поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.04.2012 Җәмгыять

Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы

Роман-эссе. 4 нче сандагы бер өлеше (башы 3нче санда)

«Синнән башка хат язар кешем юк икән»

Кадерең барда — кадерлән.

Кадерең беткәч, кабереңә әзерлән.

М.Мәһдиев.

 

Бу гаять тирән мәгънәле, яшәеш фаҗигасен чагылдырган гыйбарәне Мәһдиев каядыр ишеткәнме, укыганмы, әллә үз күзәтүләренә нәтиҗә ясаганмы, анысы артык мөһим түгел. Халык мәкальләре фәлсәфәсен эченә алган бу җөмләне аерым бүлекчә итеп язып куюы бу сүзләргә җитди каравы, үз шәхси аңлавын салуы турында сөйли. Таркатып җыю (структур) методикасы белән тикшерсәң, тормыш тәҗрибәсен, гасырлар гакылын, әхлагын ике юлга сыйдырган ошбу афоризмнан бик күп юнәлешләр аерып чыгарып булыр иде. Гаиләңнең, башкарган хезмәтеңнең, дуслыкның кадерен белеп, тормышыңа шатланып яшәүне, рухи көрлекне дә эченә ала ике халәтне капма-каршы куйган бу җанны тетрәткеч сөземтә. Кешенең фани дөньяда кунак кына булуын истә тотып, Мәһдиев һәр көненә шатланып, язучылык эшенә сөенеп, дуслыкның кадерен белеп яшәде. Танышлар, мәҗлестәшләр, фикердәшләр табылып торса да, ышанычлы дуслар артык күп булмый, дип яшәде Мөхәммәт. Мин аңа якташы, әдәби-нәфис әсәрләренә иң гадел, төпле бәя бирүче Фарваз Миңнуллин дәрәҗәсендә үк якын булмасам да, бер-беребезне хөрмәт итеп, дустанә гомер кичердек, дип әйтә алам. Шәхси архивымда кадерләп сакланган, мин Алабугада яшәгәндә (Казанга күчкәч, күбрәк телефон аша аралаштык) язган хатлары, җибәргән китапларындагы юлламалары күп нәрсә турында сөйлиләр. «Тәлгать! Сәламнәр һәм изге теләкләр. Сездән башка яшәү бик авыр... Сиңа гел мәшәкать тудырабыз, ләкин әлегә оялмыйбыз, чөнки әлегә син безнең өчен бик файдалы, игелекле егетләрнең беренчесе булып киләсең.

 

Повестем чыкты 11-санда, үземә бик ошады, сезгә дә ошасын иде дигән теләктә калам.

 

Толстой томнары бөтенләй килеп беткәч уптым гына акча бирермен дип торам.

 

Сәлам белән. Имза. 13.Х1.78».

 

Тагын да мәгънәлерәк икенче сакланган хаты 1981 елның 28 февралендә язылган. «Тәлгать Нәбиевич! Сездән алып кайткан финский кәгазьгә хат язып карыйм әле. Минем синнән башка хат язар кешем юк икән дип уйлап та куйдым әле... Мин 15 февральдән повышениедә, филиалга беркетелдем дә, өч айга алган заданиене бер айда үтәп 18 марттан Дубултыга яки Переделкинога китәргә уйлап торам».

 

Кайсы килүендә (Сибгат Хәким Алабуга пединституты студентлары белән очрашуларга М.Мәһдиев, Ф.Миңнуллин, Г.Рәхимнәр «экипажы» илә килергә ярата дигән идек). Мөхәммәткә Суоми агачыннан ясалган кәгазьне биреп җибәргәнемне хәтерләмим, ә язучы өчен затлы кәгазь белән җайлы каләмнән дә кадерле нәрсәнең булмавын чамалап эш иткәнмен, күрәсең. Күрше Яр Чаллы каласында автогигант төзелә башлагач, институт ихтыяҗларына да файдасы күп тиде, шактый кирәкле, дефицит әйберләргә, шул исәптән фин кәгазьләренә дә мантып калдык.

 

Әлбәттә, инде хәл-әхвәл сорашу өчен генә хат язып тормыйлар, чикләвекнең төше булган шикелле, «Стамбул мәктүпләре»нең хикмәте, эчке бер мәгънәсе каядыр посып торырга тиеш. Чит ил һәм үзебездә эшләнгән кирәк-яраклар белән кибет киштәләре бүселеп торган безнең көннәрдә Мәһдиевнең гозерләре көлке булып тоелырга мөмкин. Совет хөкүмәте кешене рәнҗетә, түбәнсетә, сыта белде шул.

 

«Җиңгәңнең (ягъни хәләл җефете Лилия ханымның. — Т.Г.) һаман сиңа үтенече булып тора. Минем непрактичный икәнемне белә инде ул. Безгә шушы айларда ике әйбер кирәк буласы иде. Андагы югары агай-энеләргә шундый список бирә алмассыңмы?

 

1) Китап шкафы — 2 данә

2) Софа (бәясе 250-300)

-----------------------------------------

  менә шулар».

 

Берәр әйбергә ихтыяҗы туса да, Мөхәммәт аны болай гына сорамый, ә аның кирәклеген исбат итә, шуңардан башка яшәү мөмкин түгеллеген дәлилли. Аңа ни өчен ике китап шкафы кирәк булган икән дип уйлыйсың инде, кадерле укучым. Юк, ул аны һич кенә дә үз шәхси мәнфәгатьләре өчен сорамый икән. «Син миңа барлыгы дүрт китабыңны бүләк иткәнсең икән, шуларны кадерләп тотарлык шкафыбыз юк...

 

Перспективаны әйтеп бер чылтыратып алырсың әле, эшең күптер инде защита белән, мин изге теләктә. Сәлам белән. Имза. 28.II.81».

 

Ул чорда дуслардан, таныш-белешләрдән, туганнардан үтенечләр шактый килеп торса да, ректор кәнәфие биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, мин барысына да ярдәм итәргә тырыштым. Мөхәммәтнең гозерен үтәү белән шөгыльләнгән мәлдә, язгы матур көннәрнең берсендә, ул үзе килеп төшмәсенме! Кабул итүче итәкләрен җыештырып, чәйләрен кайната торсын дип, үзенең юлга чыгуы турында алдан хәбәр җибәреп йөрергә ярата иде Мәһдиев. Әле генә университетның татар әдәбияты кафедрасына мөдир итеп чакырылган, әдәбият галиме, драматургия белгече А.Әхмәдуллин «Волга» машинасы сатып алган икән дә, алар икәүләп кенә Чаллы, Алабуга якларын иңләп кайтырга булганнар. Янында Мәһдиев утырганда йөртүчегә беркайчан да йокыга китү куркынычы янамый. Сөйләр әйбере бетсә (анысы да зур сорау астында), тәрәзә аша табигать күренешләренә бәя бирергә, аны кеше тормышы мизгелләре белән чагыштырырга керешер (барысы да бушлай).

 

Килешү буенча, Казан кунакларын институтның йортында каршы алдым. Кул бирешеп күрешеп, юл хәлләрен сорашып алганнан соң, алдан әзерләнеп куйгандай, Мәһдиев аралашуны булган хәлне, хәзер тарихи «статус алган» мәзәкне искә төшерүдән башлады.

 

— Күренекле шагыйрь Мостай Кәримне юбилее белән котларга Уфага Рәсүл Гамзатов килә. Дуслар туйганчы сөйләшеп, кунак булып алганнан соң, хуҗа Гамзатовка кичке Уфаны күрсәтеп кайтырга ниятли.

 

Теләк изге, кәеф яхшы, машина яңа, ажгырып тора. Мостай Кәримнең туган көненә Башкортстан хөкүмәте «Волга» бүләк иткән була. Ике классик сөйләшә-гәпләшә бара торгач, Мостай ага онытылып китеп, обком каршындагы чәчәк бакчасының уртасына килеп керә. Машина тып итеп сүнә. Сакта торучы сержант йөгереп килеп тә җитә, сыбызгысын ачы итеп сызгырта, сүгенә, документларын таләп итә башлый. Алгы рәттә утырган Гамзатов.

 

— Слушай, дорогой. Посмотри на грудь моего водителя. Раз у меня водитель депутат Верховного Совета Башкирии, ты должен догадаться, кто может быть его начальником?

 

Шул арада яннарына килеп бөялгән ГАИ майоры мосафирларны танып алып, үзе рульгә утырып, өйләренә озатып куйган.

 

Бер мәзәген дә юкка сөйләмәгән Мәһдиев, үзенә файдалы нәтиҗәсен дә ясап куя.

 

— Йөртүчем император университеты кафедрасы мөдире булгач, мин пүчтәк кеше була аламмы инде, иптәш ректор?

 

Ашханәдә чәйләп, машина янына чыккач, Мөхәммәт минем култыктан тотып, читкәрәк алып китте.

 

— Иптәш ректор, синең болонья плащың белән нейлон күлмәгең бармы?

 

— Юк, минем андый синтетик киемнәргә бик исем китми, — дим.

 

— Синең фәнни җитәкчең аларны күптәннән кия инде.

 

— Ул бит Хәмит Ярми, Казанның иң көяз кешеләреннән. Бик каты чирли дип ишеткән идем. Хәлен белеп килергә иде дип йөрим.

 

— Әйдә, без дә синең белән Әхсән Баяннарның күзен кыздырып, плащы ук булмаса да, ап-ак нейлон күлмәк, кара галстук тагып Бауман урамын бер әйләник әле.

 

Кунакларны озатканның икенче көнендә, Мөхәммәтнең «заданиесен» үтәү шөгыленә керештем. Тормышны тирәнрәк иңләү өчен файдасы тиде, дип уйлыйм. Сирәк табыла, итәк астыннан гына сатыла торган тауарларны ул елларда гади кеше өчен җиде йозак эленгән райпо (районное потребительское общество) складларында гына табып була иде.

 

Һәртөрле гозерләрне үтәү, шул исәптән плащ, нейлон күлмәк белән кара галстук эзләү барышында сәүдә хезмәткәрләрен сайлап алу, «тәрбияләү» эшенең гаҗәеп югары кимәлдә куелганлыгына хәзергәчә шакларкатып яшим. Тирә-юнь вилаятьләренең (Алабуга, Менделеевск, Чаллы, Зәй, Мамадыш һ.б.) райпо рәисләренең барысы белән дә таныш идем. Күбесе урта яшьләрдәге татар кешеләре, һәммәсе диярлек гармунда уйный, күпме эчсә дә исерми, гәүдә тулы, чырай кызыл, гел уйнап торган күзләрнең төсен билгеләве кыен. Һәркайчан ачык йөз белән каршы алалар, склад мөдирен чакыртып китерәләр, яисә алдында яткан төрле төсле пасталы ручка белән имза куялар. Кызыл булса берни бирмәскә, яшелнең бер өлешен канәгатьләндерергә, карасы — үзең кара, бу эшкә мине бутама, дигәнне аңлата. Имза зәңгәр кара белән куелса, син алтын балык тоткандай, бәхетле. Алабуга райпосы рәисе Мирза Нурмөхәммәтовның улы чит телләр факультетында укыганда, институт кешеләренә зәңгәр кара белән куелган рөхсәтләр шактый эләкте. Баллы-майлы айлар тиз үтеп китә шул.

 

Әлбәттә, ректорны Мирза абзый һәрвакытта «шатланып» каршы ала, хәл-әхвәлне белешкәннән соң, төче тавыш, пәрәвез мамыгы белән чорнагандай, сине изге ниятенә ышандыра. Бүлмәдә тиз арада склад мөдире пәйда була. Ул инде хуҗаның җиз иләге аша үткәрелгән ышанычлы кешесе. Ирләр күзе төшмәслек булса, нур өстенә нур.

 

— Фирая, матурым, безнең хөрмәтле ректорыбызга болоний плащ белән нейлон күлмәк кирәк икән. Синдә беткәндер инде алар.

 

Утызын биш-алты ел элек кенә тутырган, иңе-буе бер диярлек, кара халатлы ханым сөйләшүгә өйрәтелгән. Мохтар кебек сүзсез тыңлаучан, күзләрен түбәнгә төшереп, кара туфлиенең очлы башы белән идәндә түгәрәк ясый да, гаепле, әмма гөнаһсыз кешедәй:

 

— Кичә соңгысын биреп җибәрдем шул, Мирза Нурмөхәммәтович!

 

Тамаша дәвам итә. Рәис урыныннан күтәрелеп, мае эчтән саркып торган бармагын һавада уйнатып, кискен «әмерен» төшерә.

 

— Менә нәрсә. Иртәгә үк татпотребсоюзга машина җибәрегез. Алып кайтуга ректорга ничә кирәк шул чаклы бирегез.

 

Минем якка борылып, гафу үтенүләр, вәгъдәләр... Әлбәттә, ул плащ миңа эләкмәде. Мәһдиев белән Әхсән Баяннарның күзләрен кыздырып йөри алмадык тәки. Башка дефицит тауарлар белән дә гадәттә шулай була. Затлы әйберләр, алтын-көмеш кайткан көнне райпо йорты кара «Волга»лар белән тула. Райком секретарьларының, райсполком рәисенең, хокук саклау оешмалары җитәкчеләренең хатыннары, акчасын соңрак китерү шарты белән, төянеп китәләр. Ә төнлә ул складларда пожар чыга, гаепле табылмый. Мөхәммәтнең олы рухы мине бу фаразым өчен гафу итсен, язучылык, фән кебек төшемсез шөгыльгә кереп китмәгән булса, Мәһдиевтән менә дигән райпо рәисе чыгар, Санияләр, Фираяләр, «Мөхәммәт Сөнгатович, ни боерасыз, чәйләп алмыйсызмы?», дип янында орчыктай бөтерелеп йөрерләр иде. «Без — кырык беренче ел балалары» бәянында алыш-бирешкә, сату-алуга маһир егетләрне яратып сурәтләве шул гоманым тегермәненә су коя түгелме? Гафу, гафу, шаяртып кына әйтәм, ул булса, миңа гел тамганы зәңгәр паста белән кул куяр иде, дип хыяллануым нәтиҗәсе генә.

 

Мин Казанга күчеп килгәнче, гел күрешеп, сөйләшеп яши алмасак та, бер-беребезгә җылы мөнәсәбәтебезне хатлар, телефон, яңа басылып чыккан китапларыбыз, шуларга язылган автографлар аша сиздереп яшәдек, Әсәрләребезнең язмышына да битараф була алмадык. «Фронтовиклар» романына Татарстан китап нәшрияты соравы буенча эчке рецензияне мин яздым. Әлбәттә, инде хуплап, соклануымны яшерә алмыйча... Әмма үзенә романның исемен ошатмавымны, эчтәлеккә туры килмәгәнлеге турында әйттем. Әсәрнең русчага тәрҗемәчесе, атаманың вакыйгалар агышын тулы чагылдырмавын сиземләп, аны Мәскәүдә «Большая земля под крылом» (1974) дигән исем белән бастырып чыгара (дөрес, монысын да колакка ятышлы дип булмый). Романга исем биргәндә, күрәсең, автор сугыш михнәтләрен җилкәләрендә алып чыккан егетләр мәктәп кебек четерекле «фронтта»да сынатмыйлар дигән фикерен ассызыкларга теләгәндер. Үз иҗат җимешен автор теләсә ничек атарга хаклы. Жанрын да үзе билгели. Мәһдиев укытучылар тормышына багышланган романының исемен үзгәртүне кирәк тапмады. Аңа без дә күнектек, хәтта ошый ук башлады. Хәзер «Фронтовиклар» атамасы чор идеологиясе тегермәненә су койган, үзен аклау (защитная реакция) алымы булгандыр, дип уйлыйм.

 

«Фронтовиклар» романы аерым китап булып басылып чыгуга аны миңа мондый юллама белән бүләк итеп җибәрде. «Бу китапның язмышына иң актив катнашкан мишәр дуска — асубынни зур ихтирам билгесе. Имза. 1.Х1.73».

 

Табадан төшкән һәр яңа китабыбыз элемтәләрне ныгыта барып, Казан—Алабуга маршруты белән «йөреп торды».

 

1979 елда «Современник» нәшриятендә Юрий Галкин тәрҗемәсендә «Летят гуси» исемле мәҗмугасы басылып чыгуга М.Мәһдиев аны кызыл кара белән язылган, түбәндәге юллама белән җибәрде:

 

«Молодому цветущему ученому Талгату Галиуллину от старого писателя с чувством благодарности. Имза. (21.Х1.79). Ул чорда әле иллесен дә тутырмаган Мәһдиев иркәләнеп, чытлыкланып, үзен «карт язучы» дип атый. Мөхәммәт гомере буена мөкиббән китеп, табынып яшәгән ХХ йөз башында, күрәсең, Тукайның яшьли үлемен бизмән итеп алып, М.Гафури, Г.Исхакый, Г.Камал һ.б. үзләрен «карт язучы» (үзенә күрә мактану да булгандыр) дип йөртергә яратканнар. Ә инде илле еллык юбилее уңаеннан чыккан «Ут чәчәге» (1980) китабына якланмыйча, ифрат мәгънәле, фәлсәфи рухлы сүзләр язган иде. Миңа бик кадерле юллама белән укучыны да таныштырасы килә. «Тәлгат туган! Бер-беребезне сөендереп яшәсәк иде киләчәктә. Киләчәк — бик кызыклы да, гаҗәеп тә була гадәттә. Сине яратып. Исем, фамилия. 30.1.81. Казан».

 

Мин Казанга кайтып, аякка басканчы, Мәһдиев минем язмышка хәерхаһ булып, киләчәгемне кайгыртып, мине янәдән «ияргә утырту» хыялы белән яшәде. Бу очракта мин инде «Замана балалары» китабымда искә алып узган гыйбрәтле бер вакыйганы яңартып үтү Мөхәммәтнең холкын, менәзен тирәнрәк күзаллау өчен дә кыйммәтле дип уйлыйм. Вакыйга агышы аның яңарак бер сыйфатын аңлауга ачкыч була ала.

 

1990 елның ямьле бер язгы иртәсендә өйдә телефон чылтырады. Мөхәммәт Мәһдиев икән. Хатыннар, балалар кайсы эшкә, кайсы укуга таралышкач, телефон аша булса да, сөйләшеп, хәл-әхвәлләрне сорашып, дәрелфөнүндә кемнең кайчан дәресе барлыгын ачыклап куя торган гадәтебез бар иде. Мәгәр бу юлы мин уйлаганча исәнлекне белешү, консультация сәгатьләрен ачыклау, язучыларның дивар гәзитендәге соңгы сандагы юмореска турында да сүз куермады. Хәтта Мәскәүдә һәм Казанда утыручы Татарстан депутатларын, шул чаклы уңайлыклар, умырып акча алып та, авызларына су капкандай залда тып-тын утырулары өчен «әрләргә» дә өлгерә алмый калдык.

 

— Тәлгат, сәлам, сәлам. Безгә тиз генә күрешеп алырга кирәк. Кызыклы гына хәбәр бар.

 

— Ни «хәбәр» тагын, — дидем мин сагаеп. — Туйган инде ул «дуслар» җибәргән сәламнәрдән.

 

— Сиңа мөнәсәбәтле.

 

— Нәрсә булды?

 

— Телефоннан сөйләшә торган сүз түгел. Эшкә барышлый миңа сугыл әле. Өйдә үзем генә.

 

Юк кына вакыйгага да зур әһәмият, яңгыраш, уйламаган төсмер бирергә, шуның өстенә серлелек томаны җибәрергә яратканын белә идем Мәһдиевнең.

 

Иҗатында да, яшәешендә дә ул бер үк. Бүген тавышында уен, кылану сизмәдем. Интонациясендә ниндидер эчке борчылумы, дулкынланумы бар иде. Минем үҗәтләнеп:

 

— Телефоннан гына әйтмәссеңме? — дигән сүземне санга сукмыйча, коры чыбык сындырган шикелле, кырт кисте.

 

— Ярамый. Минем телефон күптәннән тыңлана. Үзең чамаларга тиеш.

 

Әдәби персонажлары шикелле үк, табигать баласы Мәһдиев үпкәне дә, ачуны да, иң тирән серне дә эчендә озак саклый алмаганын тәгаен беләм. Яңалыкны вакытында әйтмичә, эчендә озак тотса, мишәрең әйтмешли, микъдары кәми, чирли башлый.

 

Бу юлы Мәһдиевнең яңалыгы җитди булмаса, тимер чыбык аша ул аның бер очын уйлана торырга миңа тоттырган булыр иде. Димәк, дөньялар тыныч түгел...

 

Ярты сәгатьтән Мәһдиевнең бер кеше генә сыярлык тар коридорлы, лилипутлар өчен дә кечкенә уенчык кухнялы, тыйнак җиһазлы, мәгәр һәрвакыт пөхтә җыештырылган фатирында идем. Ишек йозакларының биген кат-кат тикшереп, форточкалардан ераккарак утыргач (салкын бәрүдән курку хикмәте түгел, озын колаклар серне белеп алмасын), сүзен куллары белән дәлилли барып, сөйләп китте.

 

— Миңа бүген сине яхшы белгән, хөрмәт иткән бер районнан звонок булды. Үземдә укыган, хәзер җаваплы урында утыручы егет икән. «Галиуллин дигән кешене яхшы беләсезме? Сез бергә эшлисез бугай», ди. «Менә дигән, ышанычлы мишәр», дип җавапны кыска тоттым. Әле бит эшнең нәрсәдә икәнен белмим.

 

— Алабугадан Казанга ничегрәк кайтты? — ди теге.

 

— Минемчә, нормально кайтты. Анда инде озак эшләдең, җитте, башкаларга да үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бир, дип, Казанга күчердек. Педта бер ел рус әдәбияты укытты, хәзер университетта яңа факультет, докторлык яклау советы оештырып йөри, дим.

 

— Аны өстәмә урынга районнан депутатлыкка кандидат итеп тәкъдим итәргә уйлыйбыз. Галиуллинны белгән, аңарда укыган кешеләр район мәгарифендә күп икән. Иптәшләр белән тагын бер киңәшкәч, сезгә хәбәр бирермен, — дип бик җылы саубуллашты.

 

Язлар да узды, көзләр дә җитте, әлеге серле сөйләшүнең эзе комга сеңгән су шикелле югалды. Үз илендә һәркем пәйгамбәр дигән шикелле, нәкъ мин фараз кылганча булды нәтиҗәсе. Буш сүз, юк сүз.

 

Җиденче тоемым белән Мәһдиевнең мине, үземә караганда да, тырышыбрак депутат ясыйсы килүе, шуның өчен барысын да эшләгәнен сизеп торам. Соңга калып кайткан ир кебек урынында таптанып алды да:

 

— Күңелеңә авыр алма инде, Тәлгат, теге егет «эшебез барып чыкмады, Казаннан башка кешене тәкъдим иттеләр, аннан соң Алабугадан да Галиуллинны бик мактамаган звонок булды, бигайбә», — дип күптәннән хәбәр салган иде, синең кәефеңне төшермәс өчен, әйтми йөрдем.

 

— Тынычлан, Мөхәммәт дус. Мин аның шулай буласын сразу сизенгән идем. Борчылып йөрүең өчен рәхмәт, — дип, сүзгә нокта куймакчы идем дә, җаваплы кешенең нәтиҗәсе калган икән.

 

— Да, малай. Депутат булу повесть язу гына түгел икән шул! Төшемле урын. Теләүчеләре табыла тора.

 

Мәһдиев белән аралашу турындагы истәлекләрне, иҗатына нисбәтән фикерләргә, нәзари тарафларга кереп китмәсәң дә, бер мәкалә, хәтта бер китапка да сыйдыруы кыен. Хәзер бу язмаларга алынуымның төп сәбәбен ачу вакыты да җитте кебек.

 

Мөхәммәтнең вафатыннан соң берничә ел үткәч, мин төшемдә аны Горький урамындагы троллейбус тукталышында күрдем. Ап-ачык. Өстендә яраткан, буйга-аркылыга сызыклар төшерелгән аксыл пиджак, кара чалбар. Без, элеккеге политбюро әгъзалары шикелле, чапы-чопы үбешмәсәк тә кул бирешеп, ирләрчә кочаклашып, аркадан каккалап ала торган гадәтебез бар иде. Бу юлы да шулайрак күрешербез дип уйладым. Мин аның янына йөгереп килә башлауга, ул ике кулын боксерларча аркылы куеп, мине якын китермәде, кулын да бирмәде. Үз янына алмады, яшәргә рөхсәт итте.

 

Шул «очрашудан» соң минем күңелемдә истәлекләр язу теләге уянды. Аларның бер өлеше «Идел» журналында, «Мәдәни җомга»да басылып чыгып, уңай бәя алгач, шулар нигезендә М.Мәһдиев һәм аның дуслары турында китап язу ихтыяҗы сизелде. Сезгә тәкъдим ителә торган роман-эссе шул төнге «магик күрешү» җимеше.

 

«Мине яратмаучылар белән көнләшүчеләр дә бар бит әле»

 

Теләчедәнме, Югары Осланнанмы очрашудан кайтып килгәндә Мәһдиевнең юл уңаенда гына әйткән бу сүзләренә әүвәл артык игътибар итмәдем, чытлыклана, мактау көтә дип кенә уйлап:

 

— Сине, Мөхәммәт, бу дөньяда яратмаган кеше юктыр. Менә дигән хатының бар, ике балаң аякка басып килә. Булмаган дошманны эзләү сиңа килешми, — дип, мәсьәләне ачылмас борын ябарга тырышкан идем дә, барып чыкмады. Сүзенең дәвамы бар икән.

 

— Менә син доктор.

 

— Ә син классик.

 

— Шаяртма әле, Тәлгат дус, үзеңнең белүеңчә, мин фәнни эзләнүләремә нигез итеп ХХ йөз башы эстетик фикеренең үсешен өйрәнүне алдым. Яңа роман язасы урынга күпме вакытымны архивларда чокчынуга, вакытлы матбугат битләрен актаруга, Дәрдемәнд белән Фатих Кәрими, Риза Фәхретдиннәрнең «Шура» журналын, «Вакыт»ны, Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Камаллар язышкан гәҗитләрне өйрәнүгә бирдем; мәгърифәтебез күгендә ялтыраган, онытылган исемнәрне күтәрдем, тәхәллүсләрен ачтым, шуларга таянып, татар, рус телләрендә ике фәнни китап, әллә ничә мәкалә бастырдым.

 

Төптәнрәк уйлап караганда, ул хаклы иде. 20-30 еллар тәнкыйтен өйрәнү аша М.Мәһдиев үз күңел тартуы беләнме, кемнеңдер киңәшен тотыпмы, фәнни фикерен татар мәдәнияте үсешенең алтын чорын — ХХ гасыр башын өйрәнүгә юнәлтә. Анда да галим — проза үсеше яисә мәҗүсиләрчә табынган, һәр сүзен, җөмләсен, шигырен дога кебек изгеләштереп кабатлап йөргән Тукай иҗатын тикшерүгә алынмый. Игътибарын чорның әдәби-тәнкыйди мирасын, иҗтимагый-сәяси, педагогик фикер үсешен аерым шәхесләр язмышына бәйләп өйрәнүгә юнәлтә. Хезмәтләрендә ХХ гасыр башы әдәбият галимнәренең, тарихчыларының иҗатын милли гыйлемебез үсешенә керткән яңалыклары ноктасыннан чыгып бәяли. М.Гафури, Ф.Әмирхан иҗатлары белән рус телле укучыларны таныштыра. Гомеренең соңгы көннәренә чаклы әдип бу чорның фикер ияләрен, язучыларын олылап яшәде.

 

Бу юнәлештәге эшчәнлеген бәяләп җиткермиләр дип күңеле рәнҗүен аңлап, тынычландырырга тырыштым.

 

— Соң, шул хезмәтләре белән иптәш Мәһдиев татар әдәбият белеме фәненә ныклап кереп калды, ни кирәк тагы? — дим.

 

— Хатип Госман докторлык диссертациясен тәки яклатмады. «Марксистик методологияң аксый» дип, кат-кат тикшертте, тарихилык принцибы сакланганны бәяләү өчен тарих бүлегеннән дә кешеләр чакырды. Барысы да уңай бәя бирделәр, ә яклауга чыгарырга ярый дигән карар чыкмады.

 

Борчып, агач корты кебек үзен эчтән кимереп торган мәүзугътан читкәрәк алып китеп булмасмы, дип, янәдән шаярткан булам.

 

— Синең бит илдә чикләнгән булса да демократия урнашуга турыдан-туры катнашың бар. Оппозициягә үзең дә бәяләп бетермәгән олуг ярдәмең тиде, дустым.

 

Ул, сагаеп, минем якка борылды.

 

— Фикерне ачыграк әйтсәк?

 

— Докторский язам дип әдәби әсәрләр иҗат итеп, зур акчалар алып ятып, син совет хөкүмәтенең икътисадый хәленә ифрат зур зарар китергәнсең. Синең «корткычлык» нәтиҗәсендә СССР дип аталган империянең таркалудан башка чарасы калмады. Үзең язганча, профессор Х.Госман сине шуның өчен «фаш итте».

 

— Мин сиңа декан, яклау советы рәисе буларак үземнең моң-зарымны сөйләп барам. Син һаман уен-көлкегә борасың. Киләчәк буын минем күпме тырышып та фәннәр докторы була алмый калуымның серен, сәбәбен белергә тиештер дип уйлыйм. Х.Госман үрдәк кебек күлгә арты белән керсә керде, әмма хәйлә, мәкер илә эшемне яклауга чыгармады.

 

Чынлыкта, кафедраның күпчелек әгъзалары (И.Нуруллин, М.Бакиров, Х.Миңнегулов һ.б.), тарихчы галимнәр аның хезмәтен докторлык диссертациясе таләпләренә җавап бирә дип тапканнар икән.

 

Университетның тарих факультетының элеккеге деканы, профессор Рәмзи Вәлиев искә ала: «Бервакыт Мөхәммәтнең кафедра мөдире мине, яшь ассистентны үзенә чакырып алды. Ул чорда бер зур факультет идек. Олы абзый мине янына утыртты, эчтәге сулышын кысып чыгарып, борынын чистартып: «Мәһдиевнең менә шул эшен укып, тарихчы буларак, объектив бәя бир әле», — диде. Юнәлешне «күрсәтте»: «Мәһдиев марксистик методология мәсьәләләрендә ике аякка да аксый. Шул якка игътибарлырак булсагыз иде».

 

Мәһдиев белән якын дуслар булмасак та, аралашып яшәдек. Прозасына гашыйк идем. Фәнни хезмәте дә бик нык ошады, бернинди аксау, туксау, чатанлык галәмәтләре күрмәдем. Тарихны яхшы белүе, әдәби әсәрләргә бәя бирү маһирлыгы сокландырды. Кыскасы, кемгәдер ошарга тырышып, намусыма каршы бара алмадым, уңай рецензия язып, әдәбият кафедрасына кертеп бирдем. Мине утырышка чакырмадылар. Кирәкле «бәяләмә» яза алмагач, миңа ихтыяҗ бетте» (1910 ел, март).

 

Докторлык эшен уздырмагач, Мөхәммәт фән өлкәсеннән читләшә һәм ярсый-ярсый «Ут чәчәге» повестен яза башлый.

 

— Гали Халит «доктор — тик тор» сүзләрен кушып ясалган, ди бит. Доктор булсаң, шундый югары кимәлле әдәби әсәрләр яза алмас идең, ялкауланыр, халтура юлына басар идең, — дип карыйм.

 

Мондый арзанлы шомартуым да кабул ителми.

 

— Менә шул иҗади эшемнең уңышлы чыгуы кайберәүләрнең көнчелек кытыкларын уятты да бугай.

 

— Хатип абый зур галим, синнән көнләшеп маташмагандыр инде.

 

— Ул бит үзе генә бушлыкны тутырмый, аның танышлары, белешләре, факультет кешеләре барын онытма. Һәммәсе дә мине ярата дип уйламыйм! Соңыннан Хатип абый гомумән эшемне кафедрага чыгармады. Коридорда очратып сорасаң, кашларын җыерып, муенга нык утыртылган башын селкеп, үземне үк ачуланып ташлый башлады.

 

— Иптәш Мәһдиев, сез бит коммунист, Мозамбикта безнең хәлләр мөшкелләнеп бара. Провокацияләр ешая. Шундый вакытта диссертация белән чиләнеп ятып буламы соң? Шуңа Уганда, Әфганстандагы хәтәр хәлләр килеп өстәлә, Бабрак Кәрмалны, Нәҗибулланы үтерүләрне дә авыр кабул итәбез.

 

— Аннан соң үземә дә оят булып китә, — дип чыны белән ироник мөнәсәбәтен бергә кушып җибәрә.

 

Бу очракта дөрес күзаллау тусын өчен шуны искәртәсе килә. Фәнни хезмәтең җиренә җиткерелеп эшләнгән булса, басылган хезмәтләрең эчтәлеген чагылдырса, яклауга берәү дә комачау итә алмый. Казанда диссертация советы булмаганда элеккеге союздаш республикаларның күбесендә андый мөмкинлек бар иде. Алматыда, Ташкентта, Бакуда Казаннан килгән эшләрне теләп кабул иттеләр, авырлык белән булса да, югарыда әйтелгәнчә, яклаттылар. Хәзерге тел, әдәбият докторларыбызның күбесе, шул исәптән мин үзем дә, Алматыда яклап «кеше» булдылар. 1990 елдан Казан университетында төрки телләр һәм әдәбиятлар буенча докторлык яклау советы гөрләп эшләп килә. Шунда яклаган дистәләгән докторлар, йөзләгән кандидатлар илнең төрле почмакларында, уку йортларында халкыбызга хезмәт итәләр.

 

Мәһдиев исә фәнни җитәкчесеннән зарланудан тәм, шаяртуына ризык табып, һәркайсы буенча докторлык диссертациясе язарлык әдәби энҗеләрен иҗат итеп калдырды.

 

Күренекле галим Хатип Госманнан соң капылт кына әдәбият кафедрасы мөдире итеп, Мәһдиевнең үзе шикелле үк филология кандидаты, доцентлык таныклыгы да булмаган Альберт Яхинның билгеләнүе күпләр өчен аяз көнне боз яугандай була. Әмма Мөхәммәтнең А.Яхинга «ул мине беренче көннән үк кысрыклады», дигәнрәк үпкәсен дә мин иркә баланың (укы: танылып килгән язучының) үзен күбрәк яраттыруга дәгъвасы гына дип уйлыйм. Дөрес, яңа мөдир кафедраның бер әгъзасы белән дә уртак тел таба алмады кебек. Күренекле әдәбият галиме, профессор И.Нуруллин башка кафедрага күчәргә мәҗбүр булды. Хикмәт шунда иде: «Чаян» журналының элеккеге мөхәррире университетның демократик яшәешен аңлый, кабул итә алмый, кафедраның барча әгъзалары да, сатирик басмадагы шикелле, хуҗаның авызына карап, аның кубызына гына биергә, барлык укытучы да уртак фәнни юнәлеш белән шөгыльләнергә тиеш дигән карарга килә. Күбесен профессор Йолдыз Нигъмәтуллина алга сөргән юнәлешкә тартып, әсәрләрне өлеш-кисәкләргә таркатып, икенче төрле — структур-системалы анализга өстенлек бирүгә мәҗбүр итә. Беренче мәлне илләм зур ачыш, яңалык булып күренгән, хәзер акрынлап онытыла барган альтернатив дәреслекләренең нигезендә дә шул ысул ята. А.Яхин кафедраның өйрәнү объекты итеп халык иҗатын ала. Бар галимнәр диярлек тиз арада «фольклорчы» булып китә. Мәһдиевкә «яңача алым» белән халык җырларын өйрәнү бурычы йөкләнә. Урыслар әйтмешли, нет худа без добра, шул чорда А.Яхин мәкальләр, әйтемнәр, мәзәкләр, М.Мәһдиев җырлар, М.Бакиров дастаннар, бәетләр турында шактый үзенчәлекле хезмәтләрен язып, бастырып калдырдылар.

 

Мәһдиевнең фәнни тикшеренүе өчен җыр жанрын сайлавы бик табигый. Галимә Д.Ф.Заһидуллина бик хаклы язганча, «М.Мәһдиевнең әдәби әсәрләрендә халык җырлары аерым бер урын тота... Мәһдиев — язучы — психологизм остасы, җыр ярдәмендә кеше кичерешләрен бик үтемле аңлауга ирешә... җыр ярдәмендә укучыга тәэсир итә, аның җан дулкыннарына кагыла... Кайбер әсәрләрендә, мәсәлән, «Бәхилләшү»ендә язучы җырлар хакында, трактат язгандай, күңел биреп сөйли. Мөхәммәт абыйның җыр жанрына кагылышлы фәнни эзләнүләре дә бар (Яхин А.Г., Мәһдиев М.С., табышмак, җырлар, 1982). Бу хезмәттә бик борынгы заманнарда җырның ничек барлыкка килүе хакында сүз алып барыла, иҗат процессына табигатьнең тәэсире, ихтыяҗ булып туган-үскән йола фольклоры, ритм аның состав өлешләре кебек тәкъдим ителә» (Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев, 2003, 15 б.). Шул ук китапта Мәһдиев «халык җырларын өйрәнүдә К.Насыйри, Г.Тукайлар башлаган эшне дәвам иттерүчеләрнең берсе» буларак бәяләнә.

 

Нәтиҗәдә, татар фольклористика фәне алга бер җитди ыргылыш ясап алды. Иҗат кешесе Мөхәммәтнең «кара эш» белән шөгыльләнәсе килмәвен дә аңлыйм.

 

— Яхин минем очрашуларга чыгып йөрүемне яратмый. Дәресләрне уздырып, алыштырып бер-ике көнгә районга чыкканда да, гариза яздырып интектерә иде, — дип зарланганы әле дә хәтердә.

 

«Завкаф»ның Мәһдиевне өнәп бетермәгәнен башка гамәлләре буенча да сиземләп була иде. Җөмләдән, ул үзенең әдәбият буенча мәктәп дәреслекләренә дә, язучыларның тапкыр, хикмәтле сүзләреннән төзегән җыентыкларына да Мәһдиев иҗатын якын китермәде. Университетча фикер йөртү дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган мөдирдән М.Бакиров, Х.Миңнегулов һ.б. галимнәр дә иза чиктеләр, шуңар да әдәбият кафедраларын бүлгәндә, А.Яхин заманында үзе җитәкчелек иткән коллективта кала алмады. Кызганычка каршы, кешенең үзенә мөнәсәбәт турыдан-туры (автомат рәвештә) аның иҗатына да күчерелә шул. (Бу фикерләремне А.Яхин әле исән чакта матбугатта яңгыратып кала алдым).

 

Ә бит язучы да, укытучы шикелле үк, җылы сүзгә, иң гади, гадәти игътибарга сусап яши. Аның пәрәвез җебедәй нечкә хисләрне, замананың иҗтимагый яшәешен, кешенең татлы хыялларын, өмет-ышанычларын сыйдырган йөрәге аңлауга мохтаҗ. Сүз остасы нинди генә биеклекләргә ирешмәсен, ул мәхәббәт һәм нәфрәт, ләззәт һәм кайгы кебек мең төрле кичерешләрне, гаилә бәхете, бала хәсрәте мисле бөек һәм гамәли хәлләрне башыннан уздыра.

 

Шуңа күрә инде танылган язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең «докторлык диссертациямне юри, көнләшеп яклатмадылар», дип үпкәсен түгүен дә аңлап була. Теләсә кайсы талантлы шәхескә ялан аяк вак ташлар өстеннән баргандай, үкчәләрен каната-каната үзен расларга туры килә. Кемгә кирәк инде Мәһдиевнең көтмәгәндә-уйламаганда әдәбият күгендә якты йолдыз булып кабынуы. Көнләшмичә соң!

 

«Мине яратмыйлар, көнләшәләр, аяк чалалар», дигән фикере сөйләшүләр дәрәҗәсендә генә калмыйча, аның публицистик язмаларына, уйлануларына да үтеп керә. Шигъри җанлы шәхес буларак, Мәһдиев һәр шәйне үтә нечкә итеп, иркәләнебрәк, арттырыбрак кабул итә. Кемгә зарлана соң ул? Остазы Тукай кебек, туган милләтеннән җәлләү, яклау көтә Мәһдиев. «1970 ел башыннан мине бик каты кыйный башладылар. Бер мәкаләм өчен. Шуннан мин неблагонадежный исемлегенә кердем (хәзер ул мәкаләне рәхәтләнеп цитировать итәләр). Шул елны әни бик каты авырый башлады... Саташа башлады... Шул чорда мин «Фронтовиклар» дигән роман яздым. Хәзер шуның икенче изданиесен әзерләп утырам. Шаккатырлык! Ничек яздым икән? Әгәр тормыш мине шулай кыйнамаган булса, мин аны яза алыр идемме икән?... («Язучының иҗат лабораториясеннән)».

 

Мәһдиев «Фронтовиклар» романының язылу-язылмавына шик белдереп, хәйләли, ыкыш-мыкыш китерә. Җәмгысе «биш авылда укытучы булып» эшләү тәҗрибәсеннән «качып котыла» алмас, яңгыр урынына боз түгел, таш яуса да ул әлеге романын барыбер иҗат итәр иде.

 

«Фронтовиклар» әсәренең язылу тарихына мөнәсәбәтен-шиген ул 1979 елның февралендә, аны «кыйный башлауга» шактый вакыт, тугыз ел узганнан соң гына, истәлекләр дәфтәренә язып куя. Игътибар иткәнсездер: Мәһдиев үзе исән чакта матбугатка тәкъдим итү турында уйламаган-хыялланмаган язмасында да үтә сак эш итә, «кыйнаучыларның» кем икәнен, мәкаләсенең исемен дә әйтми. Хыялың мөмкинлек биргән тәкъдирдә үзең чамала! 1967 елда Мәһдиев «Совет мәктәбе» (№3) журналында октябрь инкыйлабына чаклы Уфада эшләгән, бик күп татар-төрки зыялыларын, күренекле язучыларыбызны тәрбияләп чыгарган атаклы «Галия» мәдрәсәсенә («Галия» мәдрәсәсендә») багышланган мәкаләсен бастырып чыгара. Мәдрәсәләрне динне пропагандалау, халыкның аңын агулау үзәге дип бәяләгән рәсми сәясәт Мәһдиевнең «Галия»не югары белем бирүче уку йорты дип бәяләвен дә хупламаска мөмкин иде, әмма җылы кәнәфиләрен югалтудан курыккан түрәләрне Бубый мәдрәсәсенә багышланган мәкаләсе ярсытты, ярларыннан чыгарды бугай. («Совет әдәбияты», 1969. 12 сан). Беренче мәкаләдә сүз күбрәк мәдрәсәдә укыткан яисә шуннан күтәрелгән язучылар турында барса, икенчесендә Бубый уку йорты мисалында, инкыйлабка чаклы дөрләп эшләп килгән мәгърифәт учаклары, татар халкының үзаңын күтәрүгә хезмәт иткән үз укыту системасы булу, аны саклау ихтыяҗы, шул эшкә гомерләрен багышлаган фидаи затлар турында бара.

 

«Иж-Бубый мәдрәсәсенең тарихын өйрәнүгә мин бик очраклы килеп кердем. Бу минем өлкәм түгел иде. Гыйльми җитәкчем мәрхүм Хатип Госман миннән мондый буталчык тарихны түгел, марксизм-ленинизмның әдәбият-сәнгать теориясен таләп итә иде». Архив материаллары нигезендә язылган, тыелган мәүзугъны фәнни югарылыкта күтәргән «Бубый» мәдрәсәсе» мәкаләсенең басылып чыгуы өчен «Казан утлары»ның «яңалыкны яратучы» баш мөхәррире Р.Мостафин һәм тәнкыйть бүлеге мөдире Фарваз Миңнуллиннар күп көч куялар. Татар зыялылары, язучыларның күпчелеге галимнең бу адымын хупласалар да, рәсми оешмалар мәкаләне уңай бәяләргә ашыкмыйлар. Бубыйларны күтәрүгә каршы чыккан К.Фассев, Х.Хәсәновләрне автор «карагруһчы»лар, концепциясен аңламаган К.Гыйззәтов, М.Әмирләрне үзенә «суктырып» узучылар дип атый. Шул чорда гадәти хәл булган нәзари семинарларның берсендә иң олы түрәләрнең берсе С.Батыев та мәкаләгә «тибеп» уза. Мәһдиевне, җаваплы кешеләр бәясеннән бигрәк, татар зыялыларының аңламавы, яклап күтәрелмәве рәнҗетә. Менә ул урамда «Совет мәктәбе» («Мәгариф») журналы хезмәткәре Вакыйф Зыятдиновны очрата. Ул «минем белән күрешкәндә бөтен мәһабәт буена, битенә елмаеп, «почти» шатланып болай диде:

 

— Ну, малай, Батыев кирәгеңне бирде... Ну яндың да инде. — Вакыйф шул кадәр шат, бәхетле иде».

 

Холкы белән сак, аннан да бигрәк арттырып, күпертеп сөйләргә маһир Мәһдиев шул хәлләрнең уртасында кайнаган, бәхәсләрнең шаһиты, соңрак аралары кискен бозылган, — «Чаян» журналының баш мөхәррире А.Яхинның бәясен болай сурәтли.

 

— Болай. Значит, болай, Батыев әйтте. Болай диде, Батыев әйтә: Мин ди, «Казан утлары»нда «Бубый мәдрәсәсе» дигән мәкаләне укыдым. Яшь галим язган. Шәп мәкалә. Кызыклы. Авторы да яшь, талантлы. Ләкин бер хата киткән. Мәһдиев анда Бубый мәдрәсәсен тәмамлаучылар арасында Юныс Вәлидов (җир эшләре наркомы. — М.М.) исемен телгә ала. Юныс Вәлидов бит — солтангалиевче.

 

Альберт шуннан башка берни дә әйтмәде. («Каһәрләнгән хәрәкәт, каһәрләнгән тема»).

 

Хәттин борчылгандай күренергә тырышып, А.Яхинның сүзләрен ифрат җитди кабул иткән рәвешен китерсә дә Мәһдиев-сәясәтчене Мәһдиев-художник җиңә. Бу очракта аның өчен иң мөһиме кыска, өтек җөмләләр белән, кискен итеп сөйләшүче әңгәмәдәше турында күзаллау, аның образын тудыру.

 

Әлбәттә, Мәһдиев архив материалларына, вакытлы матбугат биргән дәлилләргә таянып, халкыбызның 1917 ел инкыйлабына чаклы үз мәгариф системасы булуны, шул эш өчен җаннарын, малларын кызганмыйча хезмәт итүче мөрәүвәтле фидакарь шәхесләре күтәрелүне ачып салган мәкаләсенең башкачарак кабул ителүен, җитди бәяләнүен көткәндер.

 

Минем шәхси күзәтүләрем шундый нәтиҗәгә алып киләләр: мәкаләсенең төрлечәрәк фикер уятуы, «кыйналуы» турында үзе үк куертып йөрмәсә, бәлки, татар мәктәп-мәдрәсәләре язмышына игътибар уянып, шул чаклы фәнни (А.Мәхмүтова, И.Таһиров, М.Госманов, Я.Ханбеков һ.б.) тикшеренүләр дә тумас иде. Күпертүгә маһир Мәһдиев, чебеннән фил ясап, үзен эзәрлекләнүче, өркетелгән зат итеп күрсәтергә тырышты, үзен «исәр», «шыксыз үрдәк» дип мыскыллаудан кызык табып яшәде. Бу яктан ул үзе ХХ гасырның икенче яртысы тудырган, төгәлләнгән, кабатланмас (әдәби) образ һәм реаль шәхес иде.

 

Мәһдиевнең мәдрәсәләр тарихын яңачарак яктыртырга омтылуын хәзерге чор галимәсе Д.Ф.Заһидуллина болай бәяли. «... татарларга революция генә мәгърифәт алып килде дип тукылдаган, иске мәдрәсәләр фәкать тискәре яктан, дини схоластика белән балаларның аңын томалаучы итеп кенә телгә алынган бер заманда яшь галимнең киресен исбатларлык дәлилләрне дөньяга чыгаруы зур батырлык була. Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар, Р.Фәхретдин, З.Камали, Г.Баруди, Ф.Кәрими кебек шәхесләр Мәһдиевне сокландыра, аларның хезмәтләре кызыксыну уята». Тыелган теманы күтәреп чыгуы өчен заманында күңелсезлекләргә юлыкса да, Мәһдиев мәдрәсәләребез тормышына, фидакарь мәгърифәтчеләрнең язмышына суынмый, 1992 елда «Мәдрәсәләрдә китап киштәсе» исемле җыентык бастырып чыгара.

 

Табигать яшәешендә, җәмгыять тормышында кабатланулар даими рәвештә булып торган шикелле, Мәһдиевне «рәнҗетүнең»дә соңгысы булмаган икән. Янәдән «Көндәлек битләреннән» язмасына күз салыйк. «1978 ел, 5 май көнне өлкә комитетына чакырып минем монографиягә суд ясадылар, шуның белән аның язмышы хәл ителде. Цензор бөтен галимнәрне сүгеп чыгыш ясады. Судта минем монография эчендә ни барын да белмәгән кешеләр утыра иде. Минем һәм И.Нуруллин (фәнни редактор) адресына күп гаеп ташладылар...

 

...Без матбугат көнен әнә шулай билгеләп үттек.

 

Фәннең, әдәбиятның әлеге цензор кебек наданнар кулына калуы бик кызганыч, әлбәттә» (5 т., 312 б).

 

Йөрәк әрнүе астан бәреп торган бу язмасында да Мәһдиев ифрат сак, үзен үткен, ике яклы пычак өстеннән баргандай хис итә, мәгәр монографиясенең исемен дә, катнашучыларның, аерым алганда, цензор иптәшнең фамилиясен дә атамый. Библиографик белешмәләрдән күренгәнчә, 1978 елга чаклы фәнни эзләнүләреннән «Татарская советская литературная критика» (1917-1932) исемле кандидатлык диссертациясенең авторефераты (1964) гына басылып чыга. Лаисов Н.Х., Ганиева Ф.Ә. кебек галимнәр белән бергә язган «Әдәбият теориясе. Сәнгать төре һәм идеология формасы буларак матур әдәбият» кулланмасы 1979 елда дөнья күрә. Бу төр басмаларда «крамола» була алмый. Мәһдиевнең галимлеген раслаган, ХХ йөз башы әдәбиятын, эстетикасын, фәлсәфи фикер үсешен яктырткан «Әдәбият һәм чынбарлык: ХХ йөз башы татар әдәбиятына яңа материаллар» исемле китабы 1987 елда, «Реализмга таба: ХХ йөз башы татар әдәбиятында чынбарлыкның чагылышы мәсьәләләре» хезмәте, беренчесенең дәвамы буларак, 1989 елда басылып чыга. Татар әдәбиятының алтын чорын вакытлы матбугат, елъязма чыганаклар аша яңача бәяли галим бу хезмәтләрендә. Әдәби әсәрләр язмыйча, әлеге фәнни хезмәтләре белән генә дә Мәһдиев әдәбият тарихында калыр иде.

 

Тарихчы буларак, Мәһдиев фәнни эзләнүләренә таяныч, нигез өлге итеп документларны ала, расланган фактларга гына таяна. Вакытлы матбугат сәхифәләренә фәнни бәясен бирә. Киң карашлы кеше булуы милли яшәешне белем-мәгълүмат үсеше яссылыгыннан килеп аңлавында да ачык күренә.

 

Мөхәммәт докторлыгының очына чыга алмаса да, профессор дәрәҗәсендә йөргән әзерлекле доцент иде. Ул ифрат эрудицияле укытучы, чорга бәясендә төгәллеккә омтылучы, әдәби фактларны күңелендә тота һәм кирәк җирендә файдалана белүче галим, студентларның яраткан лекторы. Кыяфәт рәхим ит, йөрү горур, тавыш көр, төп таяныч — белем.

 

ХХ гасыр башы татар иҗтимагый фикере, әдәбияты үсешенә багышланган, заманасы өчен ифрат кыю, яңача карашлы хезмәтләрен нәшер итәргә, ноктасы куелган докторлык диссертациясен якларга чыгартмаган өчен гарьләнүле нөктәсен яшермәсә дә, кемгәдер (Х.Госманны еш телгә алса да) шәхсән үч тотмады. Кем белә: Мәскәү, Алматы, Ташкент, Баку кебек шәһәрләр юлын таптап, диссертация яклау мәшәкатьләренә кереп батса яисә үз кабырчыгына бикләнеп, эчке көчәнеш-каршылыклары, әхлакый кысалары тәэсирендә калса, хәзер татар кешесенең күңел түрендә урын алган берише әсәрләрен иҗат итүгә җитешә алмаган булыр иде Мәһдиев.

 

Ахыры киләсе санда


Тәлгат ГАЛИУЛЛИН
Казан утлары
№ 4 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»