• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Октябрь
  • Рәүф Игъламов (1941-2016) - театр белгече
  • Рәсим Хаҗиев - журналист
  • Булат Ибраһим - шагыйрь
  • Заһидә Бурнашева (1895-1977) - шагыйрә
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
  • Исэнмесез! Ремонт стиральных и посудомоечных машин,качественно и с гарантией! Частный мастер Казань 89393369585 Радис
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
 
 

 
Архив
 
13.10.2008 Җәмгыять

ТАТАРЧА БЕЛМӘҮЧЕ KЫЗЫЛ АВТОБУСЛАР

2007 елда Казанда өр-яңа кызыл автобуслар пәйда булды. Шәһәр хакимияте искергән транспорт башкала йөзен ямьсезләндерә, аннары таушалып беткән автобуслар халык куркынычсызлыгын тәэмин итми дип тә башкарды бу эшне. Март аенда, Санкт-Петербург тәҗрибәсен кулланып, пассажирларга уңайлырак булсын өчен, Казан буенча яңа маршрут схемасы төзелде. Башта канәгатьсезлек белдерүчеләр күп булды, ләкин тиз ияләштеләр. Казанның иң ерак почмакларына кадәр йөри хәзер автобуслар. Әкренләп тукталышларда аларның килү вакытын күрсәтеп торучы электрон таблолар да күренә башлады. Яхшы күренеш.

Ләкин инде 1 ел буе яңа автобуслар паркы “ТРда дәүләт телләре һәм башка телләр” турында законны боза. Законда әйтелгәнчә, Татарстанда ике дәүләт теле бар – тигез хокуклы татар һәм урыс телләре. “В сфере промышленности, транспорта, связи и энергетики на территории Республики Татарстан применяются государственные языки Республики Татарстан”, диелә 19 нчы маддәдә. Хәтта бу закон булмаса да, ярты халкы татар булган шәһәрдә автобусның маршрут аншлагларын, билет бәясен, йөрү кагыйдәләрен татар телендә дә язу, тукталышларны татарча да әйтү гадәти хәл булырга тиеш тә...

 

Татарстандагы икетеллелек законы әлегә Казанның электр транспорты һәм метросында  гына азмы-күпме үтәлә. Метрода йөргәндә, һәрхәлдә, үзеңне татарларның башкаласы Казанда икәнеңне сизәсең. Тукталышлар татарча әйтелә, кисәтүче игъланнар да бертигез урысча һәм татарча язылган. Трамвай-троллейбусларда да шул ук хәл. 2006-2007 елда шәһәр бюджетында Казанның авто һәм электр транспортын “татарчалаштыру” өчен 1 миллион 400 сум тотылган.

 

Бу акча трамвай-троллейбус, автобусларда ике телдә дә тукталышларны  игълан итүче автоинформаторларны урнаштыру, пассажир йөртү кагыйдәләрен татарча һәм урысча  бастыру, элү өчен каралган иде, – ди Казан муниципаль берәмлегенең Телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр бүлеге хезмәткәре Гөлназ Исмәгыйлева. – Бу эшнең күп өлеше башкарылды. Казанның электротранспортында бар мәгълүмат та татарчага тәрҗемә ителгән.

 

Ә автобуслар белән хәлләр ничегрәк? Мисал итеп 22 һәм 45  нче маршрутларны алыйк. Болар икесе дә Казанның 2 нче АТПсына карый. Ә АТП шәһәр карамагында. Димәк, иң беренче чиратта дәүләт законын алар үтәргә тиеш.  22 нче маршрутта татарчаның эзе дә юк. Ә ДРКБ ягына йөрүче “45”тә еш кына автоинформаторны кабызып куялар. Телне ватмый-җимерми ике телдә тукталышларны алдан кисәтеп бара ул.

 

Татар теленә тәрҗемә итәрлек нәрсә бар соң автобуста? Беренче чиратта тукталыш игъланнары. Аннары пассажирлар өчен кагыйдәләр, ишекләрнең автомат рәвештә ачылуын кисәтүче, билет хакы язылган һәм соңгы елларда пәйда булган террорчылыктан саклану чараларын тасвирлаган игъланнар урнаштырыла. Бу язулар, әлбәттә, барысы да урыс телендә.

 

Пассажир йөртү кагыйдәләре татар телендә дә эшләнде. Андый язулар бар, ләкин бар җирдә дә түгел.  АТПларга урысча һәм татарча язылган инструкцияләр таратылды, кем элде, ә кем юк. Без бары тик шәһәр хакимиятенә караган автобуслар (2 һәм 4 нче АТП башкала карамагында – ред.) өчен җавап бирә алабыз, – ди мэриянең Транспорт комитетының Үсеш, фаразлау һәм икътисадый анализ бүлеге башлыгы Венера Ибраһимова. Матбугат сәркатибе сораганча, сорауларны язмача җибәрсәк тә, комитет рәисе Айдар Абделхаков аларга җавап бирергә вакыт тапмады. – Ләкин бүген ике телдә язылган кагыйдәләр ничә автобуста эленеп торуын төгәл генә әйтә алмыйм.

 

– Яңа автобусларда электрон вариантта да, язма рәвештә дә маршрут схемалары урнаштырылган. Ни өчен татарча да язылмый алар?

 

Автобуслар маршрутының паспорты була. Ул РФның Транспорт министрлыгында раслана. Аны татарчага тәрҗемә итәргә ярамый (Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында моны “әкият” диделәр – ред.)

 

– Татарстанның дәүләт телләре турындагы законы бар. Республика кануны исәпкә алынмый булып чыгамы?

 

– Схема паспортлары Мәскәүдән кайтартыла. Без шуңа гына таянып эшләргә тиеш.

 

– Ә билет хакын татарча язуга нәрсә комачаулый?

 

–  Алар бар бит, бары тик эленми генә. Бу турыда АТПларга тагын бер кат хәбәр итәрбез.

 

Бу өлкәдә эшләр начар дип әйтмәс идем. Телләрне саклау буенча махсус шәһәр программасы нигезендә мэриягә караган автобусларга автоинформаторлар урнаштырылды. Эш 30-40 процентка башкарылды. Моңа шәһәр казнасыннан акча бүленде. Ә шәхси АТПларның транспортта  автоинформаторлар урнаштырмавының бер сәбәбе – бу чыгымлы эш. Бик баналь ситуация, ләкин шәхси эшмәкәрләрнең автоинформаторларны сатып алырга акчасы юк. Ягулыкка да хак артты. Ташламалар буенча йөргән пассажирлар өчен дә компенсацияләр юк бит. Шәхси оешмалардан таләп итә алмыйбыз, бу аларга өстәмә чыгым дигән сүз. Булачак ул, ләкин автоинформаторларны урнаштыру эше агымдагы елда гына тәмамланыр дип уйламыйм.

 

Казан мэриясендә дәүләт телләре сагында торучы бүлек бар. ТРның “Дәүләт телләре турында”гы законын бозмауны да алар контрольдә тота.

 

Транспорт комитеты АТПлардан татар телен куллануны таләп итә. Ләкин мәҗбүр итүдән гайре аңлый торган вәзгыять бар, –  ди Казанның Телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов. – Автоинформаторлар булмаса, тукталышларны йөртүче игълан итәргә тиеш. Ләкин аны көнозын микрофонга сөйләтеп тору мөмкинлеге юк. 800 автобус йөртүчедән 350се читтән килүчеләр, үзбәк, азәрбайҗан, таҗиклар. Татарча түгел, урысча да сөйли алмый алар. Болай да эшләре авыр, татарча сөйләттереп телне сындыртачакбыз. Шәхси АТПларга автоинформаторларны алыгыз дибез. Аны да таләп итәбез. Тик бу бик чыгымлы. Алар үз автобусларын лизингка сатып ала. Шуны да түли алмый эшмәкәрләр. Шушы көннәрдә бер шәхси АТП банкротка чыкты. Автоинформаторларга кадәр без алардан спутник навигация системасын урнаштыруны таләп иттек, шуның өчен дә акча түләргә тиешләр. Ә закон буенча без аларга автоинформаторларны сатып алып бирә алмыйбыз.

 

Пассажир йөртү кагыйдәләренә килгәндә, аның ике төре бар. Озын итеп язылганы (урысча-татарча – ред.) һәм кыскартылган варианты (урысча – ред.). Гадәттә, алар йөртүче артындагы тәрәзәгә эленә. Бик күләмле булганга, күп очракта урысча варианты белән генә чикләнәләр.

 

Быел Казан мэриясе йөртүчеләр өчен татар теле курслары оештырган.  Укытуны КДУ белгечләре алып бара. 92 автобус йөртүче әлеге курсларда белем эстәгән. Йөз кешене татар теленә өйрәтү 200 мең сумга төшә икән. Пассажирлар белән эшләгән кондукторлар өчен  дә уку каралган. Муниципаль АТПда хезмәт куючы 100 кондукторның 25е татар телен өйрәнә.  Шәхси АТПларның хезмәткәрләре өчен курсларга түләргә мөмкинлеге юк, ләкин Транспорт комитеты хезмәткәрләре әйтүенчә, аларда татар телен белүчеләр шактый.

 

Кондукторларны да татарчага өйрәтәбез, – ди Ирек Арсланов. – Аларны эшкә алганда ике телне белүләре таләп ителергә тиеш. Ләкин кондукторлар арасында “текучка” зур. Киләләр, 3-4 ай эшлиләр дә китеп баралар. Шуңа да аларны укыту акчаны сарыф итү булып чыга. Ә укыту нормалары буенча хезмәткәр кимендә 2-3 ел эшләгәч кенә курсларга җибәрелергә мөмкин.

 

– Ел саен Казан мэриясе “Иң яхшы йөртүче” һәм “Иң яхшы кондуктор” исемле бәйге уздыра. Конкурста катнашучыларның татар телен белүләре исәпкә алынырга тиешме?

 

– Тиеш. Бу турыда Транспорт комитетына кат-кат әйткәнебез булды. Без жюри составында түгел. Шуңа да тел белү исәпкә алынамы-юкмы, төгәл җавап бирә алмыйм. Бу критерийны кертү турында сүз даими барды.

 

Ә Транспорт комитетындагы Венера ханым Ибраһимовадан бу турыда сорагач, конкурста катнашучыларны без түгел, ә халык сайлый, шуңа күрә анда татар телен белү-белмәү беренче планга чыкмый, дип аңлатты.

 

Түрәләр АТПлардан ТР “Дәүләт телләре турында”гы законның үтәлеше таләп ителә дип әйтә. Ләкин шәхси эшмәкәрләрнең күбесе моны  исәпкә алмый, чөнки кисәткән кеше булмады, диләр.

 

– Закон бар, ә менә автоинформаторлар юк, – ди 9 нчы АТП директоры урынбасары Таһир Әйнетдинов. – Транспорт комитеты аларны куярга җыена дип ишеттек. Җыелышларда бу  турыда сүз  булды, ләкин автоинформаторның кайчан, нинди срокка урнаштырылуы төгәл әйтелмәде. Тәкъдим итсәләр, сатып алырбыз. Ике телле информаторлар булу кондукторларның да эшен җиңеләйтер иде. Әлегә безгә спутник навигация системасын куярга куштылар. Пассажирларны йөртү оешмасы автобус хезмәтен кулланучылар өчен кагыйдәләр эшләде, ләкин алар шулкадәр вак итеп язылган, 50 см ераклыктан да укып булмый. Автобус барган чакта аның бер сүзен дә укырлык түгел, ә кагыйдәләр белән тулысынча танышу турында сөйләп тә торасы юк. Кыскартылган вариантын күргәнебез булмады, аның хакында әйткән кеше дә күренми. Без аларны кулланудан баш тартмыйбыз.

 

– Кагыйдәләр барлык автобусларда да эленеп тора, – диде  3 нче АТП директоры урынбасары Алина Бачина. –  АТП паркында 109 автобус бар, ләкин автоинформаторлар барысында да урнаштырылмаган. Бездә шәхси эшмәкәрләр эшли, аларның кайсысыдыр урнаштыра, кемдер юк. Мэрия оештырган курсларны кулланмыйбыз. Күпчелек автобус йөртүчеләр һәм кондукторлар – үзбәкләр. Аларга татарлар белән аралашу әллә ни кыенлык тудырмый дип уйлыйм. Ә менә урысча сөйләшү чыннан да авыр. Әлегә кадәр бер тапкыр да минем белән татарча сөйләшмиләр дип шикаять язучы да, шалтыратучы да булмады. Шуңа да безгә курсларга йөрергә кирәкми дип уйлыйм.

 

Йөрү кагыйдәләрен, билет хакын татарча язу мәсьәләсе турында, дөресен генә әйткәндә,  уйлаганыбыз юк иде. Аннары автобуслар төрле модельле, аларның кечкенә габаритлылары да, зурлары да бар. Транспортта болай да күп мәгълүмат эленә. Аларны татарчага тәрҗемә итә башласак, эләргә урын калмаячак. Тиздән контроль үткәрәчәкбез, боларның барысын да исәпкә алырга тырышырбыз.

 

– Без Казан буенча “Дәүләт телләре турында”гы законның үтәлешен, шул исәптән транспортта телләрнең кулланылышын контрольдә тотарга тиеш, – ди Гөлназ Исмәгыйлева. – Транспорт комитеты да ТР административ законнарын бозган өчен Кодекс нигезендә җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Әлегә кадәр берсенең дә судка кадәр барып җитәрлек итеп мөрәҗәгать белән чыкканы булмады. Халык тарафыннан жалобалар да килгәне юк. Закон бар, ләкин кулланучы күренми.

 

P.S.  Казан мэриясенең Телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр бүлеге августта шәһәр буенча рейд уздырган. Башлыча сәүдә үзәкләренең элмә такталары, мәгълүмат бирүләре ике телдә язылганмы-юкмы икәнен тикшергәннәр. Ун оешма буенча акт төзелгән. Тикшерү узгач, Эчке эшләр идарәлеге эшне мәхкәмәгә җибәрәчәк. Сәүдә үзәкләренең җитәкчеләре мәгълүматның ни өчен бер телдә генә язылуы хакында аңлатма бирергә тиеш булачак. Суд үзе карар чыгарачак. ТР “Дәүләт телләре турында”гы законны бозган өчен оешма җитәкчеләренә шелтә белдерелә һәм 500 дән алып 1000 сумга кадәр штраф түләтергә мөмкиннәр.

 

ТРНЫҢ ТРАНСПОРТ ҺӘМ ЮЛ ХУҖАЛЫГЫ МИНИСТРЛЫГЫНДА БУ ТУРЫДА НИ УЙЛЫЙЛАР?

 

Азат Әгъдәс улы ГАЛИӘХМӘТОВ, ТРның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары:

 

– Телләр үсеше программасы нигезендә Казан мэриясе 180 трамвай, 160 троллейбусны ике телдә сөйләүче автоинформаторлар белән тәэмин итте. Дөрес, тукталышларны ике телдә игълан итү әлегә барлык транспортта да юк. Бу бер көн эчендә генә хәл ителә торган эш түгел. Бүген 300 автобуста автоинформатор бар дип беләм. Тиздән шәһәр эчендә йөрүче барлык автобусларда да тукталышларны ике телдә игълан итүне оештырып бетерербез дип уйлыйм. 

 

Ә маршрут схемалары Мәскәүдә раслана һәм аларга үзгәртүләр кертергә ярамый дигәннәренә килгәндә, алдалыйлар. Мәскәү шәһәрләрдә автобус маршрутлары нинди телдә язылганын тикшереп йөрми, бу беренче чиратта муниципалитет эше һәм хокукы. Урыс теле белән беррәттән дәүләт статусына ия булган татар телендә язу – безнең вәкаләт.

 

Тимер юл транспорты буенча да безнең министрлык тарафыннан бу юнәлештә эшләр башкарылды. Узган елны, мәсәлән, шәһәр тирәсендә йөрүче электричкаларның маршрут схемалары, пассажир йөртү кагыйдәләре дә ике телдә эшләнде. “Антитеррор” буенча татарча язылган мәгълүмат та һәр вагонда эленеп тора. Ел азагына Казан, Арча, Чаллы, Бөгелмә тимер юл вокзалларында ике телдә игъланнарны әйтү җайланмаларын урнаштыру эше тәмамланачак. Поездларның килүе һәм китүе бертигез урысча һәм татарча игълан ителәчәк.

 

Автовокзалларга килгәндә, быел кассаларны яңарту эше башкарылды. Электрон мәгълүмат тактасы урнаштырылачак. Шушы көннәрдә автовокзаллар эшчәнлегенең нормативларын, таләпләрен булдыруны тәмамладык. Шул исәптән ике дәүләт теле кулланылуы да төгәл ничек башкарылырга тиешлеге әйтелде. ТР хөкүмәте аны раслагач, гамәлгә ашыра башлаячакбыз. Татарстанның 38 автовокзалында ике теллелек үтәләчәк.

 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 15 | 10.10.2008
Ирек мәйданы печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№20 (7715) / 20.10.2008 10:30:13

Афәрин, афтор! Мондыйны күптән укыган юк.

№19 (7622) / 16.10.2008 21:58:51

ЗОЖик, юк шалтыратмадым сот комбинатына. патамушты аларнын кефирын да бик сирэк эчэм, э сот-май продуктларын совсем да ашамыйм.
продуктлар житештеручелэргэ, услуга курсэтучелэргэ шалтыратмаучы шундый битараф татар баласы инде мин

№18 (7620) / 16.10.2008 17:00:37

Язвы, ђ син сљт комбинатына шалтыраттыћмы ул?

№17 (7583) / 15.10.2008 22:51:55

Бу татарча белмэуче автобуслар кызыл тостэ булгангамы, мин гел аларнын янып торулары турында укыйм. Шул татарча сулэшмэулэре очен Аллахыдан бер карадыр инде ахыры.
Чынлап торып шэхэрдэн татарлыкнын куылуында без узебез дэ гаепле. Лэкин бер нэрсэ белэн килешэ алмыйм. Мэкалэдэ судка бируче юк, дигэн упрек фикер бар. Ничек, кемне бирэсен. Монда йори башласан, профессиональ юрист та ерып чыга алмаслык эш ул. Э профи юристлар арасында татар жанлылар бик бик аз. Э мыни ЗОЖик кебек хэркайсыбыз шалтыратып булса да андагыларнын башларын катыра башласак, эшлэргэ мэжбур дэ итэр идек. Тик кефирнын татарча язылганмы, юкмы икэнен укып тормыйбыз шул, тотабыз да эчэбез. узебез гаепле. аннан минем кузем начар курэ ул язуларны, аерым очки киеп яныма алып укып алырга кирэк...

№16 (7523) / 15.10.2008 13:24:45

Скальпель. Бэтэч, мин бит башкаларныкын укыйм, нишлэп алай икэн ул? Узем язганнарны да башка компта укыйм. Иероглифларга ойрэнэ башларга вакыт, тиздэн кытай теле остенлек итэ башлаячак...

№15 (7501) / 15.10.2008 08:24:38

Эзи жэхэт программасы арткылы язма эле а то без иероглифлар укый белмибез тахомада яз

№14 (7500) / 15.10.2008 08:08:51

күп мәртәбә очсызрак бәйәгә дөрес итеп тәрҗемә итеп бирә алам. почтам: yaruда qdb, kukmararuда qdinar, gmailcomда qdinar.

№13 (7499) / 15.10.2008 08:07:13

"1 600 сум" - татар теле чит тел түгел бит ул!... үзләре тәрҗемә итә алса, татар телен белсә дә йарамай мы икән ни?

№12 (7498) / 15.10.2008 08:02:50

йаздыртмай!

№11 (7495) / 15.10.2008 03:53:57

Тђрќемђчелђр дигђннђн, ђллђ нинди галђмђтлђр очратырга мљмкин. Бер районныћ икмђк заводы капкасына "Ќаваплылыгы чиклђнгђн ќљмџњрият" диеп язып куйганнар иде. Барыбер беркем аћламый дигђннђрдер инде. Кызганыч, фотоаппаратым юк иде њзем белђн. Хђзер инде ул язу да юк, ипи заводы да юк.

№10 (7490) / 14.10.2008 23:11:55

ой,Зожик, мин сине яратам, давай дружить а?)))
Кстати, вот бездэ оешма бар, Элфинур ханым Латыйпова житэкли аны, комитет по потребительской информации дип атала что ли ул... Вот алар акчага предприятиелэргэ тэржемэ итеп утыра шундый ише мэгълуматне. Но купчелек ширкэтлэр жмотят на это деньги. Татарстаннан аермалы Башкортостанда андый мэгълуматне бесплат эшлэп бирэлэр, но башкорт язмаларын мэжбурилэп куйдырталар.
"Рамстор"га килгэндэ, милэрен чэйнэдем, но татарча вывескаларын эшлэттердем. "МИн татарча сойлэшэм" акциясенэ олгертэбез дип тонен элеп йорделлэр. ике тон утыруын утырдым, но бушка элмэ такталарына тэржемэ эшлэп бирдем аларга. янымда Рамстор булса, шунда гына йорер идем, алар хоть ихтирам курсэттелэр татар теленэ. В общем, мы должны поддерживать таких, а тех,кто игнорирует наш язык, пресекать, предупреждать о нарушениях, и по мере вохможности предлагать помощь раз дэулэт и чиновники не в силах это сделать

№9 (7489) / 14.10.2008 23:00:38

Бэттэч, Кутаиси, тот та сора узен Метшиннан безне ник посылать итэсез дип?))))
Кутайка, син болай дип эйт телефоннан. Исэнмс, Илсур Рэисыч! татарча посылать итсэгез, бер хэл, лэкин шаккатмалы,башка сыймаслык хэл бит, Илсур Рэисыч, сез бит адэм страмы урысча посылать итэсез! Э бит бездэ ТР Дэулэт теллэре турындагы Закон бар! Анын нигезендэ бертигез урыс хэм татар теллэре кулланырга тиеш. Татар телен кулланып сугенсэгез, бертигезлелек сакланыр иде. Бу-халык гозере. Вот шулай дип эйт яме?
Илсур Рэисыч телефоны 299-18-18, 299-16-60

№8 (7487) / 14.10.2008 22:44:41

Мин џђр иртђ–кич берђр стакан кефир эчђм. Гел ВАМИНныкын алам. Тышлыгы да татарча, мђгџлњматы да ике телдђ. Соћгы вакытта кљнаралаш кефир урысча язулы гына пакетта чыга башлады, 1 атна элек татарча язулысы бљтенлђй бетте. Кљттем–кљттем дђ, тњзмђдем, бњген иртђн аћлатма сорап Казан сљт комбинатына шалтыраттым. Лаборатория башлыгы мића бик аптырады. "Мин андагы татарча язуны берђр кеше укып утыра дип башыма да китермђгђн идем, – ди. –Књптђн тњгел пакет тышлыгына язылучы мђгълњматне яћартасы булды, шућа яћа пакетларга заказ бирдек." "Шунда "Майлы кефир", "составы фђлђн–фђлђн", "3,2 %лы" дигђн 9–10 љстђмђ сњз язу бик кыйбат булдымы" дим. "Аны тђрќемђ итђсе бар, моныћ љчен бездђн 1 600 сум сорыйлар" ди. "Шундый зур завод љчен бу кыйммђтме инде?" "Кыйммђт тњгел дђ... Пакет тышына татарча язарга дигђн закон да юк бит". "Димђк, сез законны хљрмђт итђсез, ђ кулланучыны, ягъни минем кебек кљн саен сезнећ кефир–сљтне эчњчене – юк. Шулаймы?" "Юк, бу махсус эшлђнмђде, алга таба без моны истђ тотарбыз, безгђ болай дип шалтыратучы булганы юк иде," ди. Безгђ ђнђ шулай хокукны якларга кирђк. Минем кебек тагын бер 10 гына кеше шалтыратса да, ул лаборатория башлыклары бераз уйлар иде.
P.S. Минем кебек татарча язулы ВАМИН кефирын сагынучылар љчен Казан сљт комбинатыныћ телефоны 272 73 52. Лаборатория башлыгын сорарага

№7 (7486) / 14.10.2008 22:27:35

Безнен татар кутаисилары б.к ашарга, ворчать итђргђ, кеше яманларга ярата инде. Римма проблеманы књргђн, књпме кешегђ шалтыраткан. Ђ син кутаиси нђрсђ эшлђдећ? Синећ бу язмага кадђр автобуста татарча язулар булмавына игътибар иткђнећ булдымы?Мэрга мљрђќђгать иткђнећ? Ник итмисећ? Ђйе, Римма мондый темаларны соћгы вакытта шактый књтђрђ. Ђ аћа телђктђшлек књрсђткђн, ул теманы књтђреп алган башка журналистны белмим (монда 1–2 "бљек" пар чыгарып утыра, телђктђшлеге ташка њлчим).

№6 (7478) / 14.10.2008 19:40:41

№5 (7477) / 14.10.2008 19:32:36

Римма, молодец ул. Шэп тема тапкан. Анын, татар теле шэхэр шартларында дигэнрэк темага беренче язуы тугел. Даими рэвештэ яза хэм реаль эшли ул. Анын талэбе белэн, Нариман урамындагы Рамстор бер ТОН эчендэ ботен вывескаларын татарчага эйлэндерде. Римма куп эйбер яза хэм ботенесе миллэт, анын бугенге яшэеше турында. И куп эшли. Шул ук юнэлештэ.

№4 (7468) / 14.10.2008 13:28:12

1.Автобуста йорудэн ходай узе сакласын инде. Буген машинамнын сигнализациясенен батареясы (гел Европадан кергэн сузлэр кулланыла, кара син аны!!!) утырган иртэн. Машина кабынмады. Кыямэт коне житте дип торам.
2.Бу "сигнализация", "батарея" сузлэренен фарсы-торек аналоглары бармы икэн? Куркып торам алыштырып куярлар дип.
3."Болай да эшләре авыр, татарча сөйләттереп телне сындыртачакбыз." - Телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов.
Килмешэк узбеклэр турында кайгырта инде бу. Э татар Узбэкстанда андый хэлдэ 1 кон эчендэ узбек телен ойрэнэчек.

№3 (7465) / 14.10.2008 12:52:59

Материал - фигня.Илсур Метшиннан алыр иде комментарийларны журналист бик шэп булгач! Ник татарча язмалар юк Казанда, ник татар журналситларны посылать итэсез дип сорарга кирэк мэрдан

№2 (7460) / 14.10.2008 10:36:38

эйбэт материал, дэлиллэр белэн, анализ белэн, зарланмыйча гына, шэп кенэ итеп язылган. ну что мешает безнен кайбер дэулэт гэзитэлэренэ ИМдагы язмалар дэрэжэсендэ эшлэргэ? куп сойлэмичэ генэ, шигырьлэр кыстырмыйча гына, саллы итеп кенэ? Афэрин, Римма!

№1 (7454) / 13.10.2008 22:29:44

куктэн тошкэн халык ахры без,элегэчэ бер нэрсэ дэ анламадыкмыни. гомергэ буласы юк ул автобуста татарча эйтулэр. трамвайларда бар эле ул эзрэк (анда элле-мэлле тел белэн вата-жимерэ "сойлэгэн" автоответчикны кушкалыйлар).а автобусларда ул гомумэн юк. мин узем 33 маршрут белэн йорим, андый гайре табигый халгэ тарыганым юк але.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar