|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.04.2012 Юмор
“Печән базары” сатирик әсәрләр конкурсы(«Печән базары» конкурсының нәтиҗәләре Татарстан язучыларының XVII съездында (18 майда үтә) игълан ителеп, журналның 6нчы санында басылачак.) Нитратлы азык күшим дә, Феноллы сулар эчәм. Чәе бигрәк туклыклы дип Мактап эчерә бичәм.
Саф һаваларга чыгам дип Углерод, күкерт йотам. Бу кадәрле матдәләргә Бай ил юктыр ла бүтән.
Шуңа сөенеп яшимен (Патриот булмый җебек). Мин үзем дә күптән инде Химик элемент кебек.
Гаиләм тулы элемент, Илем тулы элемент. Рәхмәт сезгә болар өчен, Парламент Президент һәм!
Ялгыш кына
Ялгыш кына кара күзләреңә Тиеп китсен иде күзләрем.
Рифат Сәлахов
Машиналар, әнә, рәхәтләнеп, Бамперларга бампер ләпәшкән. Ялгыш кына маңгаеңа маңгай, Их, бер килеп икән чәкәшсәң.
Башкалардай түгел, әллә нинди, Әллә нинди минем теләгем. Ялгыш кына уймак колагыңа Тиеп китсен иде колагым.
Очрашасы иде тар басмада, Булсын иде басма тардан-тар. Үткән чакта шуны ялгыш кына, Тиеп китсен иде борыннар.
Чакматаштай ялгыш кагылышсак, Безгә башка көннәр киләчәк. Шуннан инде иреннәргә ирен, Кендекләргә кендек тиячәк...
Уртаклык
Айнур Маратович, Син бермәлне Ару гына егет булырсың. Күн курткадан гына такси көтеп, Уфа урамында торырсың.
Марат Кәбиров
Булат Мөнирович, Син бервакыт Пәһлевандай егет булырсың. Мескенләнеп такси көтмәенчә, Машинаңда гына узырсың.
Машинаң да синең Гади булмас, «Мерседес»мы шунда, «Джип»мы. Кул күтәреп торса, утыртырсың Айнур Кәбир атлы егетне.
Икмәктәй иркәм
Юлга алган ап-ак икмәк Нинди тәмле иде! Иркәм, шушы икмәк төсле, Ап-ак тәнле иде.
Галимҗан Гыйльманов
Заманында безгә икмәк Шундый тәмле иде. Иркәм дә нәкъ икмәк төсле Ап-ак тәнле иде.
Бернәрсәне дә аямый Вакыт атлы хикмәт. Бер көн килеп катып бетә Икмәк кадәр икмәк.
Иркәмнең дә буыннары Сохаридай катты. Катса катсын, минем өчен Ул барыбер татлы.
Мөнир ВАФИН |
Иң күп укылган
|