|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.04.2012 Җәмгыять
Сиңа ирек куйсаң...Соңгы вакытта матбугат аша да, хатлар язып та фәкыйрегезгә карата ризасызлык белдерүләр ешаеп китте. Гаепләүләр уртак: мин язучыларны яратмыйм, аларны аяк астына салып таптыйм, имеш... Берочтан чишенеп җырлаучы артистларга тел тидергәнем өчен дә эләккәли. Дөрес, хуплаучы, яклаучыларга да кытлык юк анысы, әмма элеп алып селкеп салырга укталучылар активлыгын гел җавапсыз калдыра килсәң, күпчелек укучылар күңелендә “дәшмәү – ризалашу билгесе” дигән нәтиҗә борынлавы мөмкин... Элегрәк турыдан-туры килгән хатларга миннән җавап бертөрлерәк, әйтик, менә мондыйрак эчтәлектә була торган иде:
“...Әдәбиятыбыз ифрат авыр дәвер кичергән бер вакытта, бәгъзе язучыларыбызның газета битен тутырып, мәхәббәттә аңлашуга тиң макташуларын язуымны таныйм. Бу – факт. Әгәр дә мин шулай төчеләнеп үзара макташуларыннан чыгып, аларны һәм шуларны яклаган өчен сезне “зәңгәрләр” дип атасам, бу яла ягу булыр иде... Кыек атып туры тидерсәм дә эш харап, мине шәхси тормышка тыкшынуда гаепләргә нигез туа. Ләкин минем язмаларда криминал юк, юмор, сатира, тәнкыйть жанрлары рөхсәт иткән кысалардан чыкмыйм...”
Хатлардан уртак сөземтә борынлый: мин әйбәт түгел...
Кем әйтмешли, ашның өрелесе тәмле, апрельнең бересе ямьле, ә сүзнең дөресе гамьле. Ниһаять, минем адреска уртак эчтәлекле, барча хат юллаучыларның мантыйгын ачарга сәләтлесе килеп төште. Укучылар өчен дә кызык булыр дип, аны мөхтәрәм укучыларым игътибарына тәкъдим итәм.
“...Әйт әле, Зарипов, син нишләп язучыларны яратмыйсың, ни өчен син аларны тапыйсың? Беләбез, син инде Тукайның “Тәнкыйть – кирәкле шәйдер” дигәненә елышырга махсуслаштың... Бер тапкыр хәтта, мәрхүмнәр турында “яки яхшы, яки берни дә” дигән борынгы кагыйдәгә ышыкланып, “мин милли әдәбият-сәнгатебезне күмәргә ашыкмау һәм шуның өчен тәнкыйть жанрын яшәтү ягында” дип тә күзгә төтен җибәргәләдең...Имеш, синең һәр тәнкыйть мәкаләң тиешенчә, җиткелекле мисаллар китереп дәлилләнгән, янәмәсе, син язучының шәхесенә орынмыйсың, ә бары тик аның язган әсәренә генә бәя бирәсең... Менә шунысы үтерә дә инде аның. Аннары бит язган әсәр газиз балаң кебек: үзеңә әйткәнгә түзеп тә була, ә балаңа тел тидерүчене, хәтта әйткәне дөрес, гадел булса да, мәңге гафу итеп булмый, өзгәләп ташлыйсы килә! Безнең олпат бер язучыбыз затлы журналыбыз битләрендә әлеге жанрны ачыктан-ачык кирәк түгел, дип санавын белдерде һәм “әле аны безгә кем таккандыр” дип сукранудан да курыкмады. Менә син, төрмә турында әсәр язучыга һичьюгы баланда пешерттереп тест уздырылсын, дисең. Имеш, ул андагы опер ни майтара, камера бусагасыннан узгач мәхбүс нинди сынаулар уза кебек һич кирәкмәгән сорауларга тотлыкмый җавап бирергә тиеш. Янәсе, үзе баланда шопырмаучының, кемдер сөйләгәннән чыгып, әлеге учреждениеләргә кереп тә карамаган һәм андагы исләрне иснәмәгән-тоймаган көе әсәр язуы – теманы профанацияләү... Ә кайда бар соң бездә нәрсәнең булса да очына чыгу? Яисә асыл һөнәрилек? Кай өлкәдә? Ни өчен язучы гына ак карга сыйфатында гомуми вәзгыятьтән тайпылырга тиеш? Менә син тарихи роман язучыларга каныгасың, имеш, үзләре тасвирлаган чорлардагы төзелеш, архитектура үзенчәлекләреннән бихәбәрләр, әсәрләрендә иҗтимагый катламнарга хас кием үзенчәлекләре исәпкә алынмый, чор сулышы сизелми. Ат турында язалар, ә токымы, дирбиясе ниндилеген белмиләр. Имеш, шул замандагы аш-су, эчемлекләр турында да мәгълүмат ташка үлчим. Имеш, ул чорда киемдә хәзерге сыман дөньякүләм бертөрлелек булмавын төрле-төрле илләрдән килгән сәүдәгәрләр өс-башын тасвирлап аңлатып булыр иде; тарихи романнар вакыт һәм пространствода сәяхәт һәм аларның төп кыйммәте кызыклы тарихи ачышларны, аңны-рухны баетырдай мәгълүмат җиткерүдә. Ә безнекеләрнең бар белгәне берөзлексез, инде җепкә калган бармакларын өзелгәнче имү... Син хәтта, фәлән рәссам ясаган Сөембикә портретын роман авторы алдына куеп, аның киемнәренең нинди, кайлардан кайткан тукымалардан һәм нинди фасонда тегелешен, ханбикәнең прическасын, алка-йөзекләрен, ничек бизәнгән булуын бәйнә-бәйнә тасвирлатып тест уздырырга кирәк, дип тә лаф ордың. Сиңа ирек куйсаң, 70-80 еллардагы инженерлар турында роман язучыдан логорифм линейкасында дүрт гамәл эшләттерергә, анысын ерып чыкканнарына синус, косинусларын таптырырга да күп сорамассың. Син хәтта шуңа барып җиттең, детектив фильмнардагы өске һәм аскы якка кәгазь акча, ә урталыкка шул үлчәмдә туралган кәгазь тутырып ясалган пачкалар белән алдау эпизодлары белән чагыштырып, бәгъзе әдипләребезнең зур күләмле әсәрләрен дә шундыйларга төрдәш дип расларга маташтың! Имеш, башында ярты, азагында ярты хикәялек нәрсәдер бар, ә урталыкка жанрга һәм сюжетка бәйсез сексуаль кәртинкәләр белән ашланган-сипләнгән чүп-чар дыңгычланган... Күктән җиргә төш, Зарипов. Без бит авыл малайлары. Сөтне көлке бәягә җыйганга күрә, авылдаш аңа су өстәргә мәҗбүр ләбаса! Язучы да күктән төшмәгән, ул да авыл баласы. Мөгаен, син шәп дип санаган әсәреңне чыгара алмагансың да, үтең купкан, яшәү җаен тапкан каләмдәшләреңә шуңа бәйләнәсең. Ә бит бер мәкаләңдә, тапкырлау таблицасын любей дурак белә, бүлү таблицасын белү мөһим дип, куык очырганың булды. Миннән сиңа акыл – үз киңәшеңне үзең тот һәм язучыларыбызны тынычлыкта калдыр!”
Менә шундый хат. Әлбәттә, автор аноним булып, башка берәүнең адресын һәм исемен күрсәткән булуы да мөмкин. Шуңа күрә әлеге гыйбрәтле хатның авторын һәм адресатын атарга базмадым. Бәйләнергә генә торалар бит, сак булу хәерле...
Рөстәм ЗАРИПОВ |
Иң күп укылган
|