поиск новостей
  • 28.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.03 "Ситса туй" Камал театры, 12.00, 18.00, 16+
  • 29.03 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 30.03 "Ситса туй" Камал театры, 12.00, 16+
  • 30.03 "Мең дә бер кичә" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 30.03 "Ситса туй" Камал театры, 18.00, 16+
  • 30.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры, 12.00, 17.00, 12+
  • 31.03 "Мең дә бер кичә" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
  • Казан шәһәре,Совет районында, Родина 26Е урамында, яңа йорттан озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89061114970
  • Ассенизатор хезмәте. Откачка. КамАЗ-55111. 11 куб. 40 м шланга. Сыек көнкүреш калдыклары чыгару (ЖБО), урам туалетлары, коелар, септиклар чистарту. Тел: 89172681882
  • Ремонт квартира 89625746268 Казан, казан яны районнары
  • Казань, Чистополь!!! Стиральная машина и посудомоечная машина ремонтлыйм! 8 939 3369 585
Архив
 
11.04.2012 Экология

Су баса!

Татарстан коткаручыларының эше бермә-бер артты. Ташу башлануга, республиканың төрле районнарыннан су басу һәм шуның нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр турында хәбәрләр килә башлады. Алдагы ике тәүлектә һава шартлары су басу куркынычын тагын да арттырачак, ди синоптиклар.

Кичә Татарстан Министрлар Кабинетында узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе утырышында да тынычланырга иртәрәк ди­гән фикер яңгырады. “Алда тагын да куркынычрак булырга мөмкин”, – диде Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры Рәфис Хәбибуллин. Министрлыктан алынган мәгъ­лүматларга караганда, су басу һәм ташу нәтиҗәсендә газ торбасына зыян килү очраклары Лениногорск, Алабуга, Әлки, Баулы, Тукай, Яңа Чишмә һәм Түбән Кама районнарында теркәлгән. Баулы районында ташу ике авыл – Исергәп һәм Татар Томбарлысында яшәүчеләргә зыян салган. Беренчесендә – 23, ә икенчесендә 27 хуҗалыкны су баскан. Утыздан артык кешегә, яшәгән йортларын калдырып, вакытлыча мәктәп бинасына күченергә туры килгән. Район аша узучы Казан – Оренбург юлы да берничә сәгатькә су астында калган. Яңа Чишмә һәм Тукай районнарында исә елгадагы боз газ торбасына зыян салган. Нәтиҗәдә барлыгы биш авылга ягулык бирү өзелгән.

 

Кичә гадәттән тыш хәл теркәлгән районнар исем­легенә Түбән Кама да өстәлде. Ташу Байгол, Ялантау, Кызыл Чапчак һәм Каенлы авылларында яшәүчеләрне куркуга салган. Авылларны өлешчә су баскан. Коткаручылар әйтүенчә, әлеге авыллар сулыклар янәшә­сендә урнашкан. Шуңа күрә су басу куркынычы зур. Бәла-каза чыккан очракта, авыл халкына кирәк-яракларны алдан ук әзерләп куярга киңәш иткәннәр. Бел­гечләр әйтүен­чә, былтыр көз көне кар аз яуды һәм җир туңган. Нәти­җәдә язгы су җиргә сеңәргә өлгерми.



Ватаным Татарстан
№ 65 | 11.04.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы