|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.04.2012 Җәмгыять
Зыялылык: намус белән ... арасында«Зыялылар беләсезме кемнәр? Музейларда 2000 сум хезмәт хакына культура һәйкәлләрен саклаучы алар.» Билгесез автор Мәкаләнең исемендә күп нокталар куеп китү шуннан: пролетариат юлбашчысы Ленин бабабыз интеллигенциянең ролен бик тә түбән бәяләп, аны хәтта, әйтсәм әйтим инде, тизәк белән тиңләгән. Кискен чагыштыру. Зыялыларны, аларның ролен алай бик түбән бәяләргә кирәкмидер, әлбәттә. Чөнки алар теләсә нинди җәмгыятьнең авангарды, һәрхәлдә шулай булырга тиешле социаль катлау бит. Тик бүген татар зыялысымы, русныкымы – авангардлыкка бик тартмый. Ил кайгысын күрмиләр. Хакимият белән дә дуслыклары җитәрлек. Бәйсез була белмиләр. Хәер, бу турыда бездәге басмаларның берсендә язылган иде инде. Сүз бүген башка юнәлештәрәк.
Ә Ленинга килгәндә, баштан ук ачыклап китик: ул Россия тарихында бар булган интеллигентларны түгел, ә 19 йөзнең икенче яртысында яшәгән, хакимияткә ярым сатлык, реформалар уены уйнаган зыялыларны күздә тоткан дип укыган идем берсендә. Бәлки шулайдыр.
Чын зыялы кем ул? Кыскача әйткәндә, җәмгыять, ил язмышы өчен үзен җаваплы санап йөргән, аны йөрәге аша уздыра алган, ул язмышка тәэсир дә итә алган кеше. Чит кеше кайгысына үзенеке кебек кайгыра белгән зат.
Зыялылар бит әле шагыйрь-язучы, культура хезмәткәре генә түгел, ул, мәсәлән шул ук галим-голәмә дә. Без әле яңарак кына профессорлар урам себергән чордан чыктык. Интеллигент урам себергәндә дә аңардан бер генә нәрсә сорала: намусына, зыялылыкка тугрылыклы булсын, ягъни зыялы булып калсын. Корсак кайгысын соңгы урынга куйсын. Һәм үзен азрак яратсын.
Менә шул соңгысы, үз-үзеңә мәхәббәт дигән нәрсәнең зыялылыкның кире индикаторларыннан берсе икәнен искәртеп тору кирәк микән?..
Шушы нисбәттән иҗат интеллигенциясе арасында таралу алган бер чир – юбилейлар турында әйтәсе килгән иде.
Шундый бер шаярту бар. Нәрсә ул юбилей дигән сорауга җавап: сине чәчәкләргә күмгәннәр, ә син үзең әле исән. Юбилейлар... Бөек тантанага әверелгән даталар. Бездә бит 55не дә, 48не дә билгеләп үтәләр. Әйе, яраталар бездә кайберәүләр чәчәкләргә күмелергә. Шул рәвешле алар үзләренең “бөеклекләренә” янә бер кат инаналармы, аны башкаларга исбатларга тырышалармы, бик төгәл итеп җавап бирү җиңел түгел.
Мин аңлап бетерә алмыйм, каян чыга икән ул шуның ишегә мөкиббәнлек? Берсендә телевизордан күрсәтәләр: мәгълүм бер уртакул иҗатчы олы залның түрендәге алагаем кәнәфидә Рим патрицие кебек яртылаш ятып, яртылаш утырып тора. Сәхнәгә, алдан әзерләнгән сценарий буенча, чыккан берсе кочагы белән чәчкә алып чыга. Аннары юбилярны мактарга тотына. Ул мактаулар буенча әлеге кеше республикада беренче иҗат әһеле, аннан талантлылар әле тумаган һәм тумаячак та. Юбиляр рәхәт елмая, эйфория кичерә. Менә бит ул нинди икән. Елмаюдан кысылып беткән күзләрдә хәтта яшь тамчылары да чагылып китәргә мөмкин. Үзеңнең бөеклегеңне беләсең килсә, нинди чара үткәрәсе һич сер түгел.
Тик монда бит иң аянычы шул – әлеге кеше дә эчтәнме, тыштанмы, үзен зыялыга, иҗат интеллигенциясенең алыштыргысыз бер вәкиленә санап йөри. Дуслары да шул ук фикердә. Ул кеше интеллигент кабырчыгы кигән. Һәм эчтәнме, тыштанмы нәкъ менә шундыйлар хакимият белән кода-кодагыйлыкка исәп тотып һәм аңа ирешеп тә ала. Боларның йөрәгендә һич кенә дә милләт, ил-көн кайгысы була алмый инде. Аларның йөрәгендә бары үзләре һәм үз мәнфәгатьләре.
Кыскасы, әйтәсе килгән сүз шул: пролетариат юлбашчысы бүген исән булса, белер иде теге мәгълүм сүз белән иң беренче чиратта кемнәрне атарга...
Наил ШӘРИФУЛЛИН |
Иң күп укылган
|