|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.04.2012 Мәдәният
Мохтар Мутин ("Исемнәре исемдә" рубрикасы)Быелгы «Мөхәррир сүзе», элек язганымча, үзем күреп калган бөек артистларыбыз турында булыр дип планлаштырган идем. Мутинны безнең буынга күрергә насыйп булмады, аны җәллад Сталинның котырынган елларында (1936 – 1938), «халык дошманы» ясап, Колымага озатканнар, һәм ул анда изелүгә, җәберләүгә, кыйналуга түзә алмыйча һәлак булган иде. Ләкин, ни гаҗәп, мин аны күреп беләм шикелле тоела.Саташу түгелдер бу. Аның үлмәс рухы безнең арада йөридер. Аның турында аны белгән, аның белән бергә сәхнәдә уйнаганнар шундый итеп сөйлиләр иде ки, мин Мутинны тере итеп күрәмдер кебек иде.
Татарның иң чибәр артисткаларыннан берсе Галимә апа Ибраһимова Шекспирның «Отелло» трагедиясендә Дездемонаны уйнаган. Мохтар Мутин – Отелло. «Төнгә каршы гыйбадәт кылдыңмы, Дездемона?» – дип, мине буып үтерергә өстемә килгәндә, аның кыяфәтен күреп, чынлап курка идем. Чынлап торып буып үтерер сыман иде, – дип сөйләде Галимә апа. – Кара гримга буялган бармаклары муеныма якынлашканда куркудан Дездемона булып түгел, Галимә булып кычкырасым килә иде. Ләкин Мохтар ага тамашачы ишетмәслек итеп кенә: «Курыкма», – дип, үзенең артист икәнлеген исемә төшерә иде».
Күз алдыма килә шул сәхнә. Тирән темпераментка ия һәм гаҗәеп талантлы артист кына шулай уйный ала. Әйтүләренә караганда, аның уенын караучы Мәскәү тәнкыйтьчеләре Отеллоны болай югары кимәлдә уйнаучы артистлар дөньяда өчәү генә: берсе – инглиз артисты Ричард Бербедж, икенчесе – рус артисты Александр Остужев, өченчесе – Мутин дип бәяләгәннәр. Мутин үзенең талантын бигрәк тә көнбатышның классик драматургиясендә күрсәткән. Дөньяда ничәмә гасыр буе искерми яшәгән әсәрләрдә уйнар өчен килештереп уйнау гына җитми, тирән мәгълүматлы, белемле булу да кирәк. Мохтар Мутинның галимнәрчә төпле фикер йөртүен гаҗәпләнеп сөйлиләр иде. Ул, ялгышмасам, аңлы рәвештә эсерлар партиясендә торган кеше. Мутинның дуамал холыклы кеше булганлыгын да искә алучылар бар иде. Ләкин аның «дуамаллыгы» ахмаклар дуамаллыгы булмаган, нәселдән килгән темперамент кына булган. Ялганны, шымчылыкны, бюрократизмны җене сөймәгән. Ул чорда, мәсәлән, театрда эчүчелеккә каршы кампания башлангач, махсус комиссия төзегәннәр. Ул комиссия театрга кайсы артистның салып яки махмырдан килүен күзәтеп, теркәп барырга тиеш булган. Эчүчелеккә каршы мондый юл белән көрәшү формасы Мутинга ошамаган. «Артист исерекбаш мужик түгел, аны алай тикшереп мыскыл итәргә ярамый, тәрбияләүнең бүтән юлын табарга кирәк», – дигән ул. Берничә тапкыр юри исерек булып уйнап та килгән, имеш. Берсендә комиссия әгъзасы Мәрьям апа Чанышеваның, чайкалып торучы Мутинны күреп, кәгазьгә билгеләвен карап торган.
– Син минем салып килгәнемне язма, кәгазең җитмәс, аек чагымны теркә, – дигән.
Икенче юлы бер бәләкәй буйлы артист (шулай ук комиссия әгъзасы) Мутин янында иснәнеп тора икән, Мохтар аны якасыннан тотып күтәргән дә:
– Син, энем, эчәсең килсә, кеше авызын иснәп исермә, үзең алып эч, – дигән, имеш. Мондый «имешләр», гадәттә, Мутинны олылап сөйләнәләр иде. Халык дошманын олылап сөйләү җинаять саналган елларда да Мутинны начар яктан сурәтләүчеләр булмады. Минзәлә театрының баш режиссеры, яшьлегендә Камал театрында эшләгән театр фанатигы Сабир абый Өметбаев белән әңгәмә искә төште.
– Бервакыт кайсыдыр спектакльдә мин Мохтар абый янәшәсендә басып тора идем. Бу миңа пышылдап кына: «Кит минем яннан», – ди. Мин китмәгәч: «Кит дип әйтәләр сиңа», – ди. Читкәрәк китеп бастым. Спектакль беткәч, ул яныма килде: «Үпкәләмә миңа, – ди. – Шулай да, без бергә сәхнәдә булганда, минем белән янәшә тормаска тырыш. Синең буең минекеннән озынрак, мин синең яныңда бәләкәй күренәм. Ә артист бәләкәй булырга тиеш түгел», – ди.
Әйе, бу сөйләшүне үзем тыңлап торам шикелле. Бөек артистны хуплап елмаям. Китаплардагы рәсемнәренә карыйм. Менә ул Отелло ролендә, менә Гамлет, менә... Шундый бөекне халык дошманы ясап үтерүчеләргә ләгънәт укыйм. Ярый әле аны безнең күңелләрдә үтерә алмадылар. Анысы көчләреннән килми кабахәтләрнең.
Туфан МИҢНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|