|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2012 Дин
Мәдрәсәләрдән “робот”лар чыгармыйк!Шәкертлек еллары белем эстәүчеләрнең күңелендә, йөрәгендә онытылмаслык эз калдыра. Кайсы гына галимне яисә шәехне алсак та, алар үзләренең тормыш юлын шәкерт булып белем алудан башлаган. Юкка гына без яңа гына мәктәп-мәдрәсә ишекләрен ачып кергән укучыларга пәйгамбәребезнең Мөхәммәд (сгв) хәдисен җиткермибез: “Бишектән алып ләхеткәчә гыйлем ал”. “Шәкерт” дигәндә без белем алучы кешене күз алдында тотабыз. Әйе, иман китергән кешеләр өчен “гыйлем” дигәч, иң беренче чиратта Аллаһны тануны, дин белемнәрен өйрәнүне, шәригать кануннарын үзләштерүне аңлыйбыз. Аллаһы Тәгалә – Үзе шушы белемнәрне бирүче һәм алучы. Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә болай ди: “Фәрештәләр әйттеләр: “Ий һәр кимчелектән пакь булган Раббыбыз! Бездә һич белем юк, мәгәр Син белдергәнне генә беләбез. Син, әлбәттә, һәрнәрсәне белүче, хикмәт белән эш кылучысың” (“әл-Бәкара (Сыер)” сүрәсе, 32 нче аять).
Аллаһ дөньяга белемне үзенең Китаплары – Тәүрат, Зәбур, Инҗил һәм Коръән аша иңдерде. Мөселман галимнәре дөньяга алгебра, химия, география фәннәрен бүләк итте, тыйб (медицина) фәне үсешендә дә катнашты. Бөтен дөньяга танылган галимнәрдән Әлбируни, Хаварезми, Әбугалисина, ибне Баттута, ибне Халдуннарның исемнәрен атый алабыз. Без санаган әлеге галимнәр әүвәл Коръән, хәдис, шәригать белемнәрен өйрәнеп, дөньяви фәннәрдә ачышлар ясаган. Дин гыйлемен өйрәнү аеруча бөек, дәрәҗәле, абруйлы гамәлләрдән санала. Әмма безнең көннәрдә татар милләте дин гыйлемен өйрәнергә ашкынып торуы белән мактана алмый. Һәм бу бик тә аяныч, чөнки дин гыйлемен өйрәнмәгән, дин галимнәре тәрбияләмәгән милләтнең киләчәге булырмы? Дин гыйлемен үзләштерү бик тә катлаулы, чөнки ул кешенең рухи халәтенә бәйле. Мөселман милләттәшләребез бу гыйлемне йөрәктән йөрәккә, җаннан җанга тапшырып килде, дин гыйлемен ниндидер бер дөньяви фәнгә әйләндереп калдыру яки әйләндерергә тырышуның бик зур хата икәнлеген аңлап яшәде.
Коръән укыганда Аллаһның рухи көче безгә тәэсир итүне сизмәсәк, шәкертләребез шуны аңламаса һәм тәэсирләнмәсә, без үзебезнең теләгән максатыбызга ирешә алмаячакбыз. Хәдисләрдә пәйгамбәребезнең (сгв) рухи халәтен тоймасак, Сөннәтне аңлау дәрәҗәсе бик түбән булыр. Моны аңлар өчен пәйгамбәребезнең (сгв) мәчет-мәдрәсәсе турында укып, фикер йөртергә һәм аннан файда алырга өндәү кирәк.
Кемнәр соң алар пәйгамбәребезнең шәкертләре? Мәккәдә вакытта пәйгамбәребез (сгв) үзенең беренче шәкертләре белән бу дөньяны коллыктан азат итте, җаһиллек караңгылыгыннан иман нурына алып чыкты. Мәдинә шәһәрендә пәйгамбәребез (сгв) мәчетенең бер ягы кыйбла ителеп Иерусалимга карап торган һәм төзелеп бетмәгән була, аңа пәйгамбәребез (сгв) түшәм куярга боера. Шуның астына мескеннәр, яңа гына һиҗрәт кылган сәхабәләр җыелган. Алар шулкадәр фәкыйрь булганнар ки, хәтта сарык йоныннан иләнгән каты киемнәрдән йөргәннәр. Болар – Бәдер сугышыннан соңгы мөһаҗирләр. Алар пәйгамбәребездән (сгв) дәрес ала: Коръән ятлыйлар, укырга-язарга өйрәнәләр. Бу шәкертләрнең иң күренеклеләре Әбу Һүрайра, Әбу Зәр Гаффәри, Сәлман Фариси була.
Мәдинәдә пәйгамбәребез (сгв) мәдрәсәсеннән 51 сәхабә-шәкерт гыйлем алып, Аллаһның динен, пәйгамбәребезнең (сгв) сөннәтен бөтен дөньяга тарата. Коръәнне ятлап, шәригатьне пәйгамбәребезнең (сгв) үзеннән өйрәнеп гамәлгә ашыручылардан булалар. Гыйлем аларның калебләренә үтеп кереп, аларның үз-үзләрен тотуда чагылыш таба.
Рәсүлебез (сгв) әйтте: “Аллаһ кемгә булса да яхшысын, хәерлесен теләсә, ул аңа динен аңлавын бирер”.
Бүгенге мәдрәсә тәмамлап чыккан шәкертләрнең бик азы гына үзләрен дин тарату, гыйлем бирү эшенә багышлый. Әйе, алар яңадан-яңа технологияләр кулланырга сәләтле, зиһеннәре яхшы, араларында Коръәнне яттан белүчеләр дә бар. Әмма Коръән, хәдистән генә дәлилләр китереп, факихларның иҗтиһадын инкарь итүчеләр дә юк түгел. Ни генә дисәк тә, безнең калебләребезне дөнья мәшәкатьләре чорнап алган, рухиятебез ярлы, матди яктан дөнья ярышында барабыз, шул исәптән шәкертләребез дә калышмаска тырыша. Мәчетләребездә сарык тиресе кигән бүреләр хәтсез күренә. Йөрәкләребез чирле, авыру. Күңелләребез пакьләнми торып, сәламәт йөрәк һәм тән, имин җәмгыять булмаячагы көн кебек ачык. Аллаһтан куркып кына гыйбадәт кылу дөрес булмас. Рәсүлебез (сгв) Мәдинә шәһәрендә үзенең беренче хөтбәсендә болай диде: “Аллаһны яраткан кешене яратыгыз, Аллаһны бөтен йөрәгегез белән яратыгыз, Аллаһның сүзеннән аерылмагыз, аны зикер итүдән туктамагыз. Хакыйкый курку белән курыксагыз, Аны зикер иткәннән калебләрегез, йөрәкләрегез кырысланмас, катыланмас”. Аллаһны ярата белсәк кенә гыйбадәтебез, кылган гамәлләребез дөресләнер. Шәкертләребез шәригать фәннәре укып, аны йөрәк аша үткәрмәсәләр, Аллаһны сөя белмәсәләр, йөрәкләрен зикерләр әйтеп пакьләндермәсәләр, мәдрәсәдән бары тик каты бәгырьле шәхесләрнең, матди якны гына кайгыртучыларның яисә “робот”ларның гына чыгачагы көн кебек ачык.
Иң мөһиме – беренче көннәрдән үк шәкертләргә дөрес юнәлеш биреп, аларны тирән фикер йөртергә төшендереп, бәхәсләрне хикмәт белән чишә белергә, зиһенен уйларга күнектерергә, фәннәрне үзләштерү ысулларына өйрәтүне алгы планга куярга кирәк. Бу – безнең алда торган зур бурыч. Шулай ук астрономия, физика, биология, алгебра кебек фәннәрдән дә белемнәре булу мөһимдер. Бу фәннәр белән таныш булмасалар, күкне, космосны мәхлук итеп танымаслар, вакыт-урын мәсьәләләрен аңламаслар, гакыйдә, фикъһе, мирас фәннәренә төшенергә бик авыр булып, дөрес булмаган ышанулар, игътикадлар килеп чыкканлыгын ишетеп-белеп торабыз.
Мин мәдрәсәдә укый башлагач, бабамнан калган китапларны карый башладым. Бабам – заманында мәдрәсә бетереп, дин гыйлеме алган кешеләрнең берсе иде. XX йөз башында чыккан китап нинди бүлекләрдән торган соң? 1 нче бүлек – “Пәйгамбәребезнең тормышы”; 2 нче бүлек – “Гакыйдә”; 3 нче бүлек – “Фикъһе” (ул үзе өч өлешкә бүленгән – гаилә мәсьәләләре, гыйбадәт һәм мөгамәлә); 4 нче бүлек – “Хәлифәләрнең тормыш юлы”. Китап бик аңлаешлы һәм кыска телдә язылып, иң кирәкле мәсьәләләрне чагылдырган. Ә бүгенге көндә нәрсә? Хәзерге мәдрәсә шәкертләре гакыйдә фәненнән һәм гарәп теленнән башканы мөһим дип санамый. Фикъһе дәресе алдыннан III курс шәкертеннән намаз шартларын, рөкеннәрен, вәҗебләрен сораган идем, 13 шәкертнең берсе генә дөрес, тулы җавап бирә алды (сату-алу, риба мәсьәләләре турында сөйләп тә торасы юк инде).
Тәфсир фәненә килгәндә исә бу фәнне сарыф (морфология), нәхү (грамматика), бәлага (риторика) фәннәрен өйрәтмичә, тирәнтен аңлатып булмаячак. Гарәп телен укытканда хәтта 1917 елгы революциягә кадәр гаруз (шигъри үлчәм) дәресләре дә кертелгән. Шул сәбәпле татар мәдрәсәләреннән әдипләр, шагыйрьләр үсеп чыга алган. Татар мәдрәсәләреннән хәтта дипломатлар да тәрбияләнеп чыга. Мондый күренеш-нәтиҗәләр мәдрәсәләребездә яхшы остазларның хезмәт куюы турында сөйли дә инде.
Рафикъ хәзрәт ИСЛАМГАЛИЕВ |
Иң күп укылган
|