02.04.2012 Юмор
Татар язучылары һәм журналистлары ничек исәнләшә һәм саубуллаша
Искәндәр Сираҗи:
- Сәлам, кәнишне! (кайвакыт “Сәлам бирдек!”)
Шаһинур Мостафин:
- Сәлам, егетләргә! (әллә мин Шаһинур абый күзендә ике булып күренәм микән?)
Алмаз Хәмзин:
- Сәлам, энекәш!
Камил Кәримов:
- Картаеп буламы? (бу сүздән соң хәйләкәр рәвештә реакцияңне карый)
Исмәгыйль Шәрәфиев:
- Здравствуйте, молодой человек. (Исмәгыйль абый лексиконында тагын “доброе утро!”, “дураков нет”, “от такого слышу”, “сам такой” кебек “татар” сүзләре бар).
Маннур Саттаров:
- И-сән-ме-сез... (Бөек Ватан сугышы ветераны Маннур абый һәр сүзен тәмләп, җайлап сөйләшә)
* * *
Кайберәүләрнең исә саубуллашуы фирменный:
Раиф Усманов:
- Пасибочки!
Гамил Нур:
- Бай-бай! (бу сүз Гамил абый репертуарында “супер” дигән сүздән соң икенче урында тора)
Рәшит Минһаҗ:
- Хуп. Хәерле! (“Р” хәрефен Рәшит абый кебек башка берәү дә әйтә алмый)
Искәндәр Сираҗи:
- Вакытың булса, төшемә кер. (шәхсән миңа әйткәне юк, әмма кызларга әйткәнен ишеткәнем бар).
Тагын кемнәрне онытып калдырганбыз икән? Искә төшерергә ярдәм итегез.