поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.04.2012 Язмыш

Әтием һәм мин

Татарстан мәгълүмат чараларының берсендә “Татар гаиләсе”нә багышланган “Әти һәм мин” дип аталган бәйге үткәреләчәге турында хәбәр күземә чалынган иде. Анда татарның танылган язучысы мөхтәрәм Туфан ага Миңнуллин милләттәшләребезне бу конкурста катнашырга чакырып: “Инде буй җитеп, тормышның озын-озак сукмагыннан алга атлаганда, әтиләреннән алган сабакларны бер түгел, мең кат рәхмәт хисләре белән искә төшергән балалар язсын иде”, - дип мөрәҗәгать иткән иде.

Шушы сүзләрне укыгач, мин дә үземнең әтиемнең миңа гомер юлымда биргән бер сабагы турында язарга булдым. Дөрес, бу язмамны беркая да, бернинди бәйгегә дә җибәрмәдем. Ул шулай язылган килеш ята бирде. Беркөнне уйладым да, язмамны яраткан “Бердәмлек” газетабызның хөрмәтле укучыларына тәкъдим итәргә, дигән карарга килдем. Әтиемнең миңа биргән сабагы, бәлки, безнең яшьләребезгә дә тормышларында ярап куяр.

 

Безнең гаиләбез зур булып 14 - 15 кешедән тора иде. Вакытсыз вафат булган беренче әниебездән - алты, ә икенчесеннән - дүрт бала, олы абыебызның хатыны-килен белән оныклар да бар бит әле. Хәзер генә ныгытып аңлый башладым: гаилә башлыгы булган әтием алдына һәрвакыт, ничек шушындый зур гаиләне туендырырга икән, дигән мәсьәлә килеп баскандыр. Бигрәк тә кышкылыкка җитәрлек ризык хәстәрләү булгандыр дип уйлыйм.

 

Миңа ул чакларда 12 - 13 яшьләр чамасы иде. Әти белән үзебезнең Зур Чирекле авылыннан (Ульян өлкәсе Николаевка районы) бер унике чакрым ераклыкта урнашкан заводка көнбагыш мае чыгарырга йөри идек. Колхозның урылган басуыннан төшеп калган көнбагыш башларын җыябыз да, шуларны суктырып, май ясатырга китәбез. Берничә тапкыр барудан соң алынган көнбагыш мае безнең зур гаиләбез белән кыш буе ипи манып ашарга да, бәрәңге кыздырырга да җитә, әниебез, шул майда суган кыздырып, ашка да сала торган иде.

 

Күмәкләшеп колхоз кырыннан алдан ук җыелган көнбагышны кич җитәр алдыннан ныклап капчыкларга тутырып куярга булдык. Иртүк сыерыбызны арбага җигәбез дә кузгалабыз, янәсе. Тик сыер хәтле сыер җигеп барырга булгач, әтиебезгә әзерләнгән көнбагыш кына азрак булып күренгәндерме, белмим. “Кырга барып тагын бераз җыярга кирәк, әле ястү намазына кадәр өлгерәбез”, - ди бу. Аннан бераз икеләнебрәк: “Әллә ястүне укып чыгыйкмы икән?” - дип тә әйтеп куйды.

 

Мин әтигә киңәш бирергә, артык кечкенә идем шул әле. Хәзерге чагым булса, әлбәттә, ястүне генә түгел, сәфәр намазын да укырга кирәк дип әйтер идем.

 

Без намазларыбызны укымыйча гына барырга булдык. Кайткач укырбыз, дип уйлагандыр инде әти.

 

Көнбагыш кыры авылдан ерак та түгел, берникадәр өстәрәк кенә. Ә Зур Чирекле түбәндә, тау астында. Аның икенче ягыннан инеш агып ята. Ә инеш аръягында таулар, тимер юлы, аннан соң ачык дала башлана.

 

Без кырга килдек тә, караңгылык ныгытып төшкәнче буш капчыкларга җыелган көнбагышны суктырып тутырырга да өлгердек. Тик төнге караңгылык бик тиз иңде. Әле ай да калкырга өлгермәгән. Тирә-яктагы кырларның күпчелеге инде көзгелеккә сөреп куелган. Шуңа да бөтен җир кап-кара булып күренә. Миңа шунда нигәдер куркыныч булып китте. Белгән догаларымны эчемнән генә укырга керештем.

 

Кайтырга чыккач, өйгә юлны таба гына алмыйбыз бит. Йөрибез-йөрибез дә һаман шул бер үк урынга килеп чыгабыз. Әллә инде җен эзенә бастыкмы икән, дип тә уйлап куям.

 

Шулай озак әйләнгәннән соң, авылыбызны да, тимер юлын да урап үтеп, зур машина юлына килеп җиткәнбез. Ястү намазына түгел, иртәнге намазга да өлгермичә, хәлдән таеп өйгә кайтып кердек. Тик барыбер көнбагыш белән ныклап тутырылган капчыкларыбызны ташлап калдырмадык.

 

Май чыгарырга ул иртәдә бара алмадык инде, бу эшне икенче көнгә калдырырга туры килде.

 

Соңрак шушы вакыйганы искә төшереп, әтиемнең: “Кызым, бу сиңа гомерең буена сабак булсын, башкача беркайчан да хәзер эшли ала торган эшеңне кичектермә, вакытында эшләп бетерергә тырыш”, - дигән сүзләрен онытмыйм.

 

Тагын шуны да әйтим әле: без юл эзләп йөргән дала уртасында ул вакытта чыршы урманы бар иде. Соңрак аны әкренләп бөтенләй кисеп бетерделәр. Шул хәлне күргән әтием: “Киләчәктә, бер илле еллар үткәч, биредә тагын шундый ук чыршы урманы үсеп   җитәчәк әле, Аллаһы бирсә”, - дигән иде.

 

Хәзер әтиемнең бакыйлыкка күчкәненә дә 26 ел була инде, ә без адашып йөргән вакытлардан бирле илле өч ел үтеп киткән. Ә теге киселгән урман урынында, әтием әйткәнчә, чыннан да яңа чыршы урманы шаулап үсә. Миңа да инде хәзер 67 яшь. Тик әтием Газимҗанның биргән сабаклары гел истә. Нинди дә булса бер яңа эш эшләргә тотынам яки  кая да булса юлга чыгарга җыенам икән, кылт итеп шул көнбагыш кырында караңгы төндә булган вакыйга искә килеп төшә. Безне, бәндәләреңне, догаңнан ташлама, Ходаем!

 

Самара шәһәре.


Разия ӘЮПОВА-ЙОСЫПОВА
Бердәмлек
№ 15 | 07.04.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»