|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.04.2012 Җәмгыять
Фарис Галләм Николай Караченцевны дәваларга җыенаАны инде зур сәхнәләрдә, циркта күрә башлавыбызга да ике дистә елдан артык. Ул сәхнәдә җырламый да, уйнамый да, ә давалый. Үзенең Ходайдан килгән сәләтенә нигезләнеп тәмам өметен өзгән, яшәүдән туймаса да табиблар бусагасын таптаудан гайрәте чиккән бәндәләргә сәламәтлеген кайтара. Фарис Галләм - атаклы психотерапевт, Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министрлыгы отличнигы. Әллә нинди яман хасталардан да тернәкләнергә булыша ул. Фарис ага ярдәм иткән авырулар арасында бәйрәм саен тәбрикләп торучы рәхмәтле пациентлары да бихисап икән.
- Фарис абый үзегездә хасиятле дәвалау сәләтен кайчанрак тойдыгыз?
- Мин Кукмара якларыннан, Күкшел авылыннан. Безнең әни гомере буе кеше дәвалады. Бернинди медицина белеме булмаса да, аның янына хәтта тирә-як авыллардан бик күп кеше килә торган иде. Кайсы имгәнгән, кайсы буынын тайдырган барысын да карап, җайлап, савыктырып җибәрә торган иде. Сөлек салып та дәвалаганын хәтерлим. Ул вакытта андый могъҗизаларга үзем ышанмый да идем әле. Югары уку йортларында укыганда безне халык медицинасына ышанырга өйрәтмәделәр. Нарколог булып эшләгән вакытта үзеннән-үзе әлеге өлкәгә килеп кердем. Аллага шөкер, хәзер зур нәтиҗәләргә ирештем.
- Ә традицион табиб булып эшләгәндә нинди чирләрдән дәвалый идегез соң?
- Заманында Әгерҗе районы Исәнбай авылында участок хастаханәсендә эшләдем. Монда инде теләсә нинди чир белән килүчегә дә ярдәм күрсәтергә туры килде. Чөнки хастаханә 100 км чакырым әйләнәсендә бердәнбер. Шуңа күрә имгәнгәне дә, сынганы да минем куллар аша үтә торган иде. Хәттә теш алдыру, бала төшертү вазифасын да үземә башкарырга туры килде.
- Традицион булмаган, халык медицинасына күчкәнче шактый тәҗрибә туплагансыз икән...
- Барлык хезмәт стажым 26 елдан артып китте. Аллага шөкер, шушы 26 ел эчендә бик күп кешеләргә сәламәтлек бирдем, традицион медицина ярдәм итә алмаган авыруларны аякка бастырдым. Хастаханәләрдә ярдәм тапмаганнар, соңгы өметләре өзелгәндә миңа килеп егылганнарның күбесенә яшәү шатлыгын кайтарырга насыйп булды. Склероз, кызыл волчанка, паркинсон авыруы, эчүчелек, онкология, кысырлык, псориаз һ.б дөньяда дәвалауга бирешмәгән авырулы кешеләргә ярдәмем тиде, миннән шифасын алучылар булды. Егермешәр ел өметсез авырып ятканнарны аякка бастырдым, Әлхәмдүлилләһ! Сабыйлар да килә, карт-карчыклар да күп. Кайсын тотып, кайсын күтәреп сеансларыма алып киләләр.
- Дәвалауның механизмын да аңлатып китсәгез иде. Нинди ысулга таянып эш итәсез?
- Мин гипноз белән дәвалыйм. Медицинада бу күренеш билгеле, канун буенча расланган. Остеохандроз, умыртка бүсере - менә боларга йөз процент ярдәмем тия дисәм дә ялгыш булмас. Минем методика белән эшли башласаң, поликлиникадагы 80 процент авырулардан котылырга мөмкин. Күпме бюджет акчасын экономияләргә булыр иде. Хәзер массовый сеанслар рөхсәт ителми. Ләкин мин утыз кешегә кадәрге төркемнәр белән эшлим.
- Сезнең бусагага Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә килә. Ничек эзләп табалар?
- Төрле төбәкләрдән киләләр. Интернетта сайтым эшли www.farisgallyamov.ru Менә әле Мәскәүдән танылган кино актеры Николай Петрович Караченвцевны алып килергә җыеналар. Хатыны элемтәгә чыкты. Май аенда аның белән күрешергә исәпләп торам. Кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә ышандырдым. Узган язда Тукай районыннан Гүзәл дигән ханым килде. Аңарда бик күп төрле авырулар иде. Табиблар өенә үләргә генә җибәргәнннәр (баш мие шеше). Умыртка сөякләре беткән, аякта йөри алмый иде инде. Алланың рәхмәте белән озак вакытлар минем курсларга йөреп аякка басты. Бүгенге көндә эшли, илле сигез яшен тутырды. Мин пычаксыз, аңасты (подсознание) аша эшлим. Зиһенгә тоткарлык ясап, мин аң астына керәм (безнең бөтен әгъзаларның үзәкләре шунда). Шунда кереп кешенең резервларын уятам. Адәм баласының мөмкинчелекләре иксез- чиксез, аны белеп бетереп кенә булмый. Дөресен генә әйткәндә, минем ярдәм белән кеше үз-үзен дәвалый. Мин стимулятор вазифасында гына.
- Фарис абый, көн саен диярлек төрле авырулар белән очрашасыз. Моннан шәхсән үзегезгә авырлык килмиме, үзегезне ничек саклыйсыз соң?
- Әлегә андый-мондый нәрсә сизгәнем юк. Аллага шөкер, быел 65 яшемне тутырам, егетләр кебек хис итәм үземне. Мондый сәләтем белән горурланам. Һәм Аллаһының бүләге дип кабул итәм.
Беренче Аллаһы Тәгалә, ә мин аның сәбәпчесе генә. Намаз укымасам да, көн саен Аллаһыга рәхмәт әйтәм, яныма килүчеләргә саулык сорыйм.
- Фарис абый, Аллаһы Тәгалә адәм балаларына чирләрне ни өчен җибәрә дип уйлыйсыз?
- Аны тыңламаганга, Ул кушканча яшәмәгәнгә...
- Димәк, кешеләрне дәвалап сез ...Аллаһының эшенә аяк чаласыз?..
- Аллаһы Тәгалә сәбәп итеп аларны миңа китерә, ә миңа аларга ярдәм итәрлек сәләт биргән. Безнең бик күп авыруларыбыз экология һәм күп ашаудан килә. Аллаһы чирен җибәрә һәм шул ук вакытта аларны минем белән очраштыра да. Мин һәрвакыт эшемә “Аллага тапшырдык!” дип тотынам.
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|