|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.03.2008 Мәдәният
ШАМИЛ ЗАКИРОВ: «...САЛГАН САЕН АЛТЫН ЙОМЫРKА ТӨШМИ»
Шамил Закиров бөтен гомерен Камал театрына багышлаган шәхес. Аның белән бер сулышта яши ул. 20 елдан артык директор вазыйфасын үз җилкәсендә тарткан Шамил Зиннур улыннан башка Камал театрын күз алдына да китерү авыр. Бүген милли сәнгать индустриясендә аның кебек булдыклы менеджерлар бармак белән санарлык. Театрны авыр елларда да саклап калган, тулы канлы тормыш белән яшәтә алган кеше ул. Шамил Зиннур улы белән татар театры язмышы, милли драматургия проблемалары, кино сәнгатенең ни өчен үсеш ала алмавы хакында сөйләштек. — Шамил әфәнде, Камал театры гастрольләргә еш йөри. Элек, әлбәттә, алар күбрәк һәм колачлырак булган. Хәзер дә тик ятмыйсыз — Бакуга, Алматыга барып кайттыгыз, Мәскәүне дә читләтеп узмадыгыз. Бүген Камал театрының чит төбәкләргә чыгып йөрүе табыш китерәме, әллә бу уңай имидж саклау өчен генә эшләнәме? — Үткән гасырның 60-70 нче елларында гастрольләр керемле иде. Ул вакытта театр финанс ягыннан ниндидер авырлык кичерә башласа, шунда ук акча эшләргә дип гастрольләргә чыгып китә идек. Урта Азиягә барып кайтулар берни тормады. Юл бәясе, кунакханәләрдә яшәү арзан иде. Ә үзгәртеп кору елларында хәлләр башка юнәлеш алды. Хаклар түзә алмаслык булып үсте. Гастрольләр бик чыгымлы, дәүләт яисә иганәчеләрнең ярдәменнән башка мөмкин түгел. Хәер, гастрольләрнең кирәклеген дәүләт тә аңлый, аңа игътибар артты. Гастрольләргә актив йөрибез, ләкин бу безнең кесәгә бик нык бәрә. Кайткач, акчасыз калабыз. Гастрольләргә чыгым эзләп барабыз булып чыга. Эшләмәсәң, файдалырак. Ләкин кул кушырып утырып булмый, артистларның иҗади формасы югала. Гастрольләрсез театр үлә башлый. — Акча мәсьәләсе авыр дисез. Камал театры бу яктан башкаларга караганда әллә ни авырлык кичерми кебек, дәүләт яхшы ярдәм күрсәтә бит. — Соңгы елларда бинага ремонт ясалды, җиһазлар алынды, театрны техник яктан яңарттык, ләкин хезмәт хакы буенча арттарак калдык. Качалов театрыннан да калышабыз. Мәсәлән, Мәскәүгә үз акчабызга барып кайтырга мәҗбүр булдык, чөнки мәдәният министрлыгы безгә ярдәм итмәде. Бармыйча кала алмыйбыз, андагы тәнкыйтьчеләр, сәнгать белгечләренең бәя бирүләре бик мөһим. — Театр дәүләт ярдәменнән башка яши аламы? — Юк. Репертуарлы театр — керемсез театр. Ул “тупик”ка илтә торган театр. Без коммерцияле проектлардан мөмкин кадәр качарга тырышабыз, чөнки бу театрның зәвык дәрәҗәсен төшерергә мөмкин. Икенче ягы да бар. Бары тик югары дәрәҗәдәге сәнгать әсәрләрен, күп чыгымнар таләп иткән классика, зур состав белән эшләүче спектакльләрне генә сәхнәләштерү театрны буш тагарак алдында калдырырга мөмкин. Шуңа да ул күпкырлы булырга тиеш. Репертуар өчен “кассовый” спектакльләр дә кирәк. Ансыз булмый. Минемчә, Марсель Сәлимҗанов театры бу яктан идеаль иде. Ул югары сәнгать әсәрләрен дә куйды, киң катлам тамашачыга яраклы спектакльләр дә чыгарды. Тамашачыны үзенә җәлеп итә белгән булдыклы режиссер иде. — Соңгы вакытта театрның иң уңышлы һәм уңышсыз спектакльләрен атый аласызмы? — Быелгы сезонда иң уңышлысы — Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Дивана” спектакле. Бу — без горурланырлык әсәр. Эстетик яктан бик камил, зәвык белән эшләнде. Анда поэзия бар. Тамашачы, интеллигенция кызыксынып, яратып кабул итте. Әсәр халык арасында бәхәс куптарды, бүгенге көндә сәяси яктан да бик актуаль ул. Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күке” спектаклен яратып карыйм, милли проблемаларны күтәрә. Ошамаганнарын әйтмим. Репертуарда үзем ояла торган әсәрләр дә бар. Андыйлар, бәлки, тамашачы килер, театрга финанс ягыннан уңыш китерер дип уйланып эшләнә. Кайберләре ялгышлык та булып чыга. Салган саен алтын йомырка төшми бит. Бу — эзләнү процессы. Мәсәлән, Туфанның “Гөргөри кияүләре” башта артык гади булып тоелган иде. Ә үзенең жанрында ялт иткән әсәр килеп чыкты. Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Җанкисәккәем” спектакле дә 10 елдан артык уңыш белән бара. — Камалны бер драматург һәм бер режиссер театры дип тәнкыйтьлиләр. Классик драматурглар, Туфан Миңнуллин әсәрләре генә куела һәм аларны бер режиссер гына сәхнәләштерә, дигән шелтәләр бар. Сез бу тәнкыйть белән килешәсезме? — Бер яктан, бу тәнкыйтькә нигез бар кебек. Тәфсилле анализ ясамаганда шундый фикер туарга мөмкин. Минем үземдә дә андый тоемлау бар, Фәрит Бикчәнтәев тә моны аңлый. Сез әйткән фикер урынсыз түгел. Без моны беләбез. Туфанизмнан качарга тырышу даими рәвештә бара. Менә Зөлфәт Хәким. Ул сатирик-прозаик иде, тартып дигәндәй театрга алып килдек, пьесага заказ бирдек, аларны сатып алуны оештырдык. Хәзер ул күренекле драматург. Бүген алмашка Илгиз Зәйни калкып чыкты. Без аны Аксубайга барып таптык. Гәрчә ул мәктәптә укыганда ук пьесалар язган, ТР Язучылар берлегенә җибәргән булган. Безнең сәхнәдә “Суган чәчәге”, “Мәхәббәт турында сөйләшик” әсәрләре бара, Г.Кариев исемендәге Яшьләр театры балалар өчен “Урман club”ын сәхнәләштерде, Уфада аның пьесасын уйныйлар. Бик өметле егет. Әлегә бераз кемгәдер охшатып язу да бар аңарда, ул дөнья классикасын, чит ил драматургиясен күп укый. “Мәйдан” журналында эшләүче журналист Равил Сабиров бар. Режиссер монополизмына килгәндә, хәлләр бик үк мөшкел түгел. Быел режиссура бүлеген биш кеше тәмамлый. Араларыннан икесен билгеләп үтәсем килә. Әлмәт кызы Лилия Әхмәтова бар. Зәвыклы, үҗәт һәм акыл белән эш итә торган оештыручы ул. Финанс институтын гел “5”кә укыган килеш ташлап, театр институтына белем алырга килде. Аңардан әйбәт режиссер чыгачак дип уйлыйм. Икенче кеше — Эмиль Талыйпов. Казан егете. Бик талантлы, күпкырлы шәхес. Аңардан берьюлы шәп режиссер да, актер да чыгачак. Хәзергә ул кайсы юлны сайларга белмичә бәргәләнә. — Шамил әфәнде, бүгенге татар драматургиясен ничек бәяләр идегез? — Базар мөнәсәбәтләренә күчкән вакытта татар драматургиясе кризис кичерде. Ләкин бүген милли драматургия шок хәленнән чыкты. Язучылар арасында конкуренция туды. Татар драматургиясен үстерү максатыннан “Яңа татар пьесасы” конкурсын оештырдык. Җиңүчегә 200 мең сум премия каралды. Ул чакта Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе 30 мең сум иде. Төп бүләкне Зөлфәт Хәким алды. Хәзер премия күләме бераз кимеде, катнашучылар да азайды. Беренче елны без 130дан артык әсәр кабул иттек. Быел исә 39 пьеса, ләкин аларның сыйфаты шактый үсте. — “Театр одного актера” дигән әйбер бар. Урыслар арасында бик популяр ул. Моны татарда оештыру мөмкинме? Һәм кайсы актер аны булдыра алачак, Сезнеңчә? Тамашачыны берничә сәгать буе үзенә генә каратып эшләрлек кешеләр бармы? — Өлкән буыннан Равил Шәрәфиев моны эшли ала. Яшьләрдән мин алда әйтеп киткән Эмиль Талыйпов үзе бер театр кебек. Әгәр дә ул бу эшкә теләп алынса, уңыш казаначак. Урта буын актерлар арасыннан Әмир Камалиевның перспективасы әйбәт иде. Рәшит Шамкай бар. Раил Садриев моны булдыра алыр, ул яхшы актер һәм көчле оештыручы. “Театр одного актера” — һичшиксез, Салават Фәтхетдинов. Минемчә, җырчыдан бигрәк ул яхшы актер. Автор да, режиссер да. “Театр одного актера” дигәндә актер ниндидер дәрәҗәдә автор да булырга тиеш. Аннары моның өчен кешедә зәвык та кирәк. Киң катлам тамашачы арасында популярлык яулармы-юкмы ул театр? Бусы да бар бит. Ярты-йорты хәерче системада аны булдыру авыр. Моның өчен комфортлы җәмгыяви, сәяси шартлар, яхшы әдәбият булуы кирәк. Ләкин аңа лаеклы кешеләр бар. — Буа һәм Камал театрлары арасында киеренке мөнәсәбәт сизелә. Буа театры, Камал сәхнә бирми, татар театрына 100 ел тулу уңаеннан узган юбилей фестиваленә кертмәде, ди... Ике театр арасында аңлашылмаучанлык нидән килә? — Андый театрны танымыйбыз. Гәрчә аның ачылышына бардык. Аларны котлап, сөенеп кайттык. Төзүчеләр өчен “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен алып барып, бушка күрсәттек. Аларга карата безнең күңел ачык булды, ләкин көтмәгәндә Раил ягыннан безнең бакчага таш атулар башланды. Бер-бер артлы интервьюлар бирде, трибунадан чыгыш ясады. Мин аның бу адымын аңламыйм. Дөресен әйткәндә, сәхнәләштергән әсәрләреннән оялам. Аларның тамашаларын “шабашка” дип атыйм. Әйе, бик күп акча эшлиләрдер, ләкин спектакльләре зәвыксыз бит. Раил үзе талантлы, темпераментлы артист. Аңа зәвык та бирелгән булса, гениаль булыр иде. — Шамил әфәнде, татарның авырткан җире — кино булмау. Ни өчен ул бездә үсеш ала алмый? — 90 нчы елларда татар киносын тудырырга тырышу вакытында ТР Мәдәният министрлыгы акча бүлеп бирде, конкурс игълан итте. Ләкин кино төшерә башлаганда беркем белән дә киңәшләшмичә эшләделәр, Марсель Сәлимҗанов бик рәнҗеп йөрде моңа. “Исә Болгар җилләре”н төшерделәр. Уңышсыз дип саныйм. Тарихчылар белән дә исәпләшмәделәр. Татарның киносы булмау — зур трагедия. Кино сәнгате үзешчәннәр кулына килеп эләкте. Татар киносының концепциясе, идеологиясе юк. Ул нинди булырга тиеш? Киноның киләчәге әле күренми, моңа, бәлки, буын алмашыну сораладыр. Кинолы булу өчен безгә бәйсез дәүләттә яшәргә кирәктер, бәлки. Яхшы сыйфатлы кино туар өчен хакимиятнең милли сәясәте булу зарури. Бик соң алындык шул бу эшкә... — Сезнең “ТНВ” каналына карата фикерләрегезне беләсебез килә. — “ТНВ” 90 нчы еллар азагында барлыкка килде. Мин элекке каналны да яхшы хәтерлим. Бүгенге телевидениенең мөмкинлекләре зурайды, масштаблары киңәйде. Ләкин сыйфат ягыннан ул әллә ни үсмәде. Аның исеме дә татарча түгел бит ичмасам! Аерым тапшырулар бар, әлбәттә, ләкин тулаем алганда безнең канал аңлаешсыз. “ТНВ”ның милли сәясәте, идеологиясе юк, анда кадрлар белән дә проблемалар бар дип уйлыйм. Татарны яратмаучылар да шактый анда. Тәүлек буена татарча сөйләп торган канал кирәк безгә. Шул турыда хыялланам. Урысның дистәләгән каналы бар, ә сан буенча икенче урында торган татарның — юк. Каналны булдыруда, аны яшәтүдә халыкның акчасы кулланыла, үзебезнең милли каналны булдыруга тулы хакыбыз бар. — Шамил әфәнде, милли хәрәкәттә Сез актив катнашасыз, ел саен Хәтер көнендә буласыз, оештыруда ярдәм күрсәтәсез. Милли проблемалар да Сезнең өчен ят түгел. Энегез җитәкләгән Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеген ничек бәялисез? — Конгресс заманында милли хәрәкәткә альтернатива буларак уйлап табылган структура. Милли хәрәкәтне ниндидер кысаларга кертергә тырыштылар, аның белән идарә итәселәре килде. Хакимият үзенең теләгенә иреште бугай. Ләкин ул “карточный домик” булып чыкты. Дистә ел дәвамында конгресс җитәкчелеге буш сүз сөйләү белән шөгыльләнде, кунакка гына йөрде. Сәясәт булмады. Ринатны конгресс башлыгы итеп кую минем өчен яңалык булды. Ул актив эшли, урыннарда барысын да оештырып, җанландырып җибәрде. Эшләре уңай якка борылганын безнең гастрольләрдән күреп була. Урындагы милли оешмалар белән конгресс тыгыз элемтәдә тора, ярдәм дә күрәләр. Яшьләр, дин әһелләре, хатын-кызлар, укытучылар юнәлешендә бик мобиль эш алып барыла. Барысын да үзләре хәл итә алырлык мөмкинлек бирелсә, әлбәттә, башкачарак булыр иде. Конгрессның Русия, дөнья күләмендә эш алып барганын, татарны яклап эшләгәнен күрәсе килә. Ләкин Русия төбәкләренә кадәр үзебездә дә хәлләр мөшкел. Татарстанның унбишләп районында татар мәктәпләре юк. Шул ук Нурлатта Думага депутат булып киткән Фатыйх Сибгатуллин район башлыгы булган вакытта, кулында бөтен нәрсә бар килеш, татар мәктәбен ачтырмады. Югары Осланда да шул ук хәл. Үз җиребездә хуҗа була алмагач, Русия буенча ничек таләп итик мәктәпләрнең ачылуын?! Конгрессны тәнкыйтьлиләр, кайчакта урынлы, кайчакта юк. Мин үзем дә Ринат белән күп кенә фикерләр буенча килешеп бетмим. Ләкин конгрессның актив эшчәнлеге уңай нәтиҗә бирә.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|