поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.04.2012 Ир белән хатын

Ирең кайтмадымы әле? Яки Казан кунакханәләрендә Казан ирләре нишли?

Дусларыбыз өй тибындагы кунакханә тота безнең. Ялларда, бәйрәм көннәрендә еш кына банкет залында сыйланырга, бильярд сугарга берничә гаилә җыйнаулашып шунда барабыз. Безнең белән бергә ял иткән хуҗалар параллель рәвештә кунаклар кабул итә. Кулларындагы фәлән телефонның тынып торганы юк: «Агач белән тышланган номерлар әлегә буш түгел, сезнең номер сезне көтә».

Әллә ничә кат «сезнең номер» дигән сүзне ишеткәч, сорамый булдыра алмадым: «Монда үз номерлары булганнар да бармы әллә?» Хуҗабикә аңлатып та китте: «Алары һәрдаим килә торган VIP-клиентлар. Озак еллар инде бер үк сөяркәләре белән монда ял итәләр». Баксаң, әлеге «һәрдаимнәр» җомгадан шимбәгә монда килә һәм дә ки бәйрәм көннәрендә кунак була икән. Гаиләле кешеләр. 23 февраль белән 8 мартта әлеге VIPлар белән күзгә-күз үзем дә очраштым. Берсе бу кунакханәгә инде 3 ел рәттән бер үк хатын-кыз белән йөри икән. Казанның бер зур түрә кебек кешесе, 38 яшьлек, татар. Аның белән килгән сөяркәсенә 30 яшьләр тирәсе. Мөлаем, артык иннек-кершән ягынмаган, әмма бик затлы киенгән марҗа кызы. Икенче VIP-клиент дигәненә 45-47 яшьләр тирәсе. Эшмәкәр, рус, алып килгән кызлары һәрдаим алышынып тора. 8 мартка алып килгәне тал чыбыгы кебек нәзек гәүдәле 20-22 яшьләр тирәсендәге Айгөл исемле кыз бала иде. Алсу алма кебек бит очларын түгәрәкләндереп ресепшнда: «Исәнмесез», – дип исәнләште.

 

– Бу ирләр белән сөйләшеп булырмы икән? – дигән соравыма хуҗабикә: «Сөйләшеп карармын, бәйрәмнәр үтсен. Яллары вакытында борчымыйк инде», – диде.

 

Татар хатын-кызы бала гына таба белә

 

38 яшьлек түрә дигәне, түрә булса да, аноним рәвештә сөйләшергә теләп ризалашты. Әңгәмәнең ни турында буласын алдан белгәнгә, артык миннән сораулар да көтеп тормады булса кирәк.

 

– Тугрылык дигән төшенчәне кем ничек аңлый бит, – диде Илшат. – Тугрылык көн дә бер үк хатын белән түшәккә яту түгел ул. Өеңне, законный хатыныңны аерып җибәрмәү, балаларыңның тамагын, өс-башын кайгырту. Ул яктан мин гаиләмә тугры – эшләп тапкан барлык малым шуларга кайтып бара. Ә сөяркә белән башка якларны көйлим – җан һәм тән өчен диимме шунда...

 

– Алары өчен үз хатының туры килмиме?

 

– Синең кайда күргәнең бар назлы, иркәләнә-сырпалана белә торган татар хатын-кызын? Мин үзем тумышым белән Теләче ягыннан. Менә авылда сыер савучы апаңнар бармы – татар хатын-кызы да шул югарылыктан китә алмый калган бәндә. Кырт-мырт, коры, кырыс. Шул үзең җаен туры китереп бала ясасаң, бала таба инде ул. Ә безгә бит бусагадан ук муенга иркәләнеп «ягыла» торган песи кирәк.

 

– Бәлки, ул кырт-мырт бәндәнең иркә песигә әверелә алмый калуына син үзең гаепледер, Илшат?

 

– Утынны юнып камыр итеп булмый. Мин бит хатынга бөтенләй үк яратмый өйләнмәдем. Кызыксыну барыбер бар иде. Әмма гомер буе бала хакы дип кенә аның белән ятып булмый инде. Миндә әле ирлек дигән төшенчә дә бар. Аннан мәхәббәт дигән нәрсә дә үзенекен эшли. Аның каршында бөтен ир-ат та тигез. Сүз уңаеннан, ул яктан ирләр хатыннарга караганда хискә сизгеррәк. Хатын-кызда күбрәк мал исенә исерү бар. Ә без, ирләр, чын-чынлап ярата беләбез.

 

– Бу хәзерге сөяркәң турында әйтүеңме инде?

 

– Әйе, Анюта белән без инде сигез ел бергә. Мин аны бер күрүдә яраттым. Менә ул ичмасам чын хатын-кыз. Бер карашы белән үк сихерли белә торган, беркайчан тавыш күтәрми торган кеше. Ә ир кешегә наз белән якты чырай булса, тагын ни кирәк?..

 

– Хатын-кыз белән ир-атның икесенең ике ярымшарлары эшли дигәнгә инанып утырам әле мин... Бәлки, Анютага бала мәшәкатьләре, өй эшләре, синең туган-тумачаларыңны көйләүне йөкләп, синең башка сөяркә яныннан 8 Март бәйрәмнәреннән соң кайтуыңны күрсәтеп караргадыр?

 

– Юк, сүз дә юк, безнең мөнәсәбәтләр чәчәк-шоколад чорыннан гына торганга матур инде ул. Әмма минем аларны башка югарылыкка күтәрәсем дә килми. Мин Анютаны артык яратам, әмма аның хисләрен дә шундый уктыр дип ышандыра алмыйм. Хатын-кызда меркантильность барыбер бар! Сигез ел очрашып йөрсәк тә, әгәр мин бу хатыннан туймаганмын, хисләр суынмаган икән – миңа тагын ни кирәк?

 

– Хатының белән 23 февраль, 8 Мартларда да булмагач, нинди бәйрәмнәр уртак соң? Һәм бәйрәм көннәрендә өйдә булмавыңны ничек аңлатасың?

 

– Балаларның, үземнең һәм хатынның туган көннәрендә мин өйдә булырга тырышам. Мин хатынны яратмасам, аның белән бик сирәк түшәк бүлешсәм дә, аны рәнҗеткән юк әлегә – тунын ала, сәяхәткә бара, машинада йөри ул. Сөяркәм булуын да белә торгандыр инде. Ул артык төпченми һәм дөрес эшли.

 

– Төпченсә, аерып җибәрер идеңме?

 

– Безнең уртак бурыч бар – балаларны бәхетле итү. Син нәрсә, ирләрдән бер мин генә хыянәт итәм дип уйлыйсыңмы әллә? Сулга йөрмәгән ир юк ул, кошчыгым. Аны белгән очракта да проблема ясамагыз, күрмәмешкә салышыгыз. Сез хатыннарга караганда, безнең ирлек батырлыгы күпкә кыска гомерле. Һәм без барыбер ашаган җиренә кайткан бозау кебек гаиләгә кайтып егылачакбыз...

 

Хатыннар машина кебек – яңарак булган саен әйбәт

 

– Мин татар хатын-кызлары белән очрашырга яратам, – диде икенче VIP-клиент Дмитрий. – Үземнең гаиләм бар. Хатынымны да яратам, очрашып йөргән кызларымны да. Миңа да, хатынга да 47 яшь. Хатын-кыз исә 35нең өске ягында инде карт санала. Аңа карагач, дәрт уянмый, ниндидер күңел кайту барлыкка килә димме. Мин, әлбәттә, 35кә кадәр сулга йөри башлаган идем анысы.

 

– Сулга йөрүгә сәбәп кирәкме, әллә синең өчен табигый нәрсәме ул?

 

– Мин – ир-ат. Табигый бурычларым – мал табу, гаиләне ашату һәм нәсел калдыру. Өчесен дә тигез алып барам. Законный гаиләмдә 3 балам бар. Читтә бер малаем үсә. Әмма башка балам булмас инде дип ышандыра алмыйм.

 

– Ир-ат ни өчен сулга йөри. Беренче биш сәбәбен булса да ата әле?

 

– Бер үк кешегә фанатларча бирелеп яшәп булмый. Адреналин кирәк – бер. Хатын-кыз кияүгә чыгу белән иренә шәхси милке итеп карый башлый, сине кадерсезли – ике. Кияүгә чыгу белән үз-үзен карамый, симерә, салоннарга йөрергә, зифа булырга иренә – бусы өч. Түшәктә һәрвакыт ниндидер яңалык кирәк, ә син бит инде кияүдә, шту син, тагын нинди эксперимент – дүрт булды. Мәхәббәт күп дигәндә өч елдан үтә, ә без инде 25 ел бергә – бишенче сәбәп шушыдыр.

 

– Нишләп татар хатын-кызлары белән очрашырга яратам, дидең син?

 

– Алар ирләреннән наз күрә алмый тилмерә. Тегеләре өйләнеп, бала ясый да читкә-миткә йөрергә керешә – ә болар тамак киереп акыра да алмый, аерылып китәргә дә шөлли. Әмма ачулары кайный – мыштым гына хыянәткә бара. Ә мин андый хатын-кызга наз бирергә һәрвакыт әзер. Алар яшьрәк булса, тагын да әйбәт.

 

– Мәхәббәт бармы соң ул ирләр өчен?

 

– Мәхәббәт бар. Әмма ел саен яңа яз килгән кебек, без дә яңа сулышка, яңа кешегә мохтаҗ. Гаиләдәге хатынны да, читтәгене сөяргә дә безнең дәрт тә, дәрман да җитә әлегә...

 

Кайтмый калса хәләлең

 

Әйе инде полиция, хастаханә, моргларга гына түгел, Казанның күптин-күп, чуктин-чук кунакханәләренә шалтыратсаң да була. Кызык түгел, кызганыч булса да, әлеге күренеш тә көндәлек гадәти хәлгә әверелеп бара бугай. Һәркем үзе беләдер – безгә бит бер Ходай гына хөкемдар. Мин дә язманы тәмамлар алдыннан ахирәтемә шалтыратып, «VIP-клиентлар» турында сораштым. Җомга көнгә үз номерларына «бронь» салганнар икән инде сулга йөрүче мәхәббәт чыпчыклары…


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»