поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.04.2012 Дин

Байлыктан саклану

Аллаһы сөбханәһү вә тәгалә әйтә: «Бу ахирәт йортын Без иман китерүдән һәм Аллаһыга буйсынудан-итагать итүдән олугъланмаган һәм җир өстендә бозыклык кылмаган хак мөэминнәр файдасына кылырбыз, җәннәт Аллаһы риза булмаган эшләрдән сакланучыларга, ягъни тәкъва мөэминнәргәдер» (28-83).

Без беләбез: дөнья бар, ахирәт бар. Дөнья бетүче, ахирәт мәңгелек икәне дә билгеле. Әмма күпләр шайтанга ияреп дөньяга алданалар, ахирәтне исләреннән чыгаралар. Әгәр фикерләп карасалар, киресенчә, дөньяга битараф булып ахирәткә омтылырлар иде. Аларның күңелләре пәрдәләнгән, алар хаклыкны кабул итә алмыйлар. Аларның тормышы гомере буе күпсерияле кино карап, телевизор каршында гына утыручы кешенеке кебек. Телевизордагы байлыкка карап кына баеп булмаган кебек, дөнья байлыгына ия булып кына бай булып булмый.

 

Аллаһы сөбханәһү вә тәгалә әйтә: «Без сезне яманлык һәм яхшылык белән фетнәләп сыныйбыз, соңыннан хөкемгә безгә кайтырсыз» (21-35).

 

Җирдәге тормыш, без куана, шатлана торган матур дөнья, чынлыкта, безгә авыр сынау. Адәм баласы балга кунган чебен кебек дөньяга ябышкан һәм үзенең батып баруын аңламый. Ул дөньяның бөтен ләззәтенә ирешергә тырыша, кайчандыр шушы дөньяны үзенең байлыклары, ләззәтләре белән ташлап китәчәген һәм дә ахирәткә ирешеп шулар өчен хөкем ителәчәген уйламый. Шуңа күрә дә ул үзенә дә, башкаларга да бәяне байлыгына, тормышта ирешкән дәрәҗәсенә карап билгели. «Син бәхетлеме?» дигән сорауга хәтта үзен мөселман дип йөрүчеләрнең дә: «Аллага шөкер, биш вакыт намазымны укыйм, ураза тотам, зәкятемне түлим, кушканын үтим, тыйганыннан тыелам», — дип әйтүчеләре бик сирәк. Күбесе тормышыннан зарлана, шөкер итсә дә үзенә кергән дөнья малына, үзенең, балаларының дөньяда ирешкән дәрәҗәләренә карап шөкер итә һәм җаваплары да: «Мин бәхетле, күп акчалы эштә эшлим, яисә пенсияне күп алам, менә шундый-шундый урында эшлим, яисә балаларым шундый-шундый урында эшлиләр», — дип дөнья маллары, дөнья дәрәҗәләре турында була. Ә бит кешенең дәрәҗәсе дөнья байлыгы белән түгел, бәлки иман ныклыгы белән билгеләнә.

 

Аллаһы тәгалә әйтә: "Аллаһыга итагать итүче иманлы кеше имансыз кеше белән тигез булырмы? Юк, һич тә тигез булмаслар!" (32-18).

 

Аллаһы тәгалә бу аятьтә байлыгы бар кешене түгел, бәлки иманы бар кешене өстенрәк, ди.

 

Дөнья байлыгын Аллаһы тәгалә мөэминнәргә дә, көферләргә дә бирергә мөмкин. Хәтта көферләргә күбрәк тә бирергә мөмкин. Чөнки пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйткәнчә, дөнья байлыгы Аллаһы тәгалә өчен черкинең сыңар канатына да тормый. Ә туры юлга Аллаһы тәгалә Үзенең сөекле колларын гына кертә һәм Ул анда аларны Үзенең рәхмәте белән генә кертә, без яхшы булган өчен түгел, бәлки Үзенең теләге белән. Байлыкка килгәндә исә, киресенчә, Аллаһы тәгалә Үзенең сөекле колын байлыктан саклый, аны байлыктан ерак кыла. Расүлуллаһ салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте:

 

«Әгәр Аллаһы тәгалә Үзенең бер колын яратса, авыруны судан саклаган кебек, Ул аны дөнья малыннан саклый» (Тирмизи, 2036).

 

Ягъни без кызыга торган һәм без ирешә алмый торган байлык, чынлыкта, ул Аллаһының саклавы нәтиҗәсе. Күңелендә иманы булмаган кешенең дөньяга омтылуы — мираж кебек: ул нәрсәдер өмет итә һәм шуның белән бәхетле булыр кебек тоела. Ул шуңа омтыла, әмма шул теләгән нәрсәгә ирешкәч, ул барыбер үзен бәхетле санамый һәм ул тагын нәрсәгәдер омтыла. Бу үлгәнчегә кадәр шулай бара. Күпме генә дөнья малы артыннан чапса да, дөнья малының аңа барыбер тәкъдиренә язылганнан артыгы ирешмәячәк. Дөнья малын гына өмет иткән кеше бу дөньяда да бәхеткә ирешә алмый һәм ул ахирәттә дә бәхетсез булачак. Ә инде дөнья малына алданмаган, дөнья малын өмет итмәгән, киресенчә, ахирәтне өмет иткән, күңеле иман белән тулган кеше бу дөньяда да бәхетле: чөнки ул бар булганына канәгать, Раббысына шөкер итә, Аллаһы насыйп итсә, ул ахирәттә дә бәхетле булачак. Ә дөнья малына килгәндә исә, тәкъдиренә язылганы барыбер аңа ирешәчәк.

 

Бер кодси хәдистә Аллаһы тәгалә әйтә:

 

«Әй, Адәм баласы, бел: кайсыбер кешенең калебе мал-дөнья артыннан куу белән мәшгуль булса, аның фәкыйрьлек куркынычы, хәвефе белән бәйләп куярмын. Үлемне исеннән чыгарырмын һәм мал-дөнья белән мавыгучы итеп, ахирәтне искә алучы гафил итәрмен».

 

Чынлап та, кеше кулында малы, дәрәҗәсе бар вакытта үзенең үлеме турында, кыямәт көне турында, Аллаһу сөбханәһү вә тәгалә турында уйламый. Ә бит үлем безнең уйлау-уйламаудан тормый, гомер адәм баласына тәкъдиргә язылган кадәр бирелгән. Шулай ук мал да, дәрәҗә дә күләме белән дә, күпме вакытка бирелүе белән дә Аллаһы тәгалә тарафыннан билгеләнгән. Кергән малга алданырга кирәк түгел, вакытында зәкятен чыгарырга кирәк. Булган малларда мохтаҗларның да өлеше барлыгын онытмаска кирәк. Бирелгән малның, дәрәҗәнең кулда булырга тиешле вакыты узар, Аллаһы тәгалә төрле юллар белән ул малларны, дәрәҗәләрне алыр. Маллар да, дәрәҗәләр дә бетәр, ахирәткә дә бернинди әҗер-савап ирешмәс. Кичә генә малга дәрәҗәләргә ия булган кеше бүген үзе үк мохтаҗлыкта калырга мөмкин.

 

Бүген илдә бара торган проблемаларның нигезендә динсезлек ята. Милләт чирле, исерек, зина кылу ачык төс ала, бу милләт бетүгә бара. Милләт Аллаһының кануннарына буйсынып кына сакланып кала ала. Шуңа күрә дә иң зур ярдәм дин күтәрүгә булырга тиеш. Ә бүген күпләр мулла баер дигән курку белән яшәвен дәвам итә. Беренчедән, муллалар арасында да төрлесе бардыр, икенчедән бөтен кеше баеганда бер мулла гына хәерче яшәргә тиеш түгелдер бит инде. Мулла баер дип курыккан кешеләр үзләре үк хәерче муллаларны булдыксызлыкта гаеплиләр. Оешма җитәкчеләре «без налогларны бик күп түлибез, мәчетләргә акчабыз калмый», дип әйтәләр, гади «халык безнең мөмкинлек юк, сезгә болай дә гарәпләр дә, төрекләр дә, дәүләт тә ярдәм итә», ди. Налог күп дип зарланырга кирәк түгел: чөнки ул зәкәт түләмәгән өчен Аллаһы тәгалә тарафыннан адәм баласына бирелгән җәза. Аллаһы тәгалә бер кодси хәдистә әйтә:

 

«Әй, Адәм баласы, Үзем биргән мал-дөньядан зәкят түләп фарызымны үтәмәсәң, фәкыйрь һәм мескеннәр хакын бирмичә торсаң, бел: мәҗбүр итеп мал-дөньяңны тартып алучы залимнарны җибәрермен. Алар кулына кергән малың өчен син һичкайчан, һичнинди савап ала алмассың» (Тәфсир Хакый).

 

Үзебезнең байлык була торып гарәп-төрек акчасы өмет итү дә хәерле эш түгелдер. Алардан ярдәм булган очракта да безнең халык өчен файдалы булмаячак. Бар булган ярдәмнәре дә халыкның төркемнәргә бүленүенә генә сәбәп булды. Дәүләтнең дә төп конституциясенә дин дәүләттән аерылган дип язылу сәбәпле, дәүләттән дә матди ярдәм юк. Гомумән, безнең халык гомер-гомергә үз динен үзе кайгырткан, башкаларга салынып ятмаган һәм шул сәбәпле генә үзен дә, динен дә бу көнгә кадәр саклап кала алган.

 

Алда әйтелгәнчә, Аллаһы тәгалә дөнья байлыгын, дәрәҗәне Үзе теләгән кешегә бирә: яратканнан түгел, бәлки сынар өчен. Байлыкка ия булучылар аңласыннар иде: аларның байлыгында мескеннәрнең, зәгыйфьләрнең дә өлеше бар. Алар җавап бирә җәмгыятьнең нинди хәлдә булуына.

 

Мусгаб бин Сагьд радый-Аллаһу ганһедән риваять кылына, аның әтисе үзен үзеннән түбәннәрдән өстен санаган. Расүлуллаһ салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм аны төзәтү өчен: «Сез ярдәмне һәм ризыкны үзегезнең арагызда зәгыйфьләр булу сәбәпле алмыйсызмы?», — дип әйткән.

 

Әгәр җәмгыять тә байлар үзләренең байлыкларыннан бирергә тиешле урыннарга бирмәсәләр, бу җәмгыятьтә мохтаҗларның күбәюенә, диннең зәгыйфьләнүенә һәм ахыр чиктә мохтаҗларның ризасызлыгы сәбәпле төрле фетнәләрнең күбәеп шул байларның үзләренең үк һәлакәтенә китерә. Узган гасырның 17 елындагы революция шуның ачык мисалы булып тора.

 

Безнең тормышыбыз — безнең догаларыбыз нәтиҗәсе. Әгәр җәмгыять дини булса, дога күбрәк була һәм ул җәмгыять иминлектә була, югары дәрәҗәләргә ирешә. Әгәр байлар, югары дәрәҗәләргә ия булучылар дингә күбрәк игътибар бирсәләр үзләренә үк хәерлерәк була.

 

Кешенең табигате шулай: ул байлардан көнләшә, байлыкка омтыла, зәгыйфьләргә кимсетеп карый, аңлы-аңсыз рәвештә аларны рәнҗетә. Әмма һич кенә дә онытырга кирәк түгел: Аллаһы тәгалә беренче чиратта зәгыйфь кешенең догасын кабул кыла, шуңа күрә зәгыйфьләрне рәнҗетмәсәк иде.

 

Хариса бин Вахб радый-Аллаһу ганһедән риваять кылына, пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнән ишеткән, ул әйткән:

 

«Күрсәтмәскәме сезгә җәннәт әһелләрен? Һәрбер зәгыйфь кеше. Аны башкалар зәгыйфькә саныйлар һәм, әгәр ул Аллаһы тәгаләдән ялварып сораса, Аллаһ һичшиксез аның соравын канәгатьләндерә. Ә ут әһелләре — һәрбер тупас, каты бәгырьле һәм тәкәббер кеше.»

 

Байлык — ул сынау. Бигрәк тә мөселманнар өчен. Бүгенге көндә мөселманнар арасында бара торган фетнәләрнең төп сәбәбе — байлык. Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең сәхәбәләре арасында Аллаһыга мәхәббәт тәрбияләгән. Алар дөнья өчен түгел, дин өчен көрәшкәннәр. Раббыларына булган мәхәббәтләре аларны дөньяга битараф иткән. Алар бөтен дөньяны үз кулларына алалар. Хәлифәт Атлантик океаннан Тын океанга кадәр булган җирләрне үз эченә ала. Византия, Рим кебек империяләр мөселманнарга буйсына, дөньяның күпме байлыгы мөселманнар кулына төшә, ә алар бу байлыкны күрмиләр. Шундый зур байлыкка ия булуга карамастан алар туйганчы ашарга, купшы киенергә, үзләрендә запаслар тотарга куркалар.

 

Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм вакытында Хөнәйнә сугышында мөселманнар зур кыенлыклар белән дошманны җиңәләр һәм алар кулына бик күп санда ганимәт малы (трофей) керә. Ул аларны ансарлардан кала (ягъни мәдинәлеләрдән) барысына да тарата. Шуннан соң ансарлар ризасызлык белдерәләр, һәм пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм ансарларны чакырып әйтә: «Әй, ансарлар, сез шул дөнья байлыклары өчен ачуланасызмы? Алар ярдәмендә кешеләрне үземә тарттым һәм алар, сезнең динегез көчле дип ышанып, Исламны кабул иттеләр. Я, ансарлар, ул кешеләр мал белән, ә сез Расүлуллаһ белән кайтырга риза түгелсезме? Мөхәммәд Аның кулында булган зат белән ант итәм, әгәр һиҗрәт булмаса, мин ансарларның берсе булыр идем, әгәр кешеләр барысы да бер тарлавыктан, ә ансарлар икенчесеннән китсә, мин һичшиксез ансарлар белән барыр идем! Я, Раббым, ансарлардан, аларның балаларыннан, оныкларыннан разый бул!» бу хәлләрдән соң кешеләр шулкадәр нык еладылар, хәтта аларның күз яшеннән сакаллары юпь-юеш иде. Алар: «Безнең өлешебезгә Расүлуллаһ тиюгә без бик риза», — диделәр.

 

Сәхәбәләр нәфселәрен тыялар, алар өчен Аллаһ ризалыгы дөньяның бөтен малыннан өстен була. Ул чор мөселманнарының калебләрендә иман, кулларында дөнья була. Алар дөнья белән, нәфселәре белән уенчык белән уйнаган кебек уйнамыйлар. Бүгенге мөселманнарның күңелләрендә дөнья малы, нәфсе, кулларында иман. Һәм алар иманнары белән уенчык белән уйнаган кебек уйныйлар. Шуңа күрә дә диндә алга китеш юк, мөселманнар күп, бердәмлек юк, арада фетнә.

Расүлуллаһ салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте:

 

«Һәр өммәт өчен Аллаһы тәгалә тарафыннан бер сынау билгеләнгән. Минем өммәтем өчен шул сынау булып байлык тора» (Муснад Әхмәд, 17934).

 

Ничек кенә булса да бу дөнья бер көн һәрбер кеше өчен бетәчәк. Кыямәт көне турында онытмасак иде. Байлар байлыклары хакында соралсалар, фәкыйрьләр сабырлыклары хакында соралырлар.

 

Габдулла бине Гамрдән, радый Аллаһу ганһүмә, риваять кылына, Расүлуллаһ салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте:

 

«Кыямәт көнендә сез җыелырсыз, һәм әйтелер: «Кайда бу өммәтнең фәкыйрьләре һәм мескеннәре?» Алар торып басарлар, һәм алардан «нинди гамәлләр кылдыгыз?», дип сорарлар. Алар: «Ий, Раббыбыз, син безне сынадың һәм без сабыр иттек, син байлыкны һәм солтанлыкны башкаларга бирдең», дип җавап бирерләр һәм алар җәннәткә башкалардан иртәрәк керерләр. Хисабның катылыгы байлыгы һәм хәкимлеге бар кешеләрдә калыр».

 

Әбү Һөрәйра радый Аллаһу ганһедән риваять кылына, Расүлуллаһ салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте:

 

«Ярлылар җәннәткә ярты көнгә иртәрәк керерләр, ә ярты көн 500 елга тиң» (Муснад Әхмәд, 10936).

 

Байлык югалыр дип куркырга кирәкми: тәкъдиргә язылган икән, аннан күпме генә качарга тырышсаң да ул синеке була, күпме генә малга омтылсаң да, әгәр тәкъдирең язылмаса ирешә алмыйсың.

 

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең вафатыннан соң Габдрахман ибне Гауф исемле бер сәхабәнең товарлар төяп 700 дөядән торган кәрваны кайтып төшә. 700 дөя атлаганда хәтта җир селкенә. Бу кадәр мал бүгенге көндә дә зур байлык булып тора, ә ул вакытта аның бәясен әйтеп тә бетереп булмыйдыр. Шул вакытта Гайшә анабыз әйтә: «Аллаһының рәхмәтедер, Ул Габдрахманны бу дөньяда бүләкләде, ә ахирәттә аны тагын да зуррак бүләкләр көтә. Мин Расүлуллаһның: «Габдрахман ибне Гауфкә бүләк шулдыр, ул җәннәткә ирешәчәк», дип әйткәнен ишеттем», ди. Бу хәбәрне ишеткәч, Габдрахман ибне Гауф шатлыгыннан канатланып Гайшә радый Аллаһу ганһәгә килә һәм: «Син бу хакта Расүлуллаһ салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең үзеннән ишеттеңме?», дип сорый. Ул: «Әйе», дип җавап бирә. Шунда Габдрахман ибне Гауф шатлыгыннан ни эшләргә белмичә: «Әй, мөселманнарның анасы, мин тантаналы төстә шаһитлык бирәм: бу кәрванны үзенең барлык йөге белән Аллаһ юлына корбан итәм», дип кычкыра. Үзенең малын Аллаһ юлына бирә. Үзенең җәннәткә ирешүен ишеткәч, ул тагын да юмартлана. Аллаһ юлына мал бирүдә бер генә форсатны да ычкындырмый. Аңа карап аның эше тукталмый, малы кимеми, бәлки арта гына. Ул үлгәннән соң, аның варислары аңардан калган алтын-көмешләрне балта белән чабып бүлә-бүлә арып бетәләр.

Риваять кылына, Гомәр радый Аллаһу ганһе пәйгамбәр салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмгә керде. Пәйгамбәр салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм камыш намазлык өстендә иде, янында хөрмә яфракларыннан тукыма палас бар иде. Гомәр радый Аллаһу ганһе елады. Пәйгамбәр салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Әй, Гомәр, сине нәрсә елата?». Гомәр радый Аллаһу ганһе әйтте: «Син Фарси патшасы Кәсраны һәм Рум императорын зикер иттең, анарның дөньяда нинди хәлдә булуын әйттең һәм синең янында хөрмә паласыннан башка нәрсә юк, ягъни алар алтын-көмеш тәхетләрдә, йомшак ятакларда, ә син камыш паласта», — диде. Шунда пәйгамбәр салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Алар өчен бу дөньяда, безнең өчен ахирәттә».

 

Адәм баласы кызыга торган байлык адәм баласын һәлакәткә китерә. Байлыкка битараф булган хәлифәт үсә, чәчәк ата, бөтен дөнья белән идарә итә башлый һәм ахырда үзе дә шул дөньяның, байлыкның колына әйләнә, шул байлыкны бүлешә алмыйча зур фетнәләр чыгып таралып бетә.

 

Байлык бер кешегә дә, милләткә дә шатлык китерми. 90-нчы еллар башында илдә үзгәртеп корулар башланганда милләтне күтәрергә тиешле, суверенитетка алып барырга тиешле лидерларыбыз «без бай милләт булырга тиешбез, безнең дә үз байларыбыз булырга тиеш» дигән лозунглар күтәреп чыктылар. Алар теләкләренә ирештеләр: бүген милләт баеды, дөнья күләм иң бай кешеләр арасына керүче байларыбыз да бар. Әмма милләт тагын да ныграк упкынга тәгәри, байларыбызга да милләт кирәкми, телен белми, динен белми, алар инде үзләрен дә башка милләт кешесе дип саныйлар, хәтта диннәрен алыштыручылар да юк түгел. Димәк, байлык милләт өчен бернинди уңай тәэсир итмәде.

 

Үзгәртеп кору еллары башланганда халык бай түгел, халык байлыкка табынмый иде. Кешеләр намаз укымауларын, мәчеткә йөрмәүләрен тормыш хәле начар булу белән аңлаталар иде. Мәчетләр салына башлаган елларны ул мәчетләргә йөрүчеләр дә аз түгел иде. Халыкның тормыш дәрәҗәсе яхшырды, әмма мәчетләргә йөрүчеләр саны кимеде, кайбер авылларда тәравих намазларына, хәтта җомга намазларына да йөрми башладылар. Димәк, байлык иманның зәгыйфьләнүенә генә китерде.

 

Бүген үзләрен сәләфиләр дип йөрүчеләрне күрергә туры килә. Сәләфләр, ягъни беренче мөселманнар, ягъни сәхабәләр һәм табигыйннәр. Беренчедән, беренче мөселманнар үзләрен сәләфләр дип йөрмәгәннәр. Икенчедән, беренче мөселманнар бүген үзләрен сәләфиләр дип атаучылар кебек акчага, дөнья малына табынмаганнар, ә ул вакыттагы акчага, дөнья малына табына торганнары сәхабәләргә каршы көрәшә торганнары, ислам диненең дошманнары булганнар. Шуңа күрә иң элек үзеңне кем дә дип булса атаганчы иң элек үзең шуңа тәңгәл киләсеңме, юкмы шуны билгеләргә кирәк, эчке, тышкы халәтең үзең омтылганга тәңгәл килергә тиеш.

 

Бүген вәгазь байлыктан саклану турында булды. Бу мөмкинлегең бар булып хәерчелеккә омтылу дигәнне аңлатмый, бәлки тормышның мәгънәсе байлыкка омтылу булырга тиеш түгеллеген генә аңлата. Байлыкка омтылып байлыкка хуҗа булып булмый. Кем нәрсәне күбрәк ярата — ул шуның колы була. Раббысын яраткан кеше Раббысының колы була, дөньяны яраткан кеше дөньяның колы була.


Рөстәм хәзрәт ШӘЙХЕВӘЛИ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»