поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.04.2012 Мәдәният

Татарстанның халык артисты Булат Сәләхов

Булат Сәләхов белән мәдәният институтында бер чорда укыдык без. Дөрес, ул «заочник» – читтән торып укучы иде. Читтән торып укучылар, һәр заманда да, шактый хәйләкәр булалар. Гомум фәннәрдән лекцияләр, рефератлар язып, немец теле дәресендә «хенде хох» белән «ауфвидерзейн»ны русчага тәрҗемә итеп вакыт әрәм итмиләр. Казан кадәр Казанга елга ике генә килгәндә нинди китапханәләрдә, дәресләрдә күксеп утыру ди инде ул.

Аларга бу эшләрнең барын да эшләшергә без – әле мәктәптә укыганнарын да онытмаган «очник»лар бар. Ә менә махсус фәннәр – сәхнә теле, актерлык осталыгы, сәхнә хәрәкәте, вокал, хореографияне уку кирәк. Шуны гына укыйлар иде дә бугай безнең «параллель заочниклар». Гөнаһысына кермим, Булатка реферат язып утырган булмады. Үзе тырышып укымадымы икән әле дигән шигем дә бар. Шулай булмаса, ничек артист кына түгел, драматург та булыр иде соң ул?!

 

Булат – зур артист, чын мәгънәсендә халык артисты ул. Үз сүзләре белән әйтсәк: «Халык театрында да 15 ел эшләгән артист мин».

 

Ярый, хуш. Фотоальбомга күчик. Халык артисты булганчы гап-гади малай булган бит әле ул. Ничегрәк киенеп, кемнәр белән «карточкага төшеп» йөрде икән...

 

 

1. «Берәү үрти, әнә,

Калганнары көлә.

Минем генә башка

Җитди уйлар килә.

 

Бу фотоның артына шундый шигырь дә язып куйганмын әле. Дөресе дә шул бит, миннән башкаларның барысының да авызлары ерык. Димәк, Нуретдин белән Саимәнең иң җитди баласы мин булып чыгам бит инде. Арткы рәттә басканнар: Илсөяр апам, Фирдания апам, әнием Саимә, алда: Наҗия апа мин, абыем Айдар. 1956 ел».

 

 

 

2. «Хәзер сәхнәдә чәчәк бәйләмнәренең шактый купшыларын бүләк итәләр инде. Кечкенә чакта бәйләмнәрнең үзебез җыйганнары кузгалак, сарымсак чәчәге, күкебаштан тора иде. 1963 ел. Мин 5 нче сыйныф укучысы».

 

 

 

3. «Урман безнең авылга терәлеп үк торганга, урманда үстек инде без. Кузгалагын, җиләген, чикләвеген ашап кына бара идек. Бу фотога Айдар абый армиядән ялга кайткач төштек. Күрәсезме безнең арттагы кара урманны? Безнең авыл урманы ул. Бу фотода минем авыз да ерылган инде. Илсөяр апа белән Наҗия апаның да авызлары колакта. Абыйның көлүе бөтенләй «русча», армиядә булгангадыр инде. 1965 ел».

 

 

 

4. «Мәктәптән соң авыл баласының иң беренче барыр урыны – ПТУ инде аның. Мин дә Арчадан Кукмарага йөреп бик нык кимердем ул ПТУ гыйлемен. «Битлз» йогынтысында үстергән озын «ял» авыл малайлары прическасы түгел инде ул түгелен. Ярар, армиягә киткәндә кырырлар әле. 1969 ел».

 

 

 

 

5. «Әйтәм ич, кыралар ул чәчне дип. Эшләпә астыннан да күренә башның такыр икәнлеге. Ике куе кара каш кына сызылып калган. Армиядә мин Байконурда хезмәт иттем. Взвод комсоргы идем. 1973 ел».

 

 

 

6. «Яр Чаллы – мин төзегән шәһәр ул. Шәһәр төзелешендә 14 ел эретеп ябыштыручы булып эшләдем. Бу шат чырайлы рәсемем «Труд» газетасында чыккан иде. Кем әйтмешли – «күрде инде безнең башлар...»

 

 

 

7. «Мәдәният институтында укыган еллар истәлеге бу фото. Безне сәхнә теленнән укыткан Фирдания Исмәгыйль кызы Садриева белән «Фәнни коммунизм» фәнен укыткан Рафаэль Сибгат улы Хәкимов Күлле Кимегә алып барганнар иде. Сибгат ага Хәкимнең шигыренә кергән өянкеләр янында Рафаэль Сибгат улы фотога да төшерде үзебезне. 1985 ел».

 

 

 

8. «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы халык театрында «халык артисты» булып йөргән көннәр булыр бу. Мин халык театрында 15 ел уйнадым. Шуның өч елын режиссер булдым. Театрның ул чактагы артистларын гына күрегез: беренче рәттә Рөстәм Хәйруллин, кызларым Раилә белән Гүзәл арасында мин үзем. Шәфәгат Салихов. Икенче рәттә: Гөлдания Хәйруллина, Салават Фәтхетдинов, җәмәгатем Фәнүзә, Елена Мөҗипова, Ильяс Абдуллин, Шәфәгатнең җәмәгате Мөршидә Салихова, Азат Мәрдәнов, Тәслия Ишалина».

 

 

 

9. «Драматург булмакчы идем бит әле. Артымда «Җәмилә авылы» дигән әсәрем буенча куелган спектакльнең афишасы. Бүген җиде пьесам бар. Күбесе бик уңышлы бара. Иң яңасы – «Көтү» дип атала. Буа театры ил буйлап уйнап йөри шуны. Алар баермы, минме – карарбыз».

 

 

 

10. «Бу фотода сез танымаган кешеләр юктыр дип беләм. 90 нчы еллар башы. Авыр еллар булган икән бит ул, ә без шуны белми, яңа концерт төркеме төзеп, концерт куеп йөргәнбез».

 

 

 

11. «Рэй Куни әсәре буенча куелган «Ике хатынлы таксист» спектаклендәге Сәхәби роле бу».

 

 

 

12. «Чаллы драма театры коллективы. Коллегаларым, дусларым, кыскасы, газиз труппам бу. Безнең кечкенә генә сәхнәбезгә «зур» тамашачылар килгән чак. 2005 ел».

 

Булат Сәләховка 21 мартта 60 яшь тула. Безнең белән институтта укып йөргәндә яше утыздан да артып киткән булып чыга бит инде аның. Хәер, карт студент дигән төшенчә юк. Бигрәк тә мәдәният һәм сәнгать институтында. Ярый әле укыган, ярый әле театрга килгән. Югыйсә, Татарстанның халык артистлары бер кешегә ким булыр иде. Уңышлар сиңа, курсташ дустым. Артист өчен уңыш – яңа рольләр икәнлеген син инде мин әйтмәсәм дә беләсең.


Сәхифәне Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА алып бара
Сәхнә
№ 3 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»