поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.04.2012 Экология

Зур шәһәрләр халкы озонлы су кулланачак

Роспотребнадзор белгечләре әйтүенчә, Татарстанда соңгы берничә елда сулыклар торышы үзгәрмәгән. Ләкин су сыйфаты элеккечә түбән.

Бүген татарстанлылар краныннан килә торган суның 16 проценты санитария-химик состав, 7,1 проценты - микробиологик күрсәткечләр буенча нормаларга туры килми. Берәүләр, чистарак дип, шешәле суны сатып ала. Икенчеләре исә, киресенчә, андыен куллану яклы түгел — чистартылган суда натрий, магний һәм кеше өчен файдалы башка элементлар юк, дип саный алар.

 

Суыңның нинди икәнен беләсең килсә, анализ ясат

 

Хәзер халык арасында төрле фильтрлар куллану популяр. Аларны, гадәттә, яшәгән җиреңә карап сайларга кирәк. Билгеле бер урында фтор күп, икенчесендә тимер җитми, юшкын утыра һ.б. Торак идарә компаниясе халыкка китертә торган су составы турында мәгълүматлы булырга тиеш. Ләкин шәхсән үзем алардан үзебезнең су составын төгәл белә алмадым. Миңа су анализын тикшерә торган оешмаларга мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр.

 

Татарстанда мондый тикшерүләрне Эпидемиология һәм гигиена үзәге (Казанда Сеченова, 13а йортында урнашкан), «Водоканал» бүлекләре, шулай ук лицензиясе булган оешмалар, фильтрлар сата торган фирмалар башкара. Су, кайдан алынган булуына карап (шешәле, краннан ага торган, җир асты суы), 9-16 күрсәткеч буенча тикшерелсә, бу 800-1300 сумга төшә. 24 күрсәткеч буенча тулы анализ ясалса – бу 1700-2300 сум тирәсе тора. Монда суда нинди элементлар җитми, кайсысы артык икәне, аның микробиологик составы күрсәтелә. Казан медицина университеты галимәсе Наилә Дәүләтшина ассызыклап узганча, республика сулыклары өчен тимер, фторның җитмәве хас.

 

Иске торбадан начар су килә

 

Роспотребнадзор хезмәтенең җирле идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Эльвира Миролюбова сүзләренә караганда, су күп очракта транспортлаганда  пычрана. Татарстан Төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматы буенча, халыкка су җиткерә торган юлларның бүген 49 проценты тузган. Аның 32,5 проценты тиз арада алыштыруны таләп итә. Димәк, иске торбалар сәламәтлеккә зыяны белән дә, суның читкә агуы белән дә кесәгә суга.

 

Моны истә тотып, Татарстанда 2012-2015 елларга «Чиста су» программасы кабул ителде. Аның нигезендә су системасындагы җайланмаларны алыштыру, чистарту механизмнарын кертү күздә тотыла. 2012-2013 елларда мондый эшләргә тулаем 6,5 миллиард сум бирелгән.

 

Авылларга су кертеләчәк

 

3 апрель көнне «Казан ярминкәсендә» узган «Чиста су» күргәзмәсендә билгеле булганча, бу акчага республикада 63 водозабор, 105 су башнясын төзекләндерү, 470 километр су торбасы алыштыру күздә тотыла. Программага Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Чаллы шәһәрләрендә суны ультрашәмәхә нурлары, озон белән чистарту, Лениногорск, Азнакай шәһәрендә, Җәлил бистәсендә гипохлоридка күчү чыгымнары да кергән.

 

Ә менә авыл җирләренә килсәк, анда суны чистартудан бигрәк тә су килү юллары, канализация үткәрелмәгән булудан интегәләр. Бүген республика торак пунктларының 85,7 процентына гына су кергән. Узган ел бу күрсәткеч 84,9 процент тирәсе булган.

 

«Моңа кадәр су үткәрүгә акча бирелмәде. Ә инде 2010 елда сулыклар кипкәч, бу тармакка чыгымнар тагын да артты. Бүген авыл халкының 61,3 проценты суны краннан ала, 43,2 процентында канализация системасы бар. Чүпрәле, Тәтеш, Актаныш, Буа районнарындагы авылларда суны әле дә кое йә чишмәдән ташыйлар. Программа ярдәмендә берничә елдан аларга да су кереп бетәр», ди министрлык белгече.


Миләүшә ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»