычканнар, кисәге-кисәге белән ит кисәкләре әвәләнә. Авылдан маймыл күрсәтәбез дип алып килгән 5 яшьлек улыбызның игътибарын бегемот та, зебра да, аю да яуламады: үлгән чебеш, тычканнарны жәлләп, борчылып кайтты бала.

“Тычкан, чебешләр хайваннар, ерткыч кошлар туклана торган, аларның сәламәтлеге өчен кирәкле ризык. Читлек эчендә тычкан, чебиләр ятуына аңлап карагыз”, дигән язмалар белән үләксәләрнең ис китәрлек нәрсә булмавы турында язып элгәннәр. Ләкин балага моны ничек аңлатырга?

Читлек эчендә хайваннарга азыкка куелган “түшкә”ләргә “аңлап карау”ны үтенсәләр, ә менә юл уртасында яткан карга үләксәсен күргәч ни уйларга кирәклеген зоопарк администрациясе беркайда да язып элмәгән. Ә инде сасы абзарлар ишек төбендә ята торган (ирекле мәчеләргә куелган, күрәсең) чебеш, балык калдыкларының ятуы – “чүп өстенә чүмәлә”дәй күзгә бәрелеп тора! Шушы булдымы балалар белән йөри торган җир!

5 яшьлек бала өчен зоопаркның сасы, тынчу, пычрак бина эчендә яткан бегемот, арысланнар ниндидер яңалык булып түгел, ә “дөньядагы иң мескен җаннар” булып истә калды. Тәрбияви максатта булган сәфәребезнең нәтиҗәсе шундыйрак килеп чыкты. Маймыл, еланнар, ташбака, крокодилларны җыйнаган экзотарий белән ботаника бакчасы гына уңай тәэсир калдырды сыман. Әллә инде алданрак күргән нәрсәләргә ияләнеп беткән идекме?

Маймылларның кыланышлары, 170 яшьлек агачлар, матур-матур чәчәкле үсемлекләрне күргәннән соң җимереклек, тәртипсезлек аның кадәр күзгә ташланмый башлады, күрәсең. Шунсы хак, ботаника бакчасын авырлык белән эзләп таптык – ямаулы, кап-кара, тыштан кочегарка-котельный бинасына охшаган бу ишек-тәрәзәсез бакча эчендә үсемлекләр чәчәк атадыр дип кем уйлаган?

Гомумән алганда, Казанның бу почмагында хуҗасызлык, тәртипсезлек, ямьсезлек, җимереклек хөкем сөрә. Гап-гади чисталык кагыйдәләрен генә үтәсәләр дә шул кадәр булмас иде! Башкаланың зоопаркы турында имеш-мимешләр ишеткәләгән булса да, аның хәтле дип уйламаган идем. Зоопарк дигәч баламда нинди хатирәләр уяначагы куркыта башлады.

 

1

2

3

 

Автор фотолары

 

Альбина ГАРИПОВА
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы