|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.04.2012 Мәдәният
5 апрельдә Тинчурин театрында түгәрәк өстәл үткәреләБыелның 15 сентябрендә драматург, режиссер, актер К.Тинчуринның тууына 125 ел тула. Аның исемен йөрткән драма һәм комедия театры бу олуг юбилейга җитди әзерлек белән килә. Соңгы елларда гына драматургның “Хәйләсез – дөнья файдасыз”, “Назлы кияү”, “Сүнгән йолдызлар”, “Американ”, “Сакла, шартламасын!” кебек әсәрләре безнең теар сәхнәсендә дөнья күрде. Режиссеры – РФның атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Р.Заһидуллин. Бөек сәнгатькәр үзенең кыска гына гомерендә дистәләгән драма – комедияләр язып, театр сәнгатенә зур өлеш керткән. Аның үткен телле милли комедияләре бүгенге көндә дә бик актуаль.
Шул уңайдан, 5 апрель көнне сәгать 11:00 дә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында галимнәр, язучылар, журналистлар катнашында түгәрәк өстәл үткәрелә.
Ә инде көз айларында актерның туган көненә, иҗатына багышланган, әдипнең әсәрләреннән торган фестиваль үткәрү күздә тотыла.
|
Иң күп укылган
|