поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.04.2012 Интернет

“Бердәмлек” – “Матбугат” сайтында

Хәзер дөньяга компьютер, интернет заманы килде. Анда нинди генә сайтлар, нинди генә блоглар, сәхифәләр юк икән?! Шунысы куандыра: интернет челтәрен яулаучылар арасында безнең татарларыбыз да байтак хәзер.

Бүгенге көндә Самара төбәгендә яшәүче милләттәшләребезнең тормышын яктыртучы “Самара татарлары”, күптән түгел генә эшли башлаган “Самара татар радиосы”, “Дуслык” региональ-иҗтимагый оешмасы сайтларының эшчәнлеге игътибарга лаек. Аеруча соңгысы бик тиз популярлаша бара, чөнки ул дөнья, ил буенча татар хәбәрләрен үз сәхифәләрендә даими яктыртырга тырыша. Өлкә яңалыкларына багышланган битләрендә “Бердәмлек”, “Ислам-Нур” газеталарында дөнья күргән язмаларга да киң урын бирелә.

 

Киләчәктә өлкәбезнең татарлар тормышын яктыртучы интернет сайтлары тагын да камилләшә төшәр һәм халык арасында киң теләктәшлек табар дип ышанасы килә. Бу турыда “Бердәмлек”тә тәфсилләп, булган проблемаларга төпле анализ ясап, аерым язарга кирәктер, мөгаен.

 

Ә бүген сүзебез “Бердәмлек” татар газетасының җәмгыятьтә тоткан урыны һәм аны ничек итеп күбрәк дөньяга таныту турында булачак. Әлегә басмабызның интернетта аерым үз сайты юк. Бәлки, моңа без үзебез – “бердәмлек”леләр, әлегә әзер түгелдер. Әнә башка Россия төбәкләрендә нәшер ителүче шактый популяр татар газеталары оештырган сайтлар да әлегә тернәкләнеп китә алмыйча интегәләр бит. Мәсәлән, Төмәндәге “Яңарыш” татар газетасы сайтына керүчеләрнең саны бармак белән генә санарлык. Бу интернет челтәренең милләтәшләребез, аеруча татар яшьләре арасында әлегечә киң таралу тапмавы турында сөйләмиме икән?

 

Шуңа күрә дә без, “Бердәмлек” газетасы журналистлары, интернетны башка юл белән яуларга булдык. Үткән елның мартыннан башлап бүгенге татар дөньясының иң популяр булган, иң киң таралу тапкан “Матбугат.ру” интернет сәхифәсендә, аның администрациясе белән килешү төзеп, “Бердәмлек”тә дөнья күргән, үзебез уйлаганча күп катлам укучыларда кызыксыну уятырдай язмаларыбызны урнаштырып торабыз. Уртак хезмәттәшлеккә 2 мартта ике ел булды инде. Шушы вакыт эчендә “Матбугат.ру” сәхифәләрендә “Бердәмлек”нең йөз сиксәннән артык язмасы урын алды, һәм алар белән 130 меңгә якын кеше танышты. Бу һәр язманы 750-800 кеше укып бара дигән сүз. Ә кайбер кызыклы дип табылганнарын ике мең һәм аннан да күбрәк укучылар бар. Халык бигрәк тә аерым кеше язмышларына, мәхәббәт, гаделлек, миһербанлык, дуслык кебек илаһи хисләргә кагылышлы язмаларга күбрәк игътибар бирә. Мәсәлән, штаттан тыш хәбәрчебез Саимә Морзаханованың “Адашкан мәхәббәт” (№ 29, 16 июль 2011 ел), Наилә Хөсәенованың “Яшьлектә калган сөю миражы” (№ 34, 20 август 2011 ел), Әхмәт Җәгъфәровның “Бер мәхәббәт кыйсасы” (№ 49, 2 декабрь 2011 ел) язмалары нәкъ шундый югары бәяләнү алдылар да инде. Язучы Рөстәм Зарипов “Адашкан мәхәббәт”тә тасвирланган сугышта ике аягын югалтып, гаиләсенә кайтырга базмаган Шәрифулла агай турында фикерен белдереп: “Социалистик реализм таләбенә җавап бирә торган сценарийлык сюжет бу. Ул чорда моны берәр үрчемле драматург укыган булса, сәхнәгә Ленин премиясенә өметләнерлек пьеса чыккан булыр иде”, - дигән. Ә икенче бер укучы: “Монда сугыш фаҗигасе генә түгел, кеше фаҗигасе дә ярылып ята”, - дип яза. Фикерләр арасында Шәрифулла аганы куркаклыкта, җавапсызлыкта гаепләүчеләр дә бар, әлбәттә.

 

Бигрәк тә “Бер мәхәббәт кыйсасы” укучыларда күп фикер төрлелеге тудырды. Анда сүз сугыштан соңгы авыр елларда очраклы гына очрашкан яшь ир белән яшь кызның бер күрүдә гашыйк булулары һәм шул кыска мәхәббәтнең озак вакыт үткәч тә кеше язмышларына нинди көчле тәэсир итүе турында бара. Берәүләр Саҗидәнең (хикәя геройларының берсе) чиста күңеллелеге, беркатлылыгы белән бер күрүдә гашыйк булуына, тик бүгенгеләр кебек ләззәт, акча, бай сөяркә өчен бирелмәвенә игътибар итсә, икенчеләре Рәшитне (икенче герой) исә кырык ел үтеп картайгач кына, гаиләсендә улы булмаганлыктан гына, нәсел җебе өзелүдән куркып кына Саҗидәне исенә төшерүе өчен гаеплиләр. Моңа каршы сәбәпнең нәсел өзелүдә генә түгеллеге турында да әйтүчеләр бар.

 

“Рәшитнең тормышында ике хатыны булган, тик берсе белән дә чын бәхет татымаган, балалары урыска кияүгә чыкканнар. Үзе әйтмешли, кеше шикелле кода-кодагыйларың белән тамак киереп җырлап, гармунда уйнап, татарча сөйләшеп утырмагач, бу бәхетмени? Картлык көнеңдә иң куркынычы да шулдыр, мөгаен”. “Картайгач, күпчелек татарның тормыш иптәшенең үз милләтеннән булмавыннан, балаларының, оныкларының башка милләт белән гаилә коруыннан үзәге өзелә шул. Рәшит тә Саҗидәне үз тормышын, бәлки, татар кешесе белән бәйләгәндер дип эзли башлаган. Бу шулай булып чыккан да бит: табылган улының чын татар гаиләсендә барысы да татарча сөйләшәләр. Йөрәкләрең өзелеп китәр. Тик менә улына гына үзенең аның әти икәнлеген ничек аңлатырга, бусы инде тагын да авыррак. Шуңа күрә берсен дә гаепләргә ашыкмасак иде”.

 

Бу язманың укучыларда шушындый кызыксыну уятуы куандыра, әлбәттә. Димәк, кешегә нәкъ шушындый гыйбрәтле, уйландыра торган язмалар күбрәк кирәк. Моны киләчәктә дә исебездән чыгармаска тырышачакбыз.

 

Әле тагын шунысына игътибар иттем. Укучыларның игътибарын сәнгать, артистлар, җырчылар турында язылган язмалар күбрәк җәлеп итә. Дөрес, бу тема Татарстан матбугатында да киң яктыртыла. Тик читтә яшәүче татарларның биредә дөнья күргән басмаларның фикерләре кызыксындыра төшә, күрәсең. Мәсәлән, хәбәрчебез Саимә Морзаханованың “Артистларыбыз кайчан киенер” дип исемләнгән язмасын кыска гына вакыт эчендә 1300гә якын кеше укып, шуларның 30сы проблемага карата үз фикерләрен белдергән. Күпләр шәрә килеш диярлек сәхнәгә чыгучы җырчыларны, әлбәттә, кискен тәнкыйть утына тоткан.

 

Рөстәм Асаев, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, Салават, Хәния Фәрхи һәм башка җырчыларның концертларына карата да уңай фикерләр белән беррәттән аерым тәнкыйть сүзләре дә әйтелгәли. “Бердәмлек” хәбәрчеләренең бәяләмәсе белән килешмичә, башкача уйлаучылар да очраштыргалый. Газетабызның шундый төрле фикерләр уятуы куанычлы күренеш, әлбәттә. Бәхәсләрдә дөреслек туа, диләр бит.

 

Дини темаларга язылган язмаларны да укып баручылар, динебезне саклап калу, аны балаларыбызга, оныкларыбыз күңеленә сеңдерү өчен тырышучылар байтак. Мәсәлән, Шенталы районының Денис авылындагы Тарихи мәчетнең күп вакытта ябык, ишегенә йозак эленеп торуы турындагы язманы күпләр үзләренең авырткан авырулары кебек кабул иттеләр. Барысы да авыллардагы мәчет ишекләрендә эленгән йозакларны ачар өчен гыйлемле, яшь имамнар кирәклеген тәкрарлыйлар. Шуңа күрә дә күпләр аларны авылларга тарту юлларын эзләргә тәкъдим итәләр. Кем тели - чарасын эзли, кем эшләргә теләми - сәбәп эзли.

 

“Бердәмлек”тә татар авылларын, андагы мәктәпләрне саклап калу хакында борчылып язылган язмалар да киң урын алып тора. Шуларның кайберләрен “Матбугат.ру” сәхифәсенә урнаштырганнан соң, әйтелгән фикерләрне ишеткәч, бу проблемаларның безнең өчен нинди җитди икәнлеген тагын да ныграк аңлый, күрә башлыйсың.

 

Хәбәрчебез Нурсинә Хәкимова “Түземлек. Аның чиге кайда?” дип исемләнгән язмасында Камышлы районының Иске Усман авылында нәкъ шуларны уртага куеп сүз алып бара да инде. Элек үз авылларында мөстәкыйль рәвештә урта мәктәп эшләп торса, хәзер ул күрше Яңа Усман авылы мәктәбенең тугызъеллык филиалы булып кына калган. Ә өлкән классларда укучылар һәр көнне автобуста шул авылга укырга йөриләр хәзер. Автор мәктәпләрнең ябылу сәбәбен авылларда авыл хуҗалыгы производствосының таркалуыннан күрә. Авыл беткәч - мәктәп бетә, мәктәп беткәч - авыл бетә.

 

Бу язманы “Матбугат.ру” сайтында 2100 артык кеше укып, шуларның 41е үзләренең фикерләре белән дә уртаклашкан. Мәсәлән, Рузилә Шаяхмәтова: “Мәктәпләрне оптимальләштерү сәясәте – авылны бетерү, балаларның сәламәтлегенә зыян китерү, татар милләтен әкренләп юкка чыгаруга илтә торган бер адым ул. Өшеп-туңып юлда йөргән бала уку турында уйламый, аңа ана җылысы, туган йорты кирәк. Булган мәктәпләрне саклап каласы, һәм җитәкчеләр шул турыда уйласыннар иде". Шуңа охшашлы һәм тагын да кискенрәк әйтелгән фикерләр шактый. Аларны яхшылап аңлар өчен, үзеңә укырга кирәктер.

 

Без, бәлки, киләчәктә күп бәхәсләр, төрлечә фикерләр тудырган язмаларны, әйтелгән кайтавазларны “Бердәмлек” газетасында бастыра башларбыз. Татарстанның “Ватаным Татарстан” газетасы нәкъ шулай эшли дә бит. Безгә, “бердәмлек”леләргә дә, алардан үрнәк алырга кирәктер.

 

Ә “Матбугат.ру” сайтына, анда урнаштырылган “Бердәмлек” газетасы сәхифәсенә карата без бары тик уңай бәя генә бирәбез. Болай эшләү безгә Татарстаннан читтә дөнья күрүче Самара татарларының тормышын яктыртучы басмабызны илгә, дөньяга таныттыруда зур ярдәм итә. Алга таба “Бердәмлек”нең укучылары саны тагын да артыр, дип ышанасы килә. Ә укучыларыбыз “Матбугат.ру” аша безнең язмаларны укып, фикерләре белән уртаклашып барсалар, без бик шат булырбыз. Моның өчен без шулай ук “Матбугат.ру” сайтының җитәкчелегенә зур рәхмәтлебез. Киләчәктә дә шулай бергә яшәргә, хезмәттәшлек итәргә язсын.


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН, “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»