поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.04.2012 Милләт

Әгәр мин борчылмасам, син уйланмасаң...

Татар теле – очкыч трабыннан яки поезд баскычыннан төшкәч үк түгел, ә бәлки Казан – Саба маршруты автобусыннан башлана. Авыр булса да таныйк: Казан, Чаллыдан аермалы буларак, татар телле түгел, ә рус телле шәһәр шул. Ул бары тик Татарстанның башкаласы гына. Беркөнне генә «Казан – Саба» автобусына утырып кайттым. Кеше күп түгел, әмма автобус эче гөж килә. Үзебезнең як сөйләмен тыңлау рәхәт тә соң. Бигрәк тә олы яшьтәгеләрнекен. Үз телеңдә ике кешенең сөйләшеп баруын тыңлап кайту гаҗәп. Кызыклы әдәби китап укып барам диярсең.

Соңгы елларда туган телебез, аңа куркыныч янавы турында матбугат чараларында күп языла, радио-телевидениедә күп сөйләнелә. Телебезнең кабаттан икенчел телгә әйләнә баруына үзебез гаепле түгелме соң?! Өстәвенә, тегесе эшләнмәгән, бусы эшләнми дип лаф орырга да күп сорап тормыйбыз. Бер дә бизәми инде ул безне. Ә кем комачау итә соң? Берәү дә, минемчә. Татар теле дәүләт теле булып та, элмә-такталарыбыз «чыктым аркылы күпер» – өсте-өстенә хата белән язабыз. Күп кенә такталар ике телдә язылмый, фәкать рус теллесенә генә өстенлек бирелә. Яшерен-батырын түгел, без районкүләм үткәрелгән җыелышларны, конференцияләрне дә татар телендә үткәрүне гадәткә кертә алмыйбыз әле. Залда берничә башка милләт кешесе утырса да, теге яки бу киңәшмәне, җыелышны рус телендә алып барырга мәҗбүр булабыз. Берничә татар булган җирдә, искәрмә ясап булса да, безгә берәү дә татарча сөйләми югыйсә. Ни генә булмасын, без татарлар, Россиянең тәүге Президенты Борис Елцинның Казанга килеп: «Суверенитетны үзегез йота алган кадәр алыгыз, һәр республиканың милли үзаң үсешенә тормоз буласым килми», – дигән тарихи сүзләрен дә тиешенчә файдалана алмый калдык. Телебез, аны үстерү, киңәйтү мәсьәләсендә бу бигрәк тә үкенечле булды. 1990 елның августында әйтелгән әлеге тарихи гыйбарәне сагынып искә алырга гына калды. Шулай да, ул «җепшек» чорның казанышы буларак, без башкалабыз Казан шәһәрендә трамвай-троллейбусларда авыз тутырып татарча сөйләшә башладык. Аңарчы җәмәгать урынында татарча сөйләшкәннәргә күктән төшкән кешегә караган кебек карадылар. Тора-бара Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама кебек эре шәһәрләребездә йөз процент ана теле укыта торган татар гимназияләре дә пәйда булды. Тик иртәрәк сөенгәнбез икән шул, «Балам татар теле белән ерак китә алмаячак» дигән фикерне алга сөреп, күпләр баласын рус телле мәктәпләргә бирә башлады. Гимназияләр исә директорлары өчен бушлай фатир алып калу урыны гына булды. Әйе, чиратсыз фатирлар да, акчалар да бүлеп бирелде. Әмма нәтиҗәсе генә суга сәнәк белән язуга кайтып калды. Дөреслек ата-аналар фикерендә дә беркадәр бар анысы. Чыннан да, укыткан балаң ул телне файдалана алмаса, синең куйган хезмәтең нигә соң?! Әмма телебез хакында мин борчылмасам, син уйланмасаң, тора-бара рус телле манкортларга әйләнеп бетмәгәек. Мамыктай йомшак, назлы, иркә телебезне күрәләтә бозып сөйләшәбез. Безгә, кешеләр белән еш аралашучы һөнәр ияләре булган журналистларга, бу аеруча яхшы күренә. «Бүгенгесе көндә» дип сүз башлаган хуҗалык җитәкчесен ничек аңларга? «Бүген» генә диясе бит югыйсә. Агроном яисә зоотехникларыбызның сөйләм теленә игътибар итик: «Башта многолеткаларны тырмаладык. Аннары озимыйларга подкормка керттек. Хәзергесе көндә солы, борчак чәчәбез». Яки «Бүген көнлек надой 7,5 литр. Конечно, тагын да арттырып булыр иде, корманың качествосы начар. Тиздән качественный итеп салынган траншеяны ачачакбыз». Авыл интеллигенциясе дә телне бозып сөйләшкәч, гади халыктан ни көтәсе кала?!

 

Телебездәге бу чуарлык каян килә соң? Әлбәттә, иң беренче чиратта, гаиләдә бирелгән тәрбиядән. Әти-әни, әби-бабай ничек сөйләшсә, онык та шулай өйрәнә, гадәтләнә. Туган телебезнең матур аһәңнәрен, бизәкләрен балаларыбыз күңеленә сеңдерү, аның нигезен, нечкәлекләрен өйрәтү бурычы исә хөрмәтле укытучыларыбызга йөкләнә.


Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ, Теләче
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»