поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.04.2012 Язмыш

«Хыянәт итегез, балакайларым!»

«Ирләрегез булырлык түгел икән, хыянәт итегез...Үзем юләр булдым, хәзер менә үкенеп утырам. Артымнан кемнәр генә йөреп карамады бит, бөтенесе дәрәҗәле, акыллы кешеләр иде. Ә мин ахмак, шул балалар, ирем дип, беркемгә дә борылып карамадым. Әнә ул минем борын төбендә иптәш кызларым белән типтереп йөргән.

Әле шуннан ничә ел яшәп берәр юньле сүз, бәйрәмнәрдә берәр чәчәк яки аек көнен күрсәң иде. Балаларымны да үз дигәнчә киендереп, теләгәннәрен ашатып үстерә алмадым бит. Ничә еллар бурычка алган фатир бәясен түләдем. Кеше төсле кием түгел, төпле ыштан да кия алмадым. Ике көннең берендә исереп кайтып ауган ирем, хезмәт хакым аз дип, аның чиреген генә гаиләгә биреп барган. Эш урыныннан хезмәт хакы турында белешмә кирәк булды да, шуны күргәннән соң да артына тибеп куып чыгармадым бит үзен. Ярар, балалар әтисез үсмәсен, ир балаларга әти кирәк дидем. Ни файда булды инде ул адәм җәфасыннан? Кыз дисә – кызы, ул дисә – уллары бар бит! Кемгә тәтегән андый бәхет? Үзләре сау-сәламәт, үзләре матур, бәгырькәйләрем. Балаларны берәр түгәрәккә йөрткәне булдымы диярсез. Юк, әлбәттә! Эштән соң мин ашарга пешерәм, йорт эшләрен карыйм, ә ул аек булса, түр башында телевизор карый, исереп кайтса, ишегалдындагы дуслары белән карта суга. Балаларны урамга алып чыгып уйнату түгел, дәресләрен дә карашырга вакыт тапмый иде. Имеш, ул эштән кайткан, балачакта аңа беркем булышмаган, дәресләрен үзе генә хәзерләгән. Малайлар, үсә төшкәч, кулдан киттеләр.

 

Ике улым да урам малайларына әйләнде. Башта мин сизми калдым, аннары ул тормыштан аларны аерып алып булмый иде инде. Кызым яхшы укыса да, тормышка яраксыз итеп үстергәнмен, мөстәкыйль берни дә эшли алмый. Азрак кул арасына кертеп, эшләргә өйрәтеп үстерергә кирәк булган икән. Ә мин үзем җигелеп тартканмын да тартканмын. Өч бала һәм ир минем муенда рәхәтләнеп утырган. Хәзер гаеплене эзләп карыйм да, үземә генә ачуым килә. Барысына да үзем гаепле булганмын икән бит. Шуңа күрә, бер җыелганда, кызымны һәм ике киленемне кухняга чакырдым да васыятемне әйттем: «Тормышны үзегез генә өстерәмәгез, балаларыгызны эшләтеп үстерегез, үз-үзегезне карагыз, ирләрегез булырлык түгел икән – хыянәт итегез, балакайларым», – дидем. Малайларым бик әллә ни тоҗырырлык булмасалар да, хатын сайлый белделәр анысы: киленнәрем икесе дә акыллы, тырыш. Алар да адәм баласы бит, бәхетле булсыннар, минем хатаны кабатламасыннар», – дип эчен бушатты да Сәлимә апа, ике яшьлек оныгын күтәреп, кияве белән кызы кайтуга ашарга пешерергә йөгерде.


Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»