поиск новостей
Көн мәзәге
  • Маляр апа эш көнен подъездда дивар буяудан башлаган иде. Шәмәхә урманда кызыл балыклар җыеп тәмамлады.

Бүген кемнәр туган
  • 11 Сентябрь
  • Гәүһәр Хәсәнова - язучы
  • Касыйм Шамил (1892-1981) - режиссер
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
  • На ул Карбышева, Казань Сдаю 1 комнатную квартиру с 25 августа . 89376102201
  • Студент кызыма, яшәп укыр өчен, квартира, бүлмә эзлим. Казан шәһәре Вахитов районыннан укуына якын булыр иде. Риелторлар, мошенниклар шалтыратмасагыз иде.89372839839
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
Архив
 
10.10.2008 Мәгариф

ТЕЛ ГАЛИМНӘРЕ НИ БЕЛӘН МӘШГУЛЬ?

Татар теле – бик бай, тирәнтен өйрәнелгән тел, дип горурланып сөйләргә күнеккән без. Ләкин журналист, редактор эше белән шөгыль­ләнә башлагач, телебезнең шактый өйрәнелеп тә, тәртипкә салынмаган икәнлеге ачыклана. Моның сәбәбен ерактан эзлисе юк. Телче галимнәребезнең саны ел да арта тора. Лә­кин шуларның ничәсе генә гамәли әһәмиятле эш белән шөгыльләнә?! Туры сүзем өчен гафу үтенәм: аларның күбесе үзләре ачыклаган темадан, телнең бик тар өлкәсеннән кала башкасын белми дә.

Татар теленең грамматикасын, орфоэпиясен, лексикасын һәм тагын әллә кайсы якларын өйрәнүгә галимнәр күп көч сарыф итә. Бу тикшеренүләрне мин шәхсән анатомның кеше күзәнәкләрен аркылыга-буйга, ягъни составы, зурлыгы, төсе, роле һ.б. ягыннан җентекле өйрәнеп, әлеге белемне бер генә авыруны да дәвалауда кулланмавы белән чагыштырыр идем. Чынлыкта бит кеше күзәнәкләрен бөтен бер организмны дәвалау максатыннан өйрәнәләр.

 

Телебездәге кайбер мәсьәләләргә якынрак килик. Татар телендәге яңа сүзләр, аларны аңлату, сүзлекләргә кертү, кирәкле сүзләрне ясау проблемасы инде күптәннән актуаль. Күптән түгел басылып чыккан "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге" китабындагы кимчелекләрне ачык күрсәткән "Аңламадым аңлатмалы сүзлекләрен" мәкаләсендә Зөбәер Мифтахов та искәртә бу хакта. Хөрмәтле галимнәребез "хан заманындагы" сүзлекләрне кабат бас-тыруын дәвам итә. Ә тел бит гел үсештә һәм үзгәрештә. Без бит инде XXI гасырда яшибез! Яңа чорның меңнәрчә яңа сүзләре теркәлгән сүзлекләр бармы? Һәм алар гомумән тупланачакмы? Юктыр, чөнки тел белгечләре һичкемгә кирәкмәс кандидатлык, докторлык диссертацияләрен язу белән мәшгуль.

 

Искә алынган сүзлеккә бәйле тагын бер мәсьәлә. Монысы исә татар орфографиясенә кагыла. Сүзлекне басмага әзерләү­че галим Фоат Ганиев телебездәге язылыш кагыйдәләренә азмы-күпме уңай үзгәреш­ләр кертергә тырышкан. Татар телендә, бер төрле әйтелеп, башкача языла торган сүзләр шактый. Аларны инде күптән сөйләмдәгечә язу шәкелен кабул итәргә кирәк иде. "Аңлатмалы сүзлек"тә бу юнә­лештә тәүге адым ясалган, нәтиҗәдә бу мәсьәлә тагын да катлауланган, чөнки сүзләр язылышында төп рольне уйнаган фонетик принцип кайбер сүзләр өчен генә кулланылган. Хөрмәтле тел галимнәре, сезгә үтенечебез (һәм заман таләбе!): бер җыелышып татар теленең бүгенге көн өчен кулай орфографик кагыйдәләрен ясагызчы! Әлеге кагыйдәләрнең нигез кулланылышы Ф.Ганиев тарафыннан әзер­ләнгән сүзлекләрдә файдалану да тапты ич, әмма бу эш ахырына гына җиткерелмәгән.

 

Филология фәннәре докторы Ф.Ганиев әзерләгән орфографик сүзлектәге "пошый" ("поши" түгел), "икътисадый" ("икътисади" түгел) кебек вариантларны мин уңышлы дип саныйм. Ләкин "сәлам", "бәла" кебек сүзләрнең "сәләм", "бәлә" рәвешендә язылуы таләп ителә һәм шәхсән үзем дә, шулай булырга тиеш, дигән фикерне хуплыйм. Әмма мондый сүзләр сүзлектә традицион язылышта калган. Татар теленең язу кагыйдәләрен камилләштерү бәгъзе кәлимәләрнең берсеннән-берсе "матур" вариантларын (мәсәлән, "газета", "гәҗит", "гәзит", "газет" кебекләр) язма әдәби телдән төшереп калдырыр иде.

 

Авыр язылышлы яки бәхәсле сүзләр һәм кушымчалар билгеле бер нормага китерелеп төзелгән сүзлекләр бик кирәк. Совет заманында һәм хәзер басылып чыккан китапларда андый сүзләрне, андый кушымчаларны "онытып" төшереп калдырганнар.

 

Телебезнең пунктуациясен дә кулайлаштыру, гадиләштерү таләп ителә. Галим әфәнделәр һәм газета укучылар, әйтегезче, өтер дигән тыныш билгесенең вазыйфасы нинди? Минем фикеремчә һәм аңлавымча, өтер мәгънәгә зыян килердәй очракларда гына куелырга тиеш. Кайбер кушма җөмләләрдә яки башка бер очракларда ул нәкъ менә шуның өчен куела да. Ләкин бернинди файдасызга бер-бер артлы өтерләр тезү һич кенә дә аңлашылмый. Мисал өчен, җөмләдә ни өчен аерымланган хәл дигән нәрсә булырга тиеш? Җөмләдәге катлаулы конструкцияләрне бәлки аерымларга кирәктер дә, анысы да, өтер куелмау аркасында, мәгънәгә хилафлык килерлек булса гына. Ә башка вакытта ни өчен?! Төрек телендә, мәсәлән, өтер текстны дөрес аңлау өчен генә куела. Гомумән, пунктуациядә, орфографиядә "өлкән абзый" – рус теленә йөз тотудан арынырга кирәк. Аларның деепричастный, причастный оборотлары, кушма җөмлә белән бәйле кагыйдәләрен татар теленә көчләп кертергә бик хаҗәтмени соң?

 

Бу мәсьәләне мин аспирантурада укыган чагымда, университетта татар теле кафедрасы тарафыннан үткәрелгән фәнни-гамәли конференциядә күтәреп чыккан идем. Андагы галимәләр: "Син нәрсә? Син шушы яшьтә фәлән-фәлән галимнәрнең фикерләренә каршы чыгасыңмы? Ул бит еллар буе шулай кулланылып килә. Аны ник үзгәртергә? Бу синең дә, безнең дә эш түгел!" – диделәр. "Без эшләмәгәч, моны кем эшләр соң?" – дип уятырга тырышуым да файдасыз иде. Чебен дулап тәрәзә вата алмый шул.

 

Татар теле галимнәренең хәл итәсе мәсьәләләре шактый. Бу эшнең оештыру ягын, һичшиксез, Министрлар Кабинеты каршындагы Телләр турындагы кануннарны гамәлгә ашыру өчен җаваплы комитет (шунысы куаныч, аның үзен оештырасы юк) җитәкләргә тиеш. Татар теле грамматикасы мәсьәләләрен хәл итүне мөмкин кадәр тизрәк әлеге комитетның эш планына кертергә кирәк. Министрлар Кабинеты вәкилләре уку йортларының татар теле кафедраларына махсус күрсәтмә юлларга тиеш. Әлеге күрсәтмә нигезендә фән ияләре телдә яшәп килгән проблемаларны эзлекле тупларга һәм аларны хәл итү юлларын тәкъдим итәргә тиеш. Зур чыгымнар яисә йөз еллык эзләнүләр таләп иткән эш түгел бу, чөнки теге яки бу темага багышланган төрле фәнни конференцияләр, җыелышлар болай да ике көннең берендә үткәрелә. Фикерләре калыплашырга өлгермәгән студентларны, аспирантларны, төрле нәшрият хезмәткәрләрен чакырып, чираттагы фәнни конференцияне генә оештырасы. Иң мөһиме, әйтелгән фикерләр сүздә генә калырга тиеш түгел.

 

Югарыда әйтелгәннәргә шуны да өстәү урынлы: Президентыбыз Минтимер Шәймиев һәм башка җитәкчеләр дә галимнәр алдында чыгыш ясаганда (хәтерем ялгышмаса, ТФАнең еллык йомгаклау җыелышында), фәнни эзләнүләрнең гамәли файдалылыгы турында сүз алып барды. Аеруча сәнәгатькә кирәкле тикшеренүләр таләп ителүе кат-кат искәртелде. Ә бит уйлап карасак, гуманитар эзләнүләр дә иң элек гамәли файдалылыкны, гамәли яктан актуальлекне күз алдында тотарга тиеш. "Фәлән Фәләнев әсәрендә алынма сүзләр кулланылышы" кебек диссертация темалары өчен оялырга кирәк, җәмәгать.

 

Инде һәрвакыттагыча акча мәсь­әләсен искә алмый мөмкин түгел. Бу очракта акча юк дип әйтү урынсыз. Беренчедән, фәнни тикшеренүләр өчен уку йорт­ларына акча бирелми тормый. Икенчедән, сыйфатлы актуаль сүзлекләр, эч­тәлекле хезмәтләр әзерләнгән икән, нәшриятлар үзләре акча табып, аларны берничә көндә китап итеп бастыра. Гади халыкта тел галимнәренең продукциясенә ихтыяҗ булырга тиеш! Дөресен әйткәндә, ихтыяҗ бик зур, әмма фән эшлеклеләре аны канәгатьләндерергә генә ашыкмый.

 

Зәки ҖАНИБӘК
Ватаным Татарстан
№ 213-214 | 10.10.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы