поиск новостей
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Февраль
  • Фәнис Яруллин (1938-2011) - язучы
  • Гөлинә Гыймадова - журналист
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
12.10.2008 Мәгариф

АВЫЛ МӘКТӘБЕ ҺӘМ… ИНТЕРНЕТ

Мәгариф системасындагы кайбер җитәкчеләрнең “һәр мәктәбебездә компьютер класслары бар”, “һәр компьютерны интернетка тоташтырдык” ише мактану сүзләренә еш кына көлемсерәп карыйм. Сер түгел, күп мәктәпләрдә компьютерда эшләү түгел, аны кабызырга да куркалар – ватылса нишләрсең! Ә информатика укытучылары балаларга бүгенге (!) компьютер дөньясын өйрәтер урынына аларның башын ниндидер кирәкмәс формулалар белән дыңгычлый. Бу бигрәк тә авыл җирендә шулай. Дөрес, бар җирдә дә түгел.

Әюпов Илфар Илдар улы Арча районы Кушлавыч авылы мәктәбендә директор урынбасары. Информатика укыта. 28 яшьлек укытучы компьютер һәм интернет дөньясын китап-әсбаплардан гына түгел, ә үзлектән дә өйрәнә. Ул ясаган koshlaush.narod.ru сайты якташлары өчен генә түгел, барлык татар интернет кулланучылары өчен дә кызыклыдыр, дип уйлыйм. Кереп карагыз. Бу мәктәп сайты да, авыл сайты да. Авылны интернетка чыгаручы һәм интернетны авылга кертүче белән әңгәмә - сезнең игътибарыгызга.

 

– Илфар әфәнде, Кушлавыч авылы һәм аның мәктәбе сайтын эшләү сезгә нигә кирәк иде?

 

– Ул безнең мәктәпнең тормышын чагылдыручы сайт. Белем йортында күп кенә кызыклы вакыйгалар, чаралар булып тора. Шулар турында мәгълүмат эләбез. Уңышларыбыз белән мактанабыз, проблемаларыбыз булса – чишү юлларын эзлибез. Ә иң мөһиме, сайт - ул аралашу урыны.

 

– Ул күбрәк укучылар арасында популярмы яки укытучылар арасындамы?

 

– Сайт белән күбрәк укытучы хезмәттәшләребез файдалана. Кытай, Төркия кебек илләрдән керүче якташларыбыз да бар. Мәсәлән, Анталиядән Фәнис Зыятов. Иң актив кулланучыларыбызны http://kushlaush.forum24.ru форумында күрергә була.

 

– Татарга беренче чиратта Тукай аша таныш Кушлавыч авылында бүген ничә хуҗалык? Балалар күпме?

 

– Авылыбызда 73 хуҗалык. Мәктәбебездә 41 бала белем ала. Укытучыларыбыз Кушлавыч, Иске Җөлби һәм Әтнә районы Яңа Җөлби авылларыннан.

 

– Компьютерлаштыру ни хәлдә?

 

– Мәктәптә заманча 4 компьютер эшли. Ике ел элек иярченле (спутниклы) интернетка ялгандык. Укучыларыбыз өчен дә, укытучыларыбыз өчен дә компьютер һәм глобаль челтәрне тагын да якыннан өйрәнүгә бер этәргеч булды бу. Ун укытучының дүртесендә шәхси компьютерлары бар. Укучыларыбыз да өйләренә сатып алалар. Ләкин әлегә интернет мәктәптә генә бар шул. Әкренләп, бәлки, өй компьютерларын да электрон “челтәргә” тоташтыра башларлар.

 

– Информатиканы ничәнче сыйныфларга укытасыз?

 

– 8 һәм 9лыларга. Шулай ук информатика түгәрәге эшли. Укытучыларыбыз өчен дәресләрдә компьютер куллану, интернеттан материаллар алу - зур ярдәм. Хәзер бит нинди фәннән телисең, шуның буенча материал табарга мөмкин. “Белем.ру” порталы белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез.

 

– Иярченле элемтә урнаштыргач, укучылар интернетка тагын да якынайды дисез. Әмма анда бит балалар хозурына тәкъдим итәргә ярамаган ресурслар да бар. Әйтик, экстремистик, порносайтлар яисә һәртөрле секта сайтлары. Балалар шунда да керә аламы яисә адресларны чикләүче нинди дә булса фильтр бармы?

 

– Бу турыда алдан ук уйланылды. Иярченле интернетны тоташтырганда ук белгечләр фильтр куйды. Ул болай эшли. Билгеле бер сүзләр базасы бар. Шулар очраган сайтларны блоклау чарасы күрелгән. Аңа өстәп бөтен мәктәпләргә таратылган «Первая помощь» дип аталган лицензияле программалар  жыентыгыннан контент-фильтр системасын куйдык. Балалар начар интернет-ресурслардан сакланган. Бу район күләмендә эшләнде.

 

– “Иң шәп укучы - укытучысыннан зуррак уңышка ирешкән укучы” диләр. Андыйлар бармы сездә? Ягъни компьютер һәм интернетны сездән дә яхшырак белгән балалар?

 

– Безнең авыл баласы өчен компьютер, интернет яңарак нәрсә. Шуңа күрә әлегә андый укучыларыбыз юк. Әмма укып чыгучылар арасында бу өлкәдә инде шактый сизелерлек алга киткәннәре бар. Инде бүгенге укучыларыбыз арасында да атап китәрдәйләре күренә. Шуңа күрә, мәктәпне тәмамлаганчы укытучыларын узып киткәннәре дә булыр дип уйлыйм. Һәм мин үз эшемнең нәтиҗәсенә бик шат булыр идем.

 

– Соң булса да уң булсын: сезне узган Укытучылар көне белән котлыйм!

 

– Рәхмәт. Үземнең дә барлык укытучыларыбызны, район мәктәпләрен һәм район мәгариф бүлеген узган һөнәри бәйрәмебез белән котлыйсым килә. Хезмәттәшләребезне сайтта көтеп калам. Аралашып яшик!

 


Данил СӘФӘРОВ
Ватаным Татарстан
№ 213-214 | 10.10.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы