поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.04.2012 Җәмгыять

Баш редактор

Безгә ясле-бакчаларга йөрү тәтемәде. Әнкәйләрнең итәкләреннән төшкәч тә без йортка, аннары урамга чыгып, бәбкәләр, бәтиләр, бозаулар, этләр белән дуслашып, бер-беребезнең телләрен, теләкләрен аңлашып, алар белән бергә табигатьнең бертигез балалары булып яши башладык. Кырларны, урманнарны да зурлардан башка гына айкый идек. Өйгә дә ашыйсы яки йоклыйсы килгәндә генә кайтып керә идек. Бервакытны менә шулай чәчәкләр, бөҗәкләр, кош-кортлар, җәнлекләр арасында гамьсез йөгереп йөргән җирдән эләктереп алып, кулга чүпрәктән теккән букча тоттырдылар да, безне мәктәпкә илтеп бирделәр.

Мәктәптә безнең өчен бөтен нәрсә сәер һәм кызык иде. Парта арасында утыру да, кара такта да, кыңгырау шалтыравы да. Ә иң ошаганы укытучы апабыз булды. Шундый чибәр, яшь, ягымлы! Ул чагында безнең авылда бөдрә чәчле кешеләр аз иде әле. Шуңа күрә укытучы апаның саргылт бөдрәләрен, аларның елык-елык ялтырап китүләрен дөньяларны онытып карап утыра торган идек. Укытучы апа журнал өстенә иелеп, синең исемең турысына «5» лене куйган чакта шул бөдрәләр, бер-берсенә бәрелеп, чыңлап китәр төсле тоела иде. Беренче «А»ларны дүрт балалы йончыган бер апа укытканга, алар алдында без, беренче «Б» лар, кәпрәеп, укытучы апабызның чибәрлеге белән мактанып йөри идек.

 

Мәктәптәге тәртипләрнең иң кызыгы кул күтәрү булды. Һәркемнең һәрвакыт кул күтәрәсе, парта арасында торып басасы килә. Ә кул күтәрергә сәбәп гел-гел табылмый. Шуңа күрә, тышка чыгасым килә дигән сылтау белән кул күтәреп, бер дәрестә классның яртысы «тышка чыгып» керә иде.

 

Бервакытны укытучы апа безгә: «Класста староста сайларга кирәк, кемне сайлыйбыз?»— диде. «Староста»ның ни нәрсә икәнлеген белмәсәк тә, без дәррәү кул күтәрдек. Минем урыным укытучы өстәле каршында ук. Яртылаш басып, алга таба үрелеп кулны укытучының борын төбендә үк өзлексез селкеп торгангамы, апа мине дәште. Бастым инде. «Йә, кемне?» — диде укытучы. Мин назландырып боргаланырга тотындым. «Әйт инде, кемне?» — ди апа. «Мине…»— дим. Укытучы күпмедер дәшми торды. Нәни йөрәгем белән сизеп алдым: шомлы иде бу тынлык. Боргаланудан туктап, апага күтәрелеп карадым. Әнә аның иреннәрендә кечкенә генә көлемсерәү эленеп тора. Берәр ялгышлык ычкынды микәнни?! Апа: «Йә, балалар, староста итеп Ләләне сайлыйбызмы?» дигәч, класс авыр көрсенеп куйды.

 

Староста булсаң, такта сөртә торган чүпрәкне юешләп керү, укытучылар бүлмәсеннән акбур алып килү кебек эшләр синең үзеңә генә тапшырылачак дип уйлаганбыз, ахрысы. Апа старостаның класстагы тәртипне күзәтү, тәнәфестә кычкырып, сикереп, йөгереп йөрүчеләрне тыю кебек вазифаларын аңлаткач, класс җиңел сулап куйды. Мин исә авыр көрсендем.

 

Соңыннан белдем инде: староста итеп үзеңне күрсәтмиләр икән. Ул чагында унтугыз яшьтә генә булган укытучыбыз Мәрзия апаның миһербанлылыгын хәзер дә сокланып искә төшерәм. Ул чакта мин классташларым алдында бик уңайсыз хәлдә каласы булганмын бит. Һәм мин, мөгаен, моннан ары һичкайчан җәмәгать эшләрендә катнашмаска, читтәрәк йөрергә тырышыр идем. Ә мин, старосталыктан соң, җәмәгать эшләренең башка төрләрен дә үтеп, берзаман мәктәп стена гәзитенең баш редакторына кадәр үк үсеп җиттем!

 

Гәзитне чыгаруда безгә рәссамыбыз Клим бик зур ярдәм күрсәтә иде. Идея — минеке, рәсем — аныкы. Клим, ясаячак рәсемен күз алдына китереп, карандашын кәгазьгә төрткәнче үк шаркылдап көлә башлый һәм ясап бетергәнче көлүдән туктамый торган малай иде.

 

Гәзитне стенага элгән көнне мәхшәр була. Урамнан килеп кергән һәр укучы, аягындагы карын да кагып тормыйча, кеше өелеп торган җиргә килә һәм башкаларны этә-төртә, йә иңбашларына тотынып сикерә-сикерә гәзитне карарга керешә. Көлеш, кычкырыш. Дәрескә дәшкән кыңгырауны да ишетүче юк. Коридорда эрегән кардан су җыела, таеп егылучылар да була.

 

Бервакытны шундый хәлне мин читтән генә, авызымны ерып, рәхәтләнеп күзәтеп тора идем, каршыма директор абый килеп басты. Йөзе бик ачулы. Ул миңа: «Учком председателе, комсорг һәм син дәрестән соң минем кабинетка җыелыгыз», — диде.

 

Директор абый янына үземә генә «җыелырга» туры килде. «Начальникларның башкалары кайда?» — диде директор. «Бар булганы шунда», — диде кабинетка килеп кергән пионервожатый. — Менә бу кыз элек комсорг иде, аны редактор итеп куйганнан соң башка комсорг сайларга өлгермәдек әле. Ә учком председателе авырый. Редактор буларак, бу кызны учком председателе урынбасары итеп тә куйган идек». «Һе, бу кызыйдан монарх ясагансыз икән. Бөтен властьны үз кулына алган!» — диде директор абый. Монысы инде артыграк иде. Минем ни гаебем бар монда? Сайламасыннар иде! Мин директорга да шулай дидем. Болай дип тә өстәдем: «Монарх ул буржуй дигән сүз инде. Мин нишләп буржуй булыйм? Безнең класста хәтта Хәлимне дә буржуй дип булмый әле». «Ни өчен булмый?» — дип сорады аптыраган директор. «Чөнки әтисе сугышта үлгән». «Ә ни өчен була?» «Була дип ни... Булмый дим ич. Буржуйга охшаган гына ул. Класста берүзе кибет кәчтүме киеп йөри. Узган ел Златоустта эшли торган абыйсы калдырып киткән иде. Быел тагын өр-яңа диярлек кышкы пальтосын да калдырган әле!» Минем оста җавабымнан булыр, директор абый көлемсерәде. «Күрәм, син политикада ярыйсы гына сукалыйсың икән, — дигән була. — Ләкин мәктәпнең дә бит үзенә күрә эчке һәм тышкы политикасы бар. Гәзиткә шулар турында җитди итеп язып булмыймыни соң? Югыйсә шайтан белсен нәрсә чыгарып эләсез. Коридордан үтеп йөрерлек түгел. Укучылар дәрескә соңга кала. Класска кергәч тә әле шул гәзит турында сөйләшәләр, көлешәләр, үчекләшәләр. Гәзитегезнең кыйбласы юк!»

 

Директор абый бүлмәсеннән мин борынымны салындырып чыктым. Редактор итеп куйган чакта миңа: «Гәзит эшен җанландырырга кирәк», — дигәннәр иде. Инде гәзит тә, аны укучылар да җанланды дип куанып торганда гына әрләсеннәр инде үзеңне! Мәктәпнең тышкы политикасы, ди тагын. Анысы нәрсә икән инде? Эчкесе аңлашыла — дәресләр, җәмәгать эшләре һ.б., ә тышкысы?..

 

Гомумән, эчке һәм тышкы политиканы да, аларның үзара бәйләнешен дә бераз аңлыйбыз инде аңлавын, анлык кына баш бар. Әйтик, өйдә иелеп идән себергәндә яки физкультура дәресендә мостик ясаганда баш әйләнеп, күз аллары караңгыланып тора икән, ул инде чәйне күбрәк вакыт шулки белән эчкәнгә. Башка әйбер белән эчәр идең, ул әйберләр илне җимереклектән торгызуга китә. Ә илне Гитлер фашист көчсезләндергән. Шәһәрләрне, авылларны яндырган, кешеләрне үтергән, никадәр баланы ятим калдырган. Шулай итеп, минем чәйне шулки генә эчүем турыдан-туры Гитлерның басып алу политикасына, фашизмга бәйле булып чыга. Аларын гына беләбез без. Кечерәк чакта гына ул, башта акыл азрак чакта, бүтәнчә уйлыйсың. Әйтик, җәйгә таба, көннәр җылынгач, үзең шикелле балалар белән кырларга, якын урманга чыгып китәсең дә, юа, кузгалак ишеләр белән ашказаныңны тутырып, өйгә аппетитыңны тагын да ныграк ачып кайтасың, аны япмыйча гына печәнлеккә менеп ятасың... Нәни башыңа төрле уйлар килә: Гөлҗамал әби белән Дәстия әбигә ничә яшь икән? Җитмеш бардыр. Әгәр алар шикелле карт әби булганчы яшәсәң һәм гел ашыйсы килеп торса? Юк, үскәч, бер аппарат уйлап тапмыйча булмас, ахры. Ул, теге, абый калдырып киткән наушниклар кебек башка атландырып куешлы түгел, нәни генә, беләзек шикелле генә булыр. Алдыңда ашарга әйбер юк икән, винтигын «шылт» — сулга борасың да куясың. Бөтенләй ашыйсы килми башлый. Әгәр ашарга әйбер булса, «келт» — уңга борасың. Аша рәхәтләнеп...

 

«Эләктеме?» — пышылдап диярлек әйтелгән сүзгә сискәнеп киттем. Каршымда мәктәп завхозы Харис абзый басып тора икән: «Диликтырдан, дим, нык эләктеме?» — дип кабатлады ул кабинетка ымлап. «Эләкте», — дим, көрсенеп. Аннары аңа таба омтылып: «Харис абзый, син бит сугышта булган кеше. Медальләрең дә бар. Син эчке һәм тышкы политикаларны да яхшы беләсең инде, әйеме?» «Ә как же! Беләм, бик беләм, — ди Харис абзый. — Сугышта без политиканың эчкесен дә, тышкысын да үзебез ясап йөрдек. Сиңа аның кайсысы кирәк?» «Йә, белсәң, әйт, алайса, мәктәпнең тышкы политикасы ни була?» Харис абзый юк мыегын сыпыргалап торды. «Диликтыр үзе үк әйттемени? Диликтыр әйткәченнән... нәрсә булыр дисең? Шул, шкул йортындагы нәрсәләр, шәт. Патамушты шкул йорты яныннан Хәйбулла бакчасы башлана. Хәйбуллада нинди политика булсын? Шул, тәгаен, шкул йортындагы нәрсәләр шкулның тышкы политикасы булыр!»

 

Безнең мәктәп йортында утын сарае, ат абзары, яшелчә бакчасы бар. Неужели шулар тышкы политика икән? Күңелдә шигем барын бар да, тик сугыштан дүрт медаль тагып кайткан Харис абзыйга да ышанмый ярамый...

 

Ни булса булды, гәзитнең киләсе санында мондый җитди мәкалә пәйда булды: «Шимбә көнне кич белән Габдулла абзыйның ала кәҗәсе, дүрт бәрәкәен ияртеп, мәктәпнең яшелчә бакчасына кергән һәм ерткычларча кәбестәләргә ташланган. Нәтиҗәдә дүрт кәбестә яртылаш һәлак булган, өч кәбестәнең башы яраланган. 4нче «А» классыннан ике малай бу эшне үз күзләре белән күреп торган. Ләкин алар, пионер башлары белән, кәҗәдән курыккан һәм аңа бер сүз дә әйтмәгән. Шул аркада мәктәпнең тышкы политикасына зур зыян килгән».

 

Гәзитне кичтән язып, коридорга иртән генә элдек. Безнең класста беренче дәрес — география. Укытучы апа мине карта алып килергә дип укытучылар бүлмәсенә җибәрде. Коридорга чыксам, күрәм, безнең гәзитне бер абый укып тора. Менә ул сыны катып көләргә тотынды. Гәзиттән нинди көлке тапты икән бу? Ачуым чыгып, янына килдем. Гомәр абзыйның Уфада укып йөргән малае икән. «Абый, — дим, — нәрсәгә ул кадәр көләсең? Гәзиткә шүрәле мөгезе төшермәгәннәрдер ич?» Абый миңа карап алды да: «Кил әле, хәрендәш, кил әле, кара, нәрсә язганнар: Габдулла абзыйның кәҗәсе мәктәпнең тышкы политикасын бозган. Ха-ха-ха... Син белмисеңме, кем язды икән моны? Менә юмор ичмасам, вәт юморист! Ха-ха-ха!» Бу тагын шашынып көләргә ябышты. И кыланышы! Әллә кем диярсең, гәзиттән көлеп маташа. Ә үзе... Үзе, бөтен кеше пима киеп йөргәндә, форсланып, аягына ботинка элгән. Галстук таккан булган. Стиляга! «Туктале, — ди бу, — мин бу мәкаләне үзебезнең институт гәзитенә бирермен. «Мәктәп стена гәзитеннән» дип куярмын», — шулай диде дә, кесәсеннән блокнот, карандаш чыгарып, мәкаләне күчерә дә башлады.

 

Минем кәефем кырылды. Җитди әйбер турында язсаң да, һаман мәзәк кенә чыгып тора түгелме? Инде хәзер нишләргә? Әллә, мәйтәм...

 

Уйлавым булды, эшләвем булды. Кич белән избачка киттем. Гәзит-журналлар актарган булам, алдымда кәгазь, карандаш. Безнең гәзиткә яраклы дип тапкан нәрсәләрне сыптырам гына...

 

Менә гәзитнең яңа санын элеп куйдык. Тәнәфестә читтән генә күзәтеп йөрим. Укучылар нишләр икән? Менә бер малай, тыраклап барган җиреннән туктап, гәзиткә кадалды. Берничә секундтан тыраклап үз юлына китеп тә барды. Әнә өч кыз чыркылдашып, серләшеп килә. Гәзит янында алар да озак юанмадылар...

 

Күңелем тынычлангандай булды. Гәзитнең кыйбласы да әллә кайда түгел, шул избач ягында гына булган икән ич. Избачка ешрак йөри башладым...

 

Көннәр уза торды, гәзитләр алмашына торды. Коридорда өелешеп, аяктагы карларны эретеп торучылар да юк, гәзит аркасында дәрескә соңга калучылар да юк. Редколлегия әгъзаларына үпкә тотучылар да бетте. Югыйсә элек гәзит чыккан саен тәнкыйть өчен «гонорар түләүчеләр» дә булгалый иде. Мәсәлән, бервакытны, физкультура дәресендә Кызыл Ярдан чаңгы шуганда гәзиттә үзен «2»легә атландырып төшергән өчен Нәүгать мине тау башыннан мин теләмәгән вакыттарак һәм мин теләмәгән яккарак озатты... Дәрескә һаман соңга калып килүе турында шигырь чыгарган өчен Галимҗан минем әле бүген генә, свежий корымнан гына изгән карамны мич артына алып кереп түкте... Хәзер рәхәт, гәзитне беркем укымый да, беркем үч тә тотмый, директор да ачуланмый. Директор абыйның укучылар гәзите белән танышырга, бәлки, вакыты да булмагандыр инде, әмма аны коридордагы тәртип бик канәгатьләндерә иде бугай, ул кайчагында минем яннан узганда: «Эшләр барамы, баш редактор?» — дип елмаеп киткәли иде.

 

Менә шулай гәзит чыгарырга тәмам остарып беткәч, күңелемә бер әрсез уй кереп-чыгып йөри башлады: үсеп җиткәч, әллә, мәйтәм, миннән үтә шәп бер журналист чыгарга итәме?!.


Лена ГАЙНАНОВА
Казан утлары
№ 4 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»